Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

«Син каргалганнар сафында...»

Бу бүлектә безгә кабат Библия белән Коръән текстларына мөрәҗәгать итәргә, кешелек дөньясы тарихында булып узган ерак вакыйгаларның бу чыганакларда ничек, ни рәвештә чагылуын җентекләп күздән кичерергә туры киләчәк. Бу очракта Тәрбиячеләребез тарафыннан бирелгән мәгълүматлар безгә ярдәм итәр.

Чыннан да, шушы текстларга таянып без инде дини чыганакларга бөтенләй башкача карый алабыз. Әйтик, Библиядәге Змей-Еланның 4 нче һәм 5 нче Расалар тарихына зур йогынты ясаган Люцифер (Иблис) икәнлеге безгә инде билгеле. Шуны белү дини текстны безгә бөтенләй башкача ача.

Библиядә: «Змей был хитрее всех зверей полевых, которых создал Господь Бог...»,—диелә. (Бытие, 3:1). Чынында исә Елан-Люцифер кайчандыр Раббыбызның дәрәҗәле, зур кодрәткә ия Архангелы була, икенче төрле итеп әйткәндә, ул Галәмдә эш итүче Затларның берсе була. Исеменә игътибар итик: Люцифер—нур сибүче, нур таратучы дигән мәгънәгә ия. Әмма Люцифер тора-бара Раббыбыз белән тиң булырга, Аның рәхмәтен-мәрхәмәтен кире кагып, үзенә аерым бер дөнья (планета) яулап алып, шунда беркем белән хисаплашмыйча идарә итү турында хыяллана башлый. Хыялы тормышка ашкан очракта ул Галәмдә кабул ителгән кануннарга буйсынмыйча яшәргә уйлый. Шушы максатын тормышка ашыру өчен Җирне сайлый һәм үз тарафдарлары белән анда үтеп керә.

Болар бик ерак дәверләрдә булып узган вакыйгалар. Люцифер үз тарафдарлары белән Җиргә үтеп кергәннән соң булган хәлләр Остаздан иңгән мәгълүматларда бик ачык яктыртыла. Әлбәттә, планетабыз тарихында урын алган мондый зур вакыйга дини чыганакларда ничек тә булса чагылыш табарга тиеш иде. Чөнки ул Җир һәм кешелек дөньясы тарихында бик зур фаҗигага әверелгән, аның эволюциясен үзгә юнәлешкә алып кереп киткән үзәк вакыйгаларның берсе булып тора. Аның асылын ачып салмыйча, Җирдә озак дәверләр дәвам иткән көрәшләрнең мәгънәсен кешеләргә аңлатып бирү гомумән мөмкин түгел. Кеше дигәнең нинди көчләрнең аңа даими рәвештә тәэсир итеп торуын аңлап яшәгәндә генә үзендә бу көчләргә каршы торырлык көч-куәт таба алачак. Күзгә күренмәгән затларның нинди лагерьдан икәнен чамалау өчен адәмнән зур сизгерлек, рухият, белем һәм акыл көче таләп ителә. Сер түгел, кеше еш кына, шушы көчләрнең уенчыгына әверелеп, үзе дә сизмәстән алар программасын башкаручы бер кемсәгә әйләнә дә куя.

Атлантида һәлакәтеннән соң күп заманнар үткәч тупланган Библиядә Люциферның «хитрый змей», хәтта «красный дракон» дип аталуы табигый хәл. Әлбәттә, Библия китап рәвешендә тупланган заманнарда элегрәк җир йөзендә булып узган һәлакәтләр, Атлантида һәм аның фаҗигалы язмышы турында сөйләү, бу хакта мәгълүмат бирү тыелган булгандыр. Кабат күтәрелеп килүче яшь 5 нче Раса вәкилләре, Атлантида үткән юлны кабатламыйча, үз дөньяларын үзләре төзәргә, Атлантида казанышларын да, аның хаталарын да белмичә, үз көчләренә таянып самими рәвештә үсәргә тиеш булгандыр. Әлбәттә, яңа цивилизацияләрне торгызучы рухи җитәкчеләр, илаһи падишаһлар, дин башында торучы руханилар күбесен белеп, җимерелгән дөнья мирасына таянып эш иткән. Алар сакланып калган кристаллардан, язма чыганакларга теркәлгән яшерен белемнәрдән файдаланган, тик бу белемнәр санаулы затларга гына билгеле булган. Алар бик тирән яшерелгән.

Шундый шартларда рухи лидерлар алдына кыен мәсьәлә килеп баса. Ничек итеп Җир тарихында булып узган вакыйгаларның чын йөзен ачып салмыйча, аларның асылын халыкларга җиткерергә? Әлбәттә инде, бу очракта да алар борынгы сынау үткән ысулга мөрәҗәгать итәләр. Рухи җитәкчеләр вакыйгаларны халыкларга мифлар, риваятьләр рәвешендә җиткерәләр, шулай мәгълүматларны теркәп калдыралар. Аларның кайберләре дин китапларында да урын ала. Хәзерге көндә Библияне кулына алган кеше андагы Еланның кем икәнен белүдән ерак торса да, Адәм белән Хәуваның яралтылуы турындагы мифтан ул Еланның Раббыбызга каршы баручы, Адәм белән Хәуваны (димәк, кешелек дөньясын) юлдан яздыручы тискәре лагерь җитәкчесе икәнен яхшы белә. Шулай итеп, Люцифер тарихы, Атлантида һәлакәте, җир йөзендә булып узган фаҗигаларның берсе дә сөйләнми, ә менә вакыйгаларның асылы миф аша адәми затка җиткерелә. Шулай Еланның тискәре зат булуы кешенең хәтерендә уелып кала. Һәм инде ничә мең ел буе адәм балалары нигезендә нинди вакыйгалар ятканы билгесез булган шушы миф белән канәгатьләнеп яши.

Ә Елан үзе нинди зат? Алдагы бүлекләрдә без инде күрдек, Елан—кешелек дөньясы хәтерендә гакыл, зирәклек, рухи кодрәт символы буларак та урын алган. Дөрестән дә, Люцифер, Раббыбызга каршы баш күтәргәнче, Галәмдә мөһим эшләр башкаручы Гакыл Еланы (Змей Мудрости) булмаганмыни? Гакыл Еланы дәрәҗәсенә борынгы цивилизацияләрдә сирәк затлар гына лаек булган. Еланга карата булган тискәре мөнәсәбәт Атлантида вакыйгалары, аннан соңгы дәверләрдә Люцифер һәм аның командасы тарафыннан алып барылган яман эшләр нәтиҗәсендә дә ныгый төшкән, эволюция кичергән булса кирәк. Ул адәм балаларының дошманына, тискәре затка әверелгән.

Без инде күрдек, Библия белән Коръәнгә дә ул тискәре зат буларак кереп калган. Библиядә:

«И сказал Господь Бог змею: за то, что ты сделал это, проклят ты...»,—диелә. (Бытие, 3: 14)

Ягъни Адәм белән Хәувага (кешелек дөньясына) галәми белемнәрне вакытыннан алда биргәне, шул сәбәпле атлантларны бозыклык юлына кертеп җибәргәне өчен Елан-Люцифер Раббыбыз каргышына дучар була.

Библиядәге «Исайя пәйгамбәр китабы»нда Люциферның ничек итеп Раббыбызга каршы көрәш башлавы хакында туп-туры әйтелә:

«А говорил (Люцифер) в сердце своем: взойду на небо, выше звезд Божиих вознесу престол мой, и сяду на горе в сонме богов, на краю севера. Взойду на высоты облачные, буду подобен Всевышнему». (Исайя, 14: 13—14)

Әмма аның чиксез зур амбициягә корылган хыяллары тормышка ашмый, Күкләрдә барган көрәшләр нәтиҗәсендә ул, күрәсең, нәфесен тыя төшәргә, Җиргә үтеп кереп, аны тулысыңча үзенә буйсындырып, анда үз патшалыгын кору турындагы карарга килә.

Аның Күкләрдән Җир планетасына үтеп керүен дә Библия билгеләп үтә:

«Как упал ты с неба, денница, сын зари! Разбился о землю, попиравший народы»,—ди. (Исайя, 14: 12)

Бу өзектә китерелгән «денница» һәм «сын зари» гыйбарәләре дә Люцифер исеменә туры килеп тора (без алдарак Люцифер сүзенең—«нур сибүче», «нур таратучы» дигән мәгънәгә ия булуын әйтеп үткән идек)—денница—таң атуны, сын зари—таң угылы, дигәнне аңлаталар. Һәм шушы кара юлга баскан зат Җиргә бәреп керә. Атлатиданы үз йогынтысына буйсындыра. Атлантида һәлакәтенә кадәр ул Күкләрнең мәгълүм катламыннан торып идарә итә, бу хакта без инде беләбез. Ә бу утрау су астына киткәннән соң ул инде үз тарафдарлары белән яшәү урынын җир астындагы астрал катламнарга күчерергә мәҗбүр була. Бу вакыйганы да Библия билгеләп үтә. Анда:

«Но ты низвержен в Ад, в глубины преисподней»,—диелә. (Исайя, 14:15)

Әйтергә кирәк, глобаль тарихтан хәбәрдар булмасаң, Библиядәге бу юлларны аңлап бетерү һич мөмкин түгел. Барысы да кат-кат яшерелгән, ишарә рәвешендә генә сиздереп кителә.

Кабат Библия текстына күз салыйк:

«Адаму же (Господь Бог) сказал: за то, что ты послушал голоса жены твоей и ел от дерева, о котором Я заповедал тебе, сказав: «не ешь от него», проклята земля за тебя...» (Бытие, 3: 17)

Әйе, Җир-Анабыз һәм анда тереклек итүче кешелек дөньясының меңнәрчә елларга авыр хәлгә төшүендә бер Люцифер гына гаепле түгел, өстенлек бирүче гыйлемнәргә ымсынып, башкалар өстеннән хакимлек итү турында хыялланган атлантларның да монда гаебе зур. Тарихтан билгеле, алар Люцифер биргән технологияләрдән файдаланып, җир йөзендә үз хакимиятен урнаштырырга керешәләр, башка халыкларны яулап алу белән мавыгып китәләр, ягъни чын мәгънәсендә Җирдә Люцифер йогынтысын, аның программасын җәелдерүгә үзләреннән шактый зур өлеш кертәләр, үзләре дә сизмичә, Люцифер корган тозакка килеп эләгәләр. Шул сәбәпле Җир-Анабыз кара көчләрнең көчәеп китүеннән сыкрап яши башлый.

Безгә якынрак торган дәвердә барлыкка килгән Коръәнгә исә Библиядәге шушы сюжет үзгәртебрәк кертелә. Анда Елан дигән затны без инде очратмыйбыз. Библиядәге Елан-Люцифер анда инде Иблискә әверелгән, Иблис сүзе христиан динендәге латинча—«диаволис» сүзеннән килеп чыккан. Аның тарафдарлары исә җен-шайтаннар сыйфатында сурәтләнә.

Коръән текстына мөрәҗәгать итик:

«Аллаһ әйтте: «Без сезне җир йөзенә урнаштырдык һәм яшәү шартлары бирдек. (Моның өчен) шул кадәр аз шөкер иттегез. Хактыр ки, сезне яралттык, соңра сезгә рәвеш бирдек, аннан соң фәрештәләргә: «Адәмгә сәҗдә итегез»,—дип боердык. Иблистән башкалар сәҗдә итте. Ул (Адәмгә) баш оручылардан булмады.

Аллаһ аннан: «Мин кушканны үтәмәскә ни сәбәп булды?»,—дип сорады.

Иблис әйтте: «Мин аннан өстенрәк, чөнки мине уттан яралттың, аны балчыктан гына,—диде». (Коръән, 7 : 10—13)

Безгә Люцифер-Иблиснең ни сәбәпле Адәмгә баш ормавы һәм ни өчен тәкәбберләнеп: «Мине уттан яралттың»,—дип җавап бирүе ачык. Галәмнән килгән затның адәми затка баш ияргә теләмәве табигый. Коръән ул чорда җир йөзендә барлыкка килгән вәзгыятьне бик дөрес чагылдыра, ә менә бу вәзгыятьнең чын сәбәбе турында ләм-мим. Анысы тирән яшерелә. Аллаһ белән Иблис арасында үсеп чыккан конфликтның сәбәбе дә бик гадиләштерелеп, Иблиснең, Аллаһ сүзен тыңламыйча, Адәмгә баш ормавы, аның алдында сәҗдә кылмавына кайтарып калдырыла. Шуңа күрә Аллаһ Иблисне каргый, аның белән арасын өзә.

Иблис исә Аллаһның карарын гаделсезлек дип кабул итә: «Син мине азгынлык юлына этәрдең»,—ди. Һәм Хисап көненә (Кыямәт көне) чаклы Аллаһка каршы эш алып барачагын ачыктан-ачык белдерә:

«Шуңа күрә мин дә Сиңа омтылучыларны юлдан яздыру өчен зур тырышлык куячакмын. Ант итеп әйтәм ки, аларны аздыру өчен бер алларына, бер артларына төшәчәкмен, уңнан да, сулдан да котыртып торачакмын. Ахыр чиктә Син аларның күбесендә шөкер итү күрмәссең»,—ди. (Коръән, 7 : 16—17)

Чыннан да, Атлантида һәм ул җимерелгәннән соң аякка баскан 5 нче Раса тарихына күз салсак, Коръәндә китерелгән бу сүзләр Люцифер-Иблиснең адәм балаларын юлдан яздыру өчен алып барган кара эшчәнлеген гаҗәеп төгәл чагылдыруын күрербез. Әмма Планетабызның глобаль тарихыннан кайбер дәверләрне күз алдына ачык китермәсәң, Коръәндәге Иблис тә, ул әйткән сүзләр дә реаль вакыйгалардан ерак торган әкияти-мифологик бер сюжет булып кына кабул ителәчәк. Мифологиядә без ул вакыйгаларның гадиләштерелгән кайтавазын гына күрәбез. Шуңа күрә дини чыганакларда китерелгән мифларның асылын аңлау гаять кыен мәсьәлә булып кала. Дөресен генә әйткәндә, алар еш кына чишеп булмаслык табышмакка әверелә. Ни кызганыч, кешелек дөньясы күпме заманнар, үзенең чын тарихын белә алмыйча, шушы мифларны чын вакыйгалар дип кабул итеп яшәде һәм әле бүгенге көндә дә андый кешеләр бар.

Шушы уңайдан дини текстларны акыл һәм мантыйк бизмәненә салып караудан курыккан, моны гөнаһ дип санаган, язылган һәр сүзгә сәҗдә кылып яшәгән кайбер кешеләрнең исләренә «Хакыйкатьтән өстен дин юк!» дигән борынгы гыйбарәне төшерәсем килә. Җирдә барлыкка килгән һәр нәрсә адәми зат кулы аша уза, шул исәптән изге саналган дин китаплары да.

Күктәге Затлар белән элемтәгә керү аша яки башкача язылган ул өйрәтмәләр кеше тарафыннан башкарыла, соңрак кеше тарафыннан ук туплана, төзәтелә, редакцияләнә, кайбер очракта кулланышта йөргән төрле вариантлары ярдәмендә тулыландырыла, нидер өстәлә, нидер төшереп калдырыла һәм ахыр чиктә ТӨП КАНУНИ ТЕКСТ барлыкка килә. Халык арасында төрле бәхәсләргә урын калмасын өчен башка текстлар юкка чыгарыла. Шулай бердәнбер кануни текст билгеле бер рухи тәгълиматның нигезенә әверелә. Әмма бу принцип сакланмаска да мөмкин. Мисал өчен христиан диненең нигезен тәшкил иткән Евангелиене (Инҗил) алыйк. Евангелие—Гайсә пәйгамбәрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген сурәтләгән изге чыганак санала. Аның рәсми дин таныган дүрт варианты бар, шуңа өстәп рәсми дин танымаган башка вариантлары да яши, аларны апокрифлар дип атыйлар.

Диннәр бирелгән борынгы заманнарда беркем дә рухи җитәкчеләрнең, пәйгамбәрләрнең һәр әйткән сүзен, без диктофонга яздырып алган кебек, төп-төгәл итеп язып бармаган, диннең башлангыч чорында вәгазьләр хәтта теркәлеп тә куелмаган, алар ирекле әңгәмә рәвешендә сөйләнгән. Сөйләнгән сүзләр кешеләрнең хәтерендә генә сакланган. Ә адәми затның хәтере бик тә ышанычсыз нәрсә. Шуңа күрә без дини текстлар белән эш иткәндә һәрвакыт үз акылыбызга таянырга тиешбез. Бу җәһәттән Пәйгамбәребез тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган хәдисләрне иң күп туплаган мәшһүр исламият галиме Әл-Бохари (810—870) тарихы аеруча гыйбрәтле. Ул күп еллар дәвамында Гарәп хәлифәлеге җирләрендә сәяхәттә йөри һәм Мөхәммәт пәйгамбәр турында хәдисләр туплау белән шөгыльләнә, шул заманның күренекле Ислам галимнәре белән аралаша. Шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, «Әл-җәмигъ әс-Сахих» исемле хәдисләр җыелмасын туплауга ирешә. Ул үз гомерендә 600 мең хәдисне тикшерә, үзе төрле кешеләрдән 200 мең хәдис язып ала, шулар арасыннан үзе дөрес дип ышанган 7397 хәдисне сайлап ала һәм аларны китабына кертә.

Әл-Бохариның хәдисләр туплау тәҗрибәсе китап булып тупланган дини чыганакларның ничек барлыкка килүен бик ачык күрсәтә. Күреп торабыз, монда шәхси зәвык һәм очраклылыкка зур урын кала. Әгәр дә хәдисләрне икенче бер шәхес туплаган булса, аларның составы, эчтәлеге башкачарак төзелмәс иде дип кем кистереп әйтә ала? Китерелгән мисал һәрбер дини чыганакка кагыла. Мәгълүм булганча, Коръән дә Пәйгамбәребез вафатыннан соң егерме ел вакыт үткәч кенә туплана. Госман хәлифә идарә иткән елларда яшәгән Зәйд ибне Сабит исемле кеше җитәкчелегендә махсус комиссия төзелә һәм аңа Коръәннең кануни текстын туплау бурычы йөкләнә. Бу эшкә шулай ук Пәйгамбәребезне шәхсән белгән, аның белән аралашу бәхетенә ирешкән бик күп сәхәбәләр дә тартыла. Шулай итеп, Коръәннең безгә килеп җиткән кануни тексты 650—652 нче елларда гына барлыкка килә.

Инде кабат төп сүзебезгә әйләнеп кайтыйк. Коръәндә чагылыш тапкан реаль вакыйгаларга мөрәҗәгать итик. Әйтелгәнчә, Люцифер-Иблис һәм аның тарафдарлары атлантларны югары галәми белемнәр, технологияләр белән кызыктырып, анда үзенең тискәре эшчәнлеген башлап җибәрә. Бу вакыйгаларның кайтавазы Коръәндә менә ничек чагылыш таба:

«Каплаулы гаурәтләрен күрсәтер өчен, шайтан аларны, пышылдап, котыртырга кереште: «Раббыгыз сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен дип, бу агачтан файдалануны тыйды»,—диде. Һәм аларга (Адәм белән Хәувага): «Мин сезгә яхшы нәсихәт бирүчедер»,—дип ант итте. Күңелләренә вәсвәсә салып, ул аларны хәйлә белән алдады. Агач җимешләрен татып караганнан соң аларның күзләренә оят җирләре чалынды». (Коръән, 7 : 20—22)

Дөресен әйтергә кирәк, бу аятьләрне аңлавы җиңел түгел, гаять нечкә урын. Әлбәттә, биредә сүз Адәм белән Хәуваның Җәннәт бакчасы уртасындагы агач җимешләрен татып караганнан соң, кинәт күзләре ачылып китеп, бер-берсенең гаурәтләрен, ягъни җенес әгъзаларын күрә башлавы турында бармый. Тыелган җимешләр—адәми зат әле үзендә ачмаган илаһи һәм яшерен сәләтләр—рухи көч-кодрәт, мөмкинлекләр турында бара. Алдагы бүлекләрнең берсендә без бу мәсьәләгә бераз тукталып узган идек.

Шулай итеп, үзенең умыртка баганасы буйлап тезелешкән чакраларның тулы көченә эшли башлавы аркасында адәми зат «теге дөнья» дип аталган Нәфис дөньяны, андагы тормышны, рухи дөньялардагы затларны, чакраларның ничек эшләвен, кеше аурасындагы төрле төсләрнең ни аңлатканын белә башлый. Ул шулай бик күп өстәмә мәгълүмат ала, аның рухи мөмкинлекләре гаять көчәя. Адәмгә бик күп яңа нәрсәләр ачыла. Икенче төрле итеп әйтсәк, ул Нәфис дөньяга үтеп керә. Шуңа күрә Иблис аңа: «Раббыгыз сез фәрештә булмасын яки үлемсезгә әверелмәсен дип, бу агачтан файдалануны тыйды»,—дип хәбәр итә. Шулай ул вакытыннан алда Адәм белән Хәувага Раббыбызның зур серен ача. Һәм бу вакыйганы Библия дә, Коръән дә гади генә сюжет аша киләчәк буыннарга тапшыра. Бу чорда Люцифер-Иблис ягына чыккан атлантлар моннан тыш та бик күп белемнәргә, техник мөмкинлекләргә ия булалар. Әйтик, кайбер эзотерик чыганакларда аларның һавада оча торган очкычлары булуы хакында әйтелә. Шундый казанышлардан файдаланып, алар зур өстенлекләргә ирешәләр. Рухи яктан җитлекмәгән һәм җавапсыз кешеләр кулына килеп кергән шушы югары белемнәрдән файдалану аркасында бу җәмгыять рухи сафлыгын югалта, бозыклык юлына баса. Һәлакәт якынлашып илгән чорда атлантлар чын мәгънәсендә агрессорга, сугыш чукмарларына әверелә, планетаның башка төбәкләрен яулау, анда үз хакимиятен урнаштыру белән бик актив шөгыльләнәләр. Атлантиданың үзендә исә бу вакытта хакимлек итү, өстенлек һәм байлык туплау өчен көрәш бара, беркем беркемгә ышанмый, җәмгыятьтә имансызлар арта, кара сихер ысулларын үзләштергән кешелер үз амбицияләрен канәгатьләндерү өчен аннан явызларча файдалана, кеше психикасына тәэсир итү, ана карата манипуляция чаралары үткәрү анда гадәти бер күренешкә әверелә.

Чыннан да, бу шартларда атлантларның, Коръәндә әйтелгәнчә, «күзләренә оят җирләре чалына», ягъни алар эволюциянең ул этабында адәми зат өчен тыелган гамәлләр белән мавыгалар, табигатьнең күп серләре алар өчен инде сер булудан туктый. Коръәндә Аллаһның мондый хәлләргә карата булган мөнәсәбәте ап-ачык белдерелә:

«Аллаһ аларны: «Мин сезгә ул агачка кагылырга ярамый димәдеммени?—дип орышты»,—диелә. (Коръән, 7 : 22)

Шулай ук Адәм белән Хәуваның гөнаһлар кылган өчен үкенүе дә китерелә:

«(Адәм белән Хәува) әйттеләр: «Йа Раббыбыз, үзебезне харап иттек. Әгәр безне кичермәсәң, ярлыкамасаң, һичшиксез, зыян күрүчеләрдән булачакбыз,—диделәр». (Коръән, 7: 24)

Кылган гөнаһлары өчен Атлантлар Расасы, ягъни 4 нче Кешелек Дөньясы каты җәза ала. Атлантида тулысьшча Атлантик океан төбенә китә.

Шушы коточкыч һәлакәт аркасында кешелек дөньясы эволюциясе нык тоткарланса да, аның яшәеше өзелми, күпмедер вакыттан соң җимерелгән дөнья хәрабәләре өстендә 5 нче Раса калкып чыга. Коръәндә Аллаһның кабат күтәрелеп килгән кешелек дөньясына атап әйткән кисәтү сүзләре дә чагылыш тапкан:

«Әй, Адәм балалары! Атагыз белән анагызны Җәннәттән кудырыр өчен, Иблис аларның киемнәрен салдырып, оят җирләрен күрсәтте. Ул сезне дә шулай алдый күрмәсен. Чөнки ул (Иблис) һәм аның яраннары сезне күреп тора, ә сез аларны күрмисез. Хактыр ки, без шайтаннарны имансызларның дусты иттек». (Коръән, 7: 27)

«Иблис аларның киемнәрен салдырып, оят җирләрен күрсәтте» дигән гыйбарәгә игътибар итик. Нинди киемнәр турында сүз бара соң? Әлбәттә, биредә сүз өскә кия торган кием турында бармый. Бу киемнәр—кешене кара көчләр тәэсире үтеп керүдән саклый торган энергетик сүрү—Аура булып тора. Әгәр дә кеше тискәре хисләргә, начар теләк-омтылышларга бирелмичә, якты уй-хисләр, күтәренке күңел, изге омтылышлар белән яшәсә, аның тәнен саклап торган энергетик сүрүе дә нык була. Тынычлыгын саклый белгән кешегә йогынты ясау, зыян салу мөмкин түгел, аны Аурасы саклый. Һәм киресенчә, әгәр дә кеше берәр төрле түбән хискә бирелеп, нык дулкынланса, ярсый, нәфрәтләнә башласа, шулай үз-үзенә контрольне югалтса, шул минутта ук кара көчләр кулында бер уенчыкка әйләнә дә куя. Алай гына да түгел, чамадан тыш көчәеп киткән ярсу, көчле нәфрәт һәм башка тискәре хисләр аркасында аны саклап торган берничә кат сүрү зыян күрергә, ертылып китәргә дә мөмкин. Әлбәттә, Аурасы зарарланган кешегә тәэсир итүе күпкә җиңелрәк, хәтта кайбер очракта теге дөньяда яшәүче күзгә күренмәгән берәр нәмәрсәкәй кешенең тәненә үтеп керергә, аның белән идарә итә башларга да мөмкин. Андый очракларны халыкта «эченә җен кереп оялаган» дип аңлаталар.

Коръәннең бер аятендә кешене саклап торган шушы «киемнәр»—аның Аурасы турында да ап-ачык әйтелә:

«Тәкъвалык (саф әхлак, изге ниятләр белән яшәү)—явызлыктан саклаучы иң әйбәт киемдер. Болар Аллаһның галәмәтләредер»,—диелә. (Коръән, 7 : 26)

Әйтелгәнчә, Атлантида җәмгыятендә Люцифер-Иблис йогынтысында яшәүчеләр артык ишәеп китә, алар «киемнәре салдырылган», кара көчләр кулында марионеткага әверелгән, алар программасын үтәүчегә әверелә. Фәкать шуны күздә тотып, Аллаһ: «Ул (Иблис) сезне дә шулай алдый күрмәсен »,—дип, кешелек дөньясын, ягъни безне—5 нче Раса вәкилләрен андый афәттән сакланырга, уяу булырга чакыра.

Уяу булып кала алдыкмы, Атлантлар Расасы хаталарын кабатлау юлына басмадыкмы?!




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013