Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

АДӘМНЕ КЕМ КОТКАРЫР?

Мифлар һәм тарих
Адәмнең яралтылуы
Адәмнең «юлдан язуы»
Серле төшенчәләр
Тыелган агачта («алмагачта») ниләр үсә?
Елан нинди зат?
«Мин Адәмнән өстенрәк...»
«Син каргалганнар сафында...»
Адәмне кем коткарыр?
Солтан Шәмси

Елан нинди зат?

Без алдагы бүлекләрнең берсендә Библиядәге Еланның ни сәбәпле Коръәндә Иблискә әверелүен сорау рәвешендә калдырып, аңа җавап бирмичә алга киткән идек. Ниһаять, бу мәсьәләгә җентекләп тукталырга һәм аңа җавап табарга вакыт җитте. Чыннан да, бер үк вакыйганы сурәтләгән мифта Библиядә—Елан, Коръәндә исә Иблис хәрәкәт итә. Ни сәбәпле Коръәнгә Иблиснең Адәмне үзеннән өстен итеп танымавы, аңа сәҗдә кылырга теләмәве өстәмә эпизод рәвешендә кертелгән? Еланны миф сюжетына Иблис сыйфатында кертү нинди максатка хезмәт итә?

Бу сорауларга җавап бирү өчен безгә әүвәл Еланның кем икәнлеген ачыклап бетерергә кирәк. Чыннан да, Елан үзе кем соң әле? Әйе, без аны умыртка баганасы төбендә йокымсырап яткан көч-гайрәт, рухи кодрәт чыганагы—Кундалини буларак кабул иттек. Һәм болай анлату, чыннан да, дөреслеккә туры килә кебек. Әмма ни өчен Кундалини Көнчыгыш тәгълиматларында Утлы Елан (Огненный Змей) символы белән сурәтләнә? Бу бит күз алдына китерү җиңел булсын өчен образлы итеп аңлату, символ аша күрсәтү ысулы гына. Ә асылда Елан кем? Ни өчен Кундалини—Елан символы аша аңлатыла? Моның сәбәбе нәрсәдә, тамырлары кая барып тоташа? Безгә хикәяләү барышында бу сорауларга да җавап бирергә туры киләчәк. Шунсыз мәсьәлә ахырынача ачыкланып бетмәячәк.

Әйе, Елан үзе кем? Ни өчен ул Библиядә башта ук серләрне белүче һәм хәйләкәр зат буларак билгеләнә? («Змей был хитрее всех зверей полевых, которых создал Господь Бог...»). Ни өчен аның урынына башка берәр җанвар, әйтик, төлке, болан, лачын, әтәч кебек кош-корт, җәнлек алынмаган? Ни өчен бу кыек эшне фәкать Елан башкара һәм Кыямәт көненә кадәр сузылачак озын дәверләрдә каргыш алган хәлдә яши? Бу очраклы хәл булырга тиеш түгел. Мифларга очраклы персонаж беркайчан да кертелми, анда һәр нәрсә ныклап уйланган, тирән мәгънәгә ия була. Димәк, монда да ниндидер сер ята. Димәк, мифның без моңарчы тикшергәннән үзгә тагын бер яшерен катламы бар.

Моннан тыш без тагын бер сәерлеккә тап булабыз—ни өчен Библиядәге Елан күп гасырлардан соң иңгән Коръәндә Аллаһка каршы көрәшүче, адәми затны Аннан аерырга тырышучы, бозыклык юлына тартучы Иблискә әверелгән? Библиядә без бит Еланны Раббыбызга каршы ачыктан-ачык көрәшүче сыйфатында түгел, бары тик Аның серләрен вакытыннан алда Адәм белән Хәувага ачып салучы хыянәтче рәвешендә генә күрәбез. Библиядә Елан бары тик хәйләкәр һәм мәкерле зат буларак кына сурәтләнә. Коръәндә исә без Иблисне башта Аллаһның ярдәмчеләре арасында, фәрештә сыйфатында күрәбез. Аның Адәм алдында сәҗдә кылмавына кадәр Аллаһ белән Иблис арасында бернинди дә каршылык сизелми. Ул Аллаһка тугры хезмәт итүче фәрештәләр сафында була. Елан белән Иблис арасында нинди бәйләнеш һәм уртаклык бар? Классик диннәрнең Төп Китапларына кертелгән бер үк мифта мондый әверелеш-метаморфоза ничек барлыкка килгән? Ул нәрсә турында сөйли, нинди зур вакыйгага ишарәли?

Дөресен генә әйткәндә, без алдыбызга мондый сорауларны куеп, бик катлаулы мәсьәләләр каршына килеп бастык. Болар гади укучыга йөз тотып язылган әсәрләрдә түгел, хәтта эзотерика фәне белән яхшы ук таныш укучылар өчен дә гаять катлаулы мәсьәләләр рәтендә тора. Ни өчен дигәндә, андый мәсьәләләрне аңлау өчен кешелек дөньясы тарихының бик ерак һәм күпчелек кешегә бөтенләй билгесез дәверләренә күз салу сорала. Өстәвенә диннәрдә, эзотерика өлкәсендә очрый торган Хәят Агачы (Древо Жизни) һәм Елан (Змей) символлары Җиһанның барлыкка килү процессын тасвирлаганда кулланыла торган символлар булып тора. Безгә аларның да төбенә төшәргә туры киләчәк һәм мондый чокчыну безне гаҗәеп ерак дәверләргә алып кереп китәчәк. Шунсыз Библиядә Еланның нилектән тискәре персонажга әверелүен дәлилләү, ни өчен Коръәндә Иблискә әверелүен ачып күрсәтү мөмкин түгел.

Елан—дөнья халыклары мифологиясендә һәм эзотерика өлкәсендә зур урын алып торган төшенчә-символ. Елан иң борынгы символлар рәтенә керә, чөнки ул сөйрәлүчеләр классыннан, ә сөйрәлүчеләр Җирдә кошлардан элегрәк барлыкка килгән, кошлар исә имезүчеләрдән элек тереклек иткән.

Җир йөзендә таралган халыкларның риваятьләре һәм мифлары иң борынгы заманнардан ук Еланны, бер яктан, куркыныч һәм кешегә дошмани зат буларак, икенче яктан, гакыл һәм зирәклек символы рәвешендә сурәтли. Еланнар еш кына сихер серләрен белүче, вакыйгаларны алдан күреп эш итүче гали затлар буларак телгә алына. Еланның исемнәре дә гаять күп, ул төрле халыкларда, цивилизацияләрдә төрлечә аталган. Бу очракта әлеге исемнәрнең берничәсен генә санап үтик: Елан (Змий), Ут Еланы (Огненный Змий), Канатлы Елан (Крылатый Змий), Ак Елан (Белый Змий), Канатлы Ак Елан (Белый Крылатый Змий), Аждаһа (Дракон), Ут Аждаһасы (Огненный Дракон), Лу, Лүң, Нага, Балкучы Гакыл Аждаһасы (Сияющий Дракон Мудрости) һ.б. Бу исем-атамаларга әтрафлы аңлатма бирә башласак, язмабызның мифология өлкәсенә караган диссертациягә әверелеп китүе бик мөмкин. Шуңа күрә кыскача шәрехләү юлын сайлау дөресрәк булыр шикелле.

Елан—шулай ук төрле мифологияләрдә һәм уңай, һәм тискәре персонаж буларак яши. Ул әкиятләрдә кешегә ярдәм итүче, аңа җир астында яткан хәзинәләрне табып бирүче сыйфатында тасвирлана. Еланнар җир асты патшалыгы хуҗалары. Алар кеше кыяфәтенә дә керә ала, хатын-кызга әверелеп, берәр ир-атка кияүгә дә чыгарга мөмкин. Әлбәттә, андый кеше еланнан зур зыян күрә, ябыга, сула, хәтта үлеп тә китәргә мөмкин. Шулай ук дөнья халыклары әкият-риваятьләрендә, мифларында елан кемне дә булса урлап китүче, ришвәт таләп итүче, чикләрне саклаучы, кемне дә булса йотып җибәрүче, корбанга кыз таләп итүче, ярдәмче, аздыручы һ.б. рольләрне башкара. Бер үк вакытта Елан—кабилә тотемы, нәселне башлап җибәрүче борынгы баба буларак та билгеле. Кыскасы, Елан әкиятләрдә, риваятьләрдә, мифларда тискәре зат буларак та еш сурәтләнә.

Әйтергә кирәк, мондый сыйфатлар мифологиянең түбән, примитивлашкан, аскы дөньяны тасвирлаучы катламына хас. Борынгы зур цивилизацияләр тудырган мифологияләрдә Елан илаһи зат буларак та урын алган, ул, әйтелгәнчә, гакыл һәм зирәклекне гәүдәләндерүче илаһи яки ярымилаһи зат ролен башкара. Тарих мәйданына монотеистик диннәр калкып чыгып, бер илаһка табыну концепциясе төп дини тәгълиматка әверелгәннән соң гына Еланның дәрәҗәсе төшә, чөнки монотеистик диннәр бу образ белән көрәшә башлый. Һәм аны акрынлап тискәре образга әйләндерә. Нәкъ шул сәбәпле гакыл, зирәклек иясе булган Елан образы монотеистик диннәр таралмаган Көнчыгыш халыклары мифологиясендә сакланып калган.

Индуизм дине мифологиясендәге Нага—гәүдәсе елан, башы яисә, берничә башлы булганда, башлары кешенеке булган зат. Нагалар—яшерен гыйлемнәр белән кораллаган гакыл ияләре буларак тасвирлана, алар теләгәндә кыяфәтләрен дә үзгәртә алган, диелә. Һинд чыганакларында нагалар—илаһи-зирәк еланнар, алар шулай ук Һиндстаннан төньяк-көнчыгышта яшәгән төркиләр белән дә тиңләштерелгән. Әлеге чыганакларда бу кабиләләрнең Һинд ярымутравына арий кабиләләре бирегә күчеп килгәнче үк яшәгәнлеге хәбәр ителә. Мондый күзаллаулар бик борынгы дәверләрдә барган катлаулы тарихи процессның үзенчәлекле чагылышы да булуы мөмкин. Чөнки борынгы һинд эпосындагы Ракшасаларның, ягъни гаҗәеп көчкә ия алыпларның Атлантидадан чыккан халыклар булуына эзотерик чыганакларда ап-ачык күрсәтелә. (Кара: Е.П.Блаватская. Тайная Доктрина, т. 1, кн. 2. Космогенезис.—С. 513. Изд-во «Сиринъ». М., 1993). Төркиләрнең Атлантидадан чыгуы хәзер инде сер түгел.

Шулай итеп, без әлеге зирәк еланнар-нагалар Атлантидадан чыгып, соңрак Һиндстан халыкларының рухи җитәкчеләренә әверелеп киткән затлар булмады микән дигән фикергә килә алабыз. Мәсәлән, эзотерик чыганакларда монголларның Атлантлар Расасының иң соңгы 7 нче субрасасын тәшкил итүе ап-ачык күрсәтелсә дә, төркиләр хакында анда бер сүз юк. Төрки халыкларның борынгылыгы бик оста яшерелеп килә. Күрәсең, монголлар турында дөресен сөйләү артык зур зыян китерми торгандыр, ә менә кайбер даирәләр өчен төркиләрнең чын тарихын ачып салу һаман әле хәтәр нәрсә булып санала... Бәлки бик борынгы һәм мәшһүр халык булгангадыр.

Бу урында укучыларга бер өстәмә мәгълүмат бирергә булдым. Эш шунда ки, әлеге хезмәтне язып тәмамлаганнан соң, аны яңабаштан күздән кичереп, төзәткәләп утырган көннәрдә миңа мәшһүр язучы һәм тарихчы Морад Адҗиның «Тюрки и мир: сокровенная история» дип аталган соңгы китабы белән танышырга туры килде. Ул да китабында гакыл һәм зирәклек гәүдәләнеше булган Нагалар мәсьәләсенә туктала. Фикерләребезнең якын булуы мине хәтта гаҗәпкә калдырды. Шуннан бер өзек китереп үтәм:

«Махабхарата», или «Великое сказание о потомках Бхараты»—это летопись древнего Индостана. Там есть страницы о нагах. Их родина, как следует из преданий, на севере... Наги сложили царскую династию, которая оставила реальный след в Северной Индий в начале 1-го тысячелетия. «Махабхарата» насчитывает восемьнадцать книг... Предания, которые легли в основу тех редчайших книг, сложились две с половиной тысячи лет назад и даже раньше, они связаны с пришельцами с севера....

Речь идет о культуре, абсолютно отличающейся от той, что была в Индии прежде. Но кем были прешельцы, герой древних преданий? Где их родина? И есть ли ответы на эти вопросы? А вот здесь мнения людей резко расходятся, здесь уже начинается политика! Кто-то отправляет их на Урал, кто-то—на Тибет. И никто— на Алтай! В этом проявляется удивительное корпоративное единство западной науки. Будто по чьему-то приказу, она ничего в истории континента не связывает с тюрками. Табу...

Но... исследователи, в том числе и западные, давно обратили внимание на то, что эпос древней Индии («Махабхарата», «Рамаяна») и ведийская литература часто описывает явления, видеть которые коренные жители Индии не могли. Даже теоретически. Например, неподвижную Полярную звезду и созвездие Большой Медведицы. А еще снег, лед и морозные ночи, тянущиеся месяцами.

В Индии та же Болыпая Медведица скрыта за горизонтом, ее не видно. Тем не менее ей посвящены поэтические послания... Не странно ли?

А кто, кроме выходцев с Древнего Алтая, который лежит как раз на тех широтах, мог видеть северное небо? С высоты Тибета такого не увидеть. Уральская версия еще менее состоятельна... «Махабхарата» удивительна тем, что описывает Алтай глазами очевидца.

По настоящему заинтересовать тюрколога могла бы самая первая книга «Махабхараты», она содержит сведения о нагах, их образе жизни. По существу, это древняя история Алтая, история тюрков, о которых других литературных сведений почти не сохранилось...

Индийские ученые абсолютно уверены, наги—это реальные исторические племена, пришедшие на север Индостана».

Буддизм мифологиясендә дә нагалар—яртылаш кеше кыяфәтендәге зирәк еланнар буларак билгеле. Кайбер галимнәр, мәсәлән, нагалар Һиндстанның арийларга кадәр барлыкка килгән мифологиясендә зур роль уйнаган, дигән фикердә торалар. Алай гына да түгел, кайбер буддологлар (Будда динен өйрәнүчеләр) буддизм дине арийларга читтән китерелгән дин дип саныйлар.

Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә—һинд мифологиясендәге зирәк еланнар- дагаларның буддизм диненә бик хәерхаһ булулары да теркәлгән, хәтта кайберләре бу динне дөньяга таратучы сыйфатында тасвирлана. Әйтик, бер риваятьтә философ Нагарджунага «Праджня-парамиту» дип аталган дини сутра—трактатны бер зирәк Елан-Нага тапшырганлыгы бәян ителә. Бу Нага, кешеләрнең аңы әлеге сутраны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелүен көтеп, аны күп гасырлар буе кадерләп саклап килгән, диелә. Бу хакта М.Аджи менә нинди фикер әйтә: «Индийцы не скрывают, что у тюрков они взяли «Праджня-парамиту», ставшую фундаментом разноликой культуры Индостана. Своеобразной индийской Библией или Кораном. Это— древнейший сборник мудрости... Уже одним этим индийцы оказали великую честь мировой культуре, сохранив уникальнейшую святыню Алтая».

Һинд мифологиясендәге Шеша атлы зирәк елан Вишну-алланың бер исеме санала. Ул океанда яши, башка аллалар белән бергә, гөбедә май язгандай, тәүге океанны болгатуда катнаша һәм нәтиҗәдә коры җир, континентлар барлыкка килә.

Яңа Гаһедтә (Новый Завет) Гайсә пәйгамбәр Еланны гакыл иясе буларак телгә ала. Бер вәгазендә: «Еланнар кебек зирәк булыгыз...»—ди.

Борынгы Мисыр цивилизациясенә нигез салучыларның берсе—Гермес Трисмегист (Мисырда аның исеме Техути, Тот була)—бу мәдәнияткә алфавит, язу системасы, арифметика, геометрия, астрономия, вакытны билгеләү ысуллары, шашка уены һ.б. бик күп казанышлар керткән зат, мәсәлән, Еланны бөек рухиятка ия зат дип санаган. Әлбәттә, еланның үзен түгел, ә аның образы артында яшеренгән затларны. Ул үзе дә Мисыр аллалары рәтендә йөргән. Мисыр мифологиясендә ул һәрвакыт кулына язу әсбабы тоткан озын томшыклы ибис кошы рәвешендә сурәтләнә. Борынгы Мисырда Аждаһа—илаһ символы булган.

Шумер мифологиясендә өч төп алланың берсе Энки (ул җир йөзендәге тормышны кайгыртучы) символы—ике үзара үрелгән еланнар рәвешендә сурәтләнә.

Тибет мифологиясендәге хатын-кыз алла Лунмо башка аллаларны тудыручы Елан-Ана саналган.

Славян мифологиясендәге Ут Еланы (Огненный Змий) яртылаш кешегә охшаган елан рәвешендә тасвирлана.

Скандинавия мифологиясендәге Сигурд-баһадир аждаһа Фафнир белән сугыша, көрәш барышында аждаһаның каны баһадирның теленә чәчри һәм шуннан соң Сигурд гакыл иясенә әверелә, руналар укырга тотына, аңа сихер серләре ачыла, хәтта урта гасырларда яшәгән изге Франциск Ассизский кебек, кошлар телен дә аңлый башлый. Безнең татарда да телгә оста кеше турында: «Авызына елан төкергәндер моның, билләһи»,—дип юкка гына әйтми торганнардыр.

Шулай ук һиндлар белән тибетлыларның Нагалары да бернинди еланнар түгел— шушы халыкларны җитәкләү өчен җибәрелгән Остазлар булуы шик уятмый. Алар тора-бара халык хәтерендә мифологик персонажга гына әверелгән.

Борынгы Греция мифологиясендә Афина шәһәре патшасы Кекроп—ярым елан, ярым кеше кыяфәтендә була. Аттика өлкәсенең беренче патшасы булып күтәрелгәннән соң ул үз биләмәләрен Кекропия дип атый. Ә елан-алла Офионей— аллалар шәҗәрәсен башлап җибәрүче санала. Ул аллалар яшәгән Олимп тавының тәүге хуҗасы була. Соңрак аны Зевс—алла буйсындыра һәм үзе баш аллага әверелә.

Үзәк Америкадагы майялар цивилизациясендә дә еланнарга зур хөрмәт күрсәтелгән, анда кеше башлы елан-алла Йаш Чин культы булуы билгеле.

Австралиядәге кайбер кабиләләрдә Елан—Җиһанны яралтучы зат саналган.

Аккад мифологиясендәге Мутхуш—ялкынга төрелгән аждаһа рәвешендә сурәтләнә, ул баш алла Мардукның символы саналган.

Африкадагы догон кабиләсендә Җир шарын тозлы океан белән чолгап алынган түгәрәк-яссы формадагы җир дип күз алдына китергәннәр. Аны койрыгын авызына капкан коточкыч зур елан урап алган дип ышанганнар. Бу алла Җир белән идарә итүче алла саналган.

Монгол мифологиясендәге аждаһа Лу—төрле сулыклар , дәрьялар хуҗасы, шулай ук яшен уйнатучы зат саналган. Аны Лу-Тәңре дип атап йөрткәннәр.

Кытай мифологиясендәге зур һәм куркыныч елан Ман—еланнар патшасы саналган, император халатына аның алтын сурәте чигелгән, шулай Ман фатихасы император хакимиятен саклый дигән ышану яшәгән.

Инде үзебезнең төрки халыклар авыз иҗатына, мифологиясенә мөрәҗәгать итик. Алдан ук әйтеп куйыйк—төркиләрдә Елан, Ак Елан, Канатлы Елан, Зур Ак Елан— илаһи һәм зирәк затлар саналган, алар изгеләштерелгән, табыну, олылау объекты булып хезмәт иткән.

Күптән түгел «Мирас» (2004, № 3) журналында филология фәннәре докторы М.Бакировның «Болгарга тоташкан тамырлар» дип аталган мәгълүматларга гаять бай мәкаләсе дөнья күрде. Галим күләмле мәкаләсенең яртысыннан артыгын төркиләр, шул исәптән болгар бабаларыбызның рухи мирасында Елан-Сазаган образының ролен тикшерүгә багышлый һәм гаять кызыклы нәтиҗәләргә килә. Бу хезмәттә китерелгән фактлар безгә «Елан кем?» дигән сорауга җавап биргәндә дәлилләребезне тагын да ныгытырга ярдәм итә.

Элек «елан-сазаган» сүзенә игътибар итик. Еланы аңлашыла, ә «борынгы», «карт», «озак яшәгән» дигән мәгънәләрне аңлаткан «сазаган» сүзе ни өчен еланга тагыла? Әгәр дә без мәсьәләгә эзотерик яктан, кешелек дөньясына өлешләп бирелә торган илаһи гыйлемнәр ноктасыннан чыгып карасак, Еланның бик борынгы һәм гакыл-зирәклек туплаган символны гәүдәләндерүен күрербез. Бу эзотерикада еш кулланыла торган «Мудрый Змий» төшенчәсенә кайтып кала, димәк, төркиләрдә дә бу борынгы төшенчә яшәгән.

Инде төркиләр мирасында Елан образының чагылу очракларына тукталыйк (фактлар М.Бакиров хезмәтеннән алынды).

Борынгы Кытай язмаларында Үзәк Азия һуннарының Лун-сы (Елан-ләү гыйбадәтханәсе) дип аталган бинасында Тәңрегә багышлап корбан чалу, патша-шаньюйларны җирләгәндә мәет өстенә елан-сазаган сурәте чигелгән кара ефәк җәймә ябу, аны шуның белән урап күмү гадәте теркәлеп калган.

Билге каган һәм Күлтәгин каберләре өстенә ләү-сазаган сурәте уелган ташлар куелган булган.

Төнъяк Кавказда яшәгән вакытта савир-сувар кабиләләре муеннарына алтын-көмештән елан-сазаган сурәте төшерелгән бөти-амулет тагып йөргәннәр.

Болгариядагы Плиска шәһәре янындагы Аспарух хан каберлегендә елан-сазаган сурәте табылган.

Тагын бер кызыклы факт. Кыпчак кабиләләре канатлы Елан-Сазаган сурәтен тормыш-көнкүреш әйберләренә, коралларга, ияр якаларына төшерә торган булганнар. Ә кыпчакларның мәшһүр Шарукан ыруы, гомумән, турыдан-туры Елан-Сазаган исемен йөртә—сазаган-сарукан-шарукан. Шарукан—«сары елан» дигәнне аңлата. Сары—кояш төсе, гомумән, рухият, илаһилык төсе буларак билгеле.

Иртеш елгасы буендагы бер кабердә табылган көзгедә язылган сүзләрнең тәрҗемәсе болай яңгырый: «Байбичә кояшыннан аерыла. Якла (каплачы) дошманнан, изге Лү». Биредә «Лү»нең елан-аҗдаһа булуы аңлашыладыр.

Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендәге Анау мәчете фасадына сары Елан-Сазаган сурәте төшерелгән.

Себердәге Арҗан исемле курганда (Тыва) археологлар тарафыннан руник хәрефләр төшерелгән бронза аел табыла, анда «Лү» (Канатлы Елан) сүзе язылган була.

Чуаш мифологиясендә Күктә яшәүче Елан—Селен һәм Ут Еланы—Вери Селен турында күзаллаулар сакланган.

Елан-Сазаган, мифик зат буларак, Болгар дәүләте чорында гына түгел, хәтта Казан ханлыгы дәверендә дә җирле халык тарафыннан өлешчә изгеләштерелгән, дәүләт чикләрен саклаучы, яклаучы буларак күзалланган.

Казан ханлыгы гербында төшерелгән Канатлы Аждаһа-Сазаган сурәте дә безнең халык хәтерендә әлеге затның бик борынгыдан яшәвенә ишарәли кебек. Дөрес, ул руслар тарафыннан ясалган дигән фикер дә яши. Әмма русларның болгар-казанлыны Канатлы Елан-Сазаган белән тиңләве үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Димәк, гербны ясаганда алар бабаларыбызның бу затка хөрмәт белән каравын яхшы белгән.

Татар әкияте «Ак Елан»да—Ак Елан каһарман егеткә ярдәмгә килә, аңа падишаһның төшен ничек юрарга кирәген әйтә, берничә тапкыр аны үлемнән коткара. «Еланнар патшасы Шаһмара» әкиятендә Ак Елан шулай ук уңай роль уйный—каһарманга һәрвакыт ярдәм күрсәтә, ул ханны Ак Елан ите белән дәвалап үлемнән коткара. Шул ук әкияттә елан, күрәзәче сәләтенә ия зат буларак та ярдәм итә,—каһарман елан ите салып пешерелгән шулпаны ашаганнан соң кошлар һәм җәнлекләр телен аңлый башлый.

Төрки халыклар дастаннарында да Канатлы Елан-Сазаган культы эзләре сакланып калган. М.Бакиров язганча, кыргызларның мәшһүр «Манас» дастаны башыннан ахырына кадәр елан-аҗдаһа культы белән сугарылган. Ул хәтта кыргызларны яклаучы сыйфатында яуда да катнаша.

«Йөртешлек» дастанында да төп каһарманга теләктәшлек итүче еланнар патшасы—Ак Елан тасвирлана.

«Угызнамә» дастанының Истамбулдагы Топкапу китапханәсендә сакланган версиясендә адәмнәрне бәла-казадан коткаручы, дәвалаучы изге Елан-Сазаган сурәтләнә.

Кыскасы, сакланып калган мондый эзләрне төрки мәдәниятләрдә күп табарга мөмкин. Әмма үзебезнең Болгар дәүләте чорына караган бер сюжет аерым игътибарга лаек. Риваятьләр һәм легендаларда Алабуга каласы тирәсендәге соңгы чорларда шартлы рәвештә «Шайтан каласы» дип исем алган урында кайчандыр Канатлы Елан-Сазаган яшәве һәм аның күрәзәчелек итүче, шул сәбәпле кешеләргә зур ярдәм күрсәтүче зирәк зат булуы турында бәян ителә. Бу сюжет турыдан-туры Борынгы Грециядәге Дельфы шәһәре күрәзәчесен (оракулын) искә төшерә.

Билгеле булганча, борынгы заманнарда Фокида өлкәсенең көньяк-көнбатышында күтәрелгән Парнас тавы тарлавыгындагы бер аулак урында грек руханилары зур гыйбадәтханә төзиләр. Ул тау киртләчендәге бер тирән ярык өстенә төзелә, ярыктан кешене үзенчәлекле халәткә кертә торган ниндидер пар чыгып торган булган. Пар күтәрелгән шушы ярык өстенә өчаяклы биек утыргыч куелган, анда менеп утырган күрәзәче хатын-кыз (пифия) гозер белән килгән кешеләрнең сорауларына җавап биргән, күрәзәчелек иткән. Кояш алласы Аполлонга багышлап төзелгән бу гыйбадәтханә тора-бара ул дәвердә вак дәүләтләргә бүленеп яшәгән грекларның уртак дини үзәгенә әверелә. Ул үсә, киңәя, анда гаҗәеп зур театр, стадион, дәвалау үзәкләре булдырыла. Дельфы шәһәрендә сигез елга бер Аполлон-аллага багышланган Пифия уеннары дигән гомумгрек бәйрәме һәм ярышлары уздырыла.

Болар тарихта теркәлеп калган хәбәрләр, ә алар артында тагын нәрсә дә булса бармы? Моны ачыклау өчен без эзотерик (яшерен) белемнәргә мөрәҗәгать итәргә тиеш булабыз. Хәзер бу белемнәр ачыла башлады, шундый заман килде.

Дельфы күрәзәчесеннән сүз-хәбәр ишетү өчен тирә-як илләрдән дә килә торган булганнар. Хикмәт шунда ки, эзотерик чыганакларда бу гыйбадәтханәнең, һәлакәткә кадәр Атлантидадан китеп өлгереп, дөньяга таралган Остазлар тарафыннан төзелүе һәм дөньяны баса башлаган караңгылыкка күп гасырлар буе каршы торучы бер рухият үзәгенә әверелүе турында хәбәрләр бар. (Бу хакта әле алда сүз булыр).

Инде кабат Алабуга шәһәре янындагы «Шайтан каласы»на әйләнеп кайтыйк. Ул да борынгы заманнарда шундый бер рухият үзәге булмады микән? Анда күрәзәлек иткән Канатлы Елан-Сазаганның болгар бабаларыбыз арасында яшәгән берәр зирәк зат булуы бик ихтимал. Рухи ярдәм ул тарихка зур цивилизация буларак кереп калган халыкларга гына килми, кечерәк кавемнәргә дә даими рухи ярдәм иңеп тора. Раббыбыз каршында адәм балалары тигез. Өстәвенә Тәрбиячеләребез җир йөзендәге халыкларга аң-белемнәрнең тигез таратылуын да күзәтеп торалар. Тарихның тирәнрәк катламнарына керсәк, безгә әле борынгы грекларның үз цивилизацияләрен 4 нче кешелек дөньясы вәкилләре булган атлантлар мирасына турыдан-туры таянып төзүләре кебек бүгенге фән кабул итмәгән серләр дә ачылачак. Дөрес, мондый карашны һинд-европачылык бастырыгы астында яшәгән рәсми тарих фәне әлегә танымый. Әмма бөек серләрнең ачылу заманы инде бусага төбендә басып тора. Хакыйкать барыбер торгызылачак, меңьелларга сузылган ялган барыбер фаш ителәчәк...

Борынгы цивилизацияләрдә изгелекнең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән затларга Гакыл Еланы, Нага һ.б. исемнәр бирелгән.

Библиядәге «Иов китабы»нда китерелгән сүзләргә игътибар итик: «И был день, когда пришли сыны Божии предстать пред Господа; между ними пришел и сатана»,— диелә. (Кн. Иова, 1: 6)

Вакыйга Елан Җәннәт бакчасыннан куылганнан соң бара. Шуңа да карамастан Раббыбыз Сатана-Иблис (Елан) белән әле арасын өзеп бетермәгән. Дөрес, ул инде каргалган, Сатана кушаматы алган, әмма әле барыбер башка фәрештәләр белән Аның хозурына килүдән мәхрүм ителмәгән. Бу өзек Еланның ничек итеп Сатанага әверелүе турында сөйләмимени? Җиһанның барлыкка килүен тасвирлаган борынгы бер трактатта менә нинди сүзләр китерелә: «Иң әүвәл, Ана үзе Ата-Анага әверелгәнче, Ут Аждаһасы рәвешендә беръялгызы чиксезлектә гизде»,—диелә. Биредә сүз Ананың, ягъни Җиһанны «тудырган», аны юктан бар иткән Иң Югары Затның, Жиһан идеясен практик яктан тормышка ашыра башлаганда, аны яралтырга тотынганда илаһи энергияләрнең Ата-Ана рәвешендәге ике төргә бүленүе һәм бергәләшеп эшкә керешүе турында бара. Чыннан да, безнең планетабыз, хәзерге түгәрәк һәм тыгыз формадагы күк җисеменә әверелгәнче, башта бит озын койрыклы утлы газ-тузан массасы рәвешендә Галәм киңлегендә гизгән, ул койрыгын авызына капкан ут еланын хәтерләткән. Шул сәбәпле борынгы мифологияләрдә, шулай ук эзотерика фәнендә, койрыгын авызына кабып боҗра хасил иткән еланны мәңгелек символы итеп кабул иткәннәр.

Шулай итеп, без алда китерелгән мәгълүматларга таянып, Еланның кешелек дөньясы тарихында нинди зур роль уйнаган зат булуын бераз ачыклый төштек кебек.Ул әкиятләргә, риваятьләргә, мифларга Елан, Канатлы Елан, Ак Елан, Ут Еланы, Гакыл Аждаһасы һ.б. исемнәр белән кереп калган булса да, бу символ артында кешелек дөньясы белән эш алып баручы төрле дәрәҗәдәге көчләр торуы шик уятмый.

Нинди көчләр—хикмәт менә нәрсәдә. Ә бит Җир эволюциясенең мәгълүм һәм бик ерак бер дәверендә планетабызга тышкы кыяфәтләре белән рептилияләрне хәтерләткән цивилизация вәкилләренең үтеп керүе һәм, адәми затның мөмкинлекләрен ачыклау өчен, аның белән төрле генетик тәҗрибәләр үткәрү фактлары да билгеле. Шушы тәҗрибәләр аркасында Раббыбыз тарафыннан адәми затка салынган кодлар һәм кешенең Эволюция Программасы шактый үзгәрешләр кичерә. Моны Раббыбыз тарафыннан адәми затка бирелгән илаһи сәләтләрнең байтагын тупас рәвештә кире тартып алу дип бәяләргә мөмкин. Чөнки шушы тәҗрибәләрдән соң адәми зат шактый примитивлашып кала. Шуңа күрә кайбер халыкларның Еланда, Аждаһада илаһ мисалы күрүе, икенчеләренең—алардан бик нык куркуы, аларны кара көчләр гәүдәләнеше дип кабул итүе бик табигый хәл.

Әлбәттә, бер илаһка инану тәгълиматына нигезләнгән диннәр барлыкка килгәч, алар мәҗүсилеккә тарткан Елан образы белән көрәшергә тотыналар.Әмма барыбер мифологиядә киң урын алган борынгы образ халыклар хәтерендә сакланып кала. Ә эзотерика өлкәсе аннан беркайчан да баш тартмады, чөнки эзотерика фәне, аның асыл мәгънәсен кыска гына анлатып биргәндә, барлык диннәрнең нигезен тәшкил итә, ул ДИННӘР ДИНЕ булып тора. Барлык диннәрнең нигезендә илаһи серләр ята. Кешелек дөньясына иңә торган Илаһи Гакыл иң тулы рәвештә аерым диннәр аша түгел, ә эзотерик белемнәр аша җиткерелә. Шуңа күрә һәр заманда бу яшерен белемнәргә тар даирә кешеләр генә ия булган. Әмма без хәзер кичергән Күчеш Дәверендә, Күк Капусы ачылып, аннан кешелек дөньясына күпләп мәгълүмат иңгән заманда алардан һәр кеше файдалана ала. Теләк кенә булсын. Шуңа күрә Тәрбиячеләребез: «Сез гаҗәеп заманда яшисез. Ачыгыз күзләрегезне, уяныгыз йокыдан, адәм балалары!»—дип безгә мөрәҗәгать итеп торалар. Бу безгә Күкләрнең, Раббыбызның ярдәм кулы сузуы. Аны кабул итәбезме? Ә бит яңача һәм киңрәк караш белән яшәү генә адәми затка үсешенең яңа баскычына күтәрелергә, рухи эволюциясен дәвам иттерергә юллар ача.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013