Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Роберт Рәкыйпов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Роберт Рәкыйпов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П <= Р =>С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мирһади Разов Зөлфирә Рамазанова Илиза Рамазанова Атилла Расих Римма Ратникова Раил РАХМАН Рифә Рахман Хәбра Рахман Равил Рахмани Г. Рахманколый Cолтан Рахманколый Ришат Рәҗәпов Роберт Рәкыйпов Шамил Рәкыйпов Зөфәр РӘМИЕВ Исмәгыйль Рәмиев Сәгыйть Рәмиев Фәридә Рәсүлева Басыйр Рәфыйков Әхмәт Рәфыйков Мәҗит Рәфыйков Мәрди Рәфыйков Сөббух Рәфыйков Гали Рәфикый Гали Рәхим Гәрәй Рәхим Мәдинә РӘХИМКУЛОВА Ринат Рәхимов Җәмит Рәхимов Бикә Рәхимова Бари Рәхмәт Салават Рәхмәтулла Шиһабетдин Рәхмәтуллин Галимә Рәхмәтуллина Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА Габделгалләм Рәшиди Фәридә РӘШИДОВА Әхмәт Рәшитов Мөхәммәт Риза Габделбәр РИЗВАНОВ Рәсим Ризванов Рәфгать Рысаев
Роберт Рәкыйпов

(1936-1995 )

Роберт Җиһанша улы Рәкыйпов 1936 елның 10 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1954 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында бер ел укытучы булып эшли. 1955 елда армия сафына алына һәм 1959 елның декабренә кадәр Тын океан флотында хезмәт итә. Хезмәт чорында (1958) КПСС сафына кабул ителә.
Армиядән кайткач, 1960—1969 елларда, Р. Рәкыйпов Яңа Чокалы җидееллык мәктәбендә башта укытучы, соңыннан директор булып эшли, хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1970 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. .Шул чорда аның республика көндәлек матбугатында һәм күмәк җыентыкларда беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырь цикллары һәм шигырь белән язылган инсценировкалары басыла башлый, 1975 елда «Идел» альманахында «Диңгез хикәяте» исемле беренче проза әсәре — повесте дөнья күрә.
1969—1972 елларда Р. Рәкыйпов Чүпрәле районының Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры урынбасары, 1973—1974 елларда шул ук районның Мунчәли сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшли. 1974 елдан ул Әлмәт шәһәрендә яши һәм интернат-мәктәптә физика, математика фәннәрен укыта.
Р. Рәкыйпов — «Сагыну» (1981), «Сиңа гына ачам күңелемне» (1983) һәм «Яшьлегем башкаласы» (1985) исемле шигъри җыентыклар авторы.
Р. Рәкыйпов—1984 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сагыну: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—95 б. 2000.—(Яшь шайрьнең беренче китабы).
Сиңа гына ачам күңелемне: Шигырьләр, поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1983,-72 6. 3500. Рец.: Габиди Ә. Диңгезгә мәхәббәт белән.— Соң. Татарстан, 1984, 25 февр. Яшьлегем башкаласы: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1985.—72 б. 2000.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013