Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Зөлфирә Рамазанова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Зөлфирә Рамазанова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П <= Р =>С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мирһади Разов Зөлфирә Рамазанова Илиза Рамазанова Атилла Расих Римма Ратникова Раил РАХМАН Рифә Рахман Хәбра Рахман Равил Рахмани Г. Рахманколый Cолтан Рахманколый Ришат Рәҗәпов Роберт Рәкыйпов Шамил Рәкыйпов Зөфәр РӘМИЕВ Исмәгыйль Рәмиев Сәгыйть Рәмиев Фәридә Рәсүлева Басыйр Рәфыйков Әхмәт Рәфыйков Мәҗит Рәфыйков Мәрди Рәфыйков Сөббух Рәфыйков Гали Рәфикый Гали Рәхим Гәрәй Рәхим Мәдинә РӘХИМКУЛОВА Ринат Рәхимов Җәмит Рәхимов Бикә Рәхимова Бари Рәхмәт Салават Рәхмәтулла Шиһабетдин Рәхмәтуллин Галимә Рәхмәтуллина Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА Габделгалләм Рәшиди Фәридә РӘШИДОВА Әхмәт Рәшитов Мөхәммәт Риза Габделбәр РИЗВАНОВ Рәсим Ризванов Рәфгать Рысаев
Зөлфирә Рамазанова Тынгысыз җанлы, шигърияткә мөкиббән Зөлфирә Фәнис кызы Рамазанова Яр Чаллыдагы 18 нче татар урта мәктәбендә биология укыта. Ул мөгаллимлек эше белән беррәттән иҗади эшчәнлеген дә сүрелдерми. Зөлфирә ханым инде берничә ел төрле чыганаклардан милләт, тел, сүзгә багышланган мәкаль-әйтем, шигырь-җырлар туплый һәм күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр язуын дәвам итә. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Әни җылысы

"Мә, суынмасын,  салып куй, 
Алып китәрсең,  балам" — 
Иртән сауган, кайнаган сөт 
Әни кулыннан алам.

Гүя әнием сөт түгел, 
Изге фатиха бирде: 
"Бәхетең гел тулы торсын, 
Юлың ак булсын",  — диде.

Суык җилгә каршы барам, 
Һич бирешмичә, алга. 
Җанга рәхәт! Кайнар сөттә 
Әни җылысы калган.

Соңгы кыңгырау

Һәр ел саен ямьле май аенда 
Юлларым мәктәпкә илткәндә, 
Нигә күңелләрем дулкынлана 
Соңгы кыңгырауны көткәндә?

Кочак-кочак гөлләмәләр тотып, 
Егетләр һәм кызлар үткәндә, 
Нигә сагыш баса йөрәгемне 
Соңгы кыңгырауны көткәндә?

Борчулары,  шатлыклары белән 
Ул көткән көн килеп җиткәндә, 
Табигать тә хәтта теләктәш күк 
Соңгы кыңгырауны көткәндә.
"Мәйдан" № 5, 2002.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013