Бүген Нихром браузерын куеп карагыз |
Эзләү: =>
Әдипләр: Равил Рахмани
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Равил Рахмани Равил Рахмани (Равил Фәйзерахман улы Кукушкин) 1949 елның 8 маенда Татарстан АССРның Буа районы Толымбай авылында МТС эшчесе-механик гаиләсендә туган. 1966 елда Буада Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлый, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны уңышлы тәмамлагач, аспирантурада калдырыла. 1974—1983 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли.
Р. Кукушкинның беренче әдәби-эстетик хезмәте шигъри образлар ясалышындагы төп принципларны аңлатуга багышланган. Бу теоретик монографиянең кайбер тезислары «Казан утлары» журналының 1975 елгы 5 санында басылып та чыга. Соңгы елларда Р. Кукушкин балалар әдәбияты үсешен өйрәнүдә зур активлык күрсәтә. Г. Тукай, А. Алиш, Б. Рәхмәт, Ш. Галиев кебек язучыларның иҗатларына багышланган беренче мәкаләләре белән үк ул үзен балалар әдәбиятының жанр хасиятләрен яхшы белгән, нәниләр дөньясын, нәниләр язучысының күңелен нечкә аңлаган, теоретик яктан әзерлекле, эрудицияле тәнкыйтьче итеп таныта. Р. Кукушкин «Татар балалар поэзиясе антологиямен (1980) чыгаруда катнаша, «Шигъри бишек» исемле фәнни-тәнкыйди хезмәтен яза. Анда ул татар балалар поэзиясенең фольклордан алып бүгенгәчә булган үсеш этапларын тикшерә, йөздән артык шагыйрьнең иҗатын анализлап, балалар поэзиясенә хас үсеш үзенчәлекләрен ачыклый, гомумиләштерүләр ясый. Үткәндәге һәм бүгенге татар балалар поэзиясен бербөтен организм итеп тикшергән әлеге хезмәт, ике кисәккә бүленеп, 1981 һәм 1984 елларда аерым китап булып басыла.
Р. Кукушкин — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012