Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Хәбра Рахман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Хәбра Рахман

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П <= Р =>С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мирһади Разов Зөлфирә Рамазанова Илиза Рамазанова Атилла Расих Римма Ратникова Раил РАХМАН Рифә Рахман Хәбра Рахман Равил Рахмани Г. Рахманколый Cолтан Рахманколый Ришат Рәҗәпов Роберт Рәкыйпов Шамил Рәкыйпов Зөфәр РӘМИЕВ Исмәгыйль Рәмиев Сәгыйть Рәмиев Фәридә Рәсүлева Басыйр Рәфыйков Әхмәт Рәфыйков Мәҗит Рәфыйков Мәрди Рәфыйков Сөббух Рәфыйков Гали Рәфикый Гали Рәхим Гәрәй Рәхим Мәдинә РӘХИМКУЛОВА Ринат Рәхимов Җәмит Рәхимов Бикә Рәхимова Бари Рәхмәт Салават Рәхмәтулла Шиһабетдин Рәхмәтуллин Галимә Рәхмәтуллина Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА Габделгалләм Рәшиди Фәридә РӘШИДОВА Әхмәт Рәшитов Мөхәммәт Риза Габделбәр РИЗВАНОВ Рәсим Ризванов Рәфгать Рысаев
Хәбра Рахман

(1914-1942)

Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов) 1914 елда хәзерге Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сигез яшендә чагында әти-әнисез калып, ятчш балалар йортында тәрбияләнә. 1930 елда Арча мәктәбенең җиде классын тәмамлап, авылда укытучы булып эшли башлый. Шушы елларда «Ялчы» дигән крестьян газетасында аның беренче шигырь һәм хикәяләре басыла.
1931—1936 елларда Хәбра Рахман Казанда Татрабфак-та, аннары дәүләт педагогия институтында белем ала. Институтны отличнога тәмамлаганнан соң, аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп Алабуга педагогия училищесына эшләргә җибәрәләр. 1938—1940 елларда Хәбра Рахман гаскәри хезмәттә була, Халхин-Голдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, яралана, шәхси каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, Хәбра Рахман Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр башта Алабуга педагогия училищесында һәм китапханә техникумында тел-әдәбият укытучысы, аннары Алабуга район газетасының редакторы булып эшли. Сугыш башлануга, ул фронтка китә һәм, Мәскәү янындагы каты сугышларның берсендә авыр яраланып, шул ярадан савыга алмыйча, 1942 елның ноябрендә вафат була. Аның гәүдәсе Калинин өлкәсенең Максатиха дигән тимер юл станциясендә күмелә.
Хәбра Рахманның әдәби мирасы зур түгел. Көндәлек матбугатта басылган шигырьләрен дә үз эченә алып, 1937 елда аның «Чәчәк ява» исемле бердәнбер мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә (Казан, Татгосиздат, 47 б.). Моннан башка газета-журналларда кечкенә-кечкенә хикәяләре һәм Халхин-Гол вакыйгаларына багышланган «Сугышта» («Совет әдәбияты», 1940) исемле зур гына очеркы басылып чыга. Сугыш алдыннан ул шулай ук «Шомырт чәчәкләре» исемле повесть өстендә эшли, ләкин әсәр тәмамланмый кала. Хәбра Рахман әсәрләренең, бигрәк тә шигъри иҗатының төп эчтәлеген күмәкл чорын кичергән яңа авыл тормышы һәм мәхәббәт лирикасы били.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, Хәбра Рахманның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемор тактага язылды.

БИБЛИОГРАФИЯ

Чәчәк ява: Шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1937.— 47.6. 5000.

Аның турында

Хәбра Рахман.— Кит.: Җыр һаман яңгырый: Бөек Ватан сугышында батрларча һәлак булган яшь татар шагыйрьләренең сайланма әсәр ләре/ [Төз. Ә. Кәриимуллин һәм Н. Ю з и е в] . Казан, 1956, 97—98 б.
Хәбра Рахман. (1914 —1942): [Биогр. белешмә] .— Кит.: Алар сафта/Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 68—69 б.
Ю з и е в Н. һәм Кәримуллин Ә. Хәбра Рахман.— Сов. әдәбияты, 1955, № 5, 91—94 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013