Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Ринат Рәхимов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Ринат Рәхимов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П <= Р =>С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мирһади Разов Зөлфирә Рамазанова Илиза Рамазанова Атилла Расих Римма Ратникова Раил РАХМАН Рифә Рахман Хәбра Рахман Равил Рахмани Г. Рахманколый Cолтан Рахманколый Ришат Рәҗәпов Роберт Рәкыйпов Шамил Рәкыйпов Зөфәр РӘМИЕВ Исмәгыйль Рәмиев Сәгыйть Рәмиев Фәридә Рәсүлева Басыйр Рәфыйков Әхмәт Рәфыйков Мәҗит Рәфыйков Мәрди Рәфыйков Сөббух Рәфыйков Гали Рәфикый Гали Рәхим Гәрәй Рәхим Мәдинә РӘХИМКУЛОВА Ринат Рәхимов Җәмит Рәхимов Бикә Рәхимова Бари Рәхмәт Салават Рәхмәтулла Шиһабетдин Рәхмәтуллин Галимә Рәхмәтуллина Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА Габделгалләм Рәшиди Фәридә РӘШИДОВА Әхмәт Рәшитов Мөхәммәт Риза Габделбәр РИЗВАНОВ Рәсим Ризванов Рәфгать Рысаев
Ринат Рәхимов

(1939-1984)

Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел гади колхозчы һәм ындыр бригадиры булып эшли. 1957—1962 елларда М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, ә 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз председателе була. 1973— 1980 елларда Р. Рәхимов шул ук районның, авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңыннан председателе булып эшли. 1980—1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәнең баш агрономы вазифаларын башкара. 1966 елдан КПСС члены.
Р. Рәхимовның әдәби иҗат юлы урта мәктәптә укыганда башлана. Студент елларында ул «Татарстан яшьләре» газетасы каршында әдәби түгәрәккә йөри һәм шул ук газетада беренче шигырьләрен бастыра. Беренче мөстәкыйль китабы—«Тормыш атомнары» исемле шигырьләр җыентыгы 1964 елда дөнья күрә. Аннан соң «Сабан тургае», «Туган җирем» һәм рус телендә «Тепло земли» исемле шигырь китаплары басылып чыга.
Авыл хуҗалыгы белгече буларак, Р. Рәхимов авылны, җир хезмәте кешеләренең тормышын яхшы белә, авылда барган социаль үзгәрешләрне һәм әледән-әле туып тора торган проблемаларны нечкә сиземли иде. Аның поэзиясе дә әнә шул үзе кайнап яшәгән тормыш материалына нигезләнеп, «туган туфрактан шыткан җырлар» булып яңгырады.
Р. Рәхимов 1984 елның 16 нчы августында вафат булды.
Р. Рәхимов 1972 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Тормыш атомнары: (Шигырьләр һәм поэмалар).— Казан: Таткитнәшр., 1964.—47 б. 6000.
Рец.: Гәрәй Р. Буразнада шыткан шигырьләр.— Соц. Татарстан, 1964, 12 сент.; Хуҗиев Г. Туган туфракта шыткан җырлар.—Соц. Татарстан, 1966, 24 февр.
Сабан тургае: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1965.—48 б. 3500. Туган җирем: (Шигырьләр).— Казан: Таткитнәшр., 1970.—87 б. 3000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1970, № 12, 171—172 б.
Гәрәй Р. Җир сулышын тоеп.— Соң. Татарстан, 1971, 3 янв. Тепло земли: Стихи, поэмы /Авториз. пер. с татар. В. Борисова.— Казан: Таткнигоиздат, 1972.—56 с. 5000.

Аның турында

Хәким С. Хәерле юл!: [Яшь шагыйрьләр С. Сөләйманова, Рәшит Әхмәт-җанов һәм Ринат Рәхимовлар турында].— Соц. Татарстан, 1962, 28 март.
Хәким С. Җир шагыйре.— Казан утлары, 1971, № 9, 179 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013