Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әхмәт Рәфыйков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әхмәт Рәфыйков

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П <= Р =>С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мирһади Разов Зөлфирә Рамазанова Илиза Рамазанова Атилла Расих Римма Ратникова Раил РАХМАН Рифә Рахман Хәбра Рахман Равил Рахмани Г. Рахманколый Cолтан Рахманколый Ришат Рәҗәпов Роберт Рәкыйпов Шамил Рәкыйпов Зөфәр РӘМИЕВ Исмәгыйль Рәмиев Сәгыйть Рәмиев Фәридә Рәсүлева Басыйр Рәфыйков Әхмәт Рәфыйков Мәҗит Рәфыйков Мәрди Рәфыйков Сөббух Рәфыйков Гали Рәфикый Гали Рәхим Гәрәй Рәхим Мәдинә РӘХИМКУЛОВА Ринат Рәхимов Җәмит Рәхимов Бикә Рәхимова Бари Рәхмәт Салават Рәхмәтулла Шиһабетдин Рәхмәтуллин Галимә Рәхмәтуллина Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА Габделгалләм Рәшиди Фәридә РӘШИДОВА Әхмәт Рәшитов Мөхәммәт Риза Габделбәр РИЗВАНОВ Рәсим Ризванов Рәфгать Рысаев
Әхмәт Рәфыйков Әхмәт Мәхмүт улы Рафиков элекке Казан губернасы Спас өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә 1916 елның 5 декабрендә туа. 1940 елда, Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнасы сигезьеллык мәктәбендә тарих-география дәресләрен укыта башлый, шуннан 1942 елның маенда сугышка китә. 323 нче, Кызыл байраклы, Суворов орденлы Брянскийукчы дивизиясендә башта телефонист, аннан дивизия штабы атлы фельдъегерь булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә, госпитальдән чыккач 60 нчы укчы дивизия составында Берлинны штурмлауда катнаша.
Сугыш - һәркем өчен дә зур фаҗига, Әхмәт абыйның йөрәгендә дә канлы эзләр калдыра. Ул бар кичерешләрен, башыннан үткәннәрен шигырь юллары аша укучыга җиткерә.
Яшьлегебез утта үтте, диеп
Яманламыйм үткән гомерне:
Мин җиңүче, диеп горурланам,
Штурмлап алдым Берлинны! -
дип яза ул «Яманламыйм» дигән шигырендә.
Онытылмаслык еллар турында шагыйрьнең күптөрле орден-медальләре сөйли. Сугыш хатирәләрен уятуы җиңел түгел, шулай да Әхмәт Рафиков бер вакыйганы еш искә төшерә: «1944 ел иде. Мин 50 минут эчендә армия генералына яшерен документны илтеп җиткерергә тиеш. Бу араны атка атланып кына үтеп була. Юлның яртысын үткәч, мин авыр яраландым, өстәвенә, аттан егылып төшкәндә аягым да сынды. Авыртудан аңымны югалтканмын. Ат үзенең бәрхет борыны белән битемне иснәгәненә аңыма кип-дем. Атка кушаматы белән дәшеп, яраландым бит, аягыма баса алмыйм, яныма ят, диеп пышылдагач, атым башта алгы аякларын, аннары арткы аякларын бөкләп яныма ятты. Мин тешләремне кысып ат өстенә үрмәләп мендем. Вакыт аз калган иде, атка бар кечене чабарга куштым. Ул елларда кеше түгел, табигать тә зур тетрәнүләр кичерде. Хетт хайваннар да барысын аңлый иде... Пакетны тиешле җиренә вакытында китереп җиткердек. Менә шушы хәрби йөкләмә өчен мине Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр».
Әхмәт Рафиков сугыштан инвалид булып кайта һәм элек эшләгән мәктәбенә - Югары Майнага эшкә урнаша. 1952 елдан 1961 елга кадәр Биләр райкомының пропаганда бүлегендә һәм районда чыга торган «Стахановчы тавышы» газетасында редактор булып эшли.
Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Берлинны алган ечет һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
1973 елдан Чиләбедә яши.
"Мәйдан" журналы, 2007, май.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013