Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Гыйбадулла Алпаров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән Зөлфәт cайты Кадыйр Сибгат сәхифәсе Гүзәллек дөньясында Наис Гамбәр сайты Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе Татар сайтлары Мөҗәһит сәхифәсе Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гыйбадулла Алпаров

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов Найлә Абдулкәримова Ибраһим Абдуллин Искәндәр АБДУЛЛИН Мансур Абдулин Рауф АБДУЛЛИН Рәсим Абдуллин Хәмид АБДУЛЛИН Ләлә Абдуллина Фәтхулла Абдуллин Яхъя Абдуллин Наилә Абдуллина Равия Абдуллина Ранизә АБДУЛЛИНА Флера Абдуллина Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА Шакир Абилов Люция Аблеева Линар Абсаттаров Хөсәен АБУШАЕВ Альбина АВЗАЛОВА Энҗе Авзалова Исмәгыйль Ага Әмрулла Аги Фәхрелислам Агиев Сәгыйт АГИШ Фазыл АГИШ Якуб Агишев Хафиз АДНАШ Рафаэль Адутов Аитзак Аитов Әсгать Айдар Якуб Айманов Рәмиc Аймәт Руслан Айсин Чыңгыз Айтматов Ләбиб Айтуганов Миләүшә Айтуганова Гали Акбар Илгизәр Акмал Нияз Акмал Алина Акмалова Мифтахетдин Акмулла Йосыф Акчура Зөһрә Акчурина Мәхбүбҗамал Акчурина Акъегет Муса Акъегет Гали Акыш Наил Алан Людмила Аланлы Дулат Али Абдулла Алиш Сәләм Алишев Хәнисә Алишина Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ Суфи Аллаяр Мәхмүт Алмаев Җәвад Алмазов Лотфулла Алматави (Сабир) Гыйбадулла Алпаров Рушания АЛТАЙ Хатиҗә Алптәкин Шамил Алядин Ринат Аляутдинов Аманулла Шәриф Амиди Шамил Анак Дәрҗия Аппакова Мөхәммәтгали Арсаев Азат АРСЛАНОВ Гали Арсланов Леонид Арсланов Нури Арсланов Рафаэль Арсланов Хәмзә Арсланов Мәүлидә Арсланова Рушания Арсланова Ринат Архипов Дамир АСЫЛОВ Һади Атлас Әнгам Атнабаев Сәләх Атнагулов Гамил Афзал Римма Афзалова Азат Ахунов Гариф Ахунов Рәшит Ахунов Наилә Ахунова Рәмилә Ахунова Галимҗан Ахунҗанов Илдус Ахунҗанов
Гыйбадулла Алпаров
Алпа́ров Гыйбад (Гыйбадулла) Хәбибулла улы (14.11.1888, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Корманай авылы - 31.7.1936, Казан), тел галиме, профессор (1932).

Тәрҗемәи хәле

«Галия», «Госмания» мәдрәсәләрен, Казан татар укытучылар мәктәбен, Көнчыгышны өйрәнү институтын (1932, Ленинград) тәмамлый. 1914-18 елларда Карамалы авылында китапханә мөдире, 1919-21 дә Уфа шәһәрендә укытучы; язмалары татар газеталарында басыла. 1921-24 тә Ташкентта: «Чулпан» журналы сәркәтибе, «Ак юл» газетасы хезмәткәре. 1926-27 дә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Академүзәк сәркәтибе, 1932 дә Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Татар теле грамматикасы өлкәсендә «Шәкли нигездә татар грамматикасы» (1926) дигән беренче фундаменталь фәнни хезмәт авторы. Бу хезмәттә Алпаров сүз төркемнәренең үз классификациясен бирә, килеш категориясенә, суффикс, иярчен җөмләгә карата яңача караш белдерә. Алпаров тел белеме мәсьәләләрендә Н.Я. Маррга иярә, татар тел белгечләреннән беренче булып тел белеме белән фәлсәфәнең үзара бәйләнешен таный. «Яңалиф»не камилләштерү юнәлешендә эшли. Урта мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре авторы.

Фәнни хезмәтләре

Хәреф вә имламыз. Әлифба тарихы. Иске язулар. Казан, 1912; Инструкцияләр җыентыгы. Казан, 1926 (гарәп графикасында); Татар теленең имла сүзлеге. Казан, 1927 (гарәп графикасында); 10 ел эчендә татар теле // Мәгариф. 1927. № 10-12; Сайланма хезмәтләр (татар грамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре). Казан, 1945.

Әдәбият

Хаков В.Х. Күренекле тел галиме: (Г. Алпаровның тууына 110 ел тулу уңаеннан) // Мәдәни җомга. 1998. 25 дек.; Ганиев Ф.А. Г. Алпаров (100 лет со дня рождения) // Советская тюркология. 1989. № 4.

Автор(лар): 

Ф.Ә. Ганиев

Мәгълүматны бирүче: 


КҮРЕНЕКЛЕ ТЕЛ ГАЛИМЕ Г.АЛПАРОВНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ

Телебезнең үсеше, анын казанышлары шул өлкәдә эшләгән галимнәр хезмәтендә ачык күренә. Озак еллар буе армый-талмый тел күренешләрен җентекләп өйрәнеп, үзеннән сон шактый зур хезмәтләр калдырган галимнәребез арасында Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаров аерым урын алып тора.
XX йөз башы, билгеле булганча, тарихи вакыйгаларга бик бай чор. Нәкъ менә шул еллардагы иҗтимагый хәрәкәт халкыбызның йөзек кашы булырдай вәкилләрен бөтен дөньяга танытты. Ул вакытта яшәгән башка бик күн чордашлары кебек үк Гыйбад Алпаров та башы-аягы белән мәгариф, журналистика һәм фән дөньясына чума, моңа, әлбәттә, аның ан-белемгә омтылуы, уку-язу, ижат һәм оештыру эшләре белән кызыксынуы, тынгысыз актив тормыш белән яшәве булышлык итми калмагандыр.
Архивларда сакланган мәгълүматларга караганда. Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаров 1888 елның 11 нче ноябрендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязенә караган Корманай авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Белем алу өчен, әгисе аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Гыйбадулланы, беренче чиратта, дөньяви фәннәр кызыксындыра, шуңа да ул укуын дәвам итү өчен, Казанга килә һәм Татар укытучылар мәктәбендә белем ала.
Октябрь инкыйлабы һәм аннан соңгы чорда Г.Алпаров төрле китапханәләрдә эшли, шул елларда татарча нәшир ителгән «Кызыл яу», «Кызыл армия», «Көрәш» һәм башка күп кенә газеталарда актив языша. Әлеге эшләр белән бергә ул укытучылар һәм кызылармеецлар өчен оештырылган курсларда дәресләр алып бара, Уфа эшче-крестьян университетында да укыта. Шушындый актив, тынгысыз һәм киң кырлы эшчәнлек Г.Алпаровның сәламәтлегенә зыян китерми калмый һәм ул Урта Азия якларына чыгып китәргә мәҗбүр була. Аның төп максаты, дәваланып, сәламәтлеген ныгыту булса да, нәкъ менә шул чорда аның галимлек эшчәнлеге башлана.
Баштарак, ягъни 1921-24 елларда, ГАлпаров Ташкент шәһәрендә чыга торган «Ак юл» («Ак жол») газетасында һәм «Чулпан» («Чолпан») басмаларында журналистлык хезмәтен дәвам итә, аннары Төркестан Халык мәгарифе комиссариатында фәнни хезмәткәр булып эшли. Урта Азия халыкларының дәреслекләрен, орфографик нормаларын төзүдә актив катнаша, хәтта «Төрекмән теленең грамматикасы»н төзегән галимнәр төркеменә җитәкчелек итә, шунда эшләү аңа формаль нигезгә корылган беренче хезмәтне бастырырга ярдәм итә.
Аннан соң (1924-1926 елларда) Г.Алпаров Башкортстан Халык мәгарифе комиссариатында һәм Татарстан Халык мәгарифе комиссариатының Академик үзәгендә эшли. Ул Беренче тюркология съездында делегат булып бара. гарәп графикасына нигезләнгән татар орфографиясе мәсьәләләренә караган чыгышлар ясый. Чыганаклардан күренгәнчә, Г.Алпаров бу елларда мәгариф һәм фән өлкәсенә караган вакыйгаларда бик актив катнаша. Югары белем ату теләге аны 1926 елда Ленинград Көнчыгыш институтына алып килә, шунда >лс аспирантура да уза.
Укуын тәмамлагач, Г.Алпаров Казанга кайта һәм бөтен гомерен укытуга һәм фәнни эшкә багышлый: педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли, башта доцент, аннары профессор дәрәҗәсе ала.
Галимнең фәнни хезмәтләре арасында татар алфавиты, орфографиясе мәсьәләләрен яктыртканнары шактый. Татар язуын латин графикасына күчерү белән килешмичә, Г.Алпаров вакытлы матбугатта үз фикерләрен бик дәлилләп язган күп кенә мәкаләләр белән дә чыгышлар ясый.
XX гасырның 20 нче елларыннан ук галим татар тел белеменә караган фәнни эзләнүләр алып бара башлый. Аның бу эшчәнлегендә философия фәненең йогынтысы, Н. Я.Марр фикерләре белән теләктәш булуы бик ачык күренә.
Г.Алпаров хезмәтләреннән «Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе, халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр» (1926), «Шәкли нигездә татар грамматикасы» (1926), «Татар теленең имла сүзлеге» (1927), «10 ел эчеңдә татар теле» (1927) һ.б. телебез үсешендә аерым урын алып тора. Алар арасында «Шәкли нигездә татар грамматикасы» татар теленең фәнни грамматикасына багышланган беренче җитди хезмәт дип саналырга хаклы. Анда галим татар телендәге сүз төркемнәренә, җөмлә төзелешенә һәм андагы кушымчаларга карата үзенең кыю фикерләрен әйтә. Тел берәмлекләрен тасвирлаганда, автор аларга башкача - формаль яктан чыгып, телебезнең эчке үзенчәлекләрен истә тотып якын килә. Шуңа да бүгенге көн укучысында әлеге хезмәт каршылыклы фикерләр дә уятырга мөмкин. Тик шуны онытмаска кирәк: бу хезмәт - 100 ел чамасы элек язылып дөнья күргән грамматика - татар теленең эчке үзенчәлекләрен алгы планга куя, галим тарафыннан әйтелгән татар теле белеменең төп нигезен тәшкил итәрлек фикерләрне киләчәк буыннарга җиткерә.
Киң кырлы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, фән, мәгариф һәм журналистика өлкәсендә үз сүзен әйткән шәхес - Гыйбад Алпаровның хезмәтләре татар телен фәнни яктан өйрәнүгә, аның үсешенә зур өлеш кертә; алар бүген дә үзләренең актуальлеген саклый һәм киләчәк буыннарга данлы еллар авазы булып килеп ирешә.
Бер булганнан бар да була, ди халык. Галимнең дәвамчысы - улы Үзбәк Гыйбад улы Алпаров исеме төзелеш һәм архитектура өлкәсендә эшләүчеләргә яхшы таныш. Ул — РСФСРның һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Казандагы проект оешмаларында җитәкче урыннарда эшли, 20 елга якын Татгражданпроект институты директоры була. Хезмәттәшләре аны сәләтле оештыручы һәм үз эшен камил дәрәҗәдә белгән җитәкче буларак хәтерлиләр. Ү.Г.Алпаров җитәкчелегендә эшләнгән проектлар буенча Казанда Болак елгасы буйлары, Кремль яны яңартыла, Үзәк стадион, Үзәк универмаг, Казан циркы, Яшьләр үзәге һәм башка күп кенә корылмалар төзелә. Ул башкалабыз үзәгендәге Болак елгасы ярларын - татар әдәбиятының күренекле вәкилләре Муса Жәлил һәм Таҗи Гыйззәт исемнәре белән аталган урамнарны - тоташтырган күпер проектын эшләүчеләрнең дә берсе була.
Тел белеме өлкәсендә зур хезмәтләре белән билгеле булган галимнәребез арасында Г.Алпаровның үз урыны бар. Аның эшчәнлеге милли азатлык хәрәкәте башланган елларда үз юнәлешен таба. Аннан соңгы буыннар да галимнең хезмәтләрен онытмыйлар, аларны өйрәнәләр, үз эшләрендә аларга таяналар.

Чулпан ХАРИСОВА
КФУ профессоры
Казан утлары № 12, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013