Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рәмиc Аймәт
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рәмиc Аймәт

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Хәмид АБДУЛЛИН
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Фазыл АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Рушания АЛТАЙ
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Азат АРСЛАНОВ
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Һади Атлас
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов
Рәмиc Аймәт Шагыйрь Рәмис Аймәт (Рәмис Кыям улы Аймәтев) 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчали (Мунчалы) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала чактан ук хисчән булып, табигать манзараларына сокланып, тормыш ямен җаны белән тоеп, сихри өмет-хыялларга, шигырьгә-җырга табынып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач та, ул, күңел дөньясы ихтыяҗына буйсынып, 1986 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, зур өмет уяткан каләм иясе буларак әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. Яшь шагыйрьнең 2000 елда «Шомырт салкыннары» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре).
Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Аймәт биш-алты ел чамасы газета редакцияләрендә («Мәгърифәт», «Шәһри Казан») хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип вазифаларын башкара, 1995-1998 елларда Татарстан Язучылар берлегендә рәис ярдәмчесе сыйфатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 1998-2002 елларда Р.Аймәт — Шәриф Камал музееның директоры. Бу эш урынында ул үзен оста оештыручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашуларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2002 елдан ул — Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее директоры.
2005 елда Р.Аймәтнең «Мәгариф» нәшриятында «Айның аръягында» исемле яңа шигъри җыентыгы басылып чыга.
Р.Аймәт — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шомырт салкыннары: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2000. — 1106. — 2000 д.
Айның аръягында: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 191 б. —1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәдуллина Э. Бу китап — җанга бүләк // Шәһри Казан. — 2001. — 9 февр.
Шагыйрьҗан Л. Үз йөрәге аша // Мәдәни җомга. — 2002. — 19 июль.
Мостафин Р. Моңлы яктылык // Мәдәни җомга. — 2002. — 19 июль. Гыйззәтуллина Ф. Халык язмышына төбәлеп... // Мәдәни җомга. — 2002.— 19 июль.
Гайнетдин М. «Иблис каһәрләгән язмыштан...» // М.Гайнетдин. Гасырлар мирасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 307-318 б.
Фәйзуллин Р. «Чикле чиксезлек» // Казан утлары. — 2005. — № 2. — 140-142 б.
Вәлиулла И. Буыннар чылбыры өзелмәс... // И.Вәлиулла, һәр шагыйрь — бер дәрья... — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 177-189 б.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013