Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рушания АЛТАЙ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рушания АЛТАЙ

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Хәмид АБДУЛЛИН
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Фазыл АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Азат АРСЛАНОВ
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Һади Атлас
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов
Рушания АЛТАЙ
Рушания АЛТАЙ 1972 елның 12 гыйнварында туган.

Татар милләтен, тарихын һәм милли үзенчәлекләрен танытуда тагын бер адым

Төркиянең тарихи каласы Истанбулда V Халыкара Ауразия дөньякуләм мирас шәһәрләре конференциясенең эшчәнлеге уңышлы төгәлләнде. Анда Ауразия җирлегендәге 28 илдән 250 кеше катнашты. Чарада мирас шәһәрләрнең җирле хакимият җитәкчеләре генә түгел, мәдәни, тарихи әсәрләрне саклау буенча эш алып баручы оешмалар, фондлар, фән һәм тикшеренү үзәкләре, мәгариф корылышлары, төрле музей вәкилләре, ЮНЕСКО белгечләре чыгыш ясады. Шулай ук конференция кысаларында тарихи мирас булып саналган шәһәрләрнең стендлары һәм күргәзмәләре оештырылды. Шул исәптән Татарстанның Казан һәм Алабуга шәһәрләре, Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утравы кебек тарихи-мәдәни кыйммәтләр танытылды. Кунакларның игътибарын күбрәк Төркиянең Сафранболу шәһәре стенды белән Башкортостанның Уфа шәһәре күргәзмәсе җәлеп итте. Башкортлар стендларын милли үзенчәлекле сувенирлар, ашъяулыклары, тастымаллар белән бизәгәннәр. Стенд янына килүчеләрне милли киемле егет белән кыз каршы ала. Икесе дә башкорт телендә сәламләп, кунакларны кәрәзле бал белән сыйлыйлар. Ул да булмый, егет кулына курай алып, залны башкорт моңына күмә. Кыз исә аңа кушылып җырлый. Халык исе китеп Уфа күргәзмәсе белән таныша.

Тарихи ике катлы йортлары белән мәшһүр Сафранболу шәһәре стенды да милли төсмерләргә бай булуы белән аерылып тора. Күргәзмә янына якынлашуга, “Хуш килдегез!”-дип, махсус савытта Сафранболу локумы тәкъдим ителә. Милли киемле курчаклары, тарихи өйләрнең макетлары, чигүле яулыклары белән халыкны үзенә тартып торган бу стендтан җылылык бөркелеп тора. Татарстан стендлары бик матур күренсә дә, милли төсмерләргә ярлы булуы сизелми калмады. Татар милли ашлары тәкъдим итү дә, милли киемле егет-кызлар да күренмәде анда.

Конференциянең беренче һәм соңгы көннәрендә кунаклар Истанбулның тарихи урыннары, музейлар, мәчетләр белән таныштылар, сәүдә үзәкләрендә һәм базарларда булдылар.

Конференциядә төп доклад белән чыккан “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасының Ауразия бүлеге рәистәше, Казан шәһәре җитәкчесе Илсур Метшин тарихи әсәрләрне саклап калу янында , бүгенге заман кешесе буларак, киләсе буыннарга мирас калдырырлык объектлар төзү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Казан мэры шулай ук шәһәрләрең танытуында туризмның зур роль уйнаганлыгын ассызыклап, туристларны җәлеп итү өлкәсендә Истанбул мэриясенең тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. Бу җәһәттән “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасы президенты, Истанбул мэры Кадир Топбашның нотыгы да Илсур Метшинныкы белән аваздаш. Ул “Йөгебез ни чаклы гына авыр булмасын, җирле хакимият җитәкчеләре буларак, тарихи кыйммәтләребезне киләчәк буынга илтү өчен бар көчебезне куярга бурычлыбыз. Кызганыч, зур тизлек белән үскән шәһәрләшү һәм яңа технологияләр мәдәни мирасыбызга шактый зарар китерә. Кешелекнең уртак сәнгати әсәрләрен киләчәккә илтү юлында җәмгыятьнең һәр тармагын, шул исәптән иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итеп, фән эшлеклеләре, белгечләр белән эш итү зарурлыгын аңларга кирәк. Мәдәни мирасны үзебезгә буйсындырырга түгел, без аңа буйсынырга тиеш. Әгәр тарихи әсәрләрне үзебезгә буйсындыруга өстенлек бирсәк, аларның кыйммәтле үзенчәлекләрен юк итүебез ихтимал. Шул ук вакытта мәдәни мирасларыбызны тормышыбыздан чыгарып ату да дөрес түгел. Бөтен тарихи, милли байлыкны музейлаштырырга ярамый. Аларның кыйммәте кешелек яшәеше эчендә әһәмияткә ия”, - диде. Моңа үрнәк итеп, Сафранболуның тарихи өйләрен китерде. Кадир Топбаш: “Сафранболу өйләре музей кебек карап чыгар урын түгел, ул йортларда бөтен милли үзенчәлекләре белән төрек тормышы дәвам итә. Милли ашлар пешә, гореф-гадәтләр үтәлә, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Бу хәят нәселдән - нәселгә күчә тора. Мондый бәһасыз хәзинәгә тиң милли кыйммәтне саклау безнең һәм бездән соңгыларның изге бурычы”, - дип, халыкларның милли үзенчәлекләрен саклауга әһәмият бирелергә тиеш икәнлегенә басым ясады.

Конференциядә ЮНЕСКО вәкиле, Һиндстанның Җәйпүр шәһәреннән килгән Лакшми Саксена интернет чараларының шәһәрләшү юлындагы әһәмияте турында бик кызыклы доклад белән чыкты. Ул интернет челтәренең шәһәрләрне танытуга, мирасларны саклау, барлау эшендә үзара фикер алышуга, яңа тәкъдимнәрнең барлыкка килүенә хезмәт иткәнлеген һәм аны дөрес юнәлештә куллана белергә кирәклеген искәртте. Мәскәү кунагы, Шәһәр икътисады институты социаль сәясәт һәм иҗтимагый коммуникация бүлеге җитәкчесе, маркетинг һәм брендинг эксперты Денис Визгалов чыгышында шәһәрләрнең маркалашуында каланың үзенчәлекле объектларның, тарихи әсәрләрнең әһәмиятенә кагылды. Теге яки бу шәһәрнең маркасын булдыру , каланы танытуга хезмәт иткәнлектән, аны җентекләп өйрәнү шарт булуын белдерде. Марка буласы әсәрнең шәһәр турында җылы хисләр уяндырырга тиешлегенә басым ясады. Денис Визгаловның чыгышыннан соң Татарстан башкаласында бренд булырлык объектлар күз алдына килде. Аларның байтак булуы куандыра. Шуларның башында Сөембикә манарасы килә, аның артыннан Кол Шәриф, Әҗем мәчетләре искә төшә. Спасс манарасы белән цирк бинасын да читтә калдырып булмый кебек. Болар янына тагын берничә объектны өстәргә мөмкин.

Истанбулның Фатих районы башлыгы Мостафа Дәмирнең чыгышы аеруча әһәмияткә ия. Ул борынгы каланың бик мөһим тарихи әсәрләре булган район белән җитәкчелек итә. Топкапы сарае, Изге София храмы, “Солтанәхмәт” , “Сөләймания”, “Яңа мәчет”, “Нуруосмания“, “Шаһзадә” кебек 5-6 гасырлык мәчетләр, Византия империясе чорында төзелгән җир асты сусаклагычы һәм башка тарихи корылмалар - Мостафа Дәмирнең “биләмәләрендә”. Туристлар кайнап торган бу район территориясеннән ЮНЕСКОның дөньякүләм мәдәни мирас объектлары исемлегендә урын алучы, 408-450 елларда төзелгән Византия диварларының бер өлеше уза. Фатих районы җитәкчесе әнә шул дивар буенда бернинди уңайлыклары булмаган искергән йортларда, бараклада яшәүче халык һәм җир кишәрлеге хуҗалары белән аңлашып, заманча мөмкинлекләргә ия яңа йортлар төзеп ятуларын, бу рәвешле борынгы диварны төрле зарарлы гамәлләрдән саклап калулары турында сөйләде. Фатих районында булган бөтен тарихи әсәрләрнең тирә ягын чиста, пөхтә тоту һәм замана технологияләренең зарарыннан саклау өчен көрәш алып баруларын бәян итте. Ни кызганыч, тарихи объектларның күбесе табигать зарарыннан тиешле дәрәҗәдә саклана алмый. Конференциягә катнашучылар бу мәсьәләне телгә китерсәләр дә, конкрет тәкъдимнәр белән чыкмадылар.

Чараның соңгы көнендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасы Ауразия бүлеге шурасының утырышы булды. Аны Илсур Метшин алып барды. Утырышта “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасының Ауразия бүлеге сәркатибе Расих Сәгыйтов башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Чыгыш ясаучылар арасында Грозный шәһәре мэры Муслим Хучиев Дөньякүләм мирас шәһәрләре берләшмәсенең Чечен Республикасына дөнья аренасында яңадан дәрәҗә казанырга ярдәм иткәнлеген белдерде. “Хәзер шәһәребез “кайнар нокта” булып кабул ителми. Безгә килүче туристлар саны да күзгә күренеп ишәйде. Моннан тыш, без Берләшкән Милләтләр Оешмасының иң олы бүләге - Хабитатка ия булдык. Моның өчен без “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасы Ауразия бүлегенә, бигрәк тә аның җитәкчесе Илсур Метшинга чиксез рәхмәтле”, - диде. Утырышта оешманың уставына кайбер үзгәрешләр кертелде. Әйтик, элек бүлекнең исеме Евроазиат дип йөртелсә, Дөньякүләм мирас шәһәрләр оешмасының географиясе көннән-көн киңәя баруын күз уңында тотып, аны Евразия дип атарга карар кылынды.

Конференция декларациясендә Ауразия илләренең шәһәр һәм җирле хакимиятләренә зур бурычлар йөкләнде. Беренче чиратта мирас әсәрләрне барлау, саклау торса, икенче урында мәдәни туризмны үстерү зур урын били. Бу җәһәттән Ауразия илләренең шәһәр һәм җирле хакимиятләренә Бөтендөнья Туристлык Оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, Ауразия җирлегендәге дөньякүләм мирас шәһәрләр буенча туризм маршрутын ачып җибәрүләре кирәк булачак. Шулай ук мәдәни - тарихи объектларны һәм матди булмаган мәдәни мирасларны саклау вә куллану эшенә яшьләрне җәлеп итү зарурлыгына басым ясалды. Шәһәрләрнең үзенчәлекле төсмерләрен уртага чыгару һәм маркалаштыру өлкәсендә халык фикере вә тәкъдимнәренә колак салырга кирәклеге белдерелде. Тарихи мохиттә яңа, үзенчәлекле төзелешләр планлаштыру карары да декларациягә кертелде. Климат үзгәрүе нәтиҗәсендә ачык һавадагы мәдәни мирасларның зыян күрүен искә алып, бу мәсьәләне 22-25 ноябрьдә Португалиянең Синтра шәһәрендә узачак Дөньякүләм мирас шәһәрләр оешмасының XI Бөтендөнья Конгрессында җентекләп өйрәнү карары бирелде.

27-29 октябрь көннәрендә Истанбулда үзган бу конференция Дөньякүләм мирас шәһәрләр оешмасының төбәкләрдәге соңгы очрашуы булып тора.

Татарстан тарихи-мәдәни мирасларының халыкара оешмалар исемлегендә урын алуы республикабыз исемен җиһан илләренә ишеттерүдә, татар милләтен, тарихын һәм милли үзенчәлекләрен танытуда зур әһәмияткә ия. Ул дөньякүләм мирас кабул ителгән әсәрләребезне күз карасы кебек сакларга, аларның кыйммәтен аңлауга ярдәм итә. Тик дөнья аренасындагы оешмалар исемлегенә кермәгән башка тарихи әсәрләребез, милли–сәнгати архитектурабыз барлыгын да онытмаска иде. Аларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тән җылысы сеңгән, аяк эзләре сакланган “Болгар” номерлары язмышына дучар итмәүне бүгеннән үк кайгыртмасак, киләчәк буынга калдырырлык ядкәрьләребездән колак кагуыбыз ихтимал. Башкалабыз гына түгел, яшь шәһәрләребез дә милли төсмерләр белән бизәлеп, чит ил вәкилләрен генә түгел, киләчәк буынны да таң калдырырлык объектлар белән баетылса иде. Татарның изге рухы, мәңгелеккә маяк тотып, шәһәрләребездә чагылыр әле.

Рушания АЛТАЙ,
Истанбул

www.Tatar-Inform.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013