Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Гали Арсланов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Гали Арсланов

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Хәмид АБДУЛЛИН
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Фазыл АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Рушания АЛТАЙ
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Азат АРСЛАНОВ
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Һади Атлас
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов
Гали Арсланов Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Халыкара Төрки Академия академигы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм" сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали (Мөхәммәтгали) Гыйльмегали улы Арсланов 1947 елның 6 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Түмерҗә авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне күрше Теләкәй авылында, ә урта мәктәпне 1965 елда Такталачык авылында тәмамлый. Бер ел Әлмәт татар дәүләт драма театры каршында режиссер Г.Юсупов оештырган студиядә укыганнан соң, армия сафларына алына. 1969 елда хезмәтен тәмамлап кайткач, Актаныш район комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1970-1974 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында танылган режиссер Ш.Сарымсаков классында режиссура сәнгате буенча югары белем ала. Актаныш район халык театрында режиссер булып эшли. 1975 елдан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. 1978 елда шушы ук институтта эшкә калдырыла, төрле елларда кече, өлкән, баш гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1984 елдан сәнгать фәннәре кандидаты, 1993 елдан сәнгать фәннәре докторы. Шул ук елдан институтның сәнгать, 2007 елдан театр һәм музыка бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Милли театр сәнгатенең төрле өлкәләрен — актерлык осталыгы, драматургия, сценография, режиссура проблемаларын бердәй тирән аңлый торган белгеч Г.Арсланов — татар сәхнәсенең үткәне, бүгенге көне, киләчәгенә багышланган 300 гә якын фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы. Алар арасында «Хөсәен Уразиков» (Казан, 1986), «Татар режиссура сәнгате (1906-1941)» (Казан, 1992), «Татар режиссура сәнгате (1941-1956)» (Казан, 1997), «Татар режиссура сәнгате (1957-1990)» (Казан, 2002), «Режиссер Ширъяздан Сарымсаков» (Казан, 2004), «Актер. Режиссер. Драматург. Педагог» (Казан, 2006) кебек зур күләмле монографияләр, татар театрының күренекле шәхесләре Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, М.Му-тин, К.Тинчурин, Г.Исмәгыйлев, Г.Девишевка һ.б. багышланган мәкаләләр бар. Бу хезмәтләр театр белгечләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан ачыш дәрәҗәсендә кабул ителәләр. Киңрәк алганда, галимнең эзләнү-тикшеренү өлкәләре булып татар халкының рухи мәдәнияте, милли сәнгатебез тарихы һәм теоретик нигезләре, театр сәнгате проблемалары тора. Гали Арсланов — күпкырлы, киң диапазонлы сәнгатькәр. Аның хезмәтләреннән сәнгать, әдәбият белгечләре генә түгел, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре дә файдалана. Монографияләре шулай ук югары театраль уку йортларында театр тарихы (татар театры) укытканда, халык театрлары, драма коллективлары һәм студияләр эшендә дә кулланыла.

Актив эшләп килүче тәнкыйтьче буларак Г.Арсланов кулын һәрвакыт милли сәнгатебез пульсында тотарга тырыша, аерым сәхнә әсәрләрен дә, гомумән милли сәнгатьнең үсеш тенденцияләрен дә өйрәнә, аның киләчәген күзалларга омтыла. Галим, тәнкыйтьче һәм театраль педагог Г.Арсла-I ювның күпсанлы, региональ, халыкара фәнни теоретик конференцияләрдә, радио, телевидение, республика вакытлы матбугаты аша ясаган чыгышлары татар халкының тадицион һәм профессиональ сәнгатенә сак караш, җитди игътибар, тирән мәхәббәт белән сугарылганнар.

Г.Арсланов — 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар. — Казан: Мәгариф, 2008. — 287 б. — 1000 д.
* * *
Хусаин Уразиков: очерк жизни и творчества. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. — 1<>Нс. — ПООэкз. Татарское режиссерское искусство (1906-1941). — Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. —336 с. —1000 экз.
Татарское режиссерское искусство (1941-1956). — Казань: Идел-Пресс, 1997. — 224 с. —1000 экз.
Татарское режиссерское искусство (1957-1990). — Казань: Фикер, 2004. — 272 — 1000 экз. Режиссер Ширъяздан Сарымсаков. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. — 222 с. — 2000 экз.
Актер. Режиссер. Драматург. Педагог. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2006.— 300 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Харисов М. Чишмәң шифалы булса... // Ватаным Татарстан. — 1997. — 28 нояб.
УрманчеФ. Күк капусы ачылганда // Мәдәни җомга. — 1997. — 28 нояб.
МиңнегалиевР. Эшлиселәр алда әле //Шәһри Казан. — 1997. — 5 дек.
ЯгъфәровР. Мөхәммәгалине гали иткән китаплар // Татар иле. — 1999. — № 23-24.
Берлекнең яңа әгъзалары // Казан утлары. — 2007. — № 5. — 188 б.
Мәхмүтов X. Сәнгать фәннәре каһарманы // Мәдәни җомга. — 2007. — 5 окт.
Ф ә и з о в а Ф. Галинең өч баласы // Ватаным Татарстан. — 2007. — 23 окт.
Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013