Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Азат АРСЛАНОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Азат АРСЛАНОВ

=>A<= Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Рәфыйк Абдрахманов
Найлә Абдулкәримова
Ибраһим Абдуллин
Искәндәр АБДУЛЛИН
Мансур Абдулин
Рәсим Абдуллин
Хәмид АБДУЛЛИН
Ләлә Абдуллина
Фәтхулла Абдуллин
Яхъя Абдуллин
Наилә Абдуллина
Равия Абдуллина
Ранизә АБДУЛЛИНА
Флера Абдуллина
Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Шакир Абилов
Люция Аблеева
Линар Абсаттаров
Хөсәен АБУШАЕВ
Альбина АВЗАЛОВА
Энҗе Авзалова
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Фазыл АГИШ
Якуб Агишев
Хафиз АДНАШ
Рафаэль Адутов
Аитзак Аитов
Әсгать Айдар
Якуб Айманов
Рәмиc Аймәт
Руслан Айсин
Чыңгыз Айтматов
Ләбиб Айтуганов
Миләүшә Айтуганова
Гали Акбар
Илгизәр Акмал
Нияз Акмал
Алина Акмалова
Мифтахетдин Акмулла
Йосыф Акчура
Зөһрә Акчурина
Мәхбүбҗамал Акчурина
Акъегет
Муса Акъегет
Гали Акыш
Наил Алан
Людмила Аланлы
Дулат Али
Абдулла Алиш
Сәләм Алишев
Хәнисә Алишина
Вәлиулла АЛКАЕВ-ЧҮПРӘЛЕ
Мәхбүбә АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ
Суфи Аллаяр
Мәхмүт Алмаев
Җәвад Алмазов
Лотфулла Алматави (Сабир)
Рушания АЛТАЙ
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Ринат Аляутдинов
Аманулла
Шәриф Амиди
Шамил Анак
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Гали Арсланов
Леонид Арсланов
Нури Арсланов
Рафаэль Арсланов
Хәмзә Арсланов
Мәүлидә Арсланова
Рушания Арсланова
Ринат Архипов
Дамир АСЫЛОВ
Һади Атлас
Әнгам Атнабаев
Сәләх Атнагулов
Гамил Афзал
Римма Афзалова
Азат Ахунов
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Рәмилә Ахунова
Галимҗан Ахунҗанов
Илдус Ахунҗанов

Алтын Урда дәүләтендә (Җучи олысында) сәүдә итүне оештыру үзенчәлекләре

Азат АРСЛАНОВ
Азат АРСЛАНОВ - Казан (Идел буе) федераль университеты Тарих институтының татар халкы тарихы кафедрасы аспиранты.

Урта гасыр Евразия күчмәннәре һәм утрак тормышта яшәгән сәүдәгәрләр арасында тыгыз икътисади мөнәсәбәтләр булуын шул чорда ук күпсанлы сәяхәтчеләр билгеләп үткән. Тарихчылар да үзләренең фәнни хезмәтләрендә шундый ук нәтиҗә ясый.

Галимнәр фикеренчә, бу күренешнең төп сәбәбе күчмәннәр икътисадының табигый рәвештә терлекчелек товарларын гына җитештерүгә юнәлтелгән булуыннан гыйбарәт, калган кирәк-яраклар я бөтенләй җитештерелмәгән, яисә аларны җитештерү күләме чиктән тыш азсанлы булган дип билгеләнә.

Нәкъ менә шул сәбәпле күчмәннәр даими рәвештә савыт-саба, тукыма, башка төрле һөнәрчелек товарларына, көз һәм кыш айларында терлек азыгына кытлык кичергәннәр. Бу товарларны алар күршеләреннән – утрак тормышта яшәүче халыклардан таба алганнар. Шуңа күрә күчмә халыклар акрынлап утрак тормыш алып барган зур дәүләтләр белән сәүдә мөнәсәбәтләренә керә башлыйлар.

Тора-бара күчмә һәм утрак дөнья арасында сәүдәнең масштабы киңәя. Әмма бу, үз чиратында, икенче кыенлык тудыра. Сәүдәнең интенсивлыгы арткан саен, күчмәннәрнең дә импорт товарларга, аларны җитештергән илләргә һәм сәүдәгә бәйлелеге арта дигән сүз. Әлеге күренеш сәүдәне күчмәннәр сәясәтенә тәэсир итү чарасы итеп кулланырга мөмкинлек биргән. Сәүдәгәрләрнең, аеруча ерак илләргә сәфәр кылып сату-алу итүчеләрнең даими рәвештә яңа һәм, иң мөһиме, табышлы базарларны эзләү ихтыяҗы барлыкка килгән. Бу ихтыяҗны алар күчмә ыруглар белән сәүдә итеп канәгатьләндергәннәр. Болар һәммәсе күчмәннәр һәм сәүдәгәрләр арасында ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләр урнашуына китергән. Шул сәбәпле күчмәннәр җәмгыятендә төрле мәдәниятләрнең тыгыз багланышына мөмкинлек тудырыла. Күрәсең, нәкъ менә шул күренеш күчмә кабиләләр берләшмәсендә дәүләтләрнең барлыкка килүенә төп этәргеч ясый.

Әлеге фикерне Гарвард университеты профессоры Омельян Прицак кебек кайбер чит ил галимнәре дә әйтә. Аның карашынча, нәкъ менә сәүдәгәрләр, үзләренә күрә бер катализатор ролен башкарып, күчмәннәр империяләренең барлыкка килүенә этәргеч ясаган төп көч булган [1]. Шулай итеп, монгол яуларының төп сәбәбенә караш та бераз үзгәреш кичерә. Әгәр дә элек без монгол яуларының төп сәбәбен бары тик күчмә терлекчелеккә һәм, гомумән, яшәү өчен яңа җирләргә ихтыяҗда күрсәк, хәзерге көндә без, мөгаен, сәүдә мәнфәгатьләре дә күздә тотылгандыр, дип әйтә алабыз. Урта Азия һәм Көнбатыш Европа дәүләтләренә юнәлтелгән яулап алу сугышлары, бу күзлектән караганда, иң интенсив һәм сәүдәгәрләр тарафыннан актив файдаланылган кәрван сәүдә юлларын кулга алырга омтылыш буларак күзаллана.

Чыңгызыйларның сәүдә эшләре белән кызыксынуы инде күптәннән билгеле. Моны чагылдырган тарихи документлар да шактый күп. Шуларның иң билгелесе – 1266 һәм 1271/1272 еллар аралыгында Җучи Олысы ханы Мәңгү Тимер тарафыннан Владимир кенәзе Ярослав Ярославовичка биргән ярлык [2]. Әлеге документта кенәзгә Рига сәүдәгәрләрен Новгород җирләре аша Алтын Урда шәһәрләренә тоткарлыксыз уздырырга [3] дигән әмер бирелә. Ярославка ярлыкның эчтәлеген Ригада яшәүчеләргә дә җиткерергә кушыла. Әмергә җавап буларак, Ярослав Рига сәүдәгәрләренә аларны яклаячагы һәм үз өлкәсе аша юлларның ачык булуы турында грамота җибәрә [4].

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: сәүдәгә карата булган уңай мөнәсәбәт һәм чит ил сәүдәгәрләренең куркынычсызлыгын кайгырту Мәңгү Тимергә генә түгел, ә барлык монгол дәүләтләре башлыкларына да хас булган.

Шуңа нисбәтле, әлеге кыска гына мәкаләнең төп максаты – сәүдәгәрләр һәм Алтын Урда аристократиясе арасында урнашкан мөнәсәбәтләрнең характерын билгеләү. Теманы ачып бирү өчен, безгә түбәндәге сорауларга җавап табарга кирәк: Алтын Урдада сәүдәгәрләрнең статусы нинди булган? Сәүдәгәрләр аристократиягә һәм ханнарга нинди файда китергәннәр? Сәүдәгәрләрнең дәүләт сәясәтенә тәэсире нинди булган? «Уртак»ларның Алтын Урда үсешенә керткән өлеше ни дәрәҗәдә? Тикшерү барышында безнең төп игътибар «уртак»ларга юнәлтелә. Моның сәбәбе бик гади. Нәкъ менә сәүдәгәрләрнең әлеге төркеме аристократия белән турыдан-туры мөнәсәбәттә яши.

Урта гасыр көнчыгыш чыганакларында гарәби «таджир» термины белән берлектә еш кына төрки «уртак» термины да очрый [5]. Әлеге термин борынгы һәм хәзерге заман төрки телләрендә «үзенең хезмәттәше, компаньоны белән берлектә эшләгән кеше»не аңлата [6]. Атаманың килеп чыгышын һәм урта гасырларда кулланышын өйрәнгән төрек галимәсе Мәләк Озйетгин (Ozyetgin A. Melek) фикеренчә, бу термин нәкъ менә шул мәгънәдә уйгырларда киң таралган була. «Уртакчы»лар институтының барлыкка килүе һәм киң күләмдә таралышы да шушы халык белән бәйле. Уйгырлардан әлеге күренешне соңрак монголлар да үзләштергәннәр [7]. «Уртак» исеме белән, гадәттә, заем капитал ярдәмендә сәүдә иткән аерым сәүдәгәрне дә, сәүдә белән шөгыльләнгән ширкәтләрне дә атаганнар. Әгәр дә беренче очракта сәүдәгәр кемнәндер алып торылган акча ярдәмендә эш итсә, икенче очракта сәүдә итү өчен капитал ширкәттә булган һәрбер сәүдәгәрнең керткән акчасыннан формалашкан. Әлбәттә, «уртак» дип исемләнгән сәүдә ширкәтләре бары тик үз акчалары белән генә эш иткән дигән сүз түгел, алар кирәк чакта аристократларга һәм ханнарга матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган.

«Уртак» терминының югарыда атап үтелгән мәгънәләрдә кулланылуы башка көнчыгыш чыганаклары белән дә дәлилләнә. Мисал өчен XIV гасыр фарсы тарихчысы Шиһабеддин Габдуллаһ ибне Фазыйлаллаһ Ширази үзенең «Тарих-и Вассаф» дип исемләнгән хезмәтендә әлеге атаманы шактый еш куллана. Бу хезмәттә «уртак» термины Бәркә хан сәүдәгәрләренә нисбәтле әйтелә. Шулай ук әлеге терминны без Рәшидетдин һәм Җувәйни хезмәтләрендә дә очратабыз. Биредә «уртак» сүзен ул аерым сәүдәгәрләргә дә сәүдә белән шөгыльләнгән ширкәтләргә карата да куллана.
Төрки «уртак» терминының берничә синонимы булган. Монгол империясенең төрле төбәкләрендә терминга хас мәгънәне төрле сүз белән атаганнар. Юань чорына караган (1271-1368 еллар) Кытай чыганакларында охшаш мәгънәгә ия булган «wot’o» сүзе очрый. Монгол телендә «orto[γ]» сүзе бар. Институт буларак «уртак»лар Җучи Олысында да булган. Алтын Урда чорына бәйле төрки телле текстларда «bāzirgān» сүзе еш кына кулланыла. Мәләк Озйетгин Алтын Урда чоры ярлыкларында бу сүз «уртак» термины белән берлектә кулланыла, дип билгели [8].

«Уртак»лар сәүдә итәргә кирәк булган акчаны, ханга мөрәҗәгать итеп, дәүләт казнасыннан аз процентка алганнар һәм тиешле сумманы алдан билгеләнгән вакытка кире кайтарырга тиеш булганнар. Шунысы кызык: акча көмеш я алтын тәңкәләр белән түгел, ә сатырга алынган товарның бер өлеше белән сәүдәгәрдән ханга бүләк формасында кайтарылган. Америка галиме Томас Олсен тагын шуны да билгеләп китә: ханнарның сәүдәгә инвестицияләре шулай ук табигый формада – ханның сәүдәгәргә бүләге рәвешендә башкарылган [9]. Әлеге операциягә карата «sauya», ягъни бүләк термины кулланылган [10]. Бу үзенчәлекне күздә тотканда, венецияле сәүдәгәрләрдән бертуган Пололарның 1260 елда Бәркә хан белән очрашу турындагы истәлекләре бөтенләй башка мәгънәви төсмер ала. Марко Полоның «Дөньяның күптөрлелеге турында китап» дип аталган хезмәтендә тасвирланган әлеге очрашуның кайбер әһәмиятле детальләрен шәрехләп үтәбез. Сәүдәгәр Николо һәм аның туганы Маффео Бәркә ханга бүләк итеп кыйммәтле ташлар тапшыра. Хан, авторның язмаларына караганда, бүләкне бик шатланып кабул итә һәм ташлар өчен икеләтә арттырып түләргә әмер бирә, өстәвенә күптөрле кыйммәтле бүләкләр дә тапшыра. Автор билгеләвенчә, болар, ким дигәндә, венецияле сәүдәгәрләрнең ханга биргән бүләкләреннән ике тапкыр кыйммәтрәк була [11]. Алга таба бу бүләкләр сәүдәгәрләр тарафыннан сатылып, аларга шактый зур табыш китерә [12].

Әлеге вакыйгалардан күренгәнчә, хан үз капиталының бер өлешен бертуган Пололарның сәүдә эшенә кертә һәм Поло гаиләсенең өлкән буын вәкилләре Бәркә ханның сәүдә агенты булып санала. Башкача әйткәндә, венецияле сәүдәгәрләр һәм Бәркә хан үзара «уртаклык» оештыралар [13]. Бу очракта төп кредитор дәүләт булган, әмма «уртак»ларда ханнар гына түгел, аристократия вәкилләре дә катнаша алган. Монгол аристократиясенең сәүдә эшләрендә катнашу тәртипләренә Чыңгыз хан нигез салган. 1218 елда, хәрәзмшаһ Мөхәммәд белән солых төзегәч, хан үзенең туганнарына һәм якыннарына яулап алу сугышларыннан кергән табышны Хәрәзмгә сәүдә итү өчен җибәреләчәк кәрванга салырга әмер бирә.

Еш кына аристократия вәкилләре сәүдәгә салынган акчаларын ничек тә булса сакларга тырышкан. Моның өчен «уртак»ларга аерым, аларның файдасына тулы куәте белән уңай ярдәм итә торган мөмкинлекләр тудырылган. Бик еш кына бу гамәлләр чамадан артып киткән һәм дәүләт мөлкәтен максатчан файдаланмау очраклары да булган. Мисал өчен Чыңгыз ханның дүртенче улы Тулуйның хатыны һәм Монгол империясенең дүртенче бөек ханы Мункәнең анасы Сорхуктани бервакыт Үгәдәй ханнан үзенең илчелеге составына «уртакчылар» ын керүне таләп итә. Мондый таләпнең мәгънәсе бик гади. Илчеләр сафына кертелгән сәүдәгәрләр юлда Монгол империясе түрәләренә тиеш булган барлык ташламалардан да файдалана алган һәм шулай итеп аларның юл чыгымнары бермә-бер кимегән. Бу, үз чиратында, чиста керемнең артуына китергән [14]. Сәүдәгәрләрнең юл чыгымнарын киметү өчен, аларга махсус ярлыклар бирелгән. Әлеге документларга ия затлар статус ягыннан дәүләт түрәләре, илчеләр һәм салым җыючылар белән бертигез йөргән. Димәк, «уртак»ларга (сәүдәгәрләргә) ямнарда, ягъни почта станцияләрендә бушлай атлар алыштыру һәм кораллы сакчылар белән сәяхәт итү, бушлай азык-төлек алу кебек мөмкинлекләр дә биргән. Шулай ук бу документ сәүдәгәрләрне башка төр салым һәм җыемнардан да азат иткән.

Моннан тыш сәүдәгәрләр башка өстенлекләргә дә ия була. Икътисади яктан моның файдасы бик үк булмаса да, ул «уртакчы» сәүдәгәрләрнең аерым социаль урынын билгеләп торган. Кытайда Юань императорлары идарә иткән дәвердә сәүдәгәр «уртаклар», алда саналып үткән өстенлекләрдән тыш, үзләре белән корал йөртү хокукына ия була. 1263 елгы Хубилай карарында корал йөртергә хокукы булган халыклар һәм социаль төркемнәрнең исемлеге бирелә. Алар – монголар (Ta-ta), уйгырлар (Wei-wu-erh), мөселманнар (Hui-hui), «уртак»лар (wo-t’o), даругачы һәм баскаклар (ta-lu-hua-chi’ih) [15].

Сәүдәгәрләргә карата һәрьяклап ярдәм итү һәм мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән дәүләт сәясәте, монгол империясе тәхетенә 1251 елда бөек хан Мункә килгәч, берникадәр үзгәрешләр кичерә. Аның әмере белән сәүдәгәрләрдән ташламалар биргән ярлыклар алына һәм дәүләт ресурсларыннан бушлай файдалану мөмкинлеге бетерелә [16]. Мункә башлап җибәргән бу эшне Хубилай хан дәвам итә. 1263 елда ул барлык сәүдәгәрләрдән салым һәм җыемнарны тулысынча түләтергә карар кыла [17]. Кораллы сакчылар белән сәяхәт итү хокукы саклана, әмма реформалардан соң сакчыларга сәүдәгәрләр үзләре түләргә тиеш була [18].

Шулай итеп, Мункә хан һәм Хубилай хан чорыннан сәүдәгәрләр өстенлекләрен югалта, әмма, гомумән алганда, дәүләт башлыкларының, аристократиянең сәүдәгәрләргә карата булган позитив һәм сакчыл карашы үзгәрми. Монгол дәүләтенең аерым олыс хөкемдарлары, шул исәптән Алтын Урда ханнары, бөек ханнарның карарларын читләтеп уза. Алар сәүдәгәрләргә шәхси тарханлык биреп, салым һәм җыемнар түләүдән азат итә. Моннан тыш ханнар үз сәүдәгәрләренең сәүдә итү мөмкинлекләрен киңәйтергә тырыша һәм аларның эшкуарлык итү мөмкинлеген чит илләрдә дә җайга салырга омтыла. Мондый омтылышның иң ачык мисалы Алтын Урда ханнарының дипломатик хатларында күренә. Хатларда сәүдәгәрләр бик еш телгә алына.

Мисалга Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәтнең төрек солтанына язган хатын гына алыйк. Әлеге хатта хан солтанга дипломатик мөнәсәбәтләрне яңадан торгызырга тәкъдим итә һәм махсус рәвештә: «Коры җирдән һәм судан элеккеге кебек сәүдәгәрләр йөрсен», – дип мөрәҗәгатен тәмамлый [19].

Чит илләрдә эш иткән Алтын Урда сәүдәгәрләренә һәм, беренче чиратта, «уртак»ларга карата булган мөнәсәбәт ханнарның игътибарын һәрвакыт үзенә җәлеп итеп торган. Җучилылар үз сәүдәгәрләренә карата шәфкатьсез һәм гадел булмаган мөнәсәбәткә бик катгый җавап биргән. Моны аңлатуы бик җиңел. Урта гасырларда сәүдәгәр – ул дәүләтенең мәдәни һәм икътисади элитасы вәкиле, чит җирдә илнең йөзе, дип әйтсәк тә арттыру булмас. Шуңа күрә сәүдәгәрне мыскыллау яки аңа зыян китерү ханның үзенә, гомумән, дәүләткә һөҗүм итү кебек бәяләнгән. Мондый очраклар, гадәттә, бик тискәре нәтиҗәләргә китергән. Мисал өчен, 1343 елда Азак (Азов) шәһәрендә Алтын Урданың Венеция белән мөнәсәбәтләренә шактый җитди тәэсир иткән вакыйга була. Күренекле венецияле сәүдәгәр Андреоло Чиврано, Алтын Урда сәүдәгәре Хуҗа Гомәр белән сугышып, аны үтерә. Бу хәбәрне ишеткән Җанибәк хан, җавап буларак, бөтен венециялеләрне тиз арада 5 елга шәһәрдән куарга дигән әмер бирә [20]. Моннан тыш, хан әмере белән, Дон елгасы тамагында урнашкан Пиза сәүдәгәрләре карамагындагы Порто-Пизано шәһәре җир белән тигезләнә [21]. Хан болар белән генә канәгать булмый, 1344-1345 елларда Генуя сәүдәгәрләре яшәгән Кафа шәһәрен камап ала һәм аңа һөҗүм оештыра.

1353 елда Венеция белән Алтын Урда арасын бозарлык тагын бер вакыйга була. Урта диңгездә венециялеләр Генуя галерасына (ишкәкле хәрби корабль) һөҗүм итеп, аның пассажирларын әсирлеккә ала. Пассажирлар арасында берничә Алтын Урда сәүдәгәре дә була. Шул сәүдәгәрләрнең берсен үтерәләр, ә калган икесен, чишендереп, төрмәгә ябалар. Бу хәлне белеп, Җучи Олысы ханы тагын үз сәүдәгәрләренең хокукын һәм иминлеген яклап чыга. Нәтиҗәдә, халыкара дәрәҗәдә озак елларга сузылган хөкем процессы башланып китә. Башка очраклардан аермалы буларак, бу юлы эш канкоешка кадәр барып җитми – корал кулланмыйча гына хәл ителә. Әлеге факт Алтын Урда ханнарының халыкара конфликтларны һәрвакытта да корал белән хәл итмәвен күрсәтә һәм ханнарның чиктән тыш канечкеч, мәрхәмәтсез булулары турында киң таралган карашны кире кага.

Сәүдәгәрләр дәүләтнең сәяси тормышында да актив катнашкан. Мәсәлән, сәяси көрәш һәм бәрелешләр вакытында алар теге яки бу дәүләт башлыгына ярдәм күрсәткән, шул рәвешле аны кирәкле суммада акча белән тәэмин итеп торган. Мәгълүм ки, 1313 елда тәхеткә Үзбәк хан утыру да мөселман сәүдәгәрләре өчен мөһим роль уйнаган. Сәүдәгәрләр ярдәме белән тәхеткә күтәрелгән ханнар, үз чиратында, алар алдында бурычлы булып калмаган. Урта гасыр гарәп тарихчылары ән-Нувайри, әл-Макризи һәм әл-Айни сурәтләгән вакыйгаларда Мисыр солтаны әл-мәлик-ән-Насыйр хан кызына өйләнмәкче була. Әлеге хәлне белгән Үзбәк хан үзенең кардәш туганының кызы Тулун бикәне хатынлыкка бирергә ризалаша, ләкин гаять зур калым таләп итә (ән-Нувайри китергән мәгълүматларга карганда, 100 томан алтын яки 1 миллион динар) [22]. Солтанның илчеләре үзләрендә андый сумма юклыгын әйткәч, хан: «Без сәүдәгәрләргә күпме түләргә кирәклеген хөкем итәргә кушарбыз», – дип җавап кайтара [23]. Шулай итеп, илчеләр калымны, Урда сәүдәгәрләреннән бурычка акча алып түләргә мәҗбүр булалар. Мөселман сәүдәгәрләренең алдарак Үзбәк ханга күрсәткән ярдәмен исәпкә алсак, әлеге вакыйганы рәхмәт йөзеннән эшләнгән гамәл дип санарга мөмкин. Шулай итеп, хан үзенең сәүдәгәрләренә файдалы табыш ясарга һәм илчеләрдән кергән акчаның проценты хисабына шактый зур керем алырга мөмкинлек бирә.

Тагын бер гаять кызыклы факт Алтын Урда сәүдәгәрләренең Җанибәк ханга булган тәэсирен сурәтли. Алда әйтелгәнчә, XIV гасырның 40 нчы елларында хан Кара диңгез буенда урнашкан Венеция һәм Генуэз колонияләре белән сугыш алып бара. Әмма 1350 елда сугыш хәрәкәтләрен кинәт туктата. Моның төп сәбәбе шунда ки, Италия республикалары белән сугыш алып бару сәбәпле, сәүдә мөнәсәбәтләре начарая һәм сәүдәгәрләрнең керемнәре бермә-бер кими [24]. Шуңа күрә сәүдәгәрләр, ханга мөрәҗәгать итеп, сугышны туктаталар. Күргәнебезчә, сәүдәгәрләрнең дәүләт сәясәтенә югары дәрәҗәдә йогынты ясарга шактый күп мөмкинлекләре булган.

Сәүдәгәр-«уртак»лар нинди хезмәтләре өчен шундый киң өстенлекләрдән файдалана һәм ханнарның шәхси ышанычын яулап ала алган соң? Әлеге сорауга җавап гади. Урта гасырларда кешеләр географиядән аз хәбәрдар булган. Алар бик сирәк очракта туган илләреннән киткән. Еш кына инсаннарның белеме туганнарының сугыш вакытында күргәннәре турындагы мәгълүмат, азсанлы сәяхәтчеләрнең хикәяләре я күпсанлы сәүдәгәрләрнең сөйләүләре (чөнки аларның тормышлары чит җирләргә сәфәр чыгуларга бәйле) белән чикләнгән. Сәүдәгәрләр һәм сәяхәтчеләр Җучи Олысы территорияләре аша үтеп кенә китмәгән, ә җирле халык һәм дәүләт идарәчеләре белән аралашкан. Үзләренең чит илдә яшәү шартларын җайлаштыру максатыннан, алар белемнәре белән уртаклашкан һәм халыкны үзләре өчен гадәти булган яшәү рәвеше, мәдәният, әдәп кагыйдәләре буенча яшәргә өндәгән. Шул рәвешле, далаларда яшәүчеләр һәм Дәште Кыпчак шәһәрләре халкы мәгълүмат алмашу процессына кертелгән. Ерак дәүләтләр һәм үзләренең күршеләре турындагы мәгълүматларны гади халык кына түгел, ә ханнар да алган. Сәүдәгәрләр алар өчен информаторлар вазифасын башкарган, ягъни башка хөкемдарлар, территорияләр, гаскәриләр саны һ.б. турындагы белем чыганагы саналган.

Сарай эчендә сәүдәгәрләрнең абруе аларның ханга сирәк очрый торган әйбер алып кайтулары я кызыклы мәгълүмат, башка дәүләтләрдә барган хәлләр турында хәбәр итүләре белән бәйле булган. Алтын Урда ханы Бәркәнең һәм бөек хан Хубилайның Поло гаиләсенә, Чыңгызыйлар дәүләтендәге төрле ханнарның Ибн Баттутага мәрхәмәтле мөнәсәбәте шуның белән дә аңлатыла.

Монгол дәүләтенең оешу этабында һәм яңа басып алынган территорияләрдә административ институтлар формалашу барышында, хан алдында кадрлар проблемасы туа. Бик еш хакимнәр белемле кешеләр җитмәвеннән интеккән. Башта хакимияттәге вазифаларны башкарыр өчен, тиешле белемгә ия җирле элита вәкилләре чакырылган, әмма алар үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан. Әлеге хәлнең барлык куркынычлыгын аңлаган хакимнәр түрәләр аппаратын тугрылыклы белгечләр белән тәэмин итәргә омтылган. Идарә эшләрен башкарырдай һәм дәүләт институтларының эшләвен тәэмин итәрдәй кешеләр күчмә арис¬тократия арасында бик аз булу сәбәпле, хакимият сәүдәгәрләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Урта гасырларда сәүдәгәрләр халыкның иң укымышлы катламын тәшкил иткән. Алар укый-яза, исәп-хисап эшләрен алып бара белгән, берничә телдә сөйләшкән, башка дәүләтләрнең географиясеннән һәм икътисадыннан хәбәрдар булган.

Ә иң мөһиме – сәүдәгәрләр монголларга карата дошманлык хисләрен тоймаган, аларны химаяче [25], сәүдәнең иминлеген саклаучы идарәчеләр итеп күргән. Шуңа күрә Монгол империясенең башлангыч этабында түрәләр роленә нәкъ менә сәүдәгәрләр иң кулай кандидат булып саналган.

Сәүдәгәрләр актив җәлеп ителгән вазифаларның берсе булып дипломат эше исәпләнгән. Иң билгеле мисаллардан – Чыңгыз ханның илчесе сыйфатында хәрәзмшаһ Мөхәммәд II янына җибәрелгән сәүдәгәр Мәхмүд Йалавач һәм Хубилай ханда дипломат буларак хезмәт иткән Поло гаиләсе. Әлеге исемлеккә гарәп тарихчылары искә алган «алан сәүдәгәрләреннән вәкаләтле вәкил»не дә кертеп була. Билгеле булганча, ул 1260 нчы еллар башында Алтын Урда ханы Бәркә һәм Мисыр солтаны Бәйбарс арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә [26].

XIV гасырда Чыңгызыйлар идарә иткән дәүләтләрдә түрәләр династияләре формалаша башлый. Алар арасында нәселле дипломатлар булу сәбәпле, сәүдәгәр-дипломатларның роле икенче планга күчә, әмма бөтенләй юкка чыкмый. Сәүдәгәрләр дустанә мөнәсәбәтләрдә торган дәүләтләргә юл тоткан илчеләрне озатып бару вазифасын башкаруны дәвам итәләр. Илчеләрнең кирәк-яракларга тотылган чыгымнарын киметү максатыннан, дипломатик йөкләмәләр, рәсми шәхесләрдән кала, читтән килгән сәүдәгәрләргә дә бирелгән. Мисалга Алтын Урда сәүдәгәре Мозаффарны китерергә мөмкин. 1337 елның 2 октябрендә ул, югары әмирләрнең кушуы буенча, Мисыр солтаны әл-мәлик-ән-Насыйрның сарай даирәсенә дипломатик вазифа белән бара [27].

Дәүләт тарафыннан сәүдәгәрләргә йөкләнгән тагын бер функция – салым җыю. Монгол империясендә, шул исәптән Алтын Урдада да салым җыю хокукын ирекле кешегә тапшыру (откуп) практикасы киң кулланылган. Аерым өлкәләрдә салым җыярга теләгән сәүдәгәр казнага алдан билгеләнгән күләмдә акча кертергә тиеш булган. Шул акчаны керткәч, аңа үзе сайлаган төбәктән салым җыярга рөхсәт бирелгән.

Дәүләт системасы формалашкач, салым җыю эше аерым түрәләргә – баскакларга тапшырылган. Әмма еш кына баскаклар вазифасын аерым сәүдәгәрләр (гадәттә «уртак»лар) я сәүдәгәр ширкәтләренең башлыклары үтәгән. Үз кулына аерым территорияләрдән салым җыюны алган сәүдәгәргә мисал итеп Үгәдәй ханның һәм Туракин хатынның «уртагын», Елюй Чуцайның төп сәяси көндәше хәрәзмле Габдрахманны китерергә мөмкин. 1240 елда ул кайбер Кытай өлкәләреннән салым җыю мөмкинлеген ала, ә 1242 елдан Төньяк Кытайның наместнигы була [28].

Мәгълүм ки, әлеге система Алтын Урдада да булган. XIII гасырның 50 нче еллар ахыры – 60 нчы еллар башында төньяк-көнчыгышта урнашкан рус кенәзлекләреннән салымны монгол каханы Мункәдән бу хокукны сатып алган мөселман сәүдәгәрләре җыя башлый.

Әлеге система сәүдәгәрләргә салымны нормадан арттырып җыю мөмкинлеге бирә, шул рәвешле үзләренең кереме дә арта. Билгеле бер этапта салым җыюдан алынган керем сәүдә эшләреннән килгән табыштан күпкә артып китә. Ләкин Алтын Урдада әлеге система озак сакланмый. Тәхеткә Бәркә хан килү белән, откуп системасы гамәлдән чыгарыла. Монгол империясенең башка өлкәләрендә, мәсәлән, Кытайда һәм Үзәк Азиядә откупщиклар XIV гасырга кадәр гамәлдә була [29].

Еш кына Алтын Урда сәүдәгәрләре Урда элитасы вәкилләренең һәм идарә иткән вассал дәүләтләрнең кредиторлары да булган. Алар үзләренең күптөрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, акча биреп торып, керем буларак, процент алган. Әйтик, Алтын Урда сәүдәгәре Рәҗәп хуҗа һәм Хәбиб кенәзнең Юрий Галицкийның кредиторлары булганлыгы билгеле [30].

Күп кенә рус, аеруча Тверь һәм Мәскәү шәһәре кенәзләре, Алтын Урда сәүдәгәрләреннән бурычка акча алып торган [31]. Әлеге акча еш кына ханга, аның гаиләсенә бүләк ясау һәм абруйлы зур түрәләргә ришвәт бирү максатыннан кулланылган. Кайчагында әлеге сумма теге яки бу кенәз түләгән салым күләменнән дә зуррак булган [32]. Тверь шәһәре елъязмачысы 1321 елда: «Въ лето 6829. По весне прiзнль въ Кашинъ Гачна Татаринъ съ Жидовиномъ дзьжвикомъ, много тягости учинилъ Кашину», – дип язып калдырган [33]. Бу шәһәрнең кенәзе Михаил Ярославич һәм аның улы Константин Алтын Урдада вакытта җирле сәүдәгәрләрдән бурычка зур күләмдә акча алып тора. Әлеге сумма шулкадәр зур булган ки, бурычны кире кайтару өчен, кенәз варислары әһәмияте ягыннан кенәзлектә икенче урында торган Кашин шәһәрен бирергә мәҗбүр булалар.

Әйтелгәннән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә килеп була: Чыңгыз хан чорыннан башлап сәүдәгәрләр төрки-монгол ханлыкларының сәяси тормышында мөһим роль уйнаган. Чыңгыз хан варислары – Алтын Урда ханнары сәүдә эшләрендә аның сәясәтен дәвам иткән: сәүдәгәрләрне ил эчендә һәм халыкара мәйданда яклаганнар. Бу гаҗәп хәл саналмаган. Чөнки Алтын Урда сәүдәгәрләре ханнарга төрле яктан хезмәттәшлек күрсәткән. Алар сәүдә вәкиле, түрә, дипломат, информатор һәм шпион буларак актив эшләгән. Сәүдәгәрләр хан сараенда зур дәрәҗә тоткан һәм дәүләт сәясәтенә турыдан-туры йогынты ясаган.

«Уртаклык»ларга килгәндә, чыганаклардан күренгәнчә, Монгол империясе дәверендә алар сәүдәгәрләрнең мәнфәгатен яклаучы профессиональ берләшмәгә әйләнә. Кайберләренә югары даирәдә шактый зур ярдәм күрсәтелә, шуңа күрә алар Алтын Урда җәмгыятендә дәрәҗәле статуска ия булалар.

Чыгынаклар
1. Пріцак О. Походження Русі. Стародавні скандинавські джерела (крім ісландських саг). [переклад з англійської О.Буценка та Ю.Олійника]. – Т.І. – Киев: Обереги, 1997. – С.10-20.
2. Гатин М. Ярлык Менгу-Тимура князю Ярославу Ярославичу // Гатин М., Абзалов Л. История татар с древнейших времён в семи томах. – Том 3: Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV вв. – Казань, 2009. – С.851.
3. Становление и расцвет Золотой Орды. Источники по истории Улуса Джучи (1266-1359 гг.) / сост., вступ. ст., коммент., указатели, подбор иллюстрации и карт М.С.Гатин, Л.Ф.Абзалов. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2011. – С.258.
4. Шунда ук.
5. Якубовский А.Ю. Развалины Ургенча – Л.: ГАИМК, 1930. – С.14.
6. Özyetgin A.M. Оn the Term Ortuq (~ Ortaq) Merchant among the Old Turks // International Journal of Central Asian Studies. – Vol.11-1. – 2007. – P.6.
7. Шунда ук. – Б.8.
8. Шунда ук. – Б.6.
9. Allsen T.T. Mongolian Princes and Their Merchant Partners 1200-1260 //Asia Major. – Princeton, NJ: Princeton University Press, 1989. – P.120. 10. Pelliot P. Sao-houa, Sauya, Sauyat, Saguate // T’oung Pao. – №32. – 1936. – P.230-237. 11. Марко Поло. Книга о разнообразии мира / Пер. И.М.Минаева. – М.: ЭКСМО, 2005. – С.6. 12. Allsen T.T. Mongolian Princes and Their Merchant Partners 1200-1260 // Asia Major. – Princeton, NJ: Princeton University Press, 1989. – P.120.
13. Шунда ук. – Б.121.
14. Шунда ук. – Б.116.
15. Endicott-West E.Merchant Associations in Yuan China: The Ortoy // Asia Major.- Princeton, NJ: Princeton University Press, 1989. – P.10-146.
16. Рашид ад-Дин. Сборник летописей. Т.II / Пер. с перс. Ю.П.Верховско¬го, примеч. Ю.П.Верховскго и Б.И.Панкра¬това, ред. И.П.Петрушевс¬кого. – М.-Л., 1960. – С.141.
17. Endicott-West E.Merchant Associations in Yuan China: The Ortoy // Asia Major. – Princeton, NJ: Princeton University Press, 1989. – P.10-146.
18. Di Cosmo N.Mongols and Merchants on the Black Sea Frontier in the Thirteenth and Fourteenth Centuries: Convergences and Conflicts // Mongols, Turks and others. Eurasian Nomads and the Sedentary World / Ed. by R.Amitai and M.Biran. – Leyden; Boston, 2005. – P.399-400.
19. Султанов Т.И. Письмо золотоордынского хана Улуг-Мухаммеда турецкому султану Мураду II // Тюркологический сборник. 1973. – М., 1975. – С.55.
20. Григорьев А.П. Коллекция золотоордынских документов XIV века из Венеции / А.П.Григорьев, В.П.Григорьев. – СПб: Издательство СПбГУ, 2002. – С.79.
21. Хеллер К. Золотая Орда и торговля с Западом // Источниковедение истории Улуса Джучи (Золотой Орды). От Калки до Астрахани. 1223-1556. – Казань, 2001. – С.118-119.
22. Гатин М.С. Становление и расцвет Золотой Орды. Источники по истории Улуса Джучи (1266-1359 гг.). – Казань: Татар.кн.изд-во., 2011. – С.118.
23. Шунда ук. – Б.119.
24. Шостак В. История черноморской торговли в средних веках. Ч.I. – Одесса: тип-я Л.Нитче, 1850. – С.86.
25. Allsen T.T. Mongolian Princes and Their Merchant Partners 1200-1260 // Asia Major. – Princeton, NJ: Princeton University Press, 1989. – Р.116.
26. Закиров С. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом (XIII-XIV вв). – Москва: «Наука», 1966. – С.42-43.
27. Селезнёв Ю.В. Элита Золотой Орды. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. – С.133.
28. Почекаев Р.Ю. Аннотированный список имён // Султанов Т.И. Чингиз-хан и Чингизиды. Судьба и власть. – М.: АСТ, 2006. – С.373.
29. Почекаев Р.Ю. Право Золотой Орды. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. – С.164.
30. Селезнёв Ю.В. Элита Золотой Орды. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. – С.25, 152.
31. Полубояринова М.Д. Русские люди в Золотой Орде. – М.: Издательство «Наука», 1978. – С.15-16.
32. Греков Б.Д. Золотая Орда и её падение. – М.-Л.: Издательство АН СССР, 1950. – С.226.
33. Рогожский летописец. Тверской сборник. (Полное собрание русских летописей. – Т.XV.). – М.: Языки русской культуры, 2000. – С.414.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013