Әдипләр: Яхъя Абдуллин
   
  |    |  


Башка проектлар


Веб-дизайн белән мавыгучылар өчен электрон журнал
Аргамак журналы битләреннән
Авыл утлары газетасы битләреннән
Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Таткнигафонд
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Электрон татар китапханәсе

Шәһри Чаллы гәзите
Звезды Татнета 2010 - конкурс интернет-проектов

Безнең рейтинг


PR-CY.ru
Яхъя Абдуллин

(1920–2006)

Яхъя Абдулла улы Абдуллин Татарстанның Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туа. Казан юридик институтын (1952) һәм КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1957) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-1959 елларда ул Казанда партия эшендә була. 1959-1971 елларда Казан ветеринария институтында укыта. 1971-1996 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982-1986), баш фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Яхъя Абдулла улы 1997-2001 елларда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре була.

Аның хезмәтләрендә татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелек мәсьәләләре, күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең дөньяга карашлары тикшерелә. Я.Абдуллин – “Татарская просветительская мысль” (1975), “Мәгърифәт нуры ачар” (1987), “Джадидизм среди татар: Возникновение, развитие и историческое место” (1998) һ.б. китаплар авторы.

26 гыйнвар көнне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәлсәфә фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның (1920–2006) тууына 90 ел тулу уңаеннан "Татар иҗтимагый фикере: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дигән гыйльми-гамәли конференция була. Шушы уңайдан галим турында сөйләвен сорап хәбәрчебез Рәшит Минһаҗ аның шәкерте, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

– Конференциянең болай аталышы һич тә очраклы түгел. Чөнки татар иҗтимагый фикерен юнәлеш буларак Татарстанда формалаштыручылар, бер системага салучылар арасында, әлбәттә, Яхъя ага да бар.

Ул узган гасырның җитмешенче елларында, бу өлкәдә нидер эшләү бик кыен булган чорда үз сүзен әйткән кеше. Дөрес, татар иҗтимагый фикерен Яхъя агага кадәр Камил Фасиев та, Рәфыйк Нәфыйков та өйрәнде. Р.Нәфыйков бик күп архив материалларын казып чыгарган иде. Билгеле, алар барысы да совет методикасы кысаларында эшләде. Әлбәттә, Яхъя ага да бөтенләй яңа хезмәтләр яза алмады. Чөнки заманы башка иде. Моңарчы телебездә булган, фәнни яктан өйрәнелмәгән шәхесләрне фәнгә кертеп җибәрүдә беренче адымнарны ясады. Беренче чиратта Курсави, Мәрҗани, Күлтәсиләрне күтәреп чыкты. Ул аларның фәнни проблемаларны хәл итүдә керткән өлешләре, татар иҗтимагый фикерендә тоткан урыннары хакында җитди хезмәт бастырып чыгарды. 1976 елда докторлык диссертациясе нигезендә "Татарская просвитительская мысль" дигән хезмәте басылып чыккан иде. Совет методологиясе нигезендә язылса да ул хезмәт әле бүген дә искермәгән. Ул бүген дә классик фундаменталь хезмәт буларак кулланыла.

Я.Абдуллин эшчәнлегендә тагын бер җитди этап җәдитчелек булды. Аңарчы җәдитчелек татар буржуазиясе идеологиясе дип карала, 60-70 нче елларда җәдитчелеккә караш шактый тискәре иде. Яхъя ага җәдитчелекнең татар мәгариф системасын яңа баскычка күтәрүдә тоткан роле, аның идеология буларак буржуазиягә генә түгел, татар милләтенә дә хезмәт итүен күрсәтә алды.

Әлбәттә, татар буржуазиясе – милләтебезнең мөһим бер факторы. Аңлашыла ки, совет чорында без буржуазия турында уңай фикер әйтә алмадык. Бүген инде татар буржуазиясенең безнең милләтне, мәдәниятне үстерүдә бик зур өлеш керткәнлеге бәхәссез. Чөнки татар милләте дәүләтчелеген югалткач, фәкать үз байларына таянып кына үсә алган. Ә Яхъя ага үз чорында җәдитчелеккә карата җылы сүзен әйтә алды.

Ул фәнгә партиянең Казан шәһәре комитетында идеология секретаре булып эшләгән җиреннән килде. Әүвәл ветеринария институтында фәлсәфә укытты. Аннан соң аны яңа бүлек – татар иҗтимагый фикере бүлеген оештыру өчен ТӘТИгә чакырып китерделәр. Мәрхүм Рашат Әмирханов, хәзер Тарих институты директоры урынбасары булып эшләүче Фәрит Солтанов, мин дә – аның укучыларыннан. Фәнгә алып кергәне өчен без аңа бик рәхмәтлебез. Аның уннан артык аспиранты диссертация яклады.

Яхъя ага ТӘТИдә директор урынбасары, директор да булып торды. Аның шәхес буларак иң яхшы сыйфатларыннан берсе – һәр җирдән үк вакытында китә белү. Берничә ел консультант буларак эшләгәч, аспиранты Ләйлә Төхфәтуллина диссертациясен яклагач, шәкертенә үз урынын калдырды. Андый кешеләр бик аз. Киресенчә, академик институтларда куәте аз калган кешеләрдән ничек котылырга белмиләр. Мин дә шундый яшькә җиткәч, Яхъя ага кебек вакытында китә алырмынмы икән, дип уйлыйм. Аның шәкертләр белән эшләү стиле, әйтик, шәкертләрен Россиянең зур галимнәре белән таныштыруы, кадрлар туплый белүе бик файдалы булды.

Яхъя ага проблемаларны бик тирән­тен аңлый иде. Мәсәлән, безгә мөмкин булганча шәхесләрне өйрәнү, шәхесләр аша җәмгыятьтәге тенденцияләрне ачыклап булуын күрсәтте. Без фәнни проблемаларны совет власте елларында мөмкин булган дәрәҗәгә төшеп өйрәндек. Ягъни, бер яктан, ул безгә тенденцияләрнең нәрсә икәнлеген аңлата белде, икенче яктан, әлеге ситуациядән чыгып тема бирде. Теманы формалаштыру, аның актуальлеген билгеләү, язганны яклау мөмкинлеген дә күз алдында тоту мөһим. Элек бу проблема бик җитди иде.

Я.Абдуллин тырышлыгы белән Ш.Мәрҗанинең "Мостафадел әхбәр..." хезмәте әзерләнде һәм өлешчә, бер том булып басылып чыкты. Үз чоры өчен бу бик мөһим иде. Чөнки Ш.Мәрҗанине ул чакта реакцион кеше, мулла дип, милли буржуазиягә бәйләп карыйлар иде. Шул вакытта ул аны шәхес, галим буларак та күрсәтә, дөньяга чыгара алды.

Ул - Ш.Мәрҗани исемендәге бүләк иясе иде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы һәм исламият бүлеге аның исемен йөртә.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2012