Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Газиз Мөхәммәтшин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Газиз Мөхәммәтшин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л<= М => Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Азат Магазов Нәҗип Мадияров Мөнир Мазунов Рәмилә Майорова Геннадий Макаров Мәхмүт Максуд Садри Максуди Шәһидә Максудова Әдип Маликов Әнвәр Маликов Мәдинә Маликова Мөхәммәтша Мамин Якуп Мамишев Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) Шамил Маннапов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Алмаз Мансуров Зиннур Мансуров Фәнил Мансуров Миркадәм Матшин Хәдичә Махиянова Мәдүнә Ринат Мәннан Рәйхан Мәннәпова Гассам Мәргыйләни РАИФ МӘРДАНОВ Разыйм МӘРДӘНШИН Ләйсәрә Мәрдәншина Шиһабетдин Мәрҗани Нурихан Мәрханов Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Мәҗлиси Заһид Мәхмүди Әмир Мәхмүдов Гали Мәхмүдов Мирза Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фәнзәлия Мәснәвиева Раилә Мәсхуди Габдел Мәхмүт Назыйм Мәхмүтов Гүзәл Мәхмүтова Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Миначев Мөхәммәд Минбагыйсов Рөстәм Мингалим Кашшафетдин Минзәләви Әгъния Миннебаева Габдрахман Минский Мидхәт Миншин Рәшит Минһаҗ Асия Минһаҗева Зөләйха Минһаҗева Кыям Миңлебаев Хатыйп Миңнегулов Гөлҗофар Миңнеханова Наилә Миңнеханова Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин Туфан Миңнуллин Фәрвәз Миңнуллин Әлфия Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина <Маһирә Миңнуллина Илдар МИРГАЛИМОВ Мөхәммәт Мирза Гөлназ Мирзасалихова Вил Мирзаянов Фирдәвес Мирзаянов Фнүн МИРЗАЯНОВ Гүзәл Мирзаянова Назиф Мириханов Нурзия Мирхазова Рауль Мир-Хәйдәров Вәдүт Мифтахов Зөбәер Мифтахов Сәвия Михайлова Рафис Могыйнов Азат МOЗАФАРОВ Мәхмүдә Мозаффария Маһруй Мозаффария Габделгазиз Монасыйпов Газинур Морат Рамилә МОРАТОВА Динә Морзакаевa Ирек Мортазин Мансур Мортазин Фоат Мортазин Ягсуп Мортазин Альбина Мортазина (Насыйрова) Фәния Мортазина Мортаза бине Мостафа Алмаз Мостафин Җәмил Мостафин Камил Мостафин Мөдәррис МОСТАФИН Мөсәгыйть Мостафин Нәфкать МОСТАФИН Равил Мостафин Рафаэль Мостафин Шаһинур Мостафин Эдуард Мостафин Фәнзилә Мостафина Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Камил Мотыйгый Әлфия Мотыйгуллина Рәсимә Муллаянова Әлфия Мөбарәкова Шәрәф Мөдәррис Марат Мөлеков Муса Мөлеков Сөләйман Мөлеков Х. Мөслими Кол Мөхәммәт Рузилә Мөхәммәтова Рүзәл Мөхәммәтшин Рәзинә Мөхияр Галим Мөхәмитшин Шакир Мөхәммәдев Гөлсем Мөхәммәдева Ленар Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев Мөхәммәдьяр Шакир Мөхәммәдъяров Гомәр Мөхәммәт улы Газиз Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Ләлә Мөхәмәтшина Наил Мөхәррәмов Зариф Мөэминев Энҗе Мөэминова Хәйретдин Мөҗәй Халисә Мөдәррисова Габделмәннән Мөслимов Фәйрүзә Мөслимова Гөлшат Мөхәммәдия Рафаэль Мөхәмәтдинов Рәфис Мөхәммәтдинов Фаек Мөхәммәтҗанов Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Гарифҗан Мөхәммәтшин Хәмит Мөхәммәтшин Айгөл Мөхәммәтшина Сафуан Мулла Гали Лилия Муллагалиева Марат Муллакаев Роза Мулланурова Рәфкать Муллин Илфат Мусин Флүн Мусин Чыңгыз Мусин Рафаэль Мустаев Әхәт Мушинский
Газиз Мөхәммәтшин

(1932-1972)

Алтмышынчы еллар татар прозасында кыска хикәяләре һәм повестьлары белән танылган Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин 1932 елның 23 декабрендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде класс һәм 1952 елны Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (1956—1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли. 1958—1960 елларда ул — «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, ә 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.
Газиз Мөхәммәтишының исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ. б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ. б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтәге бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхлакый-фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967—1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре дә бар. Шулардай Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче комсомол яшьләр тормышыннан алып язылган «Тынгысыз төн» комедиясе (әсәр «Казан утлары» журналының 1969 елгы 7 санында басылган), үз вакытында Татар дәүләт күчмә .театры (хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала.
Шулай да Газиз МөхәммӘтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр —ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камаллардан башланган һәм К. Нәҗми, Ә. Еники, И. Гази, М. Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ. б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет-композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел-сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Аның хикәяләрендә иң җитди фикерләр дә, уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч деталь-күренешләр, тормыш ситуацияләре аша бирелә, чынбарлыктагы гадәти вакыйгалардан эчке мәгънә эзләнә, аларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә омтылу сизелә.
Г. Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды. Ул 1960 елдан КПСС члены, 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сер итеп кенә: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—70 б. 7000.
Яз башы: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1961.—94 б. 6000.
Без әле җирдә яшибез: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—166 б. 15000.
Йолдызлар астында: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—168 б. 12000. Рец.: Иделле Г. —Казан утлары, 1965, № 8, 154—155 б.
Кояш кызы: [Хикәяләр. Кереш сүз авт.: Г. Минский].— Казан: Таткит-йәшр., 1966.—230 б., портр. 10000.
Торналар киткәндә: (Хикәяләр).— Казан: Таткитнәшр., 1966.—40 б., ил. 15000. Рец.: Раков Ә. Газизнең ике китабы.—Татарстан яшьләре, 1967, 8 июнь.
Язгы кичтә: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—30 б. 15000.
Ак песи: Хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—14 б., ил. 25 000. Рец.: Раков Ә. Язучының дүрт китабы,—Соц. Татарстан, 1969, 30 март.
Йөрәктәге эзләр: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—286 б., ил. 15000.
Саумысез, аккошлар!: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—68 б. 9000.
Тәрбия сәгате: Юмористик һәм сатирик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.—168 б. 9000.
Без әле җирдә яшибез: Повестьлар һәм хикәяләр. [А. Гыйләҗев кереш сүзе б-н].—Казан: Таткитнәшр., 1977.—255 б. 8000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—272 б., портр. 15000.
Кадерле бүләк: Хикәяләр. [Төз. А. Гыйләҗев].— Казан: Таткитнәшр., 1979.—239 б. 13000.
Волны: Рассказы. Пер. с татар.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—111 с. 15000. Рец.: Яковлева В. Первый сборник,—Сов. Татария, 1969, 23 февр.
Мой характер: Юмор, рассказы. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1968.— 159 е. 30 000.
Мы живем на Земле: Повесть. Переизд. /Пер. Н. Алембекова. Рис. И. Колмогорцевой.—М.: Дет. лит., 1974.—126 с. 100000.

Аның турында

Газиз Мөхәммәтшин.— Сов. мәктәбе, 1971, № 7, 20—21 б. Бакир Г. Үсү юлында — Соц. Татарстан, 1963, 5 янв. Баянов Ә. Юксынырбыз, сагынырбыз сине.— Казан утлары, 1972, № 4> 193 б. Шәфигуллин Ф. Йөрәктәге эзләр: Г. Мөхәммәтшинның тууына 50 ел.—-Казан утлары, 1982, № 12, 173—174 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013