Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Динә Морзакаева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Динә Морзакаева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л<= М => Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Азат Магазов Нәҗип Мадияров Мөнир Мазунов Рәмилә Майорова Геннадий Макаров Мәхмүт Максуд Садри Максуди Шәһидә Максудова Әдип Маликов Әнвәр Маликов Мәдинә Маликова Мөхәммәтша Мамин Якуп Мамишев Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев) Шамил Маннапов Шәйхи Маннур Зыя Мансур Алмаз Мансуров Зиннур Мансуров Фәнил Мансуров Миркадәм Матшин Хәдичә Махиянова Мәдүнә Ринат Мәннан Рәйхан Мәннәпова Гассам Мәргыйләни Разыйм МӘРДӘНШИН Ләйсәрә Мәрдәншина Шиһабетдин Мәрҗани Нурихан Мәрханов Зәет Мәҗитов Фидаил Мәҗитов Мәҗлиси Заһид Мәхмүди Әмир Мәхмүдов Гали Мәхмүдов Мирза Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Мәхмүтов Фәнзәлия Мәснәвиева Раилә Мәсхуди Габдел Мәхмүт Назыйм Мәхмүтов Гүзәл Мәхмүтова Мөхәммәт Мәһдиев Мөхәммәт Миначев Мөхәммәд Минбагыйсов Рөстәм Мингалим Кашшафетдин Минзәләви Әгъния Миннебаева Габдрахман Минский Мидхәт Миншин Рәшит Минһаҗ Асия Минһаҗева Зөләйха Минһаҗева Кыям Миңлебаев Хатыйп Миңнегулов Гөлҗофар Миңнеханова Наилә Миңнеханова Ким Миңнуллин Роберт Миңнуллин Туфан Миңнуллин Фәрвәз Миңнуллин Әлфия Миңнуллина Йолдыз Миңнуллина <Маһирә Миңнуллина Илдар МИРГАЛИМОВ Мөхәммәт Мирза Гөлназ Мирзасалихова Вил Мирзаянов Фирдәвес Мирзаянов Фнүн МИРЗАЯНОВ Гүзәл Мирзаянова Назиф Мириханов Нурзия Мирхазова Рауль Мир-Хәйдәров Вәдүт Мифтахов Зөбәер Мифтахов Сәвия Михайлова Рафис Могыйнов Азат МOЗАФАРОВ Мәхмүдә Мозаффария Маһруй Мозаффария Габделгазиз Монасыйпов Газинур Морат Рамилә МОРАТОВА Динә Морзакаевa Ирек Мортазин Мансур Мортазин Фоат Мортазин Ягсуп Мортазин Альбина Мортазина (Насыйрова) Фәния Мортазина Мортаза бине Мостафа Алмаз Мостафин Җәмил Мостафин Камил Мостафин Мөдәррис МОСТАФИН Мөсәгыйть Мостафин Нәфкать МОСТАФИН Равил Мостафин Рафаэль Мостафин Шаһинур Мостафин Эдуард Мостафин Фәнзилә Мостафина Әмирҗан Мотаплапов Зәет Моталлапов Камил Мотыйгый Әлфия Мотыйгуллина Рәсимә Муллаянова Әлфия Мөбарәкова Шәрәф Мөдәррис Марат Мөлеков Муса Мөлеков Сөләйман Мөлеков Х. Мөслими Кол Мөхәммәт Рузилә Мөхәммәтова Рүзәл Мөхәммәтшин Рәзинә Мөхияр Галим Мөхәмитшин Шакир Мөхәммәдев Гөлсем Мөхәммәдева Ленар Мөхәммәдиев Ринат Мөхәммәдиев Мөхәммәдьяр Шакир Мөхәммәдъяров Гомәр Мөхәммәт улы Газиз Мөхәммәтшин Рәфыйк Мөхәммәтшин Ләлә Мөхәмәтшина Наил Мөхәррәмов Зариф Мөэминев Энҗе Мөэминова Хәйретдин Мөҗәй Халисә Мөдәррисова Габделмәннән Мөслимов Фәйрүзә Мөслимова Гөлшат Мөхәммәдия Рафаэль Мөхәмәтдинов Рәфис Мөхәммәтдинов Фаек Мөхәммәтҗанов Гаяз бине Мөхәммәтхафиз Гарифҗан Мөхәммәтшин Хәмит Мөхәммәтшин Айгөл Мөхәммәтшина Сафуан Мулла Гали Лилия Муллагалиева Марат Муллакаев Роза Мулланурова Рәфкать Муллин Илфат Мусин Флүн Мусин Чыңгыз Мусин Рафаэль Мустаев Әхәт Мушинский

Бу хезмәт мең шатлык өләшә!

Динә Морзакаева
Язучылар берлегендә уздырылган китап туена килүчеләр Динә Морзакаеваның шушы җыентыгын бертавыштан үзләренең иҗат җимеше кебек кабул итте. Чөнки бу җыентыкка Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында республика халыклары әдәбияты секторы оештырылганнан алып, ягъни егерме ел дәвамында татар телендә нәшер ителгән китаплар, дәреслек, уку әсбаплары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук һәр әдәби басмага җыйнак, анык эчтәлекле күзәтү-белешмә бирелгән, авторларның фотолары да урнаштырылган. Кыскасы, бу хезмәт әдәбиятыбыз үсешендә тоташ бер чорны үз эченә алган.
Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов чараны ачып, китапның кыйммәте, тәрбияви әһәмияте, кирәклеге турында сөйләде һәм соңгы вакытта нәшер эшләренең катлаулануына мисаллар китереп, борчылу белдерде. Былтыр, мәсәлән, “Китап” нәшриятында 244 китап дөнья күрсә, 2013 елга нибары 195 басма планга кертелгән. Бу санның да планнан тыш басмаларга бәйле кимүе ихтимал икән.
— Үсеп килүче буында китапка игътибар югалган бервакытта мондый чаралар уздыру мактауга лаек эш, — диде Риф Галим улы. — Гомумән, Динә Морзакаева җитәкчелегендә нәшриятның республика халыклары әдәбияты секторы зур эш башкарды. Динә үзе генә дә шушы сектор эшчәнлегенә кагылышлы берничә хезмәт язды. Киләчәктә дә милли китапка игътибар кимемәсен, дисәк, аны шушылай пропагандалау — безнең бурыч.
Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитетының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов татар китаплары, аеруча җирлекле дәреслекләр нәшер ителүне шатлыклы күренеш дип кенә түгел, сәяси яктан да мөһим эш буларак бәяләде. Моның өчен республика җитәкчелегенә, җәмәгать оешмаларына рәхмәтен җиткерде.
Татар теле дәреслекләре, уку әсбаплары бастыру темасын “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, шушы дәреслекләрнең авторы, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева, Башкортстан дәүләт университеты доценты Лилия Сәгыйдуллина дәвам итте.
Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы уку программасына яңа стандартлар кертеп, милли дәреслекләргә янә һөҗүм башлады, шул җәһәттән зур тырышлык салып чыгарган уку әсбапларыбыз хәзер кирәксезгә каламыни, дип борчылды алар.
Җыентыкны чыгаруга “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм белән “Полиграфдизайн” типографиясе җитәкчесе Мәхмүт Муллаәхмәтов хәйрия ярдәме күрсәткән. Китап туена да күчтәнәч белән килгән алар. “Ихлас”ның Әфарим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһилар” төркеме җырлар бүләк итте. Борай, Дүртөйле, Күмертау, Илеш, Стәрлетамак язучылар оешмалары вәкилләре Нәфисә Хәбибдиярова, Фәнзия Максютова, Рафаил Хафизов, Закир Әкбәров, Зәлифә Кашапова һәм башкалар да бәйрәмне ямьләп, шигырьләрен сөйләде. Профессорлар Рәиф Әмиров, Әхәт Нигъмәтуллин Динә Морзакаеваның хезмәтен югары бәяләп, китапны чыгаруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерделәр, милли әдәбиятлар бүлеге хез­мәткәрләренә киләчәктә дә татар китапларын чыгаруда уңышлар теләделәр. “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов халыклар әдәбияты секторы эше белән канәгать булуын белдерде, Динә Морзакаева башлаган эшне арытаба үстерүдә ярдәм вәгъдә итте. Шагыйрәләр Фәния Чанышева, Дилә Булгакова котлауларын шигъри сүз белән җиткерде.

Фәния Габидуллина.
www.http://kiziltan.ru/tat/


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013