|
Михайлова Сәвия Мөхәммәтдин кызы—тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының сәясәт тарих кафедрасы мөдире.
Ул Көнчыгыш, Европа һәм Себер төрки халыкларының тарихын, аларның рухи һәм сәяси культуралары формаларын, Шәрекъ дөньясын һәм Россия Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелек үзенчәлеге мәсьәләләрен, хәзерге заманда милләтара мөнәсәбәтләр һәм милли мәдәниятләрнең узара багланышлары проблемаларын өйрәнә.
Академик Сәвия Михайлова тарафыннан 150 дән артык фәнни хезмәт иҗат ителгән; шулар арасында "Идел буе татарларында мәгърифәтчелекнең формалашуы һәмусеше" (1800—1861) (Казан, 1972), "XIXгасырда—XXгасыр башында Идел буенда иҗтимагый-сәяси фикернең торышы ". /Р. И. Нәфыйгов белән берлектә (Казан, 1977), Россия Көнчыгыш халыкларының рухи мәдәниятендә Казан университеты" (Казан, 1991) монографияләре бар. О. Н. Коршунова белән берлектә тагын 4 монография яза (болар—"Милләтара мөнәсәбәтләрнең культурасы формалашу (Казан, 1996); "Идел буе халыкларының мәдәниятләре багланышы традицияләре'' (Казан, 1997); "Кулътурология" (Казан, 1998); "Идел буе һәм Урал төбәге: күпмилләтле провинция мәдәнияте ".Югары уку йортлары өчен уку әсбабы (Казан, 2001) дигән хезмәтләр).
Сәвия Михайлова Татарстан Республикасы ФАнең "Рухи культура һәм гуманитар белемнәрнеңүсеше" дигән фәнни Советының рәисе; 1994 елдан Халыкара Төрки академиянең академигы.
Казан утлары № 8, 2004.
|