Назиф Мириханов
ГЫЙБРӘТЛЕ ЯЗМЫШ
Бу истәлек язмалары кемгәдер аерым бер кешенең карьера биографиясе генә булып тоелырга мөмкин. Шулай караганда да оялырлык түгел үзе: карьера да шәп, биография, дә кызыклы гына. Ә инде бу берәүнең гомере татарның уткәнендә эз калдырган шәхесләрдән. XI гасырдан ук сузылган шәҗәрә җебенең дәвамы булуын уйласац, язманың мәгънәви кыйммәте нык арта.
Назиф әфәнденең хезмәт биографиясен аңлау өчен дә аңа ошбу шәжәрә аша күз салырга кирәк икән. Яңа гына институт тәмамлаган япь-яшь егет катлаулы шартларда ничек итеп үзеннән күп өлкәннәрнең, тәҗрибәлерәкләрнең ихтирамын казана? Үсеш баскычлары аша ничек шулай йөгереп-атлап утә алган ул? Совет мәктәбе һәм совет вузы биргән белем-тәрбия тәэмин иткәнме моны? Нигә алайса шундый ук мәктәптә укып, автор белән бер ук институтны тәмамлаган кешеләрнең язмышлары башкачарак корыла?
Хикмәт, бәлки, тирән вә көчле тамырлардадыр. Буыннан-буынга. тапшырылган кан аша, нәсел узенчәлекләре аша Гираят бинең олпатлыгы, Хәсәннең үҗәт тырышлыгы, Нугайбикнең гаярлеге, Миргарифанның яңалык һәм хезмәт сөюе, Мөҗәһидәннең булдыклылыгы, еллар-гасырлар аша сузылып, аңа гел ярдәм күрсәтеп торадыр. Җитәкче кеше өчен һич тә артык булмаган күркәм йөз-чырай белән олпат гәүдә—монысы инде һичшиксез әби-бабалары бүләге.
Совет чорында безне шәҗәрә җебеннән кисеп калдырырга, хәтерне корытырга тырыштылар. Тамырларыннан өзелгән бер дуңгәләк—җил-улән сыман җил уңаена теләсә-кайсы тарафка тәгәрәргә әзер милләттәшләребез азмы безнең?
Назиф Мирихановның кечкенәдән ук шәҗәрәләренә ялгануы, соңрак аны мөмкин кадәр шәбрәк, фәнни кимәлдә өйрәнергә омтылуы, соңгы егерме елын Мәскәүдә яшәп тә, татар рухлы балалар үстерүе сокландыра.
Инде шунысын да әйтик: Назиф Мөҗәһидән улы Мириханов хәзер—татар язмышының алгы сызыгында. Ул—Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы Вәкиле.
Биографик язмасын укучыларыбызга тәкъдим иткәндә, без аны авторның "Нәсел " дигән икенче бер хезмәтеннән өземтәләр белән "сипләргә " булдык.
Казан утлары №6, 2005
ХЕЗМӘТ ТӘМЕ ЯКИ ШӘҖӘРӘ ҖЕБЕ