|
Зөләйха Мөхит кызы Минhаҗева 1955 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының Баулы районы Салих авылында туган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Йолдызлар ага уралып» (1996), «Әтәч нигә кычкыра» (2002), «Җилләр чакырам» (2005) шигъри китаплар авторы.
1979 елдан бирле Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә.
Йолдызлар ага уралып...
Табигатьнең сөйкемсез, көйсез чагы булмаган кебек, аның сөйкемсез баласы да юк: әгәр сөйкемсез-көйсезләр очраштыра икән, димәк, бу - шартларның җитеп җитмәвеннән, ягъни адәм баласының үзе теләп сөйкемсез-көйсезләнүеннән. Әгәр инде сөйкемле адәмзат шигырь дә яза, җитмәсә, шактый үткәзеп яза, җитмәсә, аларны үзенә бирелгән тыйнаклык, күзгә кереп барудан тартыну нигезендә дөньяга чыгарырга да ашыкмый икән, бу инде, минем карашка, катлаулы хискә төрелгән икеләтә сөйкемлелек.
Зөләйха Минһаҗеваның шигырь язгалавын мин очраклы рәвештә дусларым Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннар гаиләсендә белдем. Җыр тексты иде ул — «Син мине хәтерлә». Сүзләр мине тетрәтте. Бераз соңрак Вәсим язган, Асия җырлаган җыр тетрәтте. Залларны тетрәтте. Әмма Зөләйханың шигырьләрен «Аргамак»та чыгару өчен, озак вакытлар кулга төшереп булмады. «Мин шагыйрә түгел бит, — дия иде ул җавабында. — Үзем өчен генә язам бит мин, Айдар абый...»
Чыкты аның кайбер шигырьләре «Аргамак» журналында, әмма иң яхшылары Зөләйханың үзендә калды. Билгеле, «шагыйрә булмаган», шагыйрәнә ахирәтләре арасында шомармаган, бу мәсьәләдә беркемгә әҗәткә кермәгән каләм тибрәтүченең, һәр төбәк суына ниндидер витамин җитешмәгән кебек, җитешмәгән яклары да бардыр. Алар миңа шуның өчен генә дә аеруча кадерле, һәм менә Зөләйханың бу беренче һәм кечкенә китабын чыгарырга теләк белдерүе мине ифрат та куандырды һәм мин аңа шатланып, кечкенә кереш сүз язмакчы булдым...
Шигърият дигән нәрсә адәм баласында нәкъ акча кебек: ул йә бар, йә ул юк. Шуңа күрә, шигърият бик тә «гади» байлык — ул туса, туа да куя. Менә бу «гади» мәрҗәннәргә мин нәрсә өстим инде? Өстәгәнем пыяла сәйләнгә әйләнмәсме?
Йолдызлар ага, йолдызлар —
Яшьлегем өметләре...
Язгы төн. Сулар болгана
Һәм ага күбекләнеп.
Йөрәк яна. Чыдый алмый
Чыгам яр буйларына.
Йолдызлар ага уралып
Шул ташу суларына...
Ташулар тынар һәм бары
Ярларда калыр күбек.
Ярсулар үтәр. Ә өмет
Йөрәк читенә утырып
Калыр шул күбек кебек...
Менә шундый шигырьләрне укыганда «Зөләйхабыз үзе өчен генә язып никадәр әйбәт эшләгән, әгәр дә ул «шагыйрәләрчә» шомарса, бәлки мондый юллар тумаган да булыр иде», — дип куанып куясың. Минем ка рашымча, бу фикердә дөреслек бар. Чын шигырь бер вакытта да фикердән ясалмый. Хистән туа. Аның төрле халәттә «килеп төшүе» мөмкин. Әнә шундый «килен булып» килеп төшкән шигырьләргә мохтаҗ безнең шигъриятебез. Зөләйха, шагыйрәлегеннән тыш, онытмыйк, беренче чиратта нечкә хисле хатын-кыз һәм аналар өммәтеннән. Аның сагыну-юксынулары, әрнеш-каргышлары бик тә шәхсән һәм шәхсәнлеге белән гомумадәми категориягә чыга. Шәхеснең сыналу-сынатмау халәтен ул менә ничек итеп «йөзләгән күзләрдә» сурәтли ала:
Күрәм, син дә, син дә шул ук хәлдә,
Егылма, түз!
Безнең җанның ярчыкларын җыйный
Йөзләгән күз...
Ул төшендә «сандугачларның елаганын» күрә һәм иртән, уянып, тышка чыккач, бер-берсе белән узышып өзелгән сандугачларның чынлап та «елаганлыкларына» ышана. «Уйланам, моңланам, сызланам... Димәк, мин исәнмен, яшимен һәм янам», — дип, ул һәр янар йөрәккә ут тамызып куя. Күренүенчә, Зөләйханың шигырьләре «артык гади» дип уйлау зур ялгыш булыр иде. Менә бит аның тагын бер «үзе өчен генә» язган әсәре:
Җанымның бу Мәңгелектән
Мәңгелеккә барышы.
Шул мәңгелек юлындагы
Гадәти тукталышы.
Бер тереклек бу дөньяга
Килмидер юкка гына.
Җирдә яшәгән гомерем
Ни бирер бу җаныма?
Игелеккә, яхшылыкка,
Матурлыкка табынып,
Бер йөрәктә сүнүгә үк
Башкасында кабынып,
Яшәсәмче бу тормышны
Үтмәс борын сагынып...
Менә шундый-шундый хәлләр бу шигърияттә, хөрмәтле укучы, Мондый кичерешләр сиңа да якындыр. Тагын шунысы куанычлы, тыштан гына «камерный» булып күренгән Зөләйхабыз үз иҗатында чын дәрәҗәдә иҗтимагый, зур яңгырашка ия булган фикер иясе. Аны дин, милләт, дәүләт, кеше язмышы ифрат дәрәҗәдә борчый. «Үзе өчен язган» кешегә бу «каргалган» темалар кирәк булыр иде микән? Аның «Вампир кан сорый», «Татарстан Президентын сайлаганда», «Пора!» һәм башка шактый шигырьләре Зөләйханың татар патриотизмының иң югары дулкынында яшәгәнен раслый. «Хәзер, әнә, Чичнә җирләрендә япь-яшь җаннар бер-берсен турый. Татар егетләре сафка баскан, Рәсәй-вампир тагын кан сорый», — ди шагыйрәбез. Икенче бер шигырендә ул сатира алымы белән «татар язмышын» менә болай итеп, җиде юлда гына сурәтләүгә ирешә:
Утлы күмер
Тоткан татарны күргән
Бер урыс түрә:
— Пешкән куллы коллар
Безгә кирәк түгел,
Куарга! — дип
Боерык бирә...
Керсез көлү һәм керсез йөрәк кирәк. Зөләйха керсез көлә белә, чөнки ул бөтен барлыгы белән керсез, шул сыйфаты аркасында, гадәти рәвештә, күпме газап-җәфалар күргән ул... Бу шигъри Гөләндәмдә мин байтак шигырьләрне яратып, үз күреп укыдым, әмма «Чикерткә бии рок-н-ролл» мине бөтенләй әсир итте. Менә сез дә укып-тыңлап карагыз. Авазларның чиратлашып килүе яңгырашына игътибар итегез:
Чикерткәдән күрик әле,
Әйдә, бергә биик әле,
Юкка вакытны үткәрмик,
Биеп, күңелне күтәрик.
Шатланып һәм көлеп кенә,
Әйдә, биик рок-н-ролл,
Әйдә, биик, рок-н-ролл.
Мин моңа нәрсә өсти алам? һәм бу өстәмә кемгә кирәк? Чын шигърият шулай кинәттән туа да, «күктән төшә» бит ул.
Айдар Хәлим.
Чаллы. 28.02.96.
www.biektaw.ru/tt/
|