Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Габдулла Тукай
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Габдулла Тукай

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин
Габдулла Тукай

Тукай энциклопедиясенә

«Кисекбашлар болай гына, Эч пошканнан язылмаган,,,» Мөхәммәт Мирза «ПЕЧӘН БАЗАРЫ, ЯХУД ЯҢА КИСЕКБАШ» поэмасы* (1908) - Тукай сатирасының югары ноктасы. Жанр үзенчәлеге буенча, ул -- озак гасырлар дәвамында татар мәдрәсәләрендә дәреслек вазифасын үтәгән «Кисекбаш» китабына нәзыйрә [1]. Гарәп телендә «нәзыйрә» төшенчәсе «охшату», «тиңләшү», «ярышу», «көнләшү», «каршы чыгу» һ.б.ш. мәгънәләрне аңлата. Әдәби күренеш буларак, аның дистәгә якын төрдәше бар. Әсәрнең мәшһүр «Кисекбаш »ка нәзыйрә буларак язылмыш көлке» икәнлегенә беренчеләрдән булып Ф.Әмирхан игътибар итә [2]. Поэманың сюжеты нигезендә дини эчтәлекле «Кисекбаш» дастаны яту фикерен Җ.Вәлиди дә куәтли: «Мин уйлыймын ки, әгәр мондый бер үрнәк булмаса, Тукаев «Печән базары» кеби бер әсәр тудыра алмас иде. Дөрес, монда аның үзенеке дә бик күп. Ләкин аны худка салучы, кыздыручы «Кисекбаш» иде, ижады һәрвакыт тәкълид [иярү] нигезенә би-наи [нигезләнгән] бу шагыйрь монда да тәкълид итә-итә иҗат кылды» [3].

Нәзыйрә буларак поэманың архитек-тоникасын Тукай өр-яңа нигезгә кора; иске «Кисекбаш»тагы дини-әхлакый кыйммәтләрне XX йөз башы татар тормышы өчен хас иҗтимагый, икътисади, сәяси яшәеш атрибутлары, яңа әдәби-эстетик идеаллар белән алыштыра; мифологик-фантастик образларны дөньявилыкка якынайта; кяферләр белән көрәшүче иске Кисекбаш образы табыш артыннан куучы, җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнүче тәкъва сәүдәгәр-хаҗига әйләнә; Диюнең дә суфичылык мәзһәбенә бәйле прототибы Гайнан Вәисев образы пәйда була; Мөхәммәт пәйгамбәр образы эпизодик рәвештә генә гәүдәләнгән реаль шәхес Камчылы ишан, «Тәңренең арсланы» Гали сәхабә исә 1870 елда төрекләргә буйсынган Болгариядә туган, 1899 елда Франциядә классик һәм ирекле стильдәге көрәшләрдә дөнья чемпионы исемен яулаган Карәхмәт белән урыннарын алмаша.

Урта гасырларда һәм Яңа заманда иҗат ителгән һәр ике поэманың төп каһарманы - - гротеск алымнары белән сурәтләнгән, чынбарлыкта очравы һич тә мөмкин булмаган ямьсез, шыксыз, кызганыч гарип кыяфәтле, сәер һәм көлке Кисекбаш. Ул - XX йөз башы татар кадимчеләренең гайре табигый сыйфатларын үзенә туплаган, зур гомумиләштерү көченә ия булган җыелма сатирик образ. Дию тарафыннан гәүдәсез, аяк-кулсыз Кисекбашка әверелдерелгән, рәнҗетелгән — хатынын, баласын урлаткан, йөзеннән күз камаштырырлык нур сибелгән бу «изге зат» гайбәт оясы булган Печән базары мөселманнары һәм «аксакалларыннан» ярдәм сорый һәм алар алдында үзен мактый-мактый фаш итә торган ике һөҗүви монолог әйтә. Кисекбаш -көн саен бер «Коръән хәтем» кылып, 99 мәртәбә хаҗга барган, ун мәртәбә шәһәр думасында гласный булып торган, Мәскәүдән товар алып, сумына туксан тиенне чәлдереп яшәгән сәүдәгәр. Гүзәл хатыны, күз карасыдай баласы — «алтыны» булса да, ул — әхлакый яктан бозык һәм азгын кеше: унбишләп хатын алган, өстәвенә, кичләрен Кабан күле буендагы фәхешханәгә - «тәтәйләр рәте»нә йөргән. Печән базары халкы, меңләгән мөселманнар Кисекбаш белән Дию арасындагы каршылыкны төрле чаралар — патшадан солдат сорап сугыш игълан итү, Дәүләт Думасы депутаты Садри Максудиның сәяси киңәшләре, Камчылы ишан «дәвалары» ярдәмендә хәл итәргә җыена. Әмма боларның барысы да кадимче сәүдәгәрләр тарафыннан кире кагыла. Кисекбаш һәм аның гаиләсен явыз Дию әсирлегеннән коткару эше Казандагы Никитин циркында чыгыш ясаучы пәһлеван Карәхмәткә тапшырыла. Карәхмәт тирли, пешә, хәлдән тая Кисекбашны күтәрү түгел, урыныннан да кузгата алмый. Меңләгән Карәхмәтләр, русның атаклы көрәшчеләре Медведев белән Заикин-нары да күтәрә алмаслык Кисекбаш моның сәбәбен, мактана-мактана, үзен төп башына утырткан икенче монологы ярдәмендә ачып бирә: «Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, / Бу мидә мең пот сыраның пары бар. / Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон. / "Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон. / «Иске -изге» фикре бардыр ун келәт, / «һәр җәдид — кяфер» — егерме склад...»

Сан белән белдерелгән гиперболаларга мөрәҗәгать итеп, тискәре геройларны фаш итү - шәрекъ әдәбиятларында еш кулланыла торган алым. Әхлаксызлыкның, бозыклыкның «аргы ягына чыккан» эчүче, надан, мин-минлек белән авыручы, җәдидчеләр дошманы Кисекбаштан Тукай, чәнчи-чәнчи, усал мыскыллау белән — гарәпләрчә әйтсәк, «ачы һиҗа», грекларча сардоник көлү белән көлә. Башка очракларда да ул, тискәре күренешләрне фаш иткәндә, мондый көлү алымнарыннан яратып файдалана.

Тукай поэмасында иске «Кисек-баш>>тагы мифик үлеләр дөньясы патшасы, куркыныч, явыз, мәҗүси Дию образы да зәһәр һөҗү һәм сардоник көлү объектына әйләнгән. Өстәвенә, аның реаль тормыштан алынган прототибы да бар. Ул - - Казанның Яңа бистәсендә Кәчимский Ибрай йортында суфичылыкның нәкышбәндия мәзһәбенә караган «Божи фирка» — Аллаһының гыйбадәт йортын ачып җибәргән Гайнан Вәисев (1878-1918). Мөселман татарлар арасындагы реформация, русларның халыкчылыгын (народниче-ство) хәтерләткән бу хәрәкәтнең нигез ташлары XIX йөзнең икенче яртысында Г.Вәисевнең атасы Баһаветдин ишан тарафыннан салына; рәсми хакимият оешмалары белән каршылыкка кергән өчен, ул төрмәгә, аннан җүләрләр йортына ябыла, шунда үлә (1893). Аның эшен уллары дәвам итә, 16 яше генә тулган Г. Вәисев тә Сахалин утравына сөргенгә озатыла. Патша хөкүмәте һәм аның бюрократиясенең дини-милли, сәяси-социаль изүенә, өстен катламнарның, аеруча голямаларның әхлакый бозыклыгына каршы чыккан бу хәрәкәтнең эшчәнлеге 1906 елда Г. Вәисев сөргеннән кайткач җанланып китә. Вәисевчеләрнең сәяси программалары — элгәреге изге Болгар җирләрендә Россия хакимияте законнарына буйсынмыйча (салым түләүдән, хәрби хезмәткә барудан, рус паспортлары йөртүдән баш тарту), бары тик Коръән кануннарына гына буйсынып, Аллаһ коллары һәм газыйлары (сугышчылары) вазифасын үтәп, дәүләтчелек атрибутлары (мәсәлән, мәхкәмәсе) булган мөстәкыйль, ирекле автономия корып яшәргә теләүләре рәсми хакимияттә, җәмәгатьчелектә, вакытлы матбугат битләрендә шау-шу тудыра, гайбәтләр таралуга сәбәп була. Бу ыгы-зыгыларны, хәбәр-вакыйгаларны зур кызыксыну белән Тукай да күзәтеп бара. Сәрдәр Г.Вәисев мәзһәбенең сәяси эшчәнлегенең асылы турында ул Кабан күле төбендә патшалык итүче мифик-фантастик Дию образы — Г.Вәисевнең авызыннан касыйдә жанрындагыча масаю рухы белән өртелгән бәйт әйттерә: «Белмисец, махсус колониям бар минем, / Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем».

Диюнең ямьсез тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә, шагыйрь бик көлкеле «мисле күсе койрыгы» дигән мыскыллы ирония белән белдерелгән чагыштыруга да мөрәҗәгать итә: «Салынып төшкән килешсез мыегы — / Бик озындыр мисле күсе койрыгы».

Мондый отышлы сәнгати уйдырмага Г.Килдишевнең «Гайнан Вәисев тозагы» исемле китабындагы (1908) гап-гади «озын гына кара мыеклы бер кеше» дигән характеристика этәргеч биргән. Тормыш дөреслегенә килгәндә, Дию образының прототибы итеп гәүдәләнгән Гайнан Вәисев, Л.Толстойның шәхси табибы Д.В.Маковицкий сүзләренә караганда, «матур йөзле, тыныч кыяфәтле, матур ак тешле, кара сакаллы, күзлекле, русча иркен сөйләшүче кеше» булган. Нәзыйрә язу традицияләренә турылыклы Тукай үзенең диюләштерелгән Вәисевен дә, иске «Кисекбаш»тагыча, кеше ашаучы, мөритләренең канын суыручы мифик һәм әкияти явыз зат итеп тасвирлый. Әсирлектәге мөселманнар Карәхмәткә болай дип зарлана: «Һәр минут үткән саен, без куркуда: / Бу Дию һәр көн бишәр адәм суя. / Бар-маклары охшар адәм гәүдәсе - / Күп татарны имгән ирде ул гасый".

Иске дини эчтәлекле «Кисекбаш» дастанындагы Дию кебек, Г.Вәисев тә хатыннар карагы итеп бирелә. Тукайда да урланган хатын — гүзәл, намаз һәм ахирәт әһеле, Тәңре мәхәббәте иңгән нурлы зат: «Йөз нуры дүрт якны энвәр әйлзгән, / Тәңренең гыйшкы аңар кяр әйләгән [йоккан]».

Техник фәннәр докторы Мидхәт Вәисевнең «Габдулла Тукай һәм сәрдәр Гайнан Вәисев» (1979) исемле кулъязма китабында әтисен бозык әхлаклы дәрвиш, дин әһеле, Дию кебек хатыннар урлаучы җинаятьче итеп күрсәтү өчен аның дошманнары сәүдәгәр Габдулла Килдишев, «Бәянелхак» газетасы редакторы Әхмәтҗан Сәйдәшевнең үч алу максаты белән язылган рисалә, мәкаләләрнең Тукайга да йогынты ясавын искәртеп үтә. Дөрестән дә, поэмада Вәисевнең «божи полк» эшчәнлегеннән бик тә ачы итеп сарказм, һиҗа һәм сар-доник көлү белән көлә. Сәрдәр үзенең мәзһәбен «фиркаи наҗия» — коткаручылар партиясе дип атаган. Тукай исә «наҗия» -- коткаручы сүзендәге «җ» белән «н» хәрефләренең урыннарын алыштырып. «җания»не җинаятьче мәгънәсен аңлатучы сүзгә әйләндерә. Шул рәвешчә, илаһият фәлсәфәсе белән бәйле суфичылык мәзһәбенең коткаручылар фиркасе «җинаятьчеләр төркеменә» әверелә дә китә. Бу бәяләмә - Тукай поэмасында зәһәр һөҗү, сар-доник көлү белән бирелгән, эчтәлеге ягыннан усал, мыскыллы, саркастик ирониягә корылган фаш итү алымы булуга бер мисал.

Тукайны иске «Кисекбаш»ка нә-зыйрә язуга этәргән төп вакыйга -дөньяны шаулаткан төрек баһадиры Карәхмәтнең Казандагы Никитин циркында (татарлар аны ат кәмите дип йөрткәннәр) чыгышлар ясавы. «Болгар» номерларында янәшәдә генә яшәгән Карәхмәтне күзәткәләп тору Тукайга иске «Кисекбаш» поэмасын искә төшерә, кибетләрдән табып, аны алып керә дә «шуңа охшатып, Карәхмәт һәм аңа Печән базарының мөнәсәбәтен тасвирлый башлый» [3]. Иске «Кисекбаш»тагы Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве баһадир Гали образына алмашка килгән Карәхмәт Тукай поэмасының сюжет җепләрен нык бер төенгә бәйләүче үзәк образга әйләнеп китә. Аның Дию белән сугыш-орышы да әсәр тукымасына тулы бер әкият сюжеты рәвешендә кертеп җибәрелгән. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасының буеннан-буена тамаша күрсәтелә. Алда булачак вакыйгаларга фон вазифасын үтәгән керештә цирк образы бирелү, анда рус көрәшчеләре Медведев һәм Заикиннар белән чыгыш ясаучы Карәхмәтне таныштыру үзе үк поэманың сәнгати яктан тамаша күрсәтү алымына корылганлыгы турында сөйли. Ауропа-рус әдәбиятларын тикшерүче галимнәр тамаша күрсәтүне халык бәйрәмнәренең, халык көлүенең бер формасы итеп карый һәм, М.Бахтинча, аны «карнавальный смех» дип атый. Тукай әсәрендәге беренче тамаша урыны цирк булса, икенчесе - - кайнап торган Печән базары. Анда нәрсә генә, кем генә юк. Ул тиречеләр, итчеләр, шәмчеләр, майчылар, кибетчеләр белән тулган. Корт оясы кебек гөжләп торган базарның төп вазифасы — сәүдә итү, сату-алу, алдалау һәм алдану. Болай да тамашаны хәтерләткән базарга кинәт кенә гадәттән тыш вакыйга ыргылып килеп керә. Бөтен халык, бәрелеп-сугылып, психоз халәтенә бирелеп, нәрсә булганын аңламыйча, Казанның Печән базары - гайбәт оясы ягына чабарга тотына. Бу «кяфер почмагы» - ата улны, ана кызны белми торган өченче тамаша урыны әллә инде сугышны, әллә инде янгынны хәтерләтә. Сатирик поэманың уңай герое — автор да, халык көтүенә ияреп, базар янындагы «Мәскәүски урам»га бәрелә-сугыла чаба башлый һәм бик тә куркыныч күренешкә -- «юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы» киселгән Башка тап була. Бу фаҗигале галәмәтне күреп, Печән базары халкы гына түгел, базардагы бөтен әйберләргә «җан иңә» — кәләпүшләр, аяк астында яткан тиреләр, он капчыклары кычкырып еларга тотына; курку хисләрен сурәтләү ярдәмендә тамаша күрсәтү психологик яктан тагы да тирәнәйтелә.

Ниһаять, базардагы киеренке психологик халәттән соң поэманың төп каһарманы Кисекбаш җыелган халыкны үзе белән таныштыра, базардагы мөселманнарга зарлар белән тулы, шул ук вакытта үз-үзеннән көлгән атаклы монологларын сөйли. Шикаятьләр, зарлар әйтеп, яшәешкә, язмышка сукрану — һәм Урта гасыр, һәм Яңа заман шәрекъ әдәбиятларында киң кулланылышта булган әдәби алым.

Чираттагы шаян юмор элементлары белән тасвирланган көлкеле тамаша -Карәхмәтнең ант итеп, Кисекбашның хатынын, улын коткарырга вәгъдә биреп, трамвайга утырып, «Мәскәүский урам» буйлап Кабан күле төбендәге патшалыкта яшәүче Диюгә каршы сугышка китүе, бөтен Печән базары әһеленең аны дога кылып озатып калуы, барча этләрнең - - «кәкре кой-рыклар»ның һаулап, өреп аны «тантаналы» озатулары, бала-чагаларның, шук малайларның трамвай артыннан таш ыргытып калулары. Поэманың IV, V, VI бүлекләрендә автор, әле Кабан күле буендагы «Касимия» мәдрәсәсе шәкертләре турында лирик чигенеш биреп, әле күл төбендәге тирән кое аша алты мең колачлы бау белән ун тәүлек дәвамында су һәм җир астыннан Дию патшалыгына төшүнең куркынычлыгын тасвирлап, әле бер ай буена Карәхмәттән хәбәр көтә-көтә көтек булган Печән базары хакында сөйләп, укучыны беркадәр ял иттереп ала да ничәнче мәртәбә хәйран калырлык тамаша күрсәтә башлый. Тамашаларның тамашасы — әсәрнең кульминациясен тәшкил иткән VII бүлектә Карәхмәтнең Диюне Кабан күле төбендәге патшалыктан, сәгатьләр буе азапланып, трамвайга бәйләп, Печән базарына сөйрәп алып кайту күренеше.

Кыямәт көне рәвешендә гәүдәләнгән бу тамаша коточкыч күренеш итеп тасвирлана: күк күкри, җир тетри һәм ярыла, җир йөзен караңгылык баса, кояш юкка чыга, куркыныч тавышлар ишетелә, арысланнар акыра, ишәкләр бакыра, таш биналар, Хан мәсҗеде -Сөембикә манарасы аугандай тоела һ.б. Гилозоистларча үтә дә җанландырылып сурәтләнгән, җир йөзендә һәм Галәм киңлекләрендә барган бу олуг Җәза көне, Коръәндәгечә үзәк мотивка әйләнеп, кайчандыр кылган гөнаһлар өчен Казан ханлыгына Аллаһы Тәгалә җибәргән каргышлар, афәтләр кебек кабул ителә башлый.

Поэманың соңгы VIII бүлеге — чын мәгънәсендә бәхетле чишелеш белән тәмамланган тантаналы тамаша. Цирк, театр сәхнәсендәге кебек, бергә җыелган каһарманнар шатлыклы һәм гыйбрәтле мизгелләр кичерә. Менә трамвайга тагылып, аркан белән сөйрәтеп килгәндә, казанлыларга дәһшәтле мәхшәр көне оештырган, канга баткан «фәсле Дию»не ияртеп, Печән базарына батыр Карәхмәт кайтып төшә. Дини хисләр белән рухланган мөселманнар җиңү яулап кайткан пәһлеванны хуштан язып, экстазга кереп сәламли, алкышлый башлый: «Җөмлә бердән: «Әссәлам! дә әссәлам!» / Һәм Карәхмәт: «Вәгаләйкемәссәлам!» / Һәр мөселман дәрт белән күккә оча: / Бер Кисекбаш, бер Карәхмәтне коча». Каһарманның эш-гамәлләренә аксио-логик бәя биргәндә, Тукай реминис-ценция һәм аллюзияләргә мөрәҗәгать итә, Карәхмәтнең «арыслан сыман» «башын күтәреп» горур кыяфәт белән вагоннан төшүен тасвирлап, ихтыярсыз иске «Кисекбаш»тагы «Тәңренең Арысланы» хәзрәте Гали батырлыкларын искә төшергәндәй була. Аллюзияләр ярдәмендә ут булып Яңа Бистә ягына очып юк булган фәсле Диюнең дә прототибы үзенең «автономия»се, «мәхкәмә»се, «гыйбадәт йорты» булган Гайнан Вәисев икәнлеге шактый ачык шәйләнә. Дию тарафыннан гарипләндерелгән сәүдәгәр Кисекбашны яңадан аяк-куллы, гәүдәле яшь егет халәтенә кайтаруда Камчылы ишан Карәмәтеннән, ягъни мөселман әдәбиятларының һәр өч юнәлешендә (дини, суфичылык, дөньяви) бик популяр булган могҗиза күрсәтү алымыннан файдаланыла. Дин юлында күп газап күргән, армый-талмый аңа хезмәт иткән курку белмәс Карәхмәткә Печән базары халкы исеменнән шаян да, шул ук вакытта нәфис ирония белән үрелгән көлкеле деталь вазифасын үтәгән, чылбыры булмаган алтын сәгать бүләк ителә. Тантаналы тамашаның азагында автор, «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын иҗат иткәндә, үзенә «һәрдаим илһам биргән» гаруз гыйльменә ихтирамын белдереп, аның рәмәл вәзенендә язылуына искәрмә ясый һәм дә, әсәрнең сөенечле «һарру епй» белән тәмамлануына куанып, көйгә салынган түбәндәге шигъри аккордны бирә: «Фәгъшләтен, фәгыйләтен, фә-гыгиэт. Ну Печән базары халкы күңле шат".

Нәтиҗә ясап. тамашалар турында шуны әйтергә мөмкин: Г.Тукай Карәхмәт образы катнашында XX гасыр башы татар тормышын укучыга шаулап-гөрләп торган цирк. ат кәмите, кайнап торган базар, шау-шулы халык җыены, коточкыч ахырзаман. ә азакта Печән базары халкының тантаналы җиңү бәйрәме рәвешендә гәүдәләнгән олы һәм кече тамашалар мисалында күрсәтә; борынгы грек шагыйре Гомерның «Илиада» поэмасындагыча, Олимп аллаларын тыела алмыйча шаркылдатып көлдергән кебек, татар шагыйре Тукай да үз укучысын эчләрен тота-тота, тәгәрәтә-тәгәрәтә гомерик көлү белән хахылдатып, күз яшьләрен чыгартып, рәхәтләнеп көлдертә, рухи сафландыра. Поэмада татар халкының җыен һәм сабантуйларындагы күңелле һәм көлкеле тамашалары грекларның сардоник һәм гомерик көлүләре, русларның сарказмлы ирониясе, гарәп-фарсы-төркиләрнең һиҗа-һөҗүләре белән очраша; әсәрдәге көлү эстетикасы үзенең күпкырлы уни-версализмы белән укучыда соклану хисләре уята; Ф.Әмирхан сүзләрен беркадәр үзгәртеп әйтсәк, шагыйрь бүген дә «татар галәменең иң оста юмористы» һәм сатиригы булып кала.

Иске «Кисекбаш»ка нәзыйрә язу барышында, Тукай поэмасында барлыкка килгән иң зур сыйфат үзгәреше сәнгатьчә фикерләү төрләре белән иҗат ысулы өлкәсендә күзәтелә. Җитди күтәренке стильдә язылган, дини-мис-тик эчтәлек белән сугарылган Урта гасыр романтизмыннан XX гасыр башы татар тормышындагы кадимчелек күренешләреннән каһкаһә белән көлгән, тәнкыйди рух белән сугарылган реализм әдәбиятына таба зур борылыш ясала.

Чыганак
Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — I том. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1985. — Б.406; Мирза М. Тере су. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. -Б.60.

Әдәбият
1. Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Ту-кая. — Казань, 1964. — С. 44-47.
2. Әмирхан Ф. Печән базары, яки Яңа Кисекбаш / Әсәрләр: 4 томда. — IV том. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1986. — Б.82.
3. Вәлиди Җ. Габдулла Мөхәммәтгариф углы Тукаев / Габдулла Тукаев мәҗмугам асәре. -Казан, 1914. - 463 б.
* Әлеге мәкаләнең тулы вариантындагы видеосюжетны шушы сылтама буенча кереп карый аласыз

Резеда Кадыйр кызы Ганиева
, филология фәннәре докторы


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013