Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Һади Такташ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Һади Такташ

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин
Һади Такташ

(1901-1931)

Татар совет әдәбиятының классик язучысы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк әдәбият укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Башта ул үз авылларындагы мәктәптә укый, аннары аны заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган, Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый.
Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле бермә-бер кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул җөмләдән унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Бохара шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши, аннары шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга актив катнаша һәм, бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында» исемле шигырьләрен яза. Болардан «Төркстан сахраларында» дигәне Ташкентта нәшер ителә торган «Олугъ Төркстан» газетасының 1918 ел 21 январь санында басылып та чыга. Бу — һ. Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.
1918 елның көзендә һ. Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта. Ләкин әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет, авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире һәм башлангыч мәктәп укытучысы булып эшләгәннән соң, яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасында җаваплы секретарь булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Щ. Камал, А. Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен («Караңгы төннәрдә», «Ачлык патша», «Антым», «Айның нурлары арасында» һ. б.) бастыра.
1920 елда иген уңмау сәбәпле Идел-Җаек буйларында яшәү шартлары кыенлашкач, һ. Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә һәм «Белем йорты» исемле журнал редакциясендә жаваплы секретарь булып эшли башлый. Бер үк вакытта ул Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта.
Ташкент чоры (1921—1922) Такташ иҗат эшчәнлегенең тагы да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Ташкентта ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен — эчтәлеге белән нигездә мифологик легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер төркем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.
1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, һ. Такташ шул елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәгә дә менә. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.
Казанга килгәч, Такташ берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923—1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре (1926) журналларында һәм 1926 елның октябреннән 1929 елның мартына кадәр «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 елда ул яңадан «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Казанда 1922—1923 елларда язылган әсәрләрендә («Бакчачылар», «Мәңгелек әкият», «Урамда», «Гыйсъян», «Янар таулар», «Пасха чаңнары» һ. б.) поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап, һ. Такташ иҗатында һәм язу стилендә тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В. И. Ленинның вакытсыз үлеме тәэсирендә туып, тирән кичереш һәм фәлсәфи уйланулар рухында язылган «Гасырлар һәм минутлар» (1924) поэмасы, «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927), «Алсу» (1929), «Мокамай» (1929) кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун-шагыйрь булып таныла.
1930—1931 еллар дәвамында һ. Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Ун хат итеп уйланылган һәм авторның чор турында, аның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемалары, буыннар язмышы турында фәлсәфи фикерләрен гәүдәләндерергә тиешле бу киң колачлы лиро-эпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә. Әмма шул язылган өлешләре белән генә дә, «Киләчәккә хатлар» поэмасы шагыйрь иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзиясендә яңа чорның, социалистик чынбарлыкның лирик эпосын тудыру, дагы иң уңышлы тәҗрибәләрнең берсе булып санала.
һ. Такташ — барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул — «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1928) һәм «Камил» (1930) исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсенә куелалар һәм уңыш казаналар.
Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күп төрле актуаль темаларына багыщ, лап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1980— 1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен үз эченә алган өч томлык җыелмасын бастырып чыгарды.
һ. Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Әдип бөек революция һәм социализм төзү елларының кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачты, яңа принципларга таянган социалистик реализм әдәбиятының нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертте. Аның рухы, аһәңе беләв халыкчан поэзиясе, үзенә бер шигъри мәктәп тәшкил итеп, бик күп шагыйрьләрнең үсүенә, формалашуына зур уңай йогынты ясады һәм хәзер дә үзенең тәэсирен югалтмый саклап килә. Такташ традицияләрен өйрәнү, аның поэтика өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәләрен иҗади үзләштерү бүген дә дәвам итә.
һ. Такташ 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат булды. Аның гәүдәсе Казанның М. Горький исемедәге Үзәк культура паркы территориясенә урнашкан Туганнар каберлегендә җирләнде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Һади Такташ әсәрләре: Тулы җыелма. 1 том/[Г. Гали кереш сүзе белән].—Казан: Татиздат, 1931,—355 б., портр. 3000.
Әсәрләр.— Казан: Татгосиздат, 1940.—307 б.— (Мәкт. сериясе). 9070.
Әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1942.—367 б., портр. 3070.
Әсәрләр: 1 том.—Казан: Татгосиздат, 1950.—343 б. (СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы. Тел, әдәбият һәм тарих институты). 6065.
Әсәрләр. Өч томда.— Казан: Таткитнәшр., 1980—1983. Т. 1. Шигырьләр һәм поэмалар. [Н. Г. Юзиев кереш сүзе]. 1980. 528 б., портр. 15 000. Т. 2. Драматургия һәм проза. 1981. 480 б., портр. 15 000. Т. 3. Әдәбият-сәнгать тәнкыйте, публицистика, биографик материаллар, хатлар. 1983. 480 б., портр. 15 000.
Сайланма әсәрләр: Шигырьләр. [X. Хәйри кереш сүзе белән].— Казан: Татгосиздат, 1947.—208 б., портр. 10 000.
Сайланма әсәрләр.—Казан: Татгосиздат, 1952.—319 б., портр. 20 037.
Сайланма әсәрләр. [Төз., ред. һәм кереш сүз авт. Г. Минский].— Казан: Таткитнәшр., 1961.—319 б., портр. 13 000.
Сайланма әсәрләр: Шигырьләр һәм поэмалар [Төз. һәм ред. Т. М. Нурмөхәммәтов].— Казан: Таткитнәшр., 1963.—239 б. 45 000.
Алтын сарайларда: Шигырь.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1923.—1 б. листовка формасында. 1000.
Җир уллары трагедиясе: 6 күренештә. Адәм, Хаувалар тормышыннан.—Казан: Корылтай, 1923.—102 б. 2000.
Давылдан соң: Поэмалар һәм шигырьләр.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.—80 б.— (Татар әдәбияты к-ханәсе, № 30) 3000.
Кояш көлми дә, елмаймый да: [Хикәя һәм шигырьләр].—Казан: Гажур, 1926—36 б. 3000.
Караборынның дусты: Балалар хикәясе.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр 1927.—27 б. 3000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1933.—32 б. 7100.
Шул ук: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1937.—28 б. 10 000.
Шул ук: Хикәя һәм шигырьләр.— Казан: Татгосиздат, 1944.— 28 б. 10185
Шул ук.— Казан: Татгосиздат, 1947.—35 б. 5000.
Шул ук.—Казан: Таткнигоиздат, 1956.—22 б. 8 000.
Шул ук. [Худож. С. Насыйрова].— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 20 б., рәс. 15 000.
Такташ шигырьләре.— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1927.—38 б. 3000.
Күмелгән кораллар: Драма 5 пәрдәдә.— Казан: Татар, дәүләт нәшр., 1928.—66 б. 3000.
Сагыну җырлары: Шигырьләр, поэмалар.—Казан, 1928.—40 б. 5000.
Тәүфыйклы песи: Шигырьләр. [Покровский рәс. белән].— Казан: Татгосиздат, 1928.— 16 б. 4000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1960.—8 б. 30 000.
Шул ук.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—8 б., ил. 23 000.
Шул ук.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—9 б., ил. 34 000.
Мәхәббәт тәүбәсе һәм башка шигырьләр.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.—47 б. 5000.
Мәхәббәт тәүбәсе.—Казан, 1927.—24 б. 1500.
Һади Такташ шигырьләре.— Казан: Татиздат, 1929.—32 б. 3000.
Такташ шигырьләре.— Казан: Татиздат, 1931.—16 б.— (Матур әдәбияттан масса к-ханәсе. № 2). 10 000,
Киләчәккә хатлар: Шигырьләр. [Г Гали кереш сүзе].—Казан: Татиздат, 1932.—56 б., портр. 8000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1951.—24 б.— (Мәкт. к-ханәсе). 5065.
Шул ук.— Казан: Таткнигоиздат, 1954.— 20 б.— (Масса к-ханәсе). 6000.
Һади Такташ шигырьләре.— Казан: Татгосиздат, 1933.—87 б., портр. 5 100.
Шигырьләр. [Г. Галиев кереш сүзе].— Казан: Татгосиздат, 1935.—2546.— (Мәкт. к-ханәсе). 10000.
Һади Такташ шигырьләре. [Г. Галиевның кереш сүзе белән].— Казан: Татгосиздат, 1936.— 180 б., портр. 20 000.
Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1937.—59 б. 10 000.
Такташ шигырьләре.—Казан: Татгосиздат, 1938.—116 б.—(Мәкт. сериясе). 9000.
Яшьләргә: Җыентык.— Казан: Татгосиздат, 1950.— 91 б. (Мәкт. к-ханәсе). 5065.
Бүгенге матурлык: Сайланма әсәрләр. Олы яшьтәге балалар өчен.— Казан: Татгосиздат, 1952.—115 б. 7037.
Ләйлә: Шигырьләр һәм хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1953.— 35 б.— (Мәкт. к-ханәсе). 10 000.
Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1953.— 283 б., портр. Ю 000.
Шигырьләр, поэмалар. [Төз.; Н. Юзиев].—Казан: Таткитнәшр., 1976.— 384 б. 9 000.
Гасырлар һәм минутлар: Поэма. [Сувенир өчен].— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 128 б. Текст татар һәм рус телендә. Русчага Н. Беляев тәрҗ. 10 000.
Избранные стихи/Пер. с татар. А. Миних.— М.: Гослитиздат, 1937.—92 с. 3000.
Избранные стихи и поэмы. (1916—1931)/Пер. с татар. А. Миних.—Казань: Татгосиздат, 1937.— (школ. серия). 80 с. 6000.
Стихи/Пер. с татар. Л. Мартынова. Вступит статья X. Хайри.—М.: Сов. писатель, 1948.— 84 с. 7000.
Стихотворения/Пер. с татар. Л. Мартынова.—Казань: Татгосиздат, 1948.—. 44 с.— (Б-чка татар. сов. лит. 1917—1948). 10 000. Стихотворения и поэмы/Пер. с татар. Л. Мартынова.—М.: Сов. писатель, 1955.—215 с. 10 000.
Друг Черномордого: Рассказ/Пер. с татар. X. Абдуллина.— Казань: Тат-книгоиздат, 1957.—23 с. 15 000.
Друг Черноносого: Повесть. (Для младш. возраста)/Пер. В. Осеевой.-— М.: Детгиз, 1958.—31 с., ил. 115 000.
Письма в грядущее: Стихотворения и поэмы/Пер. с татар. Л. Мартынова. [Вступ. статья Н. Юзиева}.— Казань: Таткнигоиздат, 1971.—207 с. 7000.— (Б-ка татар, поэзии).
Умница: Пьеса-сказка/Пер. В. Коркина.-—Казань: Таткнигоиздат, 1972.— 8 с., ил. 250 000.
Друг Черномордого/Пер. Я. Мустафина. Рис. С. Насыровой.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—20 с. 200 000.
Друг Черноносого: Рассказ/Пер. с рус. Жалцанбалсан. —Улан-Батор, 1959.—35 с.— На монгол, яз.
Стихи и поэмы/Пер. Г. Байбурина.— Уфа: Башкнигоиздат, 1962.— 147 с.? портр. 4 000.— На башкир. яз.
Друг Черноносого: Повесть/Пер. с рус. В. Мындыкану. Ил. И. Урманчи-ев.— Кишинев: Картя молдовеняскэ, 1963.—27 с., ил. 3500.— На молдав. яз.

Аның турында

Һади Такташ турында истәлекләр/Төз, һәм искәрмәләрне язучылар Н. Ю з и е в, Н. С ад ы й к о в а. Н. Юзиев кереш сүзе белән.— Казан: Тат-китнәшр., 1980.—287 л., рәс. 14000.
Хәйри X. Һади Такташ,— Кит.: Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар. Казан, 1960, 370—403 б.
Мамин М. Такташ поэзиясе.—Казан: Татгосиздат, 1941.—172 б. 3000.
Хәйри X. Татар совет поэзиясенең классигы:—Кит.: Хәйри X. Эзләнүләр. Казан, 1941, 94—103 б.
Хәйри X. Һади Такташ: (Тормышы һәм иҗат юлы).— Казан: Татгосиздат, 1949.— 147 б. 5065.
Мамин М. Һади Такташ поэзиясе. 2-басма.—Казан: Татгосиздат, 1952.— 123 б., портр. 3037.
Госман X. Такташ поэзиясе.— Казан: Татгосиздат, 1953.—141 б. 3000.
Гали Г. Шагыйрь Һади Такташ турында.— Кит: Гали Г. Сайланма әсәрләр.— Казан, 1958, 226—269 б.
Нигъмәти Г. Һади Такташ. (1901—1931)—Кит.: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 164—190 б.
Мәүлиханов Ә., Такташ А. Һади Такташның тормыш һәм иҗат хроникасы.— Казан: Таткитнәшр., 1960.—76 б. 3000.
Хәйри X. Шагыйрьнең эзләнүләре һәм бәхәсләре.—Кит.: Хәйри X. Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре. Казан, 1960, 84—115 б.
Минский Г. Зәңгәр күзле дус.— Кит.: Минский Г. Замандашларым. Казан, 1964, 47—56 б.
Әдһәмова Г., Галимҗанова Р. Һади Такташ иҗаты.—Кит.: Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр. Казан, 1969, 41—45 б.
Халит Г. Шагыйрь, чор, герой: (Һади Такташ иҗатын өйрәнү тәҗрибәсеннән).—Казан: Таткитнәшр., 1971.—184 б.
Әдһәмова Г. Һади Такташ.— Кит.: Әдһәмова Г. М. Коммунистик әхлак тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең урыны һәм роле. Казан, 1971, 68— 100 б.
Әмир М. Һади Такташ.— Кит.: Әмир М. Үзебез турында: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар. Казан, 1971, 111—122 б.
Юзиев Н. Такташ шигыре.—Кит.: Юзиев Н. Шигырь гармониясе. Казан, 1972, 84-91 б.
Минский Г. Матурлык җырчысы.—Кит.: Минский Г. Онытылмас очрашулар. Казан, 1973, 44—57 б.
Фәйзи Ә. Аның җыры һәм гомере.—Кит.: Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе. Казан, 1973, 78—86 б.
Фәйзи Ә. Простой һәм самими Такташ турында.— Шул ук китапта. 253—256 б. X өен и Ф. Моннан шагыйрь узды.—Кит.: Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? Казан, 1974, 157—170 б.
Хәйри X. Революция шагыйре.—Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре Казан, 1975, 182—191 б.
Хамматов Ш. «Миллионнарның бәйләп йөрәген...»—Кит.: Хамматов Ш. Газета һәм әдәбият дуслыгы. Казан, 1979, 74—82 б.
Хәким С. Такташ.— Кит.: Хәким С. Халык язмышы — шагыйрь язмышы. Казан, 1979, 245—247 б.
Әхмәдуллин А. Ул социаль бәрелешләрне чагылдырды.—Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980, 182—197 б.
Юзиев Н. Яңа чор —яңа җыр.—Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы. Казан, 1981, 47-56 б.
Һади Такташ — яңа тормыш җырчысы: — (Фәнни конференция материаллары).—Казан, 1982.—160 б. 500. (Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты). Библиогр.: 116—159 б.
Еники Ә. Хәтердәге төеннәр.— Кит.: Еники Ә. Хәтердәге төеннәр Казан, 1983, 123-150 б.
Хәйри X. Һади Такташ (1901—1931): [Атаклы кешеләр тормышы].— Казан: Таткитнәшр., 1984.—176 б. 15000.
Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: 2500. Һади Такташ турында 23—33 б.
Мөхәммәдиев Р. Синең Такташың бар...—Кит.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән: (Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләр турында).'Казан, 1983, 51—64 б.
Искәндәров А. һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын ейрәнү.—Кит.: Тел һәм әдәбият. Казан, 1952, 54—65 б.
ҖәләлиеваМ. Ш. һ. Такташ. «Гасырлар Һәм минутлар».—.: Әдәбият дәресләрендә һәм класстан тыш эшләрдә Ленин темасы. Казан, 1969, 21— 33 б.
У с м а н о в а 3. И. Һ. Такташ. «Сыркыды авылы». «Нәни разбойник».— Шул ук китапта, 33—43 б.
Ха ир и X. Хади Такташ.—В кн.: История татарской советской литературы. М., 1965, с. 192—211
Усманов X. Хади Такташ: (К 20-летию со дня смерти).—В кн.: Лит. Татарстан. Кн. 5. Казань, 1952, с, 206—216.
Валитова Ю. А. О некоторых особенностях поэтического языка ранних произведений Хади Такташа.— Краткие сообщ. Ин-та народов Азии, т. 44, 1961. с 26—40.
Валитова Ю. А. О спеңифике поэтического языка Хади Такташа.- Краткие сообщ. Ин-та народов Азии, т. 63, 1963, с. 3—15.
Халит Г. Поэзия дерзаний: (Творчество Хади Такташа и вопросы ме-тода, героя и стиля в татар, поэзии 20-х годов).— Казань: Таткнигоиздат, 1980.—160 с. 10 000. Таткитнәшр., 1984.—184 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

КОРЪӘННЕҢ ТАКТАШКА ТӘЭСИРЕ

Коръән—мөселман халыкларының әдәбиятына гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятына да нык тәэсир итүче чыганак булып тора. Коръәннең аерым сүрәләрен стильләштерү, андагы мотивларга шигъри иярүләр күп кенә Көнбатыш Европа һәм рус язучылары әсәрләрендә дә байтак. Мәбәлән, Вольтерның «Фанатчылык яки Мөхәммәт Пәйгамбәр»е, Монтескьеның «Фарсы хатлары», Гётеның «Көнбатыш-Көнчыгыш диваны», Һейне шигырьләре, Пушкинның «Коръән»гә нәзыйрә»се, Лермонтов, Фет һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре.

Бөтен мөселман Көнчыгыш әдәбияты Коръәннән цитаталар белән сугарылган. Татар, гомумән, төрки әдәбиятына да изге китапның тәэсире зур. Әйе, Коръән татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйрь-язучыларның дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сурәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар. (Бу хакта Хатыйп Миңнегулов та язып чыкты. Кара: (Миңнегулов X. Коръән һәм татар әдәбияты // Миңнегулов X., Садретдинов Ш. Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек.—Казан: Мәгариф, 1994.-Б. 41. 172)

Коръән XX йөз башы татар шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган. Ул Һади Такташны да тәэсирләндергән. Такташ Коръән аятьләрен яхшы белгән. Моның дөреслегенә аның иҗатын Коръән белән чагыштырып карап та инанырга мөмкин.

Коръәннән кергән персонажлар, сюжетлар әдип иҗатында зур урын алган. Әлеге мотив «Караңгы төннәрдә», «Газраиллар» шигырьләреннән башлап, «Җир уллары трагедиясе», «Гыйсъян» кебек шигырьләренә кадәр килә.

Күзәтүне «Газраилләр» шигыреннән башлыйк. Биредә фәрештә һәм газраиллар— капма-каршы ике образ. Берсе аның кешелеккә яхшылык теләүче, тугры юлга күндерүче, иман иңдерүче; ә икенчесе—җан алучы, юкка чыгаручы, җимерүче, үтерүче. Авторның «монда патша—газраиллар!» дигән сүзләреннән үк идарә итүчеләр, җитәкләүчеләр үзләре үк үтерүчеләр икәнлеге аңлашыла. Фәрештә төзегән бәхетле тормышны исә шагыйрь «җәннәт» дип атый.

Ул фәрештә моннан бик күп еллар элек бу йолдызга күктән очып килгән иде, дип яза шагыйрь. Әлеге юлларда моннан бик күп еллар элек күктән иңдерелгән Коръән турында әйтелүе ихтимал. Аны Мөхәммәт пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә иңдерә. Бу хакта «Сыер» сүрәсенең 97нче аятендә күрсәтелгән: «Ий, Мухәммәд г-м әйт: «Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһы Тәгаләгә дә дошмандыр». Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде: Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм тугры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы.»

«Күктән сөрелгәннәр»дә дә фәрештә—шәфкатьле, башкаларга яхшылык теләүче. Такташ дин, милләт сакчыларын, зыялы кешеләрне гәүдәләндерү өчен табигый гаделлекне, тугрылыкны, яхшылыкны үзендә саклаган һәм җирдәге бозыклыклардан саф булган сурәтләр эзли. Уңай типлар итеп фәрештә, пәйгамбәрләрне ала. Боларга контраст булганнары чиктән тыш явызлык белән характерлы: газраилләр, иблис һ. б.

Такташ үзенең идеалларын чиктән тыш көчле дулкынлану белән белдерә, шуңа күрә аның сурәтләре дә гипербола һәм контрастлар белән сугарылган, ул кискенлекне югарыда әйтелгән сурәтләр аркылы бирергә тырыша.

«Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә лирик герой—пәйгамбәр. «Пәйгамбәр»— фарсыча—Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүз. Ислам дине өйрәтүенчә, Алла аерым ыругларга һәм халыкларга үзенең илчеләрен (рәсүлләрен) җибәрә торган булган. «Гыйбадәте Исламия» дигән дини кулланмада бу хакта болай әйтелә: «Бәндәләргә дин хөкемнәрене өйрәтмәк өчен Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркайсысы адәмиләрдер. Анлар яшь вакытларында да бик гакыллы вә бик зирәк вә һәм бик тугры вә изге табигатьле булмышлардыр. Олугъ булганнан соң Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр кылмышдыр. Ягъни җәбраил фәрештә аркылы айларга үзенең хөкемнәрене җибәреп, шул хөкемнәр буенча бәндәләрне хак дингә вә гамәлләргә өндәргә боермышдыр. Шуннан соң ул пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер» (Шәфигый 3. Ислам: Белешмә-сүзлек.—Казан: Татар, китап нәшр., 1993.-Б. 128—129).

Такташ шигырендәгe пәйгамбәр дә хаклыкка, изге гамәлләргә, гаделлеккә өндәүче зат булып гәүдәләндерелгән.

Такташның үзен пәйгамбәргә тиңләве («Үтерелгән пәйгамбәр») шулай ук аның Ислам дине белән бәйләнешен күрсәтә. Биредә аның үз исеменең мәгънәсенә дә ишарә бар. Пәйгамбәр һәм Һади исеме арасында мәгънә уртаклыгы күзгә бәрелеп тора. Мәгълүм булганча, безнең соңгы пәйгамбәребез—Мөхәммәд пәйгамбәр (Мөхәммәд бине Габдулла). Һади Такташның тулы исеме Мөхәммәтһади икәнен искә алсак, болай килеп чыга: Мөхәммәт макталган, мактаулы, данлыклы; Һади юлбашчы, башлык, алга баручы, сугышчы.

Шагыйрьнең «Антым» шигырендә шундый юллар бар:
Язып куегыз, кирaмән 
Кятибиннәр, бер бөек антым: 
—Хакыйкать мин басам; баскан 
Эземдә тетриләр таулар!..
Киләчәк турында уйлаганда, бер көн килеп, иҗатыма дөрес бәя бирерләр һәм мин әйткән хаклыкны аңларлар әле дип ышанганда да ул Коръәнгә сыена; кешенең барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәрештәләргә эндәшә.

«Айның нурлары арасында» шигырендәге түбәңдәге юллар да дини ышануга барып тоташа:
Күңелем дә, җаным да, иманым да, бергә 
Кушылып айның нурлары белән, 
Дулкынлы караңгылык өстеннән 
Очтылар, офык буйлап, ераклашып җиргә... 
Башларын иеп, кабер ташларын үбеп, 
Шәһит каһарманнарның рухларына 
Илнең сәламен ирештереп 
Кайттылар аларның барына.
Т. Галиуллин* фикереңчә, дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең, кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган «Җир уллары трагедиясе» яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя. Әлеге фикерен галим язучыбыз М. Мәһдиев сүзләре белән раслап куя: «Такташның искиткеч талантлы—Шекспир дәрәҗәсендә! язылган «Җир уллары» бар, 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл—бездә генә» (Казан утлары. —1991.—№8.—Б. 164).

Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышларын яхшырак аңлау өчен, Һади Такташ Коръәнне өйрәнә. Коръән аятьләреннән турыдан-туры файдаланып иҗат иткән шигъри әсәре "Җир уллары трагедиясе". Такташ аны Майдә (Аш яулыгы) сурәсенең 27—31 аятьләре нигезендә иҗат иткән. Коръәндәге Маидә сурәсенең әлеге аятьләренә күз салыйк әле. Аятьләрдә язылганнар белән Такташ әйтергә теләгән фикер арасында уртаклык ни дәрәҗәдә икән?!

«27. Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Адәм г-мнең угыллары турындагы хәбәрне хаклык белән укыгыл. Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Кабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: «Ий, Һабил, мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен»,—дип. Һабил әйтте: «Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер», дип. 28. Һабил Кабилгә әйтте: «Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ газабыннан куркамын»,— дип. 29. Әгәр мине үтерсәң, син минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп, Аллаһуга кайтуыңны телимен, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут газабы: залимнәргә тиешле җәзадыр. 30. Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды. 31. Алла Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтте, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч, кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде.) Карганы күргәч, Кабил әйтте: «Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем»,—дип. Бу эшеннән сон үкенүчеләрдән булды.

Хәзер Һ. Такташның «Җир уллары» трагедиясеннән югарыда китерелгән Коръән аятьләренә охшаш сюжетларны барлап карыйк. Әсәрдә дә нәкъ шулай ук Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Ходай әмере буенча Һабилгә тиеш була. Бу хәбәрне Җәбраил Канун җиткерә:
Кил, Адәм! Тәңре сиңа
Күндерде кодрәт фәрманы,
Әкълимәне бир Һабилгә!
Тик Кабил әлеге әмергә буйсынмый: Әкълимәне үзенеке итү өчен, туганы Һабилне үтерә. Менә ничек тасвирлый бу күренешне Такташ:
Тукта, кем бу монда ялгыз? 
Чү, Һабил мескен, синең 
(Хәнж;әрен ала) 
Җитте инде соңгы гомрең. 
(Сәхнәгә газраил чыга) 
Бу суык хәнҗәр минем 
Өзгәләр бәгъремне сырган 
Бар әсирлек бауларын, 
Теткәләр алдымдагы барлык 
Каанлык тауларын!! 
(Хәнҗәре белән Һабилне чәнчә)
Шуннан соң Кабил, нәкъ Коръәндә язылганча, кылган гамәле өчен бик үкенә, тынычлыгын җуя:
Нишләдем мин?
...Тор, Кабил! 
Тор, суз кулыңны.
Мин синең хөкмең көтәм...
Канлы күкләр киртә итеп
Юлыма куйгач сине,
Үч итеп күкләргә үтердем...
Һабил... Кичер мине!—дип, шашкын хисләр кичереп, Һабилнең канга баткан үле гәүдәсенә ялвара.

Кабил бу ялгышлыкны Газазил-Иблис коткысына бирелеп эшли. Идея Кабилне дингә каршы котырта, тормыш авырлыгында Ходайны гаепли.
Кызганыч, мескен җир углы! 
Кул сузасың Aллага, 
Белмисең: ул күктә сиңа 
Зур тәмуг, утлар яга...
Газазил үзен «гали», «ак күңел» дип атый. Кабил аңа бик тиз ышана:
Булса, ул сузсын кулын, 
Дуслык белән бәгърен ачып, 
Мин явыз, вәхши түгел, ул 
Тормасын миннән качып!..
—ди ул. Ә Газазил ялганлавын дәвам итә:
... Бир кулыңны! Әйдә моннан
Кач ерак!
Монда аллалар, залимнар,— 
Кимсенеп торма елап...
Кабил авыр, газаплы ач тормышның сәбәбен сорагач та Газазил янә Ходайны гаепли:
Чөнки сез коллар, 
Рәхимсезләр кулында кан сагып 
Көн күрәсез, мәманәт 
Вәхши Xодайга буйсынып. 
Уйный ул күктән торып, 
Сезнең газаплардан көлә, 
Калдырып ерткыч, котырган 
Юлбарыслар иркенә,
—ди һәм буш вәгъдәләр бирә.

Коръәндә Бәни Исраил (Ягъкуп балалары) сурәсенең (17нче сурә) 62 64 аятьләрендә Иблиснең кешеләрне хак юлдан яздыручы икәнлеген раслаучы юллар бар. 62. Янә Иблис әйтте: «Я, Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кылдың? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр». 63. Аллап әйтте: «Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең газабыгыз камил җәһәннәм газабы булыр». 64. «Ий, Иблис, тавышың белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәренә аздыр вә аларны аздыру өчен атлы вә җәяүле гаскәреңнән ярдәм сора һәм аларның малларыңда вә балаларында уртак бул, дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер». Газраилнең буш сүзләр сөйләп алдаганын Әкълимә сүзләреннән дә күрәбез. Ул Кабилне кисәтергә тели.
Нишләдең син? Нишләдец син?!
Куркыныч, аһ! Куркыныч—
Алдыңда мин упкын күрәм; 
Мәңгелек бушлык—караңгы, 
Күз җитәлмәслек тирән... 
Син адашкансың, 
Сине азгын Газазил алдаган, 
Юлларыңны куркыныч нәрсә белән 
Ул каплаган.
Һабил дә, Кабилне Ходайдан ярлыкавын үтенеп, шушы ук фикерне әйтә; шул рәвешле Газазилнең алдакчы булуы кабатлана :
Ул адашкан тугры юлдан, 
Дәргяһын табалмаган, 
Мәңгелек сөрген Газазил 
Ул колыңны алдаган... 
Сал үзең син тугры юлга, 
Ярлыка гаебен, рәхим! 
Кодрәтең тиңсез синең һәм 
Шәфкатең чиксез вә киң!
Әсәрдә Кабилнең туганнары да, ата-анасы да Ходайдан Кабилне ярлыкавын сорыйлар, тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм булмый, чөнки Кабил ата-анасы, туганнары, Канун үгетләвенә карамастан тәүбәгә килми, Ходайдан ваз кичеп, Идеягә иярә. Такташның әлеге сюжеты да Коръән аятьләрен нигез итеп язылган булса кирәк. Мәсәлән Гимран сурәсенең 26нчы аятендә болай диелгән: «Аллаһу Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә—файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә— газабы үзенә». Ниса сүрәсенең 173 аятендә дә шундый ук мәгънә бар: «Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу Тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне аллаһ газаб кылыр рәнҗеткүче газаб белән.»

Менә тагын Бәни Исраил сүрәсеннән 65нче аять: «Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчең җитмәс. Үзе теләгән кешеләрне синең зарарыңнан сакларга Раббың үзе җитәдер.»

«Җир уллары» трагедиясеннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләгә буйсынмаган кеше гел бәла-казаларга очрап тора. Тәһа сүрәсенең 123—124нче аятьләрендәге Аллаһы Тәгалә сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: «...кем һидаятьне сайласа, адашмас һәм бәхетсезлеккә юлыкмас, ә кем Минем сүземнән (Коръәннән) йөзен борса, аның тормышы тараер һәм Без аны Кыямәт көнне сукыр итеп тергезербез...»

Югарыда телгә алынган Майдә сүрәсенең 28 нче аятеннән аңлашылганча, Кабил үтерү белән янаган чакта да Һабил туганын үтермәячәген әйтә, андый кешегә газаплар киләчәк дип, Кабилгә дә аңлатырга тырьппа. Әсәрдә дә нәкъ шушы ук фикер кабатлана. Такташ аны шигъри юлларга салып тагын да үтемлерәк итеп бирә. Һабил туганын ярлыкавын сорап Ходайга мөрәҗәгать кыла.

Һабилдә туганлык хисе бик көчле. Үз бәхете өчен туганын үтерү түгел, киресенчә, туганы өчен үзен корбан итәргә дә әзер.
Ал кирәксә, ал этанымны, 
Ал иляһым, ал да аны 
Сал тәмугларга, газапла,— 
Тик, бөеклек солтаны, 
Син азаплама Кабилне!
Такташның үз әсәрләренә Коръән аятьләрендәге персонажларны кертүе юкка гына түгел. Ул бик уйлап, Коръәндә аңлатылган вазифаларын яхшы белгән хәлдә әсәрләренә урынлы китереп кертә.

Әйтик, уңай геройларны Җәбраил Канун кебек Ходайга тугрылыклы фәрештәләр, пәйгамбәрләр образы аша бирә; тискәре күренешләрне, начар кешеләрне гәүдәләндерү өчен Газазил, Газраил кебек персонажларны куллана; мәрхәмәтле кешеләрне тасвирлау өчен шагыйрь Ходайга гыйбадәт кылучы Һабил, Әкълимә, Адәм, Һава образларын уңышлы файдалана.

Ә инде кем ни әйтсә, шуңа ышанучы, үзенең ныклы кыйбласы да, дине дә, әхлагы да булмаган кешеләрне бер образ Кабил образына җыеп бирә шагыйрь. Кабил кебек динсез кеше туганын үтерү кебек иң авыр җинаять кылудан да тайчынмый, мәхәббәтне дә ул җил кебек ирекле булырга тиеш дип саный.
Әйдә бу каргалган илдән 
Без сәгадәткә таба
Юл салыйк, очыйк икәү 
Иркен хәятле дөньяга! 
Кайда юк Aлла, канун 
Һәм эч пошу, хәсрәт, көек; 
Кайда без иркен яшәрбез, 
Хөр, азат җилләр кебек...
—ди Кабил Әкълимәгә.

Гаилә тормышы турында сөйләгәндә, «Җилләр кебек хөр, азат яшәрбез» дигән чагыштыруның Такташ тарафыннан юмор белән сугарылганын аңлавы кыен түгел. Динсез тормышлы гаиләдә билгеле бер тәртип-кануннар юк, кем гаиләнең хуҗасы, ир һәм хатын вазифасы нидән гыйбарәт булуы да билгесез—кем ничек теләсә шулай яши. Нәкъ җил кебек.

Канун сүзләрендә исә диндә кушылганча, әхлаклы никах турында, ныклы мөселман гаиләсе төзү турында сүз бара.
Әйе, Һабил алсын аны!.. 
Бергә торсыннар алар 
Кушылып кыямәткә кадәр, 
Бергә кылсыннар гыйбадәтләр, 
Шөкерләр, сәҗдәләр...
Биредә җил кебек ирекле гаилә турында сүз бармый инде, Коръән кушканча, гомер буе бергә җитди тормыш алып бару турында сүз бара.

Без Такташның биографиясеннән һәм гаилә проблемасын күтәргән әсәрләреннән чыгып, аның гаилә мәсьәләсенә бик җитди караганлыгын, мәхәббәт, гаилә ул— җаваплылык дип санаганын яхшы беләбез. Биредә дә Такташ Коръән аятьләренә таянып эш итә, фикер йөртә. Ислам дине гаилә тормышына зур әһәмият бирә. Динебез буенча гаилә тормышы никах белән башлана. Өйләнмичә, никахсыз тору динебездә хәрәм санала. Никахсыз ир-хатын якынлыгы зина кылу дип атала. Барлык диннәрдә дә зина кылу хәрәм булып исәпләнә; чөнки ул аерым кеше өчен генә түгел, милләт, җәмгыять өчен дә зарарлы. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай боера: «Зина кылмагыз. Шик тә юк, ул бер әдәпсезлектер һәм начар бер юлдыр» (Исра сурәсе, 32нче аять).

Такташ хатын-кыз образын сурәтләгәндә дә, Коръән аятьләренә таянып, идеаль хатын-кыз нинди булырга тиешлеген исбатларга тырыша. Исламда тәнне күрсәтү—гаурәт. Озын күлмәк хатын-кызны яман күзләрдән, тозсыз сүзләрдән саклый һәм шуның белән аның абруен күтәрә. Шагыйрьнең «Җырым сиңа булсын» дигән шигырендәге тәнкыйть уклары әнә шушы күркәм ышанычка, милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп язылган.

Фатих Сәйфи-Казанлының: «Нигә соң Газазилләр, Газраилләр белән маташасыз, җирдә кешеләр беткәнмени, дигән соравына Такташ: «Мине мәңгелек әйберләр, бөек проблемалар кызыксындыра»2;—дип җавап бирә. Такташ иҗатындагы мәңгелек образларның нигезе халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, дине, фольклоры һәм, гомумән, культурасы. Такташның мәңгелек образлары—милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәңгелек проблемалар алар—милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе.

Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу—Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянең чыганагын әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп, Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардай үрнәк алырга чакыра. Коръәндә телгә алынган җәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, җеннәр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итәләр. Чөнки дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үти торган, Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешегә болар барысы да бик якын, анлаешлы.

Шагыйрь күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таяна. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә, аның олы казанышларына-тарихи сюжетларына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардай үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән мифологиясен, мәдрәсәдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, Ислам әдәбиятын укып үскән Такташ, иҗатында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алган. Такташның иҗаты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, аның шигырьләре шуңа күрә дә—бик халыкчан, вакыт сынауларын җиңеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Такташ иҗатындагы дини мотив, фәлсәфә һәм образлылык гомумкешелек әхлакый кыйммәтләренә ирешүдәге үзенчәлекле бер баскыч буларак кабул ителергә тиеш.
----------------
1 Галиуллин Т. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы: (һ. Такташның 100 еллыгына) / / Татарстан.-2001.-МИ.-Б. 67-70. 174

Миңзифа ТАҖЕТДИНОВА
, Чүпрәле
"Казан утлары" № 1, 2010.

Үтерелгән пәйгамбәр

Һади Такташның тууына 95 ел тулу уңаеннан
Бу хезмәт 1985 елның җәендә, озак вакытлар китапханәләрдә һәм архивларда утырып, Такташ иҗатын җентекләп өйрәнгәннән соң язылган иде. Дөресрәге, минем максатым - Такташ иҗатына ул еллар тәнкыйтенең тәэсирен өйрәнү иде. Аның өчен мин 1923 елдан башлап 1931 елга кадәр Казанда, Уфада, Мәскәүдә татар телендә басылып чыккан газета һәм журналларны карап чыктым, алардан Такташ иҗатына багышланган тәнкыйть материалларын гарәп һәм латин язмаларыннан бүгенге татар хәрефләренә күчереп алдым. Алар өч калын дәфтәр тәшкил иттеләр. Минем хыялым алга таба Такташ турында роман язу иде, аның өчен мин шагыйрьнең туган авылы Сыркыдыда, олы улы Рафаэль янында Ташкентта, икенче улы һәм икенче хатыны янында Казанда, Такташ исеме белән бәйле күп кенә авыл һәм шәһәрләрдә булдым, күп кешеләр белән очраштым. Шулар тәэсирендә 1985 елда ук "Атылган йолдыз" дип аталган пьеса да яздым, әсәр Казан татар яшьләре театры тарафыннан 1990 елны сәхнәгә куелды һәм халыкка күрсәтелде. Аннан соң минем тормышыма сәясәт, милли хәрәкәт, депутатлык, дәүләт һәм бәйсезлек мәсьәләләре килеп керде. Бу елларда Такташ иҗаты да, үз иҗатым да бер читтәрәк калып торды...
Ниһаять, ун елдан соң, мин бу темага яңадан әйләнеп кайтырга булдым. Дөресрәге, иҗатка» Такташ иҗатына һәм үземнекенә дә... Татар дөньясында талант фаҗигасенә нәрсәләр сәбәпче булырга мөмкин -Такташ мисалында моны ачык күрергә була. Күп кешеләргә ул елларда басылып чыккан газета-жу риалларны укып чыгу мөмкин булмаганны искә алып, мин тәнкыйть мәкаләләреннән өзекләрне дә тулырак китерергә булдым.
Мин иң хәят теләп илгә чыктым;
Албастылар кисте юлымыны.
Мин "Азатлык!'" дидем.
Алар, көчләп,
Бәйләп куйды ике кулымны.
Мин сандугач булып, талга кунып
Сайрамакчы булган чагымда,
"Алар" аучы булды тагын да...

...Егерменче еллар вакытлы матбугат тәнкыйтендә Такташ иҗаты үзәк урыннарның берсен алып тора, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Такташ шигырьләренә, драма әсәрләренә кемнәр генә үз бәясен бирмәгән дә, кемнәр генә аларны сүтеп-җыеп карамаган. Әдәбиятта очраклы "белгечләрдән" алып, заманы өчен зур, исемле тәнкыйтьчеләргә кадәр үз фикерен әйтеп калырга, Такташның шагыйреме, түгелме икәнлеген исбатларга тырышкан. Вакытында бу мәкаләләр вакыйга булган, Такташ турында иҗтимагый фикерне тудырган, олы шагыйрьне ярсып җаваплар язарга, хәтта судлашып йөрергә мәҗбүр иткән. Шулар белән мәгьнәсезгә көрәшә-көрәшә, башта ул тәнкыйтьне бөтенләй кабул итмичә, тора-бара инде ияләнеп, Такташ кайбер тәнкыйть фикерләре белән инде үзе дә ризалаша. Үзенең "вак буржуа" җырчысы икәнлеген бер мәкаләсендә үзе үк исбатлап, шул фикер белән дөньядан да китеп бара.
Вакытлы матбугатта Такташ иң нык тәнкыйтьләнгән чор - 1923-1929 еллар. Моның сәбәпләре дә ачык. Бу Такташның иң бәргәләнеп эзләнгән, дөнья фәлсәфәсе югарылыгында уйланган, иң талантлы, иң бәхәсле әсәрләрен язган еллары, һәм, әлбәттә, ул елларның күп очракта примитив булган тәнкыйте шагыйрьнең зур газаплар белән туган һәр әсәренә үз мөһерен сугып калырга ашыга. Аны әдәбият дөньясыннан сызып ташларга, иҗатына тәре сугарга чакыра, һәм Такташ, үзе исән чагында ук, шуларның барысын да җаны, йөрәге аша уздыра...
Инде 1923 елга кайтыйк. 1922 елның көзендә Такташ Казанга килә. Аның, университетка керә алмыйча, Мәскәүдән кайтып килеше була. Мәскәүдә ул беренче тапкыр Нәкый Исәнбәт белән очраша, Такташның Казанга китәргә җыенганын белгәч, Исәнбәт аңа Уфага барырга тәкъдим итә. "Казан ул шундый шәһәр, анда синең башыңа тиз җитәрләр", ди. Әмма Такташ Казаннан башка бер шәһәр турында да ишетергә теләми. Казанга, бары тик Казанга! Башта шашкын хыяллар, татар әдәбиятының мәркәзе булган Казан каласын алу. Ул инде бирегә ШАГЫЙРЬ булып килә - гади сүзләрдән тиңсез сүрәтләр тудыра алган шигырьләре бар, әдәбият дөньясының уртасына басып сөйләшә алырлык "Җир уллары трагедиясе" бар. Ул Казанга үзенең иҗаты белән килә.
Тау өстенә утырган ул, уйга баткан;
Канатлары талган килеш җиргә яткан;
Маңгаенда - нурлы йолдыз; күзләренең
Шәүләсеннән офыкларда таңнар аткан.
Таңнар аткан, күренеп тора ерак илләр;
Яшрен генә аңа килеп сөйли җилләр:
- Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт,
Монда үлемм, монда патша - газраилләр!

Казан ничек каршы ала соң зәңгәр күзле яшь шагыйрьне? Тагы саргайган газета-журнал битләренә күз салыйк.
Вакытлы матбугатта Такташ иҗатына карата беренче тәнкыйть мәкаләләре "Җир уллары трагедиясе" белән бәйле. 1923 елда Такташның "Җир уллары трагедиясе" һәм башка шигырьләре, аерым китап булып, Казанның "Корылтай" ширкәте нәшриятында басылып чыга. Шул укелның 12 апрелендә "Җир уллары трагедиясе" Казанның Татар дәүләт театрында сәхнәгә куела. Апрель аенда ук матбугатта әсәргә карата фикерләр күренә башлый. Мәхмүд Максудның "Безнең байрак" газетасында (1923 ел, 17 апрель) басылып чыккан кечкенә генә рецензиясе авторга хәерхак булган рәвештә, акыллы, җыйнак итеп язылган. Тәнкыйтьче Такташның бу әсәрен югары бәяли, "...әсәрнең көчле язылуын, караучыга яхшы тәэсир итүен" яза. Ләкин әдәп, тактика саклап кына, әсәрнең спектакль вариантындагы кайбер кимчелекләрен дә әйтеп үтә. Бу урында әдәп сүзенә махсус тукталдык, чөнки соңрак Такташ иҗатына күсәк белән кизәнгәннәрен дә күрербез әле. Шулай итеп, кабаттан Мәхмүд Максуд мәкаләсенә кайтыйк. "...Ләкин, уйлавымча, -дип дәвам итә тәнкыйтьче, - әсәрдә дөньяга мантыйкый рәвештә тәмамланган фәлсәфи бер караш бар дип әйтеп булмый. Афишадагыча, "мәңгелек газап" идеясен ачып салучы әсәр дип әйтүе дә читен. Идеягә беренче урын бирелә. Бөтен табигатьтән өстен мәңгелек бер идея бар шикеллерәк аңлатыла. (Прологта табигатьтән өстен көч җырлый). Кыска гына әйткәндә, идеализм исе чын мәгънәсе белән аңкып, бөтен пьесаның пөхтәлеген җимерә".
Төрле чикләргә ташланудан ни сак Мәхмүд Максуд та әсәрне бәяләгәндә идеализм мәсьәләсе белән каплап куя. Татар әдәбияты өчен трагедиядәге образларның, теманың яңалыгы турында да, шигъри куәт хакында да язмада сүз юк.
Такташның бу зур әсәре турында газеталар шулай йомшак кына бәя биреп узганда, "Чаян" журналы шагыйрьнең шәхесен кимсетә торган ямьсез язма белән чыга. (1923 ел, 4 нче сан.) Дөрес, анда Такташ исеме турыдан-туры әйтелми, ләкин мәкаләне укып чыккач, сүзнең кем турында баруы бүген дә бик ачык аңлашыла. Бу мәкалә "Җылтыр күз" дигән имза белән чыккан һәм "Шак-шок шаир булды" дип атала.
"Бер мишәр малае төшендә шагыйрь булганын күрде, ди. Күрде дә ди, йокысыннан зерә дә кинәнеп уянды, ди, уянды да ди, торды, ди. Торды да ди, бер китап алып бакты, ди. Бер сәк ак белән караны аерадыр иде, ди. Китапта Хафиз Ширазиның Төркстан табигатен мактаган бер шигырьнең тәрҗемәсен тапты, ди. "Киттем Төркстанга мин, дөньяның оҗмахы, шагыйрьләрнең, былбылларның, гүзәл ярларның оясы анда икәнен белдем инде... күрерсез, аннан инде абзаң шагыйрь булып килер", - дип әйтте ди. Әйтте дә ди, ачлык качаклары белән үгез вагонына утырып, Төркстанга китте, ди. Ай китте, ди, ул, ел китте ди, нәкъ җиде ел дигәндә, мең бәла, мең мәшәкать белән Ташкентка барып җитте, ди. "Шагыйрь булу ансат түгел икән", дип уйлады ди. Анда ярты мишәр, ярты чуваш, отставкага чыккан бер шагыйрьгә очрады, ди.
"Иптәш! Син дә мишәр, мин дә мишәр, шулай булгач, без дус... Минем зур теләк бар, ничек шагыйрь булырга кирәк, минем бик шагыйрь буласым килә, өрәт әле юлын", - диеп әйтте ди.
Карт шагыйрь "Ансат ул" дип әйтте ди. "Син атаклырак шагыйрьләрнең шигырьләрен кат-кат укы, башың - ахырга, ахырын - уртага, уртасын башка китер, ике-өч юлын бер, бер юлын өч ит, матуррак сүзләрне ике-өч кат эт, бер дә кирәкмәс урыннарга өч нокталар, өтерләр, нокталы өтерләр куй, Мона сиңа шиирь. Билләһи, теге шагыйрь үзе дә аңламас минеке дип, яки минекеннән урланган дип тә этә алмас, түгел башкалар", - дип әйтте ди.
Шуннан соң мәкаләдә мишәр малаеның яза-яза шагыйрь булуы, Казанга килүе әйтелә. Мәкалә алга таба болай дәвам итә: "Казанда сәхнә әсәрләре язу модага кергән чак иде, ди. Ул да карт шагыйрьнең нәсихәт юллары буйлап бер "фаҗига" язган, ди... Ул нәрсәсен шәп, бик шәп дипсәхнәгә тәкъдим итте, ди. Талымсыз татар сәхнәсе алып уйнады, ди. Уенга шагыйрь үзе дә катнашкан иде, ди. Шулай да уен бик начар булды, ди, чөнки начар нәрсәне ничаклы тырышып уйнасаң да, һичбер вакыт яхшы чыгарып булмас» ди.
Халык та. юк иде, ди. "Үзебез өчен генә уйнамыйк инде" дип, урамнан кем үтеп бара шуны әйдәп китереп тамаша иттерделәр, ди".Шуннан соң мәкаләдә шагыйрьнең артистлар белән судлашып йөрүе, аларның "барысын да адәм аңламый торган чеп-чи "алаша" теле белән эт итеп сүккәне хәбәр ителә, һәм шундый шигъри нәтиҗә ясап куела:
"Тик китә кайчакта кәефең,
Хакимең булса ишәк.
Бар татарга ят, мәхәббәтсез -
Күсәк һәм килмешәк..."

Казанга килүенә биш ай дигәндә, Такташ үзе турында менә шундый фикерләр ишетеп өлгерә. Ләкин әдәбият дөньясында Такташның зур талантына, бигрәк тә "Җир уллары трагедиясе"нә башкача, чын галимнәрчә анализлап бәя бирүчеләр дә була. Юкса, 22 яшьлек шагыйрьгә ялгызы гына ул ямьсез һөҗүмнәрне күтәрү җиңел булмас иде. Такташның зур талантын башлап күрүче һәм шул хакта чын тәнкыйть мәкаләсе белән чыгыш ясаучыларның берсе - Гали Рәхим. Дәрес, бу тәнкыйтьченең иҗатына төрле елларда төрле мөһер сугылды, хәзер дә аңа "вак буржуа тегермәненә су коючы4' диебрәк карыйлар. Ни генә булса да, бу тәнкыйтьченең дөнья әдәбиятын бик тирәнтен белүе» Такташ иҗатын да шул югарылыкта тикшерүе, объектив, дөрес бәя бирергә тырышуы күренә. Гали Рәхимнең Такташ иҗатына багышланган мәкаләсе "Нәләтләр шагыйре" дип атала, һәм ул "Безнең юл" журналының 1923 ел, 10-11 нче саннарында (май-июнь) басылып чыккан. Мәкалә бик күләмле һәм шуның өчен кайбер урыннарда аннан өзекләр китерү белән яки кыскача эчтәлеген биреп кенә чикләнербез, һәрхәлдә, бүгенге укучы өчен ул язма бөтенләе белән дә бик кызыклы булыр иде.
"Татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган бу яңа йолдыз анда нинди урын тотачак?" - дигән сорау куя ул мәкаләсенең кереш өлешендә үк. һәм Такташның беренче җыентыгына, иҗатына җентекле анализ ясарга алына, һәм, әйтергә кирәк, Такташ иҗатының беренче чор үзенчәлекләрен шактый дөрес тоемлап, тотып ала. Гали Рәхим Такташ иҗатын, аның лирик героен болай бәяли: "Ул да көрәшче, ул да революционер, ләкин сыйнфый вә иҗтимагый революционер түгел. Аның төбәп барган, кагъбәсе-иллә үзенең ирекле шәхсияте. Ул көрәшә, ул җиһад игълан кыла ~ әмма иҗтимагый тигезсезлеккә генә, мәгълүм бер сыйныфка гына каршы түгел: ул бөтен инсаният галәме моңарчы табынып килгән котдусияткә, күкләргә, аллаларга, кануннарга, әхлакка, золымга, вәхшәт вә сугышка, тагын әллә ниләргә, әлхасил инсанның шәхсиятен, аның шәхси иреген изүче никадәр көчләр бар, шуларның барысына да бердән сугыш ача, протест ясый, "нәләт"ләр яудыра. Менә шул ягы белән ул башка яңа татар шагыйрьләренең һәммәсеннән аерыла, үзенә башка бер "фронт" тәшкил итә".
Тәнкыйтьче мондый гыйсъянчы-бунтарь шагыйрьләрнең дөнья әдәбияты тарихында инде булуын әйтеп үтә. Аерым-аерым Гёте, Һейне, Байрон, Мильтон әсәрләренә туктала» Такташ шигырьләрендә шулар чалымы барлыгын әйтеп үтә. Татар әдәбиятына килеп җитеп, Сәгыйть Рәмиев иҗатына озаклап туктала. Шигырьләренең рухиятен Такташ иҗаты белән чагыштырып карый, күп охшаш яклар таба. Моңа кадәр татар әдәбиятында күренмәгән романтизм чаткыларын Такташ шигырьләрендә күрә. "Нәләтләр шагыйре булу белән бергә, Такташ чып-чын романтик та, - ди автор. - Сез аның шигырьләренең сәрләүхәләренә генә игътибар итегез: "Урман кызы", "Таң кызы", "Мәңгелек әкият"» "Күләгәләр", "Үтерелгән пәйгамбәр", "Онытылган ант"... Шулар белән бергә үк: "Күктән сөрелгәннәр", "Нәләт", "Гыйсъян"... һәммәсе романтизм һәм "давылчылык".
Такташ иҗатының әдәби кыйммәтенә дә Гали Рәхим зур бәя бирә: "Башлап әдәбият мәйданына ыргыткан әсәрләреннән аның, шиксез, зур талант булуы аңлашыла. Ифадәсе көчле, теле бай» шигъри илһамы ялкынлы. Шуның белән дә ул укучыны баш-баштан ук сихерли, үзенә буйсындыра. "Шул ук урында автор Такташның киләчәк язмышы өчен дә борчылуын сиздереп үтә: "...Сәгыйть Рәмиев төсле... атылган йолдыз булып, үз утында үзе янып югалмавын" тели. "Көчле каләм белән мәңгелекнең тимер ишекләрен ватырмын ди торгач, ул үзе шул тимер ишекләргә бәрелеп ватылып, канатлары сынып кире җиргә төшеп сүнмәгәе иде", - дип борчылу белдерә Гали Рәхим ул елларда ук, һәм болай дип дәвам итә: "Безнең татарда бу бик була торган эш. Әмма бу көчнең татар әдәбияты мәйданыннан югалуы чынлап та тәэссефле бер хәл булыр иде, чөнки бу яшь шагыйрьдә безнең татар шагыйрьләренең күбесендә булмаган бер ялкын белән бергә гаҗәп нәзек шигърият һәм әдәби зәвык булганы күзгә бәрелә... Аның "Онытылган ант"ы төсле настроениеле шигырьләрне әле татар әдәбияты күргәне юк иде дип беләм", - дип яза. Шуның белән бергә, Гали Рәхим Такташ иҗатының үзе кабул итә алмаган якларын да әйтеп үтә. Ул яшь шагыйрьнең ирекле шигырь, сөйләм шигыре, дип, вәзен-формага селтәнүен нык тәнкыйтьләп чыга. Шагыйрь өчен, ул күпме генә талантлы булса да, шигырь техникасының зарурыйлыгын кат-кат аңлата. Чын галимнәрчә, җентекләп, яшь шагыйрьгә нәсер һәм назым ысулы белән язуның нәрсә икәнен аңлата. Соңрак Такташ үзенең бу "Манифест"ына яңадан әйләнеп кайтмый, димәк, тәнкыйтьченең кайбер фикерләренә ул да колак салган.
Мәкаләнең өченче бүлегендә Такташның "Җир уллары таргедиясе"н анализлауга зур урын бирелгән. Монда Гали Рәхимнең ни дәрәҗәдә белемле, әзерлекле, эрудицияле булуына сокланып та куясың. Тәүрат-Библиядән башлап, дөнья әдәбиятында бу теманың - Кабил-Һабил темасының яктыртылышын ул җентекләп, мисаллар өстендә аңлатып чыга. Бу кыйссаның ислам динендәге вариантларын әйтә. һәм татар әдәбиятында бу теманың Такташка хәтле бөтенләй яктыртылмавын язып үтә. Әзерлексез укучы өчен әсәрнең кыскача эчтәлеген күрсәтеп бирү белән бергә, ул аны дөнья әдәбияты мисаллары белән дә чагыштыра бара. Такташның табыш һәм югалтуларын әйтеп үтә. Трагедиянең кимчелекле якларына да туктала. "Әгәр дә ул (Такташ. - Ф.Б.) гыйшык мәсьәләсендәге конфликтны драманың әсасына санап, Кабилнең тормышыннан, алладан, кануннан булган ризасызлыгының төп реальный сәбәбе итеп шуны салган булса, драматизм һәм сәнгать (художественность) ягыннан тагы да артыграк исабәт иткән булыр иде. Әмма ул алай эшләмәгән, мәхәббәт һәм көнчелек хисе аның драмасын башыннан ахырына хәтле хәрәкәткә китерүче беренче һәм иң көчле гамәл түгел... Аннан соң аның һич күренеп торган сәбәпсез Әкълимәне үтерүе, Кабилне үз-үзен үтерергә мәҗбүр итүе дә худсжественный яктан яхшы һәм муафәкыятле уйланмаган. Чөнки эшнең бу рәвешчә тәмам булуы әсәрнең төп идеясен нык рәвештә ачып бирергә ярдәм итми, бәлки аны зәгыйфьләтә генә".
Әмма Гали Рәхим үзенең мәкаләсен Такташка зур өметләр белән тәмамлый, "шигъри илһамының бик көчле икәнен, каләм вә өслүбе беләнтеләсә нинди драматизмны бирә ала торган талант" икәнен әйтә. һәм тема өстендә эшләгәндә, кат-кат кайтып, уйланырга киңәш итә, "Җир уллары трагедиясе"н дә Такташ яңадан карап чыгар, дигән өметтә кала.
Шулай итеп, Такташ үзе исән вакытта укырга туры килгән, иҗатына объектив бәя биргән бердәнбер мәкалә - менә шушы мәкалә. Дөрес, "Җир уллары" җыентыгына карата "Безнең юл"да тагы бер уңай язма чыга (1923 ел, 8-9 саннар). Язма кечкенә, аннотация формасында гына, "Хан" дигән имза белән чыккан. Әмма анда бүген дә актуаль булырлык акыллы фикерләр бар. Әйтик, автор болай ди: "Монда һәрбер сүз - зарурият, һичбер сүзне төшереп тә булмый, алмаштырып та булмый. Җөмләләр табигый юл белән халәт рухия буенча агалар".
Такташ иҗатына карата төпле, акыллы фикерләр әйтелгәннән соң да, аны барыбер тынычлыкта калдырмыйлар, һәр шигыре каты бәхәсләргә очрый. Такташ үзе дә бу чорда язган шигырьләрендә бер чиктән икенчесенә ташлана, эзләнә, һаман нидәндер канәгать түгел, югалтуларын сизенә. ("Мәңгелек әкият", "Урамда", "Гыйсъян", "Пасха чаңнары", "Тилеләр", "Казан").
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңа
Мин, гыйсъянчы, кереп адаштым.
Череп беткән мещан баткагында
Иркен уйларымнан саташтым.
Казан!
Фахиш шәһәр,
Синең урамыңда
Җанга җылы юктан туңам мин,
Череп беткән мещан мунчасында
Көзге чәчәк кебек сулам мин.

Иҗат кешесе өчен бу гадәти өзгәләнү, ризасызлык булса да, кайбер тәнкыйтьчеләр бу ризасызлыкның сәбәбен башка җирдән - Такташның социаль үткәннәреннән эзли башлыйлар, һәм 1923 елның ахырында инде Такташка турыдан-туры "черек идеологияле" шагыйрь, вак буржуа җырчысы, дигән мөһер сугыла. Бу берьяклы, надан бәя Такташ үлгәнче дәвам итә, үзе үлгәч тә Такташ иҗаты дистә еллар буе "ләкин" сүзе аша өйрәнелә. Башта Такташ "вак буржуа җырчысы" түгеллеген ярсып исбатларга алына, иҗат темасын, образларын кискен үзгәртеп, заманга, тәнкыйтькә яраклашып киткән чаклары да була. Ләкин "буржуа" тамгасы барыбер юылмый, һәм хәтта Такташ бу бәя белән килешергә мәҗбүр була...
Ул турыда сүз - алда. Хәзер яңадан 1923 елның азагына кайтыйк. Матбугатта эзәрлекләнүләрдән, урынсыз, тупас тәнкыйтьтән тәмам алҗыган яшь шагыйрь үзенең үткәннәреннән, шул рәвешле, язу стиленнән, үз-үзеннән ваз кичә - ноябрь ахырында "Такташ үлде" дигән атаклы шигырен яза. Бу шигырьгә шулкадәр зур фәлсәфә салынган ки, кешенең үз-үзе белән көрәше, яңа тормыш хакына газиз ата-анасыннан, үз-үзеннән ваз кичүе шулкадәр газап, фаҗига аша бирелгән - бу шигырь әдәбият дөньясын тагы бер тапкыр шартлатып ала.
Көчле кояш куптән баткан инде,
Караңгылык баскан җир өстен, -
Ә ул һаман утын якмый, тик утыра.
Бәлки... кем белсен,
Аның көчле кулы бик күп еллар
Шулай эшли-эшли талгач та,
Күкрәгендә хәят нурларыннан
Соңгы нуры сүнеп калгач та,
Аның ирекле күңле тынар өчен
Караңгылык тели торгандыр?
Бәлки, шулайдыр да,
Бәлки...

Такташ бу шигырен 30 ноябрь көнне әдәбият түгәрәге утырышында укый. һәм 2 декабрь көнне инде (нинди оперативлык!) "Татарстан" газетасында мәкалә. Исеме - "Такташизм", авторы - Кави Нәҗми. Менә ул мәкаләдән өзекләр: "30 ноябрьдә әдәбият түгәрәгенең нәүбәттәге җыелышы булды, берничә кулъязма укылды. Тыңларга килүчеләр гадәттәгечә күп иде. Кичәне бик шома үтте, дияргә ярый. Тик "Такташ үлде"... исемле черек идеологияле шигырь генә һәрбер коммунист, комсомолец иптәшләрнең күзенә бәрелде... Дини әкиятләргә ияртелеп язган әсәргә бәлки тукталырга да кирәкми торгандыр. Ниндидер мещаннар мохитында үскән, соңыннан зәңгәр күзле яшьлек чакларын сагынган тәти җегетнең (Такташистның) 17-21 нче елларда йоклаганы, советлар тәмам ныгыгач кына "нәләт нигъмәтләргә" дигән сүзләренә кагылмыйча мөмкин түгел. Гражданнар сугышының кызу вакытларында психологи-ческий үлгәнсең икән - бик яхшы. Күреп карыйк, яңа тормышта нинди яңалыклар күрсәтерсең икән!
Бу шигырьдә күп гонсыз булган үлемне символ билгесе итеп алган шагыйрь "Мин Такташизм мәсләгенең башы" диеп мактанудан да баш тартмады. Такташның иҗадияте турында марксистларча тәнкыйть бирү - журнал битләрендә генә мөмкин булганлыктан, "Такташ үлде", шигыре кулак, мулла һәм башка шул типтагы икътисади төркемнәрнең җегетләрендә һәм кызларында булган филантропияле настроениене күрсәтә. Эшче-крестьян гаммәсе революцияне турыдан-туры үзе ясый. Давыллардан соң урнашкан вакытлы тынлык вакытында Октябрь корабының койрыгына ябышкан иярчен мосафирлар үлеп терелгәч тә җитәкчелек эшен кулларына ала алмыйлар.
Шуңа күрә, 23 нче ел җиткәч кенә "Мин - иске тормыш өчен үлдем. Яңасы өчен терелдем. Көрәшчеләр, арагызга зәңгәр күзле тәти җегет килә!" диюе белән "такташизм" (?) мәсләгенең чынлап та дөрес идеологияле икәнлегенә ышандыруы читен".
Бу инде "урлап шигырь язган" мишәр малае гына түгел, бу инде шагыйрьгә социаль-политик яктан китереп сугу. Такташның хәлен күз алдына китерергә мөмкин. Ул Татарстан җирендә япа-ялгыз. Бар байлыгы - иҗаты, шигырьләре. Инде алардан да ваз кичте, бөтен дөньяга үзен "үлде" дип игълан итте. Ә дөнья барыбер кабул итмәде. Инде искечә язарга ярамый, яңасы - күңелендә, акылында тумаган. Әйләнә-тирәсендә дә, үз җанында да - дисгармония... Әле күпләр ни икәнен аңлап җитмәгән, бөтен үткәннәрне, шул исәптән динне, әхлакны да җимереп яңаны, беркем аңламаган яңаны төзергә омтылган аңлаешсыз бер чор... Такташ ул айларда бер юл шигырь язмый. "Такташ үлде" шигыре шашкын, талантлы чорның соңгы шигыре була.
Такташ үзе дәшмәсә дә, матбугатта "Такташизм" мәкаләсенә каршы чыгучылар була. "Татарстан" газетасының 1923 ел, 5 декабрь санында Толымбайскийның "Такташизм"мы, әллә аңламаумы?" дигән мәкаләсе басыла. Автор Такташны яклап чыга, ләкин үзенчә нык инанубелән, Такташның башта "теге якта" булуын исбатларга алына, аннары "Такташ хәзер пролетариат ягына чыгып килә" ди. Сәеррәк яклау, әлбәттә. Хәер, Толымбайский язмасы белән танышып чыккач, укучы үз фикерен әйтер.
"Татарстан"ның 227/892/ номерында Кави иптәшнең Такташ турындагы заметкасы күренде. Кави иптәш үзе әдәбият түгәрәгенең җыелышында булса да, бу фикерләрен шунда әйтмичә, гәзит сәхифәсендә күтәреп чыга. Гәзит укучыларга, Такташка каршы әдәбият түгәрәгендә бер сүз дә булмаганлыгын әйтеп, төп мәсьәләгә күчәм.
Такташны җыелышның рәисе "Символист Такташ" дип тәкъдим иткәч, Такташ: "Мин сезгә символизм буенча язылмаган нәрсә укыйм. Аны школларга аеру минем эшем түгел, бәлки әдәбият тикшерүчеләр эше, мин "Такташист" кына", - диде. Ләкин ул бу сүзне уйнап кына әйтте. Бу сүздән мөгез чыгарып, ул мөгезнең сырларын санау хата фикер.
Килик кичәдә укыган фикерләренә. "Такташ үлде" дигән шигырьнең кыскача мәгънәсе шулай:
Шагыйрь Такташ, иске тормышны ташлап, көрәшчеләр сафына чыга. Менә шундый мәгънә биргән шигырьне Кави иптәш: "Такташ үлде" исемле черек идеологияле шигырь генә һәрбер коммунист, комсомолец иптәшләрнең күзенә бәрелде", - ди.
Дөрес, күзгә бәрелүе иҗаби иде. Тәнкыйтьче күпчелекнең фикере белән булышмаган булырга кирәк. Матбугатка болай томан җибәрергә ярамый. Такташ "Мин "Такташизм" мәсләгенең башы һәм ул дөрес, юл күрсәткеч юл" дип әйтмәгәнгә, моның ялганлыгын әйтеп тору да артык.
Кави иптәш:
- Такташ 17-18 нче елларда шулай язмаганда, хәзер революцион-ный яза башлады, 23 нче елда гына иске тормыш өчен үлде, соңгарак калган, дигән фикер йөртә.
Такташ коктрреволюционер түгел. Пролетариат тәүбә иткән кот-рреволюционерларга да урын бирә, бу бер. Икенчедән, пролетариат үзенә таба ауган һәрбер группаны җитәкләп үз юлына алып китә. Ул инде мең Такташларны җитәкләп китте һәм китә. Бу тарихи, зарури факт.
Шагыйрь Такташ "Көрәшчеләр, мин дә сезнең янга чыгам" ди икән, пролетариат, әлбәттә, аны да җитәкләп китәчәк. Такташның соңга калып көрәшчеләр сафына чыгуын аның башыннан эзләмичә, аның тормышыннан эзләргә кирәк. Бу хакта марксистлар шулай гына карый алалар.
Шагыйрь Такташ күчү дәверендә, ягъни, пролетариат идеологиясенә таба күчә. Шулай булгач, үткән көннәрендә хата фикерләр бар булырга тиеш. Вакытында моңардан беребез дә котыла алмаган кебек, хәзер дә шул мәсьәләгә дөрес карарга кирәк.
Ләкин, Такташ Иҗадиясен тикшергән вакытта, шагыйрьләребез үзләре дә аның өслүбенә ияргәнлекләрең әйтми китә алмаслар. Бусы шагыйрьнең иҗабияи ягы. Кави иптәшкә ярамаган "Такташ үлде" дигән шигырь дә безгә шулай фикер йөртергә йөз дә беренче мәртәбәле мөмкинлек бирә".
Күргәнебезчә, кайбер "дуслары", хәтта яклаганда да Такташка "чит идеология" тамгасы ябыштырып калырга тырышалар. Бөтен көчләре белән Такташның үзен һәм җәмәгатьчелекне шуңа ышандыруга алыналар. Хәтта 60 елдан соң да акны-карадан, дусны дошманнан аерып алуы кыен. Ә Такташка ул елларда ничек булгандыр...
Шыр тилеләр
Бер көту килгән миңа.
Бер-берләрен
Төртешеп шырлап көләләр дә,
Чыгарып телләрен:
Бу, диләр, шашкаш, юләр,
Каткан киемнәр өстенә
Сипте күңеленнән бәһасыз
Бриллиантлар, энҗеләр...

1923 ел шагыйрь өчен менә шушылай тәмам була. Казанга килүенә бер ел дигәндә, ул иҗатына карата да, үзенә карата да төрле бәяләр ишетә, төрлесе төрле киңәш бирә, юл күрсәтә, ничегрәк язарга "өйрәтә". Ә шагыйрьгә ничек язарга читтән киңәш бирә башладылармы - иҗат инде юк. 1924 елның 21 гыйнварена кадәр Такташ бер юл шигырь язмый. Дөресрәге, яза алмый. Пәйгамбәрләр һәм гыйсъянчылар, пәри кызлары һәм тилеләр турында язарга ярамый, Казан зыялылары аның һәр шигырен, һәр сүзен кылыч белән каршы алалар. Пролетариат газета-жур~ налларына бу тема кирәкми. Ә революция, политика, яңа тормыш турында Такташ әле яза алмый, Кул бармыймы, җан тартмыймы... һәм менә 1924 елның 21 гыйнваре. Ленин үлә. Күп әдипләр бу уңайдан үз сүзләрен әйтеп калырга ашыгалар. Берәүләр - чынлап кайгырып, икенчеләр - башкалардан аерылып тормас өчен. Такташ та "Гасырлар һәм минутлар" дип аталган поэмасын иҗат итә. Сәясәт турындагы шигыренә дә Такташ бөтен йөрәк җылысын, кайнарлыгын, ярсуын сала. Сәясәт турында язса да, ясалмалык, ялган пафос юк. Бар да Такташча, чын, самими.
Гомумән, 1924 елны, "Гасырлар һәм минутлар" поэмасыннан соң, Такташ үзенең темасын, геройларын кисәк кенә үзгәртә. Күбрәк политика, илдәге социаль үзгәрешләр турында күләмле шигъри әсәрләр яза башлый. ("Урман", "Еллар таңында", "Давылдан соң"). Болар дөрес, туры шигырьләр. Ләкин Такташның бу шигырьләре халыклашып китә алмыйлар. Шигырьне мәңгеләштерү өчен тема, пафос, ура кычкыру гына җитми икән шул әле... Ул еллардагы әдәби тәнкыйть бу шигырьләрне яхшы кабул иткән булырга тиеш, чөнки матбугатта аларга карата аерым тәнкыйть мәкаләләре күренмәде.
Алай да, 1924 елның апрелендә Такташны әдәбият дөньясыннан тагы бер тапкыр сызып ташларга омтылып карыйлар. 27 апрель көнне, инде үзен "яңалар" алдында акларлык "Гасырлар һәм минутлар" поэмасы язылып, халык алдында укылганнан соң да, "Сулф" тарафыннан оештырылган әдәби судта футурист Ризванов Такташның иҗатына селтәнә. Шул көнне үк "Кызыл Татарстан" газетасында Гыймади һиба-товның мәкаләсе басыла. Ул анда футурист Ризвановның Такташка карата позициясен гаепли, "докладчы ике максатны күздә тотып эшләде",- ди:
"1) Ничек кенә булса да Такташның бөтен иҗадиятенә крест сызып, әдәбиятта артык эшләргә ирек бирмәү;
2) футуристлар гына революция шагыйре булып калырга тиешле,- икәнне исбатлау.
Менә шул черек максатны яклар өчен докладчы төрле хәйләләр корып, ялтыравыклы сүзләр ычкьшдыргаласа да, эшче-крестьян яшьләреннән җыелган аудитория сул фикерләргә кушылмады. Шуңа күрә ачы фактларга таянып, бу диспутның интрига өчен генә эшләнгәнлеген исбат иткән Һади Такташ зур аудитория тарафыннандавыллы алкышлар белән каршыланды. Һади Такташ үзенең иҗады белән көннән-көн пролетариат идеологиясенә якынлашуын, футуристлардагы ялгыш идеологияне ... талантсызлыкны байтак мисаллар белән күрсәтеп үтте. Диспуттагы фикерләрнең күпчелеге Һади Такташның пролетариат идеологиясенә якынлаша баруын, бу көчле каләмнең эшче-крестьяннар тормышыннан тирән мәгънәле инкыйлаби әсәрләр бирә башлавын тәкълит иттеләр.
Шагыйрьне кат-кат алкышлагач, резолюциясез-нисез генә диспут ябылды".
Ләкин 13 май санында, шул ук "Кызыл Татарстан" газетасы Гыймади һибатовның Такташны яклаган мәкаләсен тар-мар итеп чыга. Мәкалә белән бергә, шагыйрь Такташны да... Мәкалә авторлары арасында Гомәр Толымбайский да бар. Монда инде ул үзенең Такташка карата фикерен ачыктан-ачык әйтә.
"Татарстан"ның 85/997/ иче номерында, - диелә мәкаләдә, - Такташ диспуты турында дөреслектән ерак булган бер нәрсә күренде. Гыймади һибатов моны нинди исәп белән язгандыр, һәрхәлдә, укучыларның күзләрендәге томанны алып ташлау өчен мәсьәләне без ачып бирергә мәҗбүр булабыз.
Иптәш Ризвановның доклады марксистча иде. Ул докладында Такташның түбәндәге җитешсезлекләрен күрсәтте:
1. Такташ сәяси белемсез.
2. Символистларда була торган индивидуализм, кыз-хатынга курчак итеп карау, дини образлар, хыялга чумулар Такташта бар.
3. Революция дәверендә чыккан Такташ революция темпын сизә алмый. Бер-ике нәрсәсеннән башка революциягә ярарлык нәрсә яза алмады.
4. Такташ эшче-крестьян шагыйре түгел, вак буржуа шагыйре... Партия членнарыннан иптәш Ярлы Кәрим» Яхин һәм башкалар шулармы дөресләп, "Такташ бу юлы белән барса, безгә кирәкми" дигән мәгънәдә сөйләделәр.
Диспут футуризм күзлегеннән булмыйча, мөмкин кадәр марксизм күзлегеннән иде. Шагыйрь Такташны алкышлаучыларның күбесе мещаннар булдылар. Мәсьәләнең дөресе менә шулай иде,
Г.Толымбайский, Ш.Җәләй, Ш.Мәхмүт, Х.Рафиков".Шуннан соңгы елларда Такташ иҗатына карата тәнкыйть мәкаләләре бераз тынып тора, Такташ үзе дә тәнкыйтьләү өчен җирлек бирми - ул елларда язылган шигырьләрендә мәхәббәт темасы һәм дуламыйча, ярсымыйча гына яшьлекне сагыну тасвирлана. Фәлсәфи, бәхәсле, шашкын шигырьләр язмый бу елларда Такташ. Әдәбият күгенә давыл булып бөтерелеп килеп кергән шагыйрь тынычлана, темасы тарая, "мин"е күктән төшеп, авыл урамнарына кереп китә.... Кайчандыр Такташны җирдән артык аерылуда гаепләгән тәнкыйтьчеләр хәзер шагыйрьне җиргә, авылга артык ябышып ятуда тәнкыйтьли башлыйлар. 'Танылган тәнкыйтьче Галимҗан Нигъмәти дә 1927 елда Такташ иҗатының шул якларына бәйләнеп, гомуми бер тәнкыйть мәкаләсе белән чыга, "Кызыл Татарстанының 1927 ел» 25 июнь санында басылган бу "Нәни разбойниклык, хатынсыз ай һәм бераз гына мужикфәлсәфәсе турында" дип атала, Мәкалә шактый таркау язылган, автор тормышның күп кенә өлкәләренә кагылырга тырышкан - шул еллардагы әхлак та, начар тамга алган "ёсинйнчылык" та» Такташның аңа ияреп "хулиган" шигырьләр язуы да. Шулар аша авылга барып чыгып, Галимҗан Нигъмәти Толымбайский иҗатына да бәя биреп үтә» Туфан шигырьләрен анализлап ала.
Галимҗан Нигъмәти ул елларда ук исеме билгеле булган тәнкыйтьче. Такташ иҗатының кайсы якларын кабул итә алмый соң ул?
Бу мәкаләсендә Нигъмәти Такташны Есенин белән чагыштырып тәнкыйтьли. "Рус әдәбиятын укыган кешеләр беләдер» - дип яза Нигъмәти, - Есенин - кабак шагыйре, ул фахишәләр җырчысы, Есенин азаккы минутларында пессимистлыкка бирелеп, үзен-үзе үтергән шагыйрь. Ләкин болар гаҗәп түгел әле, моның иң гаҗәп җире: хәзерге рус әдәбиятын укучы яшьләрнең бик күбесенең шул Есенинны яратып укуында. Димәк, әдәбиятта аларга иң тәмле ризык бирүче әнә шул Есенин...
Югарыда әйтелгән хәлләрне искә алып, татар тормышы, татар эшче, крестьян яшьләренең иҗтимагый зәвыгына килсәк, бездә дә үзенә күрә кечкенә, зәгыйфь кенә есенинчьшык эзләре күренеп калгалавын күрәбез. Ачыграк әйтик: мин монда Такташның "нәни разбойникалыгы, күп кенә яшь язучыларның пессимистлыгы турында сөйләмәкче булам,,. Шундый калкып чыккан фигуралардан берсе Такташ булып, аның да соңгы көннәргәчә яратып язган мәүзугы нәни хулиганлык» казлар, мәчеләр кыйнау турында булды,.., Такташның бу шигыре үзе генә әллә ни түгел, ләкин аңа тиз ияреп китүче язучыларның табылуы,шундый нәрсәләрнең төрле гәзит, журналларыбызда басылып чыгуы ишәеп китү - нәни хулиганлыкның безнең яшьләр арасында да үрчүе бик мөмкин икәнен күрсәтте".
Нигъмәти Такташның хатын-кызга ана итеп тырышуын да, хатын-кызны тәнкыйтьләгән "нәни шаяруларын" да кабул итми. Гомумән, Такташ иҗатына бик берьяклы һәм ашыгыч бәя бирә. Ләкин еллар үтү белән, ул үзенең бу карашын үзгәртә һәм Такташны урынсыз тәнкыйтьтән яклаучыларның берсе була.
Такташ бу тәнкыйтьне бик авыр кабул итз. Инде ничә еллар газета-журнал битләрендә эт урынына таланган, тупас рәвештә тәнкыйтьләнгән, әмма гел җавапсыз кала килгән Такташ бу юлы түзә алмый үз-үзен якларга мәҗбүр булып, "Кызыл Татарстан" газетасы идарәсенә хат яза. Ул хат вакытында басылып чыкмаса да, бүгенге көндә Такташ томнарына кертелгән. (Такташ, 3-том, 37 бит. "Хатынсыз ай, тотнаксыз тәнкыйть".) Такташ бу,җавабында карата язылган күптәнкыйть материалларын анализлый, бәхәскә керә, Галимҗан Нигьмәтигә карата да каты-каты фикерләр әйтеп үтә. һәм үзенең җавап мәкаләсен бодай дип тәмамлый:
"Ашыгып мәкалә язарга ярамый. Миндә пессимистлык күрсәтү өчен төплерәк тикшеренү кирәк иде. Мондый гына фактларга таянып, үлемгә хөкем итмиләр".
Алай да тәнкыйть үзенекен итә - бу елларда Такташ шигырьләрендә шашкынлык, ярсу, эзләнүләр югала, шагыйрь иҗатында шактый вак нәрсәләр турында фәлсәфәгә бата. Ләкин шигърияттә шактый бастырылган, авызлыкланган Такташ драматургиядә тагы бер "ычкынып" ала. Бу аның "Югалган матурлык." дип аталган пьесасы. Такташ бу пьесасын 1928 елның 15 ноябрендә тәмамлый һәм 1929 елның 18 январенда ул инде Татар Академия театрында уйнала, һәм сәхнәгәчыгу белән, коточкыч тәнкыйтькә дучар була. Хәер, Такташ бу әсәрнең, бигрәк тә идеясенең тәнкыйтькә очрасын алдан ук. чамалый, 16 январь көйне хатыны Гөлчәһрә Хәмзинага язган хатында ул турыда менә нәрсә ди:
"18ендә минем "Югалган матурлык" куела. Менә шул нәрсә йөрәкне бик дулкынлата, Нәрсә булып чыгар? Нишләрләр? Ә впрочем, барыбер. Мин ул нәрсәне курыкмый яздым. Аңа булган тәнкыйтьне дәшулай бодрый, куркусыз каршы алам".
Һәм Такташ башына тәнкыйть фикерләре ява башлый! Аның иң беренчесе "Кызыл Татарстан" газетасында 24 январь (1929 ел) санында ук басылып чыга. Автор үзенең исемен "Бис" дип кенә күрсәтә, Ул гаилә проблемалары турында бераз фәлсәфә куертып алгач, турыдан-туры Такташны тәнкыйтьләүгә керешә. "Аның каһарманнары, - дип яза ул, -партияле зыялылар, инженерлар, студентлар. Такташ, хәл ителгән проблеманы тагын бер тапкыр хәл итәм, дип, фәлсәфәгә бирелеп китеп, ялгыш нәтиҗәләр китереп чыгара. Ул хатын-кызларны коры ана гына итеп, аларны бөек азатлыклардан һәм ирләр белән бергә, бер рәттән тормыш сафында булуларыннан мәхрүм итә. Такташның беренче ялгышуы әнә шунда, гаилә диалектикасын аңламауда, хәл ителмәгән проблеманың сәяси ягына төшенмәүдә. Такташ җәмәгать хезмәте артыннан йөргән ананы бик фаҗигале итеп чыгара. Хатын барысын да югалта: яшьлеген дә, баласын да, аналыгын да, матурлыгын да, хәтта үзен дә.
Пьесада күренгән башка кимчелекләр әнә шул югарыда күрсәтелгән сәяси наданлыкка бәйләнгән. Әсәрдә чыра яндырып эзләсәң дә иҗаби (уңай) тип тапмассың: коммунисты коммунист түгел, комсомолкалары комсомолка түгел. Кайда соң чыннары? Үбешүдән башканы белмәгән, богемачылардан арына алмаган Газизме? Тип итеп алынган каһарманнары - ясалма. Алар арасыннан табигый характерлы кешене табуы читен".
Шул ук вакытта автор пьесаның әдәби яктан матур, югары эшләнгәнен дә, теленең бай булуын да әйтеп үтә. Ләкин әсәрнең идеясен барыбер кабул итә алмый. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, "хатын-кыз ир-ат белән тигез", - дип, хатын-кызлар ул заманда әллә нинди мәгънәсез мөгезләр чыгарып йөргәндә, коммунистик матбугат шул әхлаксызлык ларны, "яңа тормыш" дип бертуктаусыз мактап торганда, Такташ үзенең пьесасы белән һәрберсен үз урынына утырта да куя. Хатын-кыз табигатьнең нечкә, мондый социаль нагрузкаларны, үзгәрешләрне күтәрү өчен әзерлексез булуын, хатын-кызны сакламасаң, гаиләгә дә, җәмгыятькә дә зур фаҗигаләр киләсен әсәре аша күрсәтә. Баш героинясы Галиянең фаҗигасе аша шул замандагы күп хатын-кызларның язмышын, киләчәген ачып бирә. Әлбәттә, акыллы кешеләр пьесаның нәкъ шул ягын күреп хупларга, уйланырга, ура кычкырудан бераз айнып, хатын-кызга нәкъ Такташча - АНА итеп тә карарга тиешләр иде. Ләкин 1929 еллар бит! Иң кызыл, күзләр иң томаланган, акны -кара, караны - ак дип әйткән һәм халыкны да шуңа ышандырырга алынган еллар... һәм, әлбәттә, Такташ пьесасы шул елларның балтасы астына барып кына керә.
Икенче мәкаләне Фатыйх Мөсәгыйть яза. Ул елларда әдәбият дөньясын ду китереп тоткан, пычак теле белән күпләрне бер селтәнүдә юк итә алган атаклы Мөсәгыйть үзе тотына Такташка. Мәкалә 1929 елның 7 феврале көнне "Кызыл Татарстан" газетасында басылып чыга. Исеме дә чәчрәп тора - "Татар әдәбиятында чит идеология". Җәя эченә "Кызылга төрелгән чит фикерләр турында" дип куелган. Ленин томнарыннан хатын-кызлар турында цитаталар алып, Мөсәгыйть эшне бик җитдидән башлый. Әсәрнең идеология ягыннан зарарлы булуын әйтеп үтә һәм Такташның чит лагерь идеологиясенә хәтле тәгәрәвен җентекләп исбат итәргә алына. "Такташ, - дип яза ул, - "Югалган матурлык"та комсомол маркасы астында буржуа-мещан яшьләре тормышын биргән. "Югалган матурлык" үзенең мөндәриҗәсе белән безнең тормышны күрсәтми, вак буржуа тормышын җанландыра. Бу әсәр белән эмигрант-менылевиклариың "коммунистлар партиясе тарала, бозыла, моннан соң алар эш башында торырга булдыра алмаячаклар", диеп карылдау арасында бер тиенлек тә аерма юк. Үзенчә коммунист һәм комсомол активларын җыеп, барлыгыннан мондый бер букет бирергә тырышуны башкача аңлау мөмкин түгел. Ләкин язучы аларга никадәр генә кызыллыклар, комсомол, коммунист исемнәре такса да, алар үзләренең кем икәнлекләрен бик ачык күрсәтеп торалар.
1. "Югалган матурлык" хәзерге көндә активланып, каты көрәш алып бара торган вак буржуазия, кулак идеологиясенең татар матур әдәбиятына керүен күрсәтә, "Югалган матурлык" - шуның документы.
2. Электән үк идеология ягында тотанаксыз булган Такташ хәзер ачыктан-ачык чит идеология лагерына тәгәри.
3. Безгә матур әдәбиятка һәм аны тудыручыларга нык күз салырга кирәк".
Нык кизәнә Мөсәгыйть, Такташны бөтенләй чит идеология лагерына ябып куя. һәм "Югалган матурлык"ка шушы тискәре бәя 1956 елга хәтле дәвам итә, бары тик 1956 елда гына ул беренче тапкыр "Совет әдәбияты" журналында басыла һәм сәхнәгә куела.
"Югалган матурлык"ка тәнкыйть фикерләре Казанда гына түгел, Мәскәүдә чыга торган татар газеталарында да күренә. Шул ук 1929 елның 6 февралендә "Эшче" газетасында Зәйнәп Бәшированьщ бик усал тәнкыйть мәкаләсе басылып чыга. Бәширова да сүзне Лениннан башлый, хатын-кызның хокуклары турында күп яза һәм Такташның пьесасын үзенчә бөтенләй юкка чыгарып ташлый. "Бу әсәр белән таныш булган кеше, - дип яза ул, - аның Казан, Әстерхан сәхнәләрендә күренүенә тыныч кына карап кала алмас. Баштанаяк буржуа идеологиясе белән сугарылган бу әсәрне укыган кеше, аның сәхнәдән-сәхнәгә күчеп, меңнәрчә хезмәт массаларын агулап йөрүенә тыныч кына карап тора алмас!
Такташ, үзенчә, бөтен дөньяны уйга калдырырлык "зур проблема" күтәреп чыккан. Ул "Хатын-кыз ана булырга тиешме, әллә җәмәгать эшчесеме?" дип мәсьәләне кабыргасы белән куя.
Такташның бу әсәрендәге коммунист, коммунистка геройларына характеристика биреп тормыйм. Художество ягына да, тәнкыйтьтән түбән булу сәбәпле, тукталып торуны кирәк тапмыйм.
Такташ буржуа җырын җырлый... Тормышның динамикасын аңлый алмый торган Такташ яңа тормышны бозып күрсәтә... Тема бар, каләм бар, яңа тормышның матурлыгын күрә алырлык сәяси күзлек кенә юк.
Сезнеңчә, татар пролетариат театры нәрсәгә хезмәт итәргә тиеш: хезмәт массасын социализм төзү эшендәге бурычларыбыз тирәсенә оештыругамы, әллә "Югалган матурлык"дар белән Ленинизмга ревизия ясаугамы?"
Менә кайларга хәтле барып җитә тәнкыйтьче "иптәшләр"! һәм нинди елларда диген? Инде шәхес культы дигән кара тегермән кеше язмышларын тарттыра башлаган, читтән төртеп күрсәткән шикле бер сүз өчен дә адәм баласын юк итә торган заманнар бит! Ә монда - бер сүз генәме? Хәтта Мәскәүнең үзендә чыга торган газеталарда Такташмы Ленинга, марксизмга каршы эшләүдә гаеплиләр, Берсен-берсе уздырып, үз татарларыбыз чәңгелди, Беркем дә телләреннән тартмый, үзләре алга атылып чыгып, каләмдәшләренең иҗатыннан кара таплар эзлиләр, һәм табалар, һәм язалар. Такташка моннан соң ничек, язарга? Нәрсә турында язарга? Мактап, яраклашыпмы? Акланыпмы? Үкенепме? Аннан бит барысы да шуны көтәләр. Тормышта булган авыр, кара якларны ничеккүрмәмешкә салынасың да, ничек дәшмичә каласың?! Ул бит - ШАГЫЙРЬ!..
Җил сөйли, үкрә миңа, син ят тудың, ди, дөньяга...
Ил сөйли... шомлы көлә, син, ди, явыз, динсез бала.
Кем яраткан? Ник яраткан? Нинди сергә баглы мин?..
Кем дә белми, кем дә әйтми,.. Аһ! Үләм минкайгудин...
Бар да шәфкатьсез, аяусыз, таш йөрәкле бәндәләр,
Чорнап алган да көләләр ыржаеп "ул" гәүдәләр...
Үтте еллар... Эзләдем мин, эзләдем бер тугры дин,
Тапмадым, әмма югалттым бар иман, "алла"мнымин...

Нинди алдан күрүчәнлек! Нинди пәйгамбәрлек! Әле 1921 елда язган бу шигырендә Такташ үзенең тормышының, иҗатының ни белән бетәсен күрә... Барысын да күрә...
1929 ел - Такташның шәхси тормышында да иң авыр ел, "Югалган матурлык" тәэсир итәме, "Ялчы" газетасы белән судлашып йөрүе дә сәбәп буламы - 1929 елның 15 мартыннан Такташ "Азат хатын** журналыннан эштән чыгарыла. Җиде ай эшсез йөри. Акчасызлык. Авырып, больницаларда яту. Гаиләсендә дә кискен конфликтлар туа. Бу айларда хатыны Гөлчәһра Хәмзинага (ул Мәскәүдә укый) язган хатларында Такташның җан газаплары ачык күренә. "Казандагы бүгенге минем эш мәйданым талантсыз кешеләр белән тулы, - дип яза ул аңа 1929 елның 12 октябрендә. - Алар бетен пычраклыклары белән минем юлыма киртә салырга телиләр. Минем әдәби гомеремне Есенин дарына илтеп терәргә телиләр. Ләкин алар минем революция шагыйре булуымны оныттылар. Алар минем әдәби гомеремнең соңгы сулышлары бик зур каршылык көче бәрабәренә генә биреләчәкләрен аңламыйлар". (Такташ хатлары Татар дәүләт музееның әдәби бүлегендә саклана).
Шагыйрьнең барелеп-сугылып йөртелүе аның шигырьләренә дә тәэсир итә - ул елда аның усал-усал шигырьләре күренеп ала. ("Серле күзлек", "Таныш түгел елмаючы", "Йомшак башлар", "Уталган чүпләр", "Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап", "Син дошманым минем", "Җавап").
Ләкин ул чор шигъриятенең таҗында торган "Мокамай", "Алсу" шигырьләре дә 1929 елда языла, Такташ таланты барыбер бәреп-бәреп чыга. Бу ел дәвамында әле Такташ "Таң җиле" дигән роман өстендә эшли. Аның өзекләре "Безнең юл" журналының 1929 ел, 12 нче санында басылып чыга.
Әмма кара тәнкыйть Такташның артыннан тагылып йөри, әйтерсең, чыннан да, Такташны әдәбияттан гына түгел, дөньядан да юк итү максаты куйганнар, Язса да тынычлык юк, язмаса да.». "Яңалиф" журналының 1929 ел, 7 нче санында (апрель) "Берәү" псевдонимы астында "Инде ачык әйтергә кирәк!" дигән коточкыч ямьсез, усал, тупас мәкалә басылып чыга. Мәкаләнең исеме астына "Начар шигырьләр -надан шагыйрьләр - сагыну җырлары - Һ.Такташ" дип тә куела. Автор шагыйрьләрнең ни өчен үсмәүләре турында уйлана да, аларны наданлыкта гаепли, физика-математика законнарын "белмәүләренә" хәтле барып җитә. Бик белдекле булып, тарихка да кереп чыга, шагыйрьләрне тарихта наданлыкта гаепли. Аларның шигырь техникасын белмәүләрен, әдәби багажлары булмавын әйтеп үтә. һәм шушы кереш сүздән соң конкрет Такташ иҗатына күчә. Ул болай дип яза:
"Такташ кайберәүләр тарафыннан шагыйрь танылып, мактала да бугай. Ләкин мәсьәләне ачык куярга кирәк, - аңа матбугатта артык бәя бирелә. Кирәк үзенең алган мәүзугълары, кирәк тасвир көченең дәрәҗәсе, кирәк шигырьләренә салынган уйлары белән ул бәяләрне күтәрә алмый ул.
...Такташта анда яңа бер уй, яңа бер дөнья, яңа бер нәрсә дә юк. Шулай ук анда чорыбызның иҗтимагый мәсьәләләре, кузгалган яңалыклары турында сүрәтләр дә юк.
Нәрсә бар алайса?
"Мин бунтарь!.."
"Мин усал!.."
"Мин харап!.."
"Мин..."
"Мин..."
Тагы "Мин" дип кәпрәюләр бар...
Тагы этләр, мәчеләр, казлар, үрдәкләр һәм башка йорт хайваннары бардыр".
Кайчандыр шагыйрьне аллалар, пәйгамбәрләр, абстракт геройлар белән артык мавыга дип аңа вак буржуа җырчысы исемен таккан тәнкыйтьчеләр хәзер аның авыл белән артык мавыгуын күралмыйлар. Шагыйрьнең һәр шигыренә, һәр сүзенә, һәр талпынышына ревизия ясап тордылар, абруйлы исемен даими рәвештә газета битләрендә пычраттылар, һаман Такташны ничек язарга яки ничек язмаска кирәклеген өйрәтәләр. Исемнәрен әйтмичә, псевдонимнар артына яшеренә-яшеренә зур шагыйрьне талыйлар. Хәер, ул заманда татар коммунистларының төп органнары булган "Кызыл Татарстан" газетасында ул тәнкыйть мәкаләләре очраклы рәвештә генә чыктымы икән? Ул елларда күренеп торган бердәнбер зур талантны - Такташны җыелып талыйлар бит татар коммунистлары.
Тагы югарыда телгә алынган мәкаләгә әйләнеп кайтыйк. Автор Такташны нәрсәдә генә гаепләми! Ул аны мәэзин белән дуслыкта да, киләчәкне күрә белмәүдә дә, сыйнфый наданлыкта да, үзе турында күп, мактанып язуда да, "вак мәүзугълык - вак фикерле" булуда, "бәхетне вак нәрсәләрдә күрүдә" дә, бер төрле вәзен белән генә язуда да, Кафияләренең (рифма) тапталган булуында да гаепли, һәм мәкаләнең ахырын: "...Үзең әдәбият кануннарыннан тар булдыгың хәлдә, үзең аның бер генә тар сукмагыннан бара алдыгың хәлдә - "Әдәбият кануннарын җимерәбез! Аларга сыймыйбыз!" дип буш бугазланырга кирәкми иде", - дип тәмамлый.
Нәкъ шушы урында, шушы мәкаләдән соң әдәби тәнкыйть мәйданында яңадан Галимҗан Нигъмәти фигурасы калкып чыга. "Безнең юл" журналының 1929 ел, 5 санында ул "Имзасыз һәм җавапсыз мәкалә турында" дигән язма белән чыга. Башта автор бик җентекләп, марксистик әдәбият, әдәбиятка марксистик караш турында язып үтә. һәр сүзе белән "Берәү"нең фикерләрен кире кага, юкка чыгара бара. Язучы, "Берәү" өйрәткәнчә, физика-математика законнарын гына түгел, тормышны яхшы белергә тиеш, ди. Менә аның мәкаләсеннән бер өзек: "Такташ күтәрелә алмый, ул бер тирәдә чуала икән, аның сәбәбен Такташ һәм башкаларның Америка ачалмавыннан эзләмичә, бөтенләй башка җирдән эзләргә кирәк. Мәсәлән, Такташ ничаклы хәзерге тере тормышның үсешен аңлый ала һәм аңламаса сәбәпләре кайда - менә шул якларны тикшерергә кирәк".
Күргәнебезчә, Галимҗан Нигъмәти дә Такташның соңгы еллар иҗатыннан бик үк канәгать түгел, ләкин ул аны тактика, әдәп белән генәәйтеп үтә, шагыйрьнең бер урында таптануына сәбәпне социаль җирлектән эзләргә кирәк икәнлегенә ишарә ясый. Чын тәнкыйтьчеләрчә, саклык белән генә, Такташның фаҗигасенә якынлаша: "Такташ менә шул хәлдә "Бунт" күтәреп чыкты, - дип яза ул, - Ул үзенең дә элекке "космослыгыннан" ваз кичеп, элекке символист Такташ"ны "үтерергә" ("Такташ үлде" шигыре) тырышып көндәлек тормышка, аның да ваклыкларына күз сала башлады.
Ләкин Такташның хаталанган җире шул булды: ул бу "ваклык"ка артык бирелеп китте, шуның белән артык мавыкты".
1929 ел Такташ өчен менә шулай тәмамлана. Бөтен "ялгышлары" читтән санап, исбатланып күрсәтелә. Такташ иҗатына бәя куела. Ул бәя мондыйрак: "Такташ башта черек буржуа шагыйре иде, заман аны үзгәрергә мәҗбүр итте". Инде вак-төяк тәнкыйтьчеләр ыргыткан фикерне әдәбият галимнәре гомумиләштереп, "Татар әдәбияты тарихы"нда Такташ иҗатына карата шундый бәя куялар. Әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең 1930 елны Казанда чыккан "Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты" китабында шагыйрь Һади Такташ иҗатына зур бүлек багышланган. Галим шагыйрьнең бөтен иҗатына анализ ясый, тамырларын барлый, ләкин барыбер шул вак-төяк тәнкыйтьчеләр фикереннән, позициясеннән ерак китә алмый. Ул башта Такташның "череклеген" исбатлауны максат итеп куя. Китапның үзеннән өзек китерик:
"...Кыскасы, Шамил һәм Кавиләрнең (Шамил Усманов, Кави Нәҗми. - Ф.Б.) иҗат тамырлары төбендә революциянең үзендә булып, хезмәт тормышы, коллектив эшләр белән багланыш булса, Такташ иҗатының тамыры... Такташның үзендә, революциядә түгел, шул революциядән көч алган үз шәхесендә, "мин"легендә килеп чыкты. Аның бунтарьлыгы да төбендә "халык" яки хезмәт коллективы өчен булмыйча, шул "мин" өчен, "мин"нең азатлыгы, "мин"нең кадерләнүе, "мин"нең үсүе өчен иде".
Шулай итеп, 1930 елда да, үләсенә бер ел калганда, инде без классика итеп өйрәнелә торган барлык шигырьләре язылып беткәндә, Такташны һаман халыктан аерылуда, мин-минлектә гаеплиләр. Габдрахман Сәгъди аны идеалист, символист, бунтарь, "нәләтче", анархист, индивидуалист шагыйрь дип атый, "мин"че, "пәйгамбәр" дип өсти, аның яшь буын өчен "куркынычлы", хәтәр икәнен әйтеп үтә. Ләкин Такташның төзәлүен, дөрес итеп яза башлавын әдәбиятчы-галим менә нәрсәдә күрә:
"Такташ безгә килеп, - ди ул, - чынлап та "авыл малаеның" тилергән хисләрен җырлады. Болар яшь буынны да вакыты белән тилертә язып куйды. Ләкин шагыйрь соңыннан ул чагындагы "рухи" салынышы, омтылышы белән үзе теләгәнчә үк бара алмады. Куәтле искән җилне җиңелмәс биек таулар бәреп сындырган шикелле, пролетариат идеологиясе куәте һәм нәфис әдәбият турындагы партия сәясәте андый омтылышларны бик каты кире бәреп үзенә уңайлашу юлына әйләндерде. Шагыйрь теләсә дә, теләмәсә дә, идеологиядә пролетариат идеологиясе юлына борылуга мәҗбүр булды. Советчылык юлыннан хәрәкәтләнә башлады".
Бу инде ачык, бернинди бәхәсләргә, җавапларга буйсынмый, бирешми торган рәсми, фәнни бәя. Җитмәсә, шушы ук бәяне 1930 елның 30 ноябрендә ТАППны (Татарская ассоциация пролетарских писателей) тазарту комиссиясендә дә кабатлыйлар. ("Атака" журналы, 1930 ел, 8-9 саннар). Анда 52 язучының иҗаты карала, күбесе ТАППдан чыгарыла. Тикшерелүчеләр исемлегендә Такташ 24 нче кеше булып тора. Аңа да бик каты таләпләр куела. Шул комиссия карарының Такташ иҗатынакараган өлеше:
"...ТАПП сафында калдырырга (Такташны. - Ф.Б.) һәм түбәндәге ялгышларын кискен рәвештә төзәтергә кушарга: 1) үткәндәге әсәрләрендәбулган пролетариатка ят карашлардан кискен рәвештә читләшергә; 2) ялгыз бикләнеп яшәвен бетерергә, "Ялчы" гәзите белән булган гонорар өчен ызгышын ТАИП члены өчен кичермәслек зур ялгыш итеп санарга;3) эшчеләр массасы белән даими бәйләнешне юлга салып, социализм төзү көрәшен җанландырган производство тематикасына кискен борылыш ясауга аеруча әһәмият бирергә; 4) аның иҗадының бөтенләйпролетариат әдәбиятына таба борылуы аның җәмәгать эшенә катнашуыннан, эшчеләр массасы белән бәйләнеш аша гына булачагын күрсәтеп, Такташны ныклап җәмәгать эшенә тарту бурычы ТАПП правлениесенә тапшырыла".
ТАПП правлениесенДә җаваплы секретарь - Кави Нәҗми, әгъзалары Гомәр Гали» Толымбайский һәм башкалар, Аларның берсенең дә иҗаты "чистка"га эләкми.
Иҗат кешесенә күпме басым! Күпме таләп! Әле журналистны, һич югы прозаик, драматургны шулай диктовка астында эшләтергә мөмкин. Ләкин шагыйрьне?! Такташ кебек шагыйрьне!!
Такташ үз иҗатына шушындый бәя биргәнгә» тормышының шушындый юнәлеш алуына ничек карый соң? Кабул итәме? Кабул иткән кыяфәт кенә ясыймы? Тагы шул соңгы бер ел эчендәге иҗатына күз салабыз...
... Пәйгамбәрләр инде күптән юк. Күкләр, янар таулар да юк. Алар гынамы, этләр, мәчеләр, казларның да эзе дә юк! Кара тәнкыйть, кара, мәкерле заман үз максатына ирешә - татар даһие Такташ, татарның Байроны, Пушкины ыңгыраща-ыңгыраша, эчтән үкси-үкси, әрни-әрни үзенең үткәннәре - таланты белән хушлаша. Такташ яраклаша. Такташ алар теләгәнчә - яңача яза башлый. Такташ үлә...
Пионерлар бик күп эшләгәннәр:
Утильсырье бик күп җыйганнар,
Бик күп өй куяны үстергәннәр,
Кырда меңләп йомран буганнар...
Кайда сез, кайда сез, янар таулар, пәйгамбәрләр, изгелек фәрештәләре» күктән сөрелгәннәр һәм газраиллар?! Кайда сез - җируллары?! Кайда сез, урман кызлары?..
Төн уртасы Әнкәй, мин дар ясыйм
Әмербулган мине асарга.
Мин дар ясыйм яшь бер пәйгамбәргә,
Дарга басып, күккә ашарга...

Бу юлларны Такташ 1918 елда язган була, "Үтерелгән пәйгамбәр"... Әйе, Такташ, пәйгамбәрлек сизенүе белән сизенә - шулай булачак - әмерне алар бирер, дарны ул үзе ясар... Яраклашуы, үз-үзеннән баш тартуы белән...
Соңгы еллар иҗатыннан күренгәнчә, Такташ үзенә һәм иҗатына бирелгән бәя белән тулысымча килешә,.. Ул инде элеккеге "ялгышларын" кабатламый, ул көннең "актуаль темасына" заказ белән, "коеп куйган" шигырьләр яза, "Съезд ачылды", "Мин дезертир бугай, командир!", "Удар артыннан удар" һәм... һәм "Киләчәккә хатлар"... Юк, "Киләчәккә хатлар" поэмасын мин яраклашу әдәбиятына кертеп өйрәнергә теләмәсидем. Бу - Такташның эзләнүе, эчендә кайнап, ургып торган талант, дәртне үзенчә яңа форма, яңа эчтәлеккә салырга омтылу. Такташ, бөек булуы өстенә, балалар кебек беркатлырак та була - ул ышана. Киләчәкнең дә нәкъ менә шулай буласына ышанып үлә.
Бишьеллыкның бөек гигантлары
Һаман үсә,
һаман күккә таба урелә, -
Башларыннан инде сез яшәгән
Коммунизм кыры күренә...

Үләренә 6 ай кала, Такташ соңгы бәяне үз иҗатына үзе куя. 1931 елда аның "Тулы җыелма"сы, I-том басылып чыга. 3 июнь көнне Такташ шуңа "Язучыдан" дигән сүз башы яза. Урынлы һәм урынсыз тәнкыйтьнең әдипне ничек үзгәртә баруын күзәтү, күрсәтү өчен, ул сүз башы бик гыйбрәтле. Такташның бу соңгы сүзен язмамның ахырына калдырып, китапка кереш сүз язган Гомәр Галинең мәкаләсен мисалга китереп үтик. Чөнки ул мәкалә Такташ үзе исән вакытта үз иҗатына карата читтән ишеткән соңгы бәя.
"Хәзерге Такташ белән моннан 9-10 еллар элек булган Такташ арасында бик зур аерма бар, - дип яза Гомәр Гали. - Әнә шул аерма ничек туды, Такташ иҗатының беренче башлангыч чорының иҗтимагый нигезе нинди иде, ул кем булып мәйданга чыкты һәм кемгә әйләнергә тырышты, бу иҗатның эчтәлек һәм форма якларында ярашу ничек һәм башка менә шундый сөальләргә тулы җавап бирелгән юк әле", һәм алга таба Гомәр Гали дә бик нечкәләп Такташның үткәннәренә анализ ясый, вак буржуа арасыннан чыкканын, башта шуның җырчысы булуын исбатларга тотына. Такташның иң яхшы шигырьләреннән һәм "Җил уллары трагедиясе"ннән идеологик чатаклыклар эзли, таба һәм шуннан чыгып: "...Такташның капитализмга һәм буржуазиягә каршылык позициясе вак буржуа позициясе иде", - дип нәтиҗә ясый. Шушы үлчәү белән килеп ул Такташның бөтен иҗатына анализ ясап чыга.
Такташ бу тәнкыйть белән дәтулысынча "килешә". Гомәр Галинең кереш сүзе янына ук үзенең "Сүз башы"н язып куя. Китабын чыгару максатыннан бәлки ул аны язарга мәҗбүр дә булгандыр, бәлки үзенең элек начар язып, хәзер генә яхшы якка үзгәрүенә чын-чынлап ышангандыр да - ни булса да, ташка баскан сүзләр калган! Такташның үз-үзенә соңгы бәясе калган... Менә ул:
"...бу минем беренче томга кергән шигырьләрне бастырып, масса арасына тарату ялгыш бер адым түгелме?
Татар пролетариат язучылары ассоциациясе члены була торып, миңа бу шигырьләрне бастырып чыгару җинаять түгелме?
Беренче томым басылганда мин менә бу сорауларга җавап бирергә тиешле һәм мин "басылырга тиеш" дип җавап бирәм.
Чөнки бу томга кергән әсәрләр - пролетариат революциясе үзенең дәвамында кешене ничек үзгәртә баруын күргәзә торган тарихи документлар.
Бу әсәрләр минем вак буржуа арасыннан чыгып, Коммунистлар партиясенең еллар буена мине ничек үзгәртә баруын һәм шул нигездә миннән яңа, бүгенге, кирәкле кешене тәрбияләп килүен ачык күрсәтәләр... Шуның өчен дә минем үсүемә характерлы булган бу әсәрләр басылырга тиешлеләр дип уйлыйм... Үсү чорындагы пролетариат идеологиясенә чит булган идеология кытыршылыкларын эченә алган бу томны җыеп бастыру миңа киләсе шигырьләремне пролетариат идеологиясенигезенә корып, бүгенге сорауларга җавап бирерлек итеп яза башлавымны җиңелләштерәчәк.
Шулай итеп, бу том белән үткәннәргә ишекләрне ябып, социализм экономикасы ачып килгән яңа ишекләр алдына миллионнар белән бергә яңа, бөек теләкләр белән килеп басам".
Такташ үткәннәргә ишекләрен яба. Ләкин яңасын ача алмыйча, яңа шигырьләрен язарга өлгермичә кала. Без бүген классика итеп, аның "пролетариат идеологиясенә чит булган" шигырьләрен өйрәнәбез. Сүздән шундый сихри сүрәтләр тудыра алуына сокланабыз, ул безгә шул бунтарьлыгы белән якын, тыйгысызлыгы, эзләнүләре белән кадерле... Ул ваз кичкән шигырьләре белән ШАГЫЙРЬ. Хәер, моны Такташ үзе дә аңлагандыр, җанының яшерен бер сизенүе белән аңлагандыр. Ул үзенең яраклашуын, яңача яза башлавын партия тәэсире (аңла: басымы) нәтиҗәсендә икәнлеген килер буынга ачыктан-ачык әйтеп калдыра. Такташ үз фаҗигасен аңлап үлә. һәм нәкъ менә үлеме дә аны шагыйрь буларак тулысынча таркалудан, юкка чыгудан саклап кала...
Сөйлә, әнкәй! Сөйлә, мин туганда,
Кем булсын дип дога кылдыц син?
Нинди дога белән, үкрә-үкрә,
Канлы җиргә йөзец ордың син?
Әллә: "Углым минем тарих углы булсын!" -
Диеп дога кылдыңмы?
Әллә?... Сөйлә, әнкәй!
Юат чит илләрдән
Сиңа кайткан тиле улыңны!
Кояш - шаһит: илем, иркем өчен
Сугышып йөрдем, әнкәй, ул күрде!
Зобанилар, явыз зобанилар,
Алар... Алар мине үтерде.
Әйе, талантның башына талантсызлар җитә. Алар талантны да үзләре кебек үк талантсыз итеп күрсәтергә тырышалар, шуңа ышандыралар, бөтен гомерләрен шуны исбатлауга багышлыйлар. Такташ фаҗигасе аша без моны яхшы күрдек...
Такташ талантының энҗе бөртекләре ком-таш арасына күмелгән. Такташ үзе үк өйгән ком-таш арасына. Бу энҗе бөртекләренең кайда ятканьш һәркемнең җаны үзенчә күрә. Такташ иҗаты - әле бик күп җаннар чумып-чумып энҗе эзләүче тирән талант дәрьясы ул. Энҗеләрен эзлик Такташ шигъриятенең, энҗеләрен...
Мин яралдым, серле моңнарым белән бар дөньяны
Еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны.
Көн килер, күз яшьләрем тормыш күгендә ялтырар...
Дәртле җырларым моңыннан ил елар...
Әйе, минем көчле рухымнан җир вә күкләр калтырар.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.
"Аргамак" журналы, 1995, октябрь-ноябрь саннары.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013