Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Кояш Тимбикова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Кояш Тимбикова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С<= Т =>У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин
Кояш Тимбикова

(1937-2004)

Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук райоң. ның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамлаганнан соң, 1954—1959 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт уңи. верситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегеңдә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959— 1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы секретаре булып эшли. 1979—1982 елларда ул — «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. 1964 елдан — КПСС члены.
К. Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре — очерк характерындагы журналистик язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. Алтмышынчы елларда Татарстан, Башкортстан газета-журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә Тагы бераздан, 1971 елда, «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре — «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.
Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү, тормыш материалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут» һ. б.), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында» (1978), археологлар турында «Тәңкәле тау» (1980) һәм мораль-этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну» (1981), «Ярлар биек» (1982) исемле повестьларын иҗат итә.
КамАЗ эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен К. Тимбиковага— «КамАЗ төзелеш ударнигы» знагы, ә БАМны төзүчеләр турындагы документаль язмалары өчен Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе бирелде. К. Тимбикова 1976 елдан бирле Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртә.
1969—1985 еллар арасында К. Тимбикованың очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның аерым әсәрләре рус һәм СССРдагы башка кайбер милли телләргә дә тәрҗемә ителгән. Кояш Тимбикова—1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Зәңгәр күлмәк: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—71 б., ил. 10 000. Рец.: Мөхәммәтшин Г. Кояшлар яктырак янсын!—Соц. Татарстан, 1970, 20 май.
Күңелләргә күләгә төшмәсен: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—79 б. 3000.
Якты йолдыз: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1977.—64 б. 1500. Кайгы белән шатлык янәшә: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 138 б. 3 000. Рец.: Камалов Б. Осталык үренә таба.— Соц. Татарстан, 1980,23 март; Ш а һ и е в И. Агым уртасындагы язмышлар.— Казан утлары, 1981, № 3, 171—172 б.
Бәхет хакына.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—159 б. 2000. Рец.: Шакирҗанова Т. Хезмәт бәхеткә илтә.— Соц. Татарстан, 1981, 29 май; Тимбикова К. Мои герой живут рядом.— Веч. Казань, 1980, 24 сент.
Тәңкәле тау: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 176 б. 15000.
Ярлар биек: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 192 б. 7600.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013