Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Таньюкук
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Таньюкук

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин

Таньюкук хөрмәтенә язылган ядкяр

Борынгы төрки эпосны өйрәнүдә Таньюкук хөрмәтенә куелган язманың да әһәмияте зур. Ул: «Мин үзем зирәк Таньюкук» («Билгә Таньюкук бән өзүм»),— дигән сүзләр белән башлана. Аннары каһарман үзенең табгачлар илендә тәрбияләнүе турында хәбәр итә. Бу исә чынлыкта аның чорына күрә гаять югары белем алуын аңлата. Иң әһәмиятлесе, Таньюкук образында каганнарга якын торучы традицон эпик акыл иясе синтезлашты-рылган. Ул киңәшче вазифасын үтәп, кирәк очракта гаскәр башлыгы да булып китә. Таньюкук — Орхон ядкярендә исеме безнең көннәргәчә сакланып калган иң беренче төрки акыл иясе һәм яу башлыгы булса кирәк. Борынгы төрки дәүләттәге каганның зирәк киңәшчесе һәм яу башлыгы турында бөек Фирдәүси дә үзенең «Шаһнамә»сендә хәбәр итә. Төркләр хака-ны Афрасиабның Пәйран исемле зирәк яу башлыгы булып, ул артык кызу канлы хөкемдарны дуамал хәлләрдән сакларга тырышкан, Туран белән Иран арасында кабынырга торган янгынны һәрчак сүндерә килгән. Әгәр дә Таньюкук тарихи шәхес икән, аның әлеге Пәйранга прототип булуы бик мөмкин.
Уйгур «Угызнамә»сендә зирәк яу башлыгы Улуг түрүк (Олуг төрк) дигән дәрәҗә исемен (титулын) йөртә. Әмма борынгы төрки хаканнарның зирәк киңәшчесе образларыннан иң күренеклесе — атаклы Дәдә Коркыт (Урта Азия халыклары фольклорында — Коркыт ата).
Таньюкук, Коркыт ата кебек үк, барлык дәүләт эшләрендә актив катнаша. Нинди дә булса карар кабул иткәнче яки каганга ни дә булса тәкъдим иткәнче, ул барын да ныклап уйлый, үлчәп, чагыштырып карый. Каган властен һәм кабилә бердәмлеген ныгыту өчен зур тырышлык куйган киңәшче һәм зирәк аксакал образы гаять колоритлы. Ядкяр текстыннан күренгәнчә, Таньюкук каган белән бер дәрәҗәдә торган. Аның турында дошманнар менә ни диләр:

Аз кына түрк будун йорыйур әрмис
Каганы алп әрмис
айгучысы билгә әрмиc
ол әки киси бар әрсәр
сйни табгачыг өлүртәчи тирмән.

(Аз гына төрк халкы күченеп йөри икән.
Каганы алып икән,
киңәшчесе зирәк икән.
Шушы ике кеше исән чагында,
Сине, табгач халкы, бетерәчәкләр,—дим мин.)

Бу —угыз каганының төрк каганына каршы бергә яу чыгарга чакырып табгачларга әйткән сүзләре.
Дәүләт күләмендә олы фикер йөртә белгән Таньюкук сирәк очрый торган яу башлыгы итеп тә бирелә. Бу яктан әлеге Орхон ядкяре борынгы угызлар турындагы эпик ядкярләр белән тулысынча аваздаш. «Шәҗәрәи тәракимә» (Төрекмәннәр шәҗәрәсе) авторы * раславынча, Коркыт ата өч каганга киңәшче булган. Таньюкук үзенең дүрт каганга (Илтәриш каган, Бөгү каган, Билгә каган, Капаган каган) киңәшче һәм гаскәр башлыгы булганлыгын әйтә. XVI гасыр кулъязмасында сакланып калган «Мәкальләр һәм әйтемнәр» («Аталар сүзе») исемле борынгы җыентыктагы барлык мисаллар Дәдә Коркыт исеменнән китереләләр. Аның сөйләме халык зирәклеге, мәкальләр һәм әйтемнәр белән тулы, ә үзен ул «Бән Дәдә Коркыт» дип атый. Шунысы игътибарга лаек, әле анализлана торган Орхон ядкя-рендәге Таньюкук сөйләме дә: «Әдгүти әшид катыгды тыңла» («Яхшы ишет, ныклап тыңла»); «Ичә ашсыз ташра тонсыз» г(«Эчтән — ашсыз, тыштан — киемсез»); «Узак әрсәр йаблак агы бирүр йагук әрсәр өдгү агы бирүр» («Ерактагыга — арзан бүләк бирерләр, якындагыга — кыйммәт бүләк бирерләр») кебек мәкальләр белән чуарланган, ә үзен ул «Мин зирәк Таньюкук» дип атый. Таньюкукның мәкальгә охшаш сүз тезмәсе авыз иҗаты традицияләренең өзлексезлегенә ачык мисал булып тора; ә ул сүз тезмәсе соңрак «Угызнамә»нең уйгур кулъязмасында һәм XV гасырга караган Язычы углы Гали «Угызнамә»сендә, шулай ук «Кадерле кыйсса» дигән XIII гасыр борынгы монгол ядкярендә китерелә торган гыйбрәтле сүзләргә әйләнгән булуы бик мөмкин. Таньюкук болай фикер йөртә:

Иуйка әриклиг топлагалы учуз әрмис
йинчгә әриклиг үзгәли учуз.
Йуйка калын болсар топлагулук алп әрмис
йинчгә йоган болсар үзгүлик алп әрмис.

(Нечкәне җыю — җиңел,
йомшакны өзү — җиңел.
Нечкә калынайса, аны туплаучы — алып,
йомшак ныгыса, аны өзүче — алып.)


CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013