Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әхмәтҗан Тубыли
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әхмәтҗан Тубыли

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин
Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли (Әхмәтҗан бине Шәмсетдин әт-Тубыли) — татар әдәбиятында чагыштырмача яңа исем. Фәнни экспедицияләр барышында аның шигъри җыентыклары әдәбият галимнәре Ә.Шәрипов һәм М.Әхмәтҗанов тарафыннан табыла.
Ә.Тубыли — XIX гасырда яшәгән һәм иҗат иткән суфи шагыйрь. Ул 1826 елда Әби (хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол) авылында дөньяга килә. Аның күренекле татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни гаиләсе белән якын туганлык мөнәсәбәтләрендә торганлыгы мәгълүм. Белемне ул Чистай шәһәренең мәшһүр Мөхәммәтзакир Камалов мәдрәсәсендә ала. Шагыйрь — Нәкышбәндия суфичылык тарикатенең әгъзасы һәм танылган шәех Зәйнулла әл-Халидинең шәкерте. Татар, гарәп, фарсы телләрендә язылган өч кулъязма җыентыгы безнең көннәргәчә саклана (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. — 39 фонд. — 1 исемлек. — 6058 эш). Шигырьләрен касыйдә, мәрсия, газәл, мөнәҗәт кебек сүз сәнгатенең төрле жанрларында яза.
Әхмәтҗан Тубыли — гаепсезгә хөкем ителгән татар шагыйрьләренең берсе. Аның поэтик мирасына беренчел әрдән булып мөрәҗәгать иткән, шигырьләрендә урын алган бик күп гарәп-фарсы сүзләрен тәрҗемә итеп, текстларга аңлатмалар биреп шәрехләүче, авторның суфилык карашларын фәнни нигезгә куеп өйрәнүче, иҗатын гыйльми кулланышка кертеп җибәрүче Алсу Хасавнех сүзләренә караганда, Әхмәтҗан Тубыли 1871 елда Тобол шәһәренә сөргенгә сөрелә. Гомеренең соңгы көннәрендә ул Тара авылында мулла һәм мөгаллим вазифаларын башкара. Шигъри иҗатының да үзәген әнә шул тоткынлыкта башыннан кичергән тирән фаҗига — лирик-фәлсәфи кичерешләре алып тора.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли // Казан утлары. — 1997. — Лв1. —147-1536.
Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли // Н.Юзеев. Шигъри җанлы акыл иясе. — Казан: Мастер-Лайн, 2000. — 213-227 б.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013