Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Таңчулпан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Таңчулпан

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин
Таңчулпан
Шагыйрә һәм журналист Чулпан Шәрип кызы Әхмәтова (әдәби тәхәллүсе — Таңчулпан) 1966 елның 17 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Бишкүмәч авылында туа. (Бу авыл инде юк, җитмешенче елларда Түбән Кама ГРЭСы төзелгәннән соң, ул су астында кала.)
1974 елда шул ук районның Тәкмәк авылы мәктәбенә укырга кереп, дүртен-че-сигезенче сыйныфларны Югары Яхшый, унынчы-унберенче сыйныфларны Киров исемендәге совхоз бистәсе мәктәбендә тәмамлый. 1984-1989 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Студентлык чорында университетта танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, шул елларда республика көндәлек матбугатында шигырьләре басыла башлый.
Журналистикадагы хезмәт юлын Таңчулпан 1989 елда Татарстанның Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы каршында оештырылган «Культура быта» исемле газета редакциясендә тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләүдән башлый. 1992-1997 елларда «Шәһри Казан» газетасында әүвәл — хәбәрче, аннары икътисад, фән һәм мәдәният бүлекләре мөдире вазифаларын башкара. 1997 елдан ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Матбугат үзәгендә әйдәүче референт хезмәтендә.
Таңчулпан 2000 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм хатын-кыз күңеленең сөю-мәхәббәттәге романтик хыял-омтылышла-рын, сөенеч-шатлыкларын, югалту сагышларын чагылдырган лирик-фәлсәфи яңгырашлы шигырьләре тупланган «Кыргый чәчәк» исемле китап авторы. Таңчулпан — 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Кыргый чәчәк: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 1116. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ӘхмәдуллинаЭ. Гөл сагышы сарган шигырьләр // Шәһри Казан. — 2000. — 29 дек.
Ш ә е х Л. Мавыктыргыч та, авыр да // Актаныш таңнары. — 2001. — 6 сент.
Таңчулпан. Догам — шигырь... // Заман. — 2004. — 9 гыйнв.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013