Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Диләрә Тумашева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Диләрә Тумашева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С <= Т => У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Гурий Тавлин Мөслах Таҗи <Нәсих Таҗиев Рафаил Такташ" Һади Такташ Камил Тангалычев Таньюкук Таңчулпан ФлёраТарханова Афзал Таһиров Индус Таһиров Таһир Таһиров Шәрига Таһирова Җәвад Тәрҗеманов ГАБДРАХМАН ТЕЛӘШ Әхмәт Тимер Тәфтазани Касыйм Тәхау Кояш Тимбикова Зиннур Тимергалиев Адлер Тимергалин Ләйсән Тимерова <Кәрим Тинчурин Гомәр Толымбай Фәрид Төхбәтуллин Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА Әхмәтҗан Тубыли Фазыл Туйкин Габдрәхман бине Туймөхәммәд Габдулла Тукай Никифор Тукмачев Идрис Туктаров Фуад Туктаров Равил Тумашев Диләрә Тумашева Зәкия Туфайлова Роза Туфитулова Хәсән Туфан Әбүзәр Түрәй Галәветдин Төгәлбәйи Рафаил Төхфәтуллин
Диләрә Тумашева
(1926-200?)
Диләрә Тумашева Төмән шәһәрендә 1926 нчы елның 19 нчы июнендә зыялы татар гаиләсендә туып, иртә әнисез калса да, әтисе назында, ул тудырган уңай шартларда күптөрле иҗади сәләте үсеш алган шәхес булып үсә, 21 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Мәскәү дәүләт университетының төрки телләр факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында 50 ел хезмәт итә, шуларның 25 елы татар теле һәм көнчыгыш телләре кафедралары һәм филология факультеты белән җитәкчелек итүгә быгышлана.
Диләрәнең әтисе ягыннан булган бабасын, Арча ягының Наласан авылыннан чыккан сәләтле сабын ясау эшләре инженеры Гаффар Җаббаровны, төбәгебез тарихында, аның сәнәгате һәм мәдәнияте үсешендә тирән якты эзләр калдырган сәүдәгәр Текутьев 20 нче гасырның башында ук Төмәнгә чакырып китерә. Пермь якларыннан чыккан әнисе Әминә - зыялы мөгаллимә буларак, Себер татарлары күңелендә якты истәлекләр калдырган шәхес. Ул берникадәр вакыт балалар укыткан Урманбаш авылы да (Түбән Тәүде, элекке Велижан районы) әле дә онытмый аны, анда әнисе янында яшәп, башлангыч сыйныфларда укып та алган Диләрә Җаббарова.
Заманында шул тирәдә иң мәдәниятле булган шушы Урманбаш авылында узган гасырның 19 нчы – 20 нче еллар аралыгында Себергә килеп чыккан Хәсән Туфан да яшәп алган. Аның белән бәйле истәлекләр дә буыннан-буынга тапшырылып саклана. Әмма никтер, әллә Себердә сөргендә булган елларын онытасы килепме, сөргенгә һич кагылышы булмаса да, Уманбашны искә алып сөйләргә яратмаган шагыйрь,шуңа киң таралмаган аның монда яшәгән чагы.
Диләрәнең әтисе Гариф Җаббаров Төмән шәһәрендә күп еллар һөнәр училищесы директоры булып эшләде, күренекле зыялыларның берсе иде ул. Гарифның бертуган сеңлесе Нәсимә Җаббарова узган гасырның 40-60 нчы елларында Төмән шәһәренең татар мәктәбе белән җитәкчелек итте, чын мәгънәсендә милләт мәгърифәтчесе иде ул, шактый еллар татар мәктәбен ябылудан саклап торды. Сөекле укытучыбыз Нәсимә апа саф, гүзәл, моңлы тавышы белән башкарган татар җырлары безнең буын кешеләре күңелендә моң кайтавазы булып әле дә яңгырый, ул баш рольләрне башкарган спектакльләр әле дә күз алдында тора. Аларның энеләре Газиз Җаббаров күп еллар Төмән районының Акъяр мәктәбендә укытты, сеңелләре Разия ханым искиткеч тыйнаклыгы, нәзакәтле сөйкемлелеге белән сокландыра иде кешеләрне. Себергә олы хезмәт күрсәткән, татарның мәдәнилеген, зыялылыгын күрсәтеп торган затлы нәселнең лаеклы дәвамчысы, Казан дәүләт университетын тәмамлап чыкканнан соң яшьләргә аң-белем биргән, аларда туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләгән йөзләгән укытучыларның, галимнәрнең, язучыларның, журналистларның остазы иде Диләрә апа.

www.Tatar-Inform.ru


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013