Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Мансур Шаһимәрдәнов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Мансур Шаһимәрдәнов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф Х Ч =>Ш<= Э Ю Я Һ
Марс Шабаев Мин Шабай Лена Шагыйрьҗан Кастамунилы Шади Самат Шакир Әлфия Шакирҗанова Луара Шакирҗан Габделхак Шакиров Әзһәр Шакиров Гомәр Шакиров Мәүлит ШАКИРОВ Минсәгыйть Шакиров Мөнир Шакиров Илүзә Шакирова Фәридә Шакирова Фәридә Шакирова-Зарипова Юлай Шамилоглы Афзал Шамов Салих Шамов Габдулла Шамуков Гөлүсә Шаһбан Шамил Шаһгали Галиәхмәт Шаһи Рәис Шаһи Розалина Шаһи Борһан Шаһиди Мансур Шаһимәрдәнов Касыйм Шәех" Ленар Шәех Фазыл Шәех Рәфәт Шәйдуллин Шамил Шәйдуллин Роберт Шәймәрданов Фәһим Шәймәрданов Лилия Шәймиева Әгъләс Шәйхетдинов Дамир Шәйхетдин Камил Шәйхетдинов Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА Айдар ШӘЙХИ Асия Шәйхи Гөлназ Шәйхи Мөхәммәт ШӘЙХИ Сәяф Шәйхи Алмас Шәйхулов Рәшит Шәкүр Сәет Шәкүров Фәрит ШӘКҮРОВ Динә Шәкүрова Искәндәр Шәмгунов Габдeлхак Шәмсетдинов Солтан Шәмси Таһир ШӘМСУАРОВ Яһүдә бине Шәрәф Әхсән Шәрипов Тимерхан Шәрәфетдинов Исмәгыйль Шәрәфиев Рәфыйк Шәрәфиев Әнвәр Шәрипов Ирек Шәрипов Рамил Шәрәпов Рәниф Шәрипов Сәлах Шәрипов Xәлил Шәрипов Резеда ШӘРИПОВА Сәлимә Шәрипова Флүсә Шәрипова Кол Шәриф Мөхәммәд Шәриф Мәсгут Шәрифуллин Наил Шәрифуллин Эльмира Шәрифуллина Зәйдулла Шәфигуллин Рахман Шәфигуллин Фаил Шәфигуллин Хөснулла Шәфигуллин Риза Шәфи Исмәгыйль Шәфиев Габдулла Шәрәфи Ягъсуф Шәфыйков Кәүсәрия Шәфыйкова Альфира Шәяхмәтова Халисә Ширмән Ишнияз бине Ширнияз Рәшит Шиһап Илфак Шиһапов Мансур Шиһапов
Мансур Шаһимәрдәнов
Язучы-прозаик Мансур Мәгъсүм улы Шаһимәрдәнов 1951 елның 27 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында туа. Өч яшеннән әтисенең туган авылы Олы Елгада тәрбияләнеп үсә, шунда мәктәпкә укырга керә, сигез сыйныфны тәмамлап, тугызынчыны Олы Солтан мәктәбендә, унынчыны Лаеш районын Державино мәктәбендә тәмамлый. Аннары Казанга килеп, кооператив техникумында һөнәри белем алуын дәвам иттерә. Техникумны товар белгечлеге алып тәмамлагач, М.Шаһимәрдәновның хезмәт юлы, нигездә, сәүдә өлкәсе белән бәйле: ул утыз елдан артык төрле төбәкләрдә һәм Казанның төрле сәүдә оешмаларында сатучы, тәэминатчы, оператор, экспедитор, тәэминат инженеры һәм башка төр хезмәт вазифаларын үти.
М.Шаһимәрдәнов мәктәптә укыганда каләм тибрәтә башлый. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап көндәлек матбугатта аның күп кенә хикәяләре басыла. Соңга таба прозаның зуррак, катлаулырак жанрларында да көчен сынап карый. 1992 елда «Казан утлары» журналында, 1995 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккан «Кеше күңеле — карурман» повесте әдәби тәнкыйтьтә авторның заман темасын яктыртуда үзенчәлекле бер казанышы итеп бәяләнә. 1997 елда «Казан» журналында (№ 1-2) урнаштырылган «Яшь шагыйрь маҗаралары» повесте һәм «Казан утлары»ның 1998 елгы унберенче-уникенче саннарында басылган «Татлы агу» романы заманның әхлакый проблемаларын үзәккә алып тасвирлау юнәлешендә автор каләменең әсәрдән-әсәргә чарлана һәм кыюлана баруы турында сөйлиләр. 2004 елда исә язучының сайланма хикәяләре тупланган «Без әле шулай яшибез» дигән икенче китабы да дөнья күрә.
М.Шаһимәрдәнов — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кеше күңеле — карурман: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 206 б. — 5000 д.
Без әле шулай яшибез: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 175 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абдуллин 3. Мәхәббәт һәм мөстәкыйльлек хакына // Шәһри Казан. —1993. — № 167.
Камалов Б. Карурмандай күңел серләре // Заман-Татарстан. — 1996. — № 10.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013