|
Закир Шаһбан:
— Бер ай эчендә бер көлтә шигырь язган! Әдәби тәнкыйтьче булмасам да, мин аларның камил икәннәрен беләм! Хис белән сугарылганнар, кеше язмышларын барлаганнан соң туганнары да бар. Гыйшыклык хәлен тасвирлый икән, Гөлүсә кемнедер яшерен ярата, тилмереп яши, дигән сүз түгел әле! Бу—образ гына. Бездә халык берьяклы гына кабул итәргә маһир инде. Хәзер гайбәткә әйләндерә. Хатынымның шигырьләре Интернетка урнаштырылган. Ләкин күңелләре чиста булмаган кайберәүләр Гөлүсәнең шигырьләрен үзенеке итеп биреп барганын да күрдек. Алла боерса, без ул иҗат тәлгәшләрен бер китапка туплап бастырырбыз!
"Юлдаш" № 57, 2011.
|