Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Рахман Шәфигуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Рахман Шәфигуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф Х Ч =>Ш<= Э Ю Я Һ
Марс Шабаев Мин Шабай Лена Шагыйрьҗан Кастамунилы Шади Самат Шакир Әлфия Шакирҗанова Луара Шакирҗан Габделхак Шакиров Әзһәр Шакиров Гомәр Шакиров Мәүлит ШАКИРОВ Минсәгыйть Шакиров Мөнир Шакиров Илүзә Шакирова Фәридә Шакирова Фәридә Шакирова-Зарипова Юлай Шамилоглы Афзал Шамов Салих Шамов Габдулла Шамуков Гөлүсә Шаһбан Шамил Шаһгали Галиәхмәт Шаһи Рәис Шаһи Розалина Шаһи Борһан Шаһиди Мансур Шаһимәрдәнов Касыйм Шәех" Ленар Шәех Фазыл Шәех Рәфәт Шәйдуллин Шамил Шәйдуллин Роберт Шәймәрданов Фәһим Шәймәрданов Лилия Шәймиева Әгъләс Шәйхетдинов Дамир Шәйхетдин Камил Шәйхетдинов Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА Айдар ШӘЙХИ Асия Шәйхи Гөлназ Шәйхи Мөхәммәт ШӘЙХИ Сәяф Шәйхи Алмас Шәйхулов Рәшит Шәкүр Сәет Шәкүров Фәрит ШӘКҮРОВ Динә Шәкүрова Искәндәр Шәмгунов Габдeлхак Шәмсетдинов Солтан Шәмси Таһир ШӘМСУАРОВ Яһүдә бине Шәрәф Әхсән Шәрипов Дамир Шәрәфетдинов Тимерхан Шәрәфетдинов Исмәгыйль Шәрәфиев Рәфыйк Шәрәфиев Әнвәр Шәрипов Ирек Шәрипов Рамил Шәрәпов Рәниф Шәрипов Сәлах Шәрипов Xәлил Шәрипов Резеда ШӘРИПОВА Сәлимә Шәрипова Флүсә Шәрипова Кол Шәриф Мөхәммәд Шәриф Мәсгут Шәрифуллин Наил Шәрифуллин Эльмира Шәрифуллина Зәйдулла Шәфигуллин Рахман Шәфигуллин Фаил Шәфигуллин Хөснулла Шәфигуллин Риза Шәфи Исмәгыйль Шәфиев Габдулла Шәрәфи Ягъсуф Шәфыйков Кәүсәрия Шәфыйкова Альфира Шәяхмәтова Халисә Ширмән Ишнияз бине Ширнияз Рәшит Шиһап Илфак Шиһапов Мансур Шиһапов
Рахман Шәфигуллин
Рахман (Хәбибрахман) Галимулла улы Шәфигуллин 1949 елның 2 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туган. Прозаик, публицист. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). «КАМАЗ» төзелеше ударнигы. Татарстан Журналистлар берлегенең президиум әгъзасы.Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы. «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.

УТЛЫ ДУЛКЫН

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН
Остазым Калью Рудолъфович Германның якты истәлегенә багышлыйм.

Эстонияне Союзга кушу көйле генә яшәп яткан Киротарлар гаиләсенә дә көтелмәгән үзгәрешләр алып килде. Хаапсалу шәһәрчегендәге тимер юл станциясе башлыгы булып эшләүче Калью Киротарны да Совет Эстониясен ныгытырга сәләтле җитәкчеләр исемлегенә керттеләр. Әлбәттә, әлеге карарга килер алдыннан ал арны җиде иләк аша уздырып, җиде бабасына кадәр тикшерделәр. Кемгәдер ачу тоткан, яки, кулыннан эш килмәсә дә, властька омтылган карьеристларны исәпкә алмаганда, эстоннар яңа хакимияткә буйсынырга ашыкмады, чөнки аларның рухы, яшәү рәвеше бөтенләй башкача иде шул. Совет гаскәрләренә дә, алар алып килгән властька да «оккупант» дигән ярлык тактылар. Калью сәясәттән ерак торса да, анык карарга килергә ашыкмады, вакытны сузарга тырышты. Ләкин тиздән аны Таллинга чакырып, соңгы тапкыр сөйләшергә булдылар.

Яңа гына оешкан ВКП(б)ның үзәк комитетында башлыча руслар һәм элек-электән Россиядә, Грузиядә эшләгән финнар, эстоннар, кареллар да бар иде. Араларында Сталин өчен теләсә нинди адымга әзер булган «кызыл» җитәкчеләр дә юк түгел. Мәскәүдә вакытның киеренкелеген аңлап булса кирәк, Балтыйк буе илләрендә тиз арада яңа җәмгыять оештыру бурычы куелды. Максат бер — көчле рухлы халыклардан тыңлаучан, күндәм көтү туплау. 1918 елда мөстәкыйльлек яулаган эстон халкы ирекнең никадәр кадерле икәнен аңлап өлгерде. Кыска гына вакыт эчендә үзенең милли рухын саклап кына калмады, көнбатыш илләре белән тыгыз элемтәгә кереп, яңа завод-фабрикалар ачуга иреште, балык тоту һәм аны эшкәртеп сату буенча нык алга китте. Кохтла-Ярве шахталары сланец табу күләмен арттырды. Килгән акча халыкның тормыш шартларын яхшыртуга тотылды. Милли зыялылар саны артты, талантлы белгечләр, җитәкчеләр үсеп чыкты. Калью Киротар да шундыйларның берсе иде. Балык тотып сату белән шөгыльләнгән гаиләдә туып-үсте ул. Хаапсалуда гимназияне уңышлы тәмамлагач, Тарту университетының юл төзелеше бүлегенә укырга керде. Әтисе Хельмут улын кеше итү өчен акчасын кызганмады. «Балык була да, бетә дә ул. Ә сиңа киләчәк турында уйларга кирәк. Белемле булу — зур бәхет», — диде.

Калью, ничектер, тимер юлны үз итте. Укыган чакта ул Финляндия, Швециягә барып, андагы тәҗрибә белән танышты. Укуын төгәлләгәч, аны Хаапсалудагы станциягә баш инженер итеп билгеләделәр. Таллин белән ике арадагы тимер юлны заманча үзгәртеп коруга үзеннән зур өлеш кертте. Пассажирлар һәм йөк ташу бермә-бер артты. Ике йөз километрга сузылган тимер юл халыкның горурлыгына әверелде. Хаапсалуның егет-кызлары, җае чыккан саен Таллинга барып, күңел ачарга омтылды. Кальюны соңрак станция башлыгы итеп билгеләделәр. Власть алышынса да, хезмәт вазифалары шул килеш калды. Тик диверсия-мазар булмасын дип, поездларны озату өчен махсус хәрби группа билгеләнде. Хәзер менә Таллинга чакыралар. Хатыны табибә Хильди белән кызы Лайне аның белән барырга бик теләсәләр дә, Калью: «Күпмегә барасы, кайчан кайтасы билгеле түгел. Мәшәкатьләнмәгез, барысы да яхшы булыр», — диде.

Власть алышынгач Кальюның Таллинда булганы юк иде әле. Шәһәр үз урынында, вәләкин кызыл комачларга төренгән, Сталин портретлары белән «бизәлгән» Таллин иде ул бүген. Бөтен җирдә «Яшәсен Совет Эстониясе!», «Яшәсен эшчеләр белән крестьяннарның какшамас дуслыгы!», «Союздаш республикалар кочагында чәчәк атсын Эстония!» кебек лозунглар. Аларның урыс телендә булуына Калью башта сәер караса, соңыннан аңа барыбер була башлады. «Язганнар икән, димәк, шулай кирәк», дип үз-үзен юатты. Алда аны язмышын хәл итәрлек очрашу көтә бит. Ул ни белән бетәр, Ходаем?

Озын төз гәүдәле, соры күзле, чәчләрен артка тараган утыз җиде яшьлек Калью Киротарны үзәк комитетның оештыру бүлеге мөдире кабул итте. Үзе эстон милләтеннән булса да, урыс сүзләрен еш куллана, тумышы белән Псков өлкәсеннән икән. Яше илле тирәсендә. Мәскәүдән килгән, совет властеның ышанычын аклагач, төрле җитәкче урыннарда эшләгән, гәүдәсе бераз бөкрәйгән, күзләрендә салкынлык сизелә.

- Хэнрик Альбертович Вергалис, — дип таныштырды ул үзе белән.
— Мин, эстон кешесе буларак, сезне аңлыйм...
Бераздан трубкасын көйрәтеп, авыз-борыныннан тәмле төтен исе чыгара-чыгара сүзен дәвам итте:
- Яңа властьны яратсаң-яратмасаң да, буйсынырга туры килер. Тимер юлы бүген Эстониянең генә түгел, СССРның язмышын хәл итә. Ул төзек булса, илебез имин булыр. Менә без уйладык та, сезне Ленинград Хәрби академиясенә укырга җибәрергә булдык.

Хенрик Альбертович сират күперләрен исән-сау кичсә дә, 1937 елгы ыгы-зыгы вакытында ана да НКВД зинданнарында газап чигәргә туры килде. Ул аннан чәчләрен агартып чыкты. Өстәвенә, дулкынланып алса, сул як чигәсе тартыша. Моны күрсәтмәс өчен әңгәмәдәше янына якын барырга тырышмый. Ә бүген, кагыйдәсен бозып, Калью каршысына ук килеп басты. Башың юләр булмаса, аңлыйсың: яңа властьның куллары каты, үгетләргә яратмый. Тәкъдим бер була. Икенчесендә... Анысын Алла үзе генә белә! Бүлек мөдиренең милләттәшенә сүзсез генә шуларны җиткерәсе килгән иде. Ул ялгышмады, Калью биредә тормышның гади булмаганлыгына бераз булса да төшенде.

Хенрик Альбертович, зур тәрәзә янына килеп, «Иске Таллин башнялары — «Тоомас Карт» сурәтен күзләде. Тәмәкесен тарта-тарта: «Әлбәттә, партиягә кабул итәрбез, хәрби офицер званиесе бирелер. Гомумән, безнең киләчәк СССР һәм аның күпмилләтле халкы белән бәйләнәчәк. Сез халыкара хәлләрне аңлап, тәкъдимне кабул итәрсез дип уйлыйм. Безгә яңача фикер йөртүче җитәкчеләр кирәк...»

Калью мондый каты сөйләшүдән коелып ук төште, ләкин үзен кулга алып ризалык бирде. Шулай итеп, ул, халык әйткәнчә, «оккупантлар»га хезмәт итәргә дигән карарга килде.

- Дәүләт машинасына ялагайлар, сатлык җаннар гына түгел, акыллы эстон зыялылары да кирәк, — дип сүзен тәмамлады чал чәчле бүлек мөдире.

Ул саубуллашып ишеккә җиткәндә, Хенрик Альбертовичның «Элаку Совет Ээссти», ягъни «Яшәсен Совет Эстониясе!» сүзенә: «Элаку вапа Ээссти», «Яшәсен ирекле Эстония!» дип әйтеп харап була язды. Бүлек мөдире кабат Калью янына ук килеп, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

— Әйе, без барыбыз да ирекне яратабыз, ләкин моны теләсә кайда әйтергә кирәк түгел. НКВД машинасы астында калуын бар. Сак бул, энем. Безнең исән-имин булуыбыз милләткә, Эстониягә кирәк, — диде. - Тагын кабатлап әйтәм: күп сөйләшмә, уйлап җавап бир. Фикереңне хәтта иптәшеңә дә әйтмә!

Ишек төбендә аны хәрби киемдәге офицер каршылады. Ул төрле ведомстволарга алып кереп, рәсми документларга имза куйдыртты. Тагын моңарчы белмәгән җитәкчеләр белән аралашырга, аларнын сорауларына җавап бирергә туры килде. Эшләрен бетереп урамга чыкканда, вакыт кичкә авышкан иде. Тормышның ачысын-төчесен күрмәгән ир СССР дигән империянең идеологиясен, яшәү рәвешен бөтенләй белми иде әле.

«Бик сак булырга кирәк икән», дигән фикер аның башына, йөрәгенә сеңеп калды. «Үзең, гаиләң, туганнарын исән булсын, дисәң, яңа власть белән яшәргә туры килер», дип уйлады ул.

Калью Таллинның үзәгендә урнашкан «Выру» ресторанына керде, җиңелчә закускалар алды, бәләкәй чынаяклардан кофе эчте. Кыска гына вакыт эчендә булып узган вакыйгалардан әле айнып җитмәгән тимер юлчыга тирә-ягындагы кешеләрнең бары да аңа карый, ни әйтерсең дип, ялгышканыңны сагалый иде кебек. «Вана Таллин» ликеры да җиңеллек китермәде. Кибетләргә кереп, гаиләсенә күчтәнәчләр алды да, Хаапсалуга баручы поездга утырды. Вагон эче халык белән шыгрым тулы. Элек эстоннар, сыра эчеп, юктан күңел табып, җырлап кайтсалар, хәзер моның эзе дә юк. Олысы-кечесе илләренең мөстәкыйльлеген югалтуны авыр кичерә. Өстәвенә, озын телләр төрле гайбәт тарата. Имеш, эстоннарны Себергә күчереп, бирегә урысларны китерәчәкләр, ди. Эстоннар да фәкать урысча гына сөйләшәчәк имеш. Ике ай элек кенә Эстониягә совет гаскәрләре бәреп керде. Аннан Югары Советка сайланган «халык вәкилләре» бертавыштан СССРга кушылу тәкъдиме белән чыкты. Президент Константин Пятс Башкириягә сөргенгә озатылды. Каршылык күрсәтүчеләр әле дә булса кулга алына тора. Алда ниләр көткәнен фәкать Мәскәү Кремле хуҗалары гына белә, күрәсең. Шулай итеп, дәүләтнең бәләкәй генә гәүдәле Иосиф Виссарионович Сталин әмере белән хәрәкәткә китерелгән машинасы яшелле-зәңгәр сулы Балтыйк диңгезе буйларында яшәүче Киротарлар гаиләсен үзенә җәлеп итте. Аларның яшәешен дәвам иттерү яки туктату хәзер Калью кулында иде. Яңа сәясәткә салкын акыл белән карап эш иткәндә генә, зур сынауны хәвеф-хәтәрсез узарга мөмкин.

Поезд алга бара. Совет солдатлары станцияләрдә төшеп эчемлек һәм ашамлык мәсьәләсен хәл итәргә тырыша. Әзрәк кәеф-сафа коргач җирле халык белән аралашу башлана. Ләкин эстоннар каты тора. Җәелеп китүче юк. Моңа җирән мыеклы ефрейтор гаҗәпләнеп тавышын күтәргән иде, озын чәчен бик матур итеп үреп, ике якка җибәргән күзлекле хатын, ярым эстонча, ярым урысча:

- Сез гаҗәпләнмәгез, зинһар, безнең бит әле совет солдатларын беренче генә күрү. Вакыт узу белән өйрәнербез, аңлашырбыз, сөйләшербез, дип җирән мыекны тынычландырды. Моны күзәтеп барган Калью, эченнән генә булса да, бу ханымга рәхмәтен җиткерде. Акыл, мәдәният, көчле рух кына явызлыкны җиңәчәк дигән фикерен куәтләде.

Хәрби Академия тыңлаучысы Калью Киротарны барлык туганнары салкын каршылады. Ул Таллинда булган хәлләрнең тиешлесен генә сөйләп, туганнарын тынычландырды:

- Мин бит бары тимер юлчы гына, эшем дә шуның белән бәйле булачак. Партиягә керүем, Ленинградка укырга баруым безнең өчен файдалы да булыр әле, — диде ул.

Алтмышның теге ягына чыккан әтисе, озак уйлаганнан соң, үзенең сүзен әйтте:

- Анысы шулай да булсын ди. Әнә староста Карлны тыңла: Сталин белән Гитлер, илләрне бүлгәләп, сугышмаска сүз бирешкән. Немецлар барыбер тукталмас, Россиягә бәреп керер. Ул чакта безнең белән ни булыр? Коммунист Калью Киротарның туганнары дип, атып үтермәсләрме? Хильдиның әтисе Леонард, зур бокалдан сыра эчүеннән туктап:

- Карл, бер бүгенге көн турында гына уйламыйк әле. Калью бит башсыз бала түгел. Аңа без ярдәм итик. Яңа властька каршы килү ахмаклык ул. Немецлар Россиягә каршы сугыш башласа да, җиңә алмаслар. Тарихта Россиянең оттырганы юк әле, — дия-дия киеренкелекне йомшартты.

...1940 елның август аенда Кальюны, барлык туганнары да станциягә төшеп, Ленинградка озатып җибәрде. Аның Россиядә беренче булуы. Нарва елгасын кичүгә — Кингиссеп шәһәрчеге, аннан Ленинград өлкәсе башлана. Биредәге йортлар да, халык та эстоннардан аерылып тора икән. Революция башкаласы Ленинградның чиста, төзек урамнарын, тарихи биналарын күреп, телсез калды ул. Кибетләрендә дә ни генә юк!

Тимер юл академиясе Смольныйдан ерак түгел бер тарихи бинада урнашкан булып чыкты. Укырга килүчеләрнең күпчелеге 30-40 яшьлек ир-атлар. Араларыңда латыш, литва, украин телләрендә сөйләшүчеләр дә бар. Ләкин группалар бик нык уйланып төзелгән иде. СССРның төрле якларыннан килгән урыслар арасында Калью бердәнбер титулсыз милләт вәкиле булып чыкты. Болар арасына тиз арада кереп булмас дип, урыс телен камилләштерү, җырларын, биюләрен өйрәнүне максат итеп куйды ул. Укуларның программасы тимер юлга кагылышлы дәресләрдән кала, СССР, ВКП(б) тарихы, икътисад, немец теле һәм физик әзерлек, корал белән эш итү кебек дисциплиналарга да зур урын бирелгән иде. Болай да сабыр холыклы, оешкан кеше буларак, эстон офицеры беренче яртыеллыкта иң яхшы укучылар сафына басты. Ялга кайту беркемгә дә рөхсәт ителмәде. Яңа, 1941 елны каршылыйсы төндә, аларны полигонга учениегә алып чыктылар...

Хаапсалуга да яңа власть үзгәрешләр кертте. Күп кенә оешмаларга җитәкчеләр итеп урыс, украин, белоруслар китертелде. Эстоннарга яңача яшәү өчен урыс телен өйрәнү хаҗәте килеп басты. Бу Калью Киротарның өлкән кызы Лайнены да читләтеп узмады. 1 сентябрьгә аларны яңа уку елы белән котларга килгән роно мөдире Иосиф Звездинский моңа аеруча басым ясап әйтте: «Киреләнергә урын юк. Әгәр югары уку йортларына керәсегез килсә, рус телен өйрәнү зарур. Телләрне белгән кеше югалмас».

Лайне, чыгарылыш сыйныф укучысы буларак, моңарчы ишетмәгән-белмәгән урыс язучылары әсәрләрен өйрәнергә кереште. Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Сергей Есенин шигырьләрен яттан өйрәнде. Бәлки әле әтисе янына Ленинградка укырга да китәр. Әнисе әйткәнчә, аңа якынрак булыр.

Лайне ял көннәрендә бабасы Рудольф белән диңгезгә балыкка йөрергә яратты. Бәләкәй генә моторлы баркаста алар Хаапсалудан бик еракка китә иделәр. Бабасы диңгезгә ятьмә сала да, әкрен генә көймәне кайту юлына куя. Күк зәп-зәңгәр. Аның матурлыгы Лайненың күзләрендә чагыла кебек. Диңгез суы ул, зәп-зәңгәр булмаса да, чиста, яшькелт төсмерле. Дулкыннар әкрен генә, бер-берсен куа-куа, әллә кая офыкка, еракларга омтыла. Уналты яшен тутырган зифа гәүдәле, шалкан кебек сары тәнле, йомры сыйраклы Лайне үзенчә хыяллана. Инде аның үбешеп карыйсы да, берәр егет белән очрашасы да килә. Тик нигәдер егетләр аны читләтеп узалар. Үпкәләгән вакытта каты итеп кычкырасы килә:

- Кайда йөрисен син, минем ярым, кайчан очрашырбыз икән, матурым?!

Ятьмәнең чыгуын көтеп очкан акчарлаклар да бер үк тавыш чыгара: чырык-черек, черек-чырык... Бу ни дигәне була? Лайне аңламый шул әле кошлар телен... Матур җәйләр узды, салкын көзләр килде. Хәзер диңгез хәрби караблар белән тулды. Саарема утравы белән ике арада йөри торган паром да туктады. Пристань тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган режимлы объектка әйләнде. Хәзер балыкчыларга да диңгезгә чыгу чикләнде.

* * *
Хильди — Хаапсалудан ерак кына түгел авылдан, Калью белән алар университетта укыганда таныштылар. Ике арадагы мөнәсәбәт шуннан узмады. Дүртенче курсны тәмамлагач, студентлар кайсы кая таралышып бетте. Июль башында үткәрелә торган Яаан көнендә бераз кәефләнеп алган яшьләрнең зур учак өстеннән сикерә торган гадәтләре бар иде. Кем биегрәк сикерә, шуңа хөрмәт. Калью да, әлбәттә, беренче булырга омтылды. Ялкыннары күтәрелә барган учак өстеннән ул бөркет сыман очып үтте. Сикерүен сикерде, тик тизлеген киметә алмый тамашачылар арасына кереп китте. һәм... Хильди алдында тезләнгән килеш туктап калды. Алар бүтән аерылмадылар. Туган җирләренә берсе табиб булып, берсе юл станциясенә эшкә кайтты. Өйләнештеләр. Башта Лайне туды, аннан -- Марта. Сөеп сөелер чакта тормышлар үзгәрде, яңа власть Кальюны укырга җибәрде. Ленинград белән Хаапсалу арасында йөри торган хатлар яшь хатынның мәхәббәткә сусавын баса алмады. Ни булса, шул булыр, дип, Яңа ел үткәч, Ленинградка китте. Биредә ул иренең укый торган җирен эзләп тапты, тик курсантлар учениегә киткән булып чыкты.

Хильдины кунакханәгә урнаштырдылар. Курс башлыгы латыш Круминьш Кальюга бер тәүлек ял бирү мәсьәләсен дә хәл итте. Учение дигәннәре, сугыш була калса, Ладога күле аша боз өстеннән тар колеялы тимер юлын салып, олы җирдән Ленинградка кирәк-ярак ташу мөмкинлеген өйрәнү генә икән.

* * *
1941 елның язы җитте, аннан — җәе. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган Лайне әнисе белән Ленинградка укырга керергә килде. Институтка документлар тапшыра да алмады, сугыш башланды. Немец фашистлары яшен тизлеге белән Ленинградка, Мәскәүгә ыргылды. Совет офицеры, коммунист гаиләсенә Эстониягә кайту юлы ябылды. Хөкүмәт яңа властька ярдәм иткән кешеләрнең, аларның гаиләләрен ерак тылга күчерү хәстәрен күрә башлады. Тимер юл академиясе тыңлаучылары да, укуларын өзеп, кайсы кая хәрби хезмәткә билгеләнде. Киротарга хәрби юнәлештә эшләүче дәүләт күләмендәге серле институтны Казанга алып бару бурычы йөкләнде. Таләпләр катгый булса да, ул хатыны белән кызын эвакуацияләнүче институт хезмәткәрләре арасына урнаштыра алды. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Казан, Татар иле дистәләгән, йөзәрләгән мең яһүд, эстон, латыш, белорус халыкларына сыену урыны бирде. Аларның саны 230 меңнән артып китте. Араларында Хильди белән Лайне да бар иде.

Ленинградка китәр алдыннан Хильди гаҗәеп төш күрде. Имештер, диңгез өстен утлы дулкыннар каплаган, балыкчылар аны сүндерергә тели, ләкин көчләр тигез түгел. Ялкын ярдан чыгып, йортларны, агачларны чолгап ала. Алар Лайне белән чаба-чаба ниндидер таныш булмаган елга буена килеп җитәләр, утлы дулкын биредә дә тынгы бирми. Лайне чиста сулы инешне йөзеп, ниндидер матур утрауга чыгып кала, ә Хильди — ялкын эчендә... Моны нигә дип юрарга да белмәде ул. Зәңгәр, матур Балтыйк диңгезендә — утлы дулкын. Анын өйләргә күчүе дә аңлашыла. Ә менә фронттан җәһәннәм тишегендә урнашкан Татар иленә аның ни кагылышы бар? Димәк, яңа урында да Хильдины куркыныч көтеп тора түгелме...

Серле институт җиһазлары һәм хезмәткәрләре белән Казанга исән-имин килеп җитте. Биредә яңа задание — Калью Киротарга хәрби эшелонны Татарстаннан Волхов фронтына алып бару бурычы йөкләнде. Вакыт бик аз булганлыктан, хатыны белән кызына акча, азык-төлек, тиешле документлар биреп, яу кырына китеп барды ул. Республика эвакуация пунктында эстоннарга Кызыл Йолдыз районының Кыерлы авылы медпунктына эшкә юллама бирделәр.

* * *
...Кыерлы авылы Чулман елгасыннан әлләни ерак түгел. Биегрәк калкулыкка менгәч, очсыз-кырыйсыз мәйданга җәелгән күлләр, болыннарны күрергә мөмкин. Төбе тавы кырыеннан исә берөзлексез саллар ага, баржалар, пароходлар каядыр ашыга. Тыныч көннәрдә аларның хәтта моңсу гудок тавышлары ишетелә. Язгы чәчү эшләре тәмамлангач, Кыерлы халкы кышкылыкка утын әзерләргә керешә. Хәллерәкләр ат белән кипкән агач ташыса, берничә гаилә «уфалла» арбасы белән корыган куагын алып кайта. Фермада эшләүчеләргә аеруча почет, аларга колхоз идарәсе карары белән күп җылы бирә торган өрәңгесе, имәне, каены кайтарыла. Июнь урталарында, гадәттәгечә, авылларда сабантуйлары башлана. Бәйрәм Кыерлыдан тотына, аннан — Тимерлектә, Ямаш, Күкидә, Байтирәктә. Халык бер-беренә барып, бер атна ял итә. Сабантуйлары татарның күңел ачу урыны гына түгел, ул аның рухи көче, киләчәккә нигез салу йоласы да бит. Егетләр бил алыша, атларда узыша, әлбәттә, яшь-кыркын бер-берсе белән таныша, ә инде кичен уеннар гөрли.

Егерменче еллардагы ачлыктан соң татарлар кабат аякка басып килә инде. Яңа гаиләләр төзелә, дистәләгән, меңәрләгән балалар туып, егет-кыз булып өлгерде. Мәктәпләрдә укучылар саны артты. Азмы-күпме булса да, тормышлар яхшырды. Халыкның миенә Сталин җитәкчелегендә СССРның иң көчле держава булуы сеңдерелде: киләчәктә электр белән эшләүче тракторлар җир сөрер, комбайннар иген суктырыр, сугыштан да куркасы юк. Чөнки бездән көчле ил юк!

Уналты яшен тутырган Газизнең дә болытларга басып йөри торган чагы. Тагын бер елдан мәктәпне тәмамлый, Аллаһы боерса, югары уку йортына керү бәхете дә ачыла. Башка егетләр кебек үк, бүген Газиз дә Кыерлы сабантуена әзерләнә. Хәер, бу эшләр инде май азагында ук гөрли башлады. Яшь-кыркын «Ага сулар», «Күперле», тагын әллә нинди биюләр башкара. Аларның аягында, гадәттәгечә, чабата, кайберләрендә галош, күнитек кунычыннан эшләнгән сандаллар. Тормышның ачысын-төчесен күргән карт-коры да уенга төшә. Баш очларында кәләпүш, сакал-мыек матур итеп кырылган, киндердән тегелгән ап-ак күлмәктән, буйлы ыштаннан булырлар. Сүзләре дөнья хәлләре белән башланып китә дә, үзләренең яшьлегенә барып тоташа. Әле кайчан гына мәйдан тоткан, кызлар кочкан егетләрнең гомере узган да киткән. Сабантуйлары, аулак өй, кичке уеннардагы җырлар-йолалар яшәтә татарларны! Казанны яулаучылар, халыкның җирен, йортларын тартып алсалар да, динен-рухын тартып ала алмаганнар. Укымышлы, акыллы милләткә генә хас сыйфатлар бу!

Газизнең яратып йөргән кызы юк әле. Уен бетүгә, ул өйләре каршында үскән йөзьяшәр өрәңге янына атлый. Гади генә агач түгел ул. Аны моннан күп еллар элек бабасының бабасы Әбелгази утырткан. Аның ботаклары да, яфраклары да үзенчә, өстән аска буын-буын булып урнашкан. Җәйге эссе көннәрдә хәл җыярга менә дигән урын инде. Газиз «нәсел агачын» башка яктан да файдалана. Юан, биек өрәңге — күзәтү урыны да. Ул анда менә дә, ботаклар арасында әзерләнгән урынга утырып, Иделне, андагы матурлыкны күзли, киләчәк турында хыяллана. Шәһәр халкы бик бәхетледер инде. Әнә, Чистай ничек матур күренә. Җүкәтаудагы элеваторыннан алып, пристаньга кадәр, аннан тагын бер чакрым урамнар «ильич» лампаларына күмелгән. Ә Кыерлыда һаман керосин лампасы. Шәһәрдәге утларның күп булуы яшьләргә очрашу өчен комачаулык та ясый торгандыр. Бар җирдә якты булгач, ничек очрашасың, кочаклашасын?! Ә бездә, Кыерлыда, һәр почмак караңгы, ни эшлисең килсә, эшлә, хөррият. «Эх, тизрәк Казанга укырга китәсе иде. Анда кызларның билләре дә нечкәрәк, иреннәре дә баллырак диләр». Газизнең әле тагын да татлы уйлар кочагында кошларның җырын тыңларга иде исәбе. Тынлыкны Ризван бозды: «Эй, Аникин-пограничник, төш әле монда! Җитәр сиңа Чистай марҗаларының күлмәк салганын карарга. Кил, әйдә, бер секрет сөйлим үзеңә!»

Газизнең бинокле бик иске-искесен, тик Чистайның кешеләрен күрсәтә, әмма беленер-беленмәс кенә. Тик шулай да сер бирми: «Мин, брат, барын да карамыйм. Әнә, теге Карл Маркс урамының ике катлы йортыңдагы озын, кара чәчле Зөбәйдәне күзлим. Әле үзе яңа гына кайтты, йокларга да ятты, йокласын, комачауламыйк», — дигән була. Ялганлый, әлбәттә. Белми ул Зояны да, Зөбәйдәне дә. Ризванның авызын ябар өчен генә әйтә ул аны.

Җиде классны ничек алай тәмамлап, ат җигеп йөргән дустын тыңламый мөмкин дә түгел. Ул үзенә күрә Кыерлының абруйлы егете. Беренче булып тәмәке тартырга ул өйрәнде, әче балдан соң исереп, тыңкыш Идрисне кыйнады. Газиз, дустының серен тыңлау теләге белән, «дозорный пунктыннан» аска төште.

- Йә, нинди сер тагын? Әллә берәрсенең колагын тешләдеңме? Ризван, абыйсының армиядән алып кайткан фуражкасын утын әрдәнәсе өстенә куйды да, сары бөдрә чәчләрен сыпырып, яңалыгын сөйли башлады:

- Газиз, безне өлкәннәр алдый-алдый кызларга йөрергә өйрәттеләр. Аларның ялганын тыңлый-тыңлый аякларны күпме кычытканга чактырдык. Ризван әтисенең самосадын төреп кабызды да, тәмләп суырганнан соң, сүзен дәвам итте:

- Вәт, җүләр, вәт, аңгыра... «Гайшә, мин сиңа приколка, көзге, хушбуй алып бирәм, только минем белән йөр», дип...

Почти армиягә китәсе егет бүген үзенең аңгыра икәнлеген аңлады. Ялган икән ул. Ярату өчен бүләк тә кирәк түгел. Ул үзеннән — килә торган халәт икән бит. Газиз дустының хәлен белергә теләгәндәй, тәмәке төпчеген алып, суырып карый да тончыга-тончыга:

- Мондыйга әле минем тамак көйләнмәгән, — дип, тәмәкене җиргә ыргыта.
- Мин бүген уенда Шаһи Саниясенең кулыннан тоттым да: «Беләсеңме, — дидем, — мин сине мәктәптә укыганда ук күзләп йөрдем, тик сиздермәдем, эчтә ялкын дөрләсә дә түздем. Әйтсәм-әйтим, мин сине яратам икән!» — дидем.
Сания каршы да түгел, риза да түгел:
- Син бит Гайшә артыннан чаптың, ни буе, ни йөзе дигәндәй, мина яратканыңны әйтсәң, ни була? — ди.
— Әле соң түгел, тормыш башлана гына, дим. Кулын тоттым да, Ат чишмәсенә алып киттем, биленнән кочып, үбеп тә алдым. Мин хәзер синең кебек хыялыйларны кызлар белән йөрергә өйрәтә алам инде!
— Эх, Ризван, беләсеңме, Ризван, кызны ярату ул биленнән кочып, үбеп-ярату гына түгел, ул — изге нәрсә. Яраткан кешеңне син хөрмәт тә итәсең, күз карасыдай да саклыйсың! Әнә, Такташ абыең нәрсә ди:
Мәхәббәт ул иске нәрсә,һәрбер йөрәк аны яңарта... Ризванның исә үз фикере:
- Такташ та синең кебек хыялый булган. Ярату — ул тормыш кору, балалар үстерү...

Тан атарга санаулы сәгатьләр калса да, авыл йокламый. Әле тегендә, әле монда капка ябылганы ишетелә. Атлар пошкыра, сыерлар мөгери. Газиз белән Ризван сөйләшкән арада гына да тана Исмәгыйле, Кырчын Харисы, Мишка Ибрае, тагын әллә кемнәр узып китте. Ал арның кайберләре кызлар озаткандыр, йә армиядән кайткан егетләрнең кыйссасын тыңлагандыр инде.

***
Сабантуйлары Кыерлыда да бик матур узды. Тирә-як авыллардан өлкәннәр дә, алар белән кызлар да, егетләр дә килде. Туганнары, танышлары булганнар атларын туарып, мәйданга төште. Болай гына килүчеләр инеш буенда малларын печәнгә кушып, тамаша карарга булдылар. Өстенә сатин, киндер күлмәк, аягына чабата кигән татар Уракчы, Көл, Гарталовка марҗалары алып килгән тозлы кыяр, кәбестә, алма белән сыйланды, салкын куас эчте. Батыр калганнарга матур сөлге, күнитек, камыт, самавыр бирелде. Аннары халык өйләренә кунак төшерде. Авыл урамнарына морҗалардан чыккан бәлеш, коймак исе таралды. Егерменче июньдә бәйрәмнәр тәмамланды. Биш йөз хуҗалыклы Кыерлы Чулман буендагы болынга печәнгә төште. Йөзәрләгән ат арбасына сигезәр-унар кеше утырып, Төбе тавына юл алды.

Болынга җитүгә өлкәннәр куыш, чыбылдык кора, хатын-кызлар исә зур казанда аш пешерә башлады. Ирләр, егетләр ак ыштаннардан су керә. Нинди рәхәтлек! Яшисе, яратасы килә! Төшке аштан бераз хәлләнеп алганнан соң, бригадир Фатыйх, Газиз, Ризван кебек яшьләрне алга бастырып алып, печән чабуга керештеләр: «Аллага тапшырдык, малларга бәрәкәтле азык булсын».

Яшьләргә уйланырга вакыт юк. Чөнки синең арттан тәҗрибәле чалгычылар килә: «чаж» да «чож» итә чалгы тавышы. Тизрәк кыймылдамасаң, аяксыз калуың да бар. Телисенме, юкмы, фәкать алга!

Йөзләрендә шатлык, күкрәкләрендә дәрт кайнаган йөзәрләгән ир-ат кошлардай тезелеп, кичкә кадәр печән чаба. Дөрес, яшьләрнең күңелендә печән түгел, кызлар кайгысы әлбәттә. Тизрәк эшне бетерәсе иде дә, кичке уенда берәр сылуны биленнән эләктерәсе иде. Уяу егетләр тик тормый, якындагы Күки, Тимерлек авыл уеннарына сугыла.

Тәвәккәл таш яра, дигәндәй, чит авылның иң ямьсезе дә эңгер-меңгердә матур булып күренә икән. Тик тыңлаучан гына булсын, аяк ару өчен генә булса да кочаклатсын икән. Беренче танышуга анысы да бик җиткән.

Көне буе эшләп арган Мирсат бабай яшьләргә карап көнләшә. Тик ни эшләсен, вакыт узган, ыштан тузган дигәндәй, хәзер Газизләр, Ризваннар, Ибраһимнар заманы.

Төбе тавын яңгыратып, Пермь—Казан пароходы гудок бирә. Димәк, тиздән яңа көн туар, хәере белән генә булсын, Ходаем! Иртәнге чәйдән соң, чык кибүгә халык кабат печән чабуга тотына. Таңны кызлар янында каршылаган егетләргә бик авыр, бераз ял итеп алырга иде дә, тик арттан өлкәннәр килә, чалгылары «чаж» да «чож», «чаж» да «чож»...

Халык төшке ашка да утыра алмады, Иделдәге баржалар гудок биреп, тиз-тиз китеп бардылар. Бу ни бу? Озак та үтмәде, авыл советы рәисе Фатыйх күренде. Атының авызыннан күбекләр ага. «Сугыш башланды, тизрәк-тизрәк авылга», — дип хәсрәтле сүзләрен җиткерде. Сугышның ни икәнен белгән Мирсат бабай чалгысын җиргә кадады да : «Безнең рәхәт яши башлау кемгә ошамады икән?» — диеп, елап та җибәрде. Әле ике көн элек җырлап-көлеп печәнгә төшкән халык тавыш-тынсыз гына Кыерлыга, Күкигә, Тимерлеккә юл алды. Яшь егетләр Кадрәккә хәрби комиссариатка китеп барды. Ата-ана балаларны, хатыннар ирләрен озак кул болгап, озатып калды. Әле кичә генә болында танышып, бер тапкыр да үбешергә өлгермәгән кызларга ничек авыр булганын аңласагыз иде. Каяндыр эчтән, йөрәктән аерылышу җыры таралды:

Идел бит ул, киң бит ул шул,
Караңгы төн, томанлы көн,
Без аерылышкан көн бит ул...

Илгә афәт, кайгы-хәсәрәт килде. Ул күкрәп үскән нарат урманнарындагы асыл-асыл агачларны төбе-тамыры белән йолкып алгандай булды. Кыерлының һәр йортыннан берәр-икешәр әзмәвердәй егет сугышка алынды. Бер селтәнүдә иминлекнең, рәхәтлекнең эзе дә калмады. Газиз, Ризван, Ибраһим, Исмәгыйль кебек үсмерләр ирләр булып, җитдиләнеп уянды. Авыл карт-коры һәм яратканнары куенына кереп, наз тәме татырга да өлгермәгән яшь хатыннар кулына калды.

Алдан төзелгән килешү буенча, СССРга ике-өч елга тыныч тормыш вәгъдә иткән Адольф Гитлер бу алдауны үзенчә Сталинның сизгерлеген киметү өчен эшләде. 1937 елда башланган репрессия илнең талантлы белгечләрен, зыялыларын юкка чыгарды. Армия, завод-фабрикалар оештыру сәләтенә ия булган җитәкчеләрен югалтты. Хәзер вакытны сузу һәм табигатьнең кырыслыгын файдалану нәтиҗәсендә генә илне фашистларга каршы торырлык дәрәҗәгә җиткерү мөмкин иде. Берлин халыкның фанатларча партияне, туган илен яратуын, СССРның очсыз-кырыйсыз мәйданнарын һәм халык ресурсларының бу кадәр үк зур булуын исәпкә алып җиткермәгән булып чыкты. Кыска гына вакыт эчендә совет армиясе резервтан 15 миллионнан артык кешене мылтык астына куйды. Фронтка китүчеләр урынына үсмерләр, хатын-кызлар, хезмәт ветераннары килде. Тылда эшләүчеләрнең саны бик нык кимесә дә, җитештерү күләме сакланып кына калмады, ә тагын да артты. Халык түзде. Матур киләчәк бәрабәренә ач-ялангач килеш көнне төнгә ялгап эшләде. Ил җитәкчелеге бу фидакарьлек өчен яхшылык белән җавап бирергә тиеш иде дә, ләкин ул моны эшләмәде. Утыз җиденче елларда үзенең явызлыгы белән Кремльнең абруен казанган Татарстан АССРның эчке эшләр министры Алемасов бер гаепсезгә дистәләгән халыкны төрмәләргә япты, лагерьларга озатты, атып үтерүгә хөкем итте. Мәскәү аның бу «хезмәтләрен» истә тотып, ВКП(б)ның Татарстан Өлкә комитеты беренче секретаре итеп билгеләде. Сугыш башлангач та халыкны кимсетү, юкка-барга эзәрлекләү, бер уч арыш өчен дә хөкемгә тарту дәвам итте. Моны бәләкәй генә Кыерлы халкы да үз җилкәсендә татыды. Фин сугышында катнашып пленга эләккән Зөлмөхәммәтнең ни гаебе булгандыр, аяк бармакларын өшетеп гарип калган егерме өч яшьлек егеткә, ичмасам, инвалидлык кына бирсеннәр иде дә, юк! Күргән-белгәннәрен авыл халкына сөйләгәннән соң күп тә үтмәде, НКВДның Кызыл Йолдыз районы уполномоченные, Алемасовның иярчене — бәләкәй буйлы, пеләш башлы Змеев аны үзенә чакырды.

- Синең өстән шикаять бар. Совет армиясен яманлыйсын икән. Кыш көне сугышчылар салкында катып үлде дигәнсең... Финнарның киемнәре яхшы... Кораллары да шәп дигәнсең... Бу дөресме?
- Әйе, дөрес...
- Финнар яхшы яшиләр икән. Кешегә кешечә карыйлар дисеңме?
— Әйе, шулай.
— Димәк, безнең строй начар булып чыга түгелме? Син гарип хәшәрәт бөек Сталинга, иптәш Алемасовка яла ягуыңны таныйсыңмы?
— Юк, танымыйм. Мин иптәш Сталин өчен сугыштым. Кирәк булса, хәзер дә гомеремне бирәм.
- Монысы дөрес. Ләкин яшисен килсә, уйлап сөйлә Зуль... Мухаммед...
Змеев нидер әйтеп сүгенде дә, идәнгә төкереп:
— Откуда берут такие имена? Назвали бы хотя бы колом или бараном...— дип акырды.

Зөлмөхәммәт алдагы сорау алуларда совет армиясен мактады гына. Сталин өчен гомерен бирергә әзер булуын әйтте. Змеев татар егетен барыбер сындыра алмады. Ел азагында зуррак эшкә күчереләчәгенә өмет итеп, Змеев Зөлмөхәммәтне Кыерлыга кайтарып җибәрде. Зөлмөхәммәт бүтән финнарның яхшылыгы, батырлыгы хакында бер тапкыр да сөйләмәде. Менә кабат сугыш. Монысы инде финнар ише генә түгел, корбаннар, һичшиксез, күп булачак. Фин сугышы ветераны Зөлмөхәммәт Змеев ишеләрдән көн беткәнен аңлап, кабат сугышка китү ягын карады. Пехотага алмаячакларын чамалап, тракторчыга укырга булды. Ризван, Ибраһим, Ильяс, тагын бик күп үсмерләр дә шундый ук курсларга язылды.

Фронтка китәчәк егетләргә исә үз урынына алмаш әзерләү максаты куелды. Кыерлы авылы басуларында урып-җыюда катнашучы комбайнга, тракторларга хатын-кызлар утырды. Техника ватыла калса, МТС каршында берничә ремонт бригадасы оешты. Барлык мәйданнарның күбесе, гадәттәгечә, кулдан урылды. Көннең нормасы элек 25 сутый булса, хәзер ул 30 гектарга җитте. Мәһабәт гәүдәле, районның алдынгы тракторчысы Дәүләтханның да фашистларны тизрәк җиңәсе килде. Инде ничәнче тапкыр броньнән ваз кичеп танкка утырасы итте. МТС директоры Сабирҗанов аны кат-кат үгетләде: «Синең үләсең киләме? Дошманны бит тырыш хезмәт белән дә җиңеп була...» Егет барыбер үзенекен тукыгач, ул да соңыннан ризалык бирде. Тик үз урыныңа ике алмаш әзерлә, диде. Икенчесен тапканчы, Дәүләтханга Уракчы дигән урыс авылыннан Агалая исемле матур кыз килде. Староверлар гаиләсеннән булганга, ул үзен бик сәер тотты. Тик татар егетенең кайнарлыгы Агалаянын башын әйләндерде. Техника серләренә өйрәнү мәхәббәт белән үрелеп барды. Ике айда матур кыз тракторчының бөтен осталыгын үзләштереп өлгергән иде инде. Бу өйрәнүнең үзгә нәтиҗәсе дә булды: Агалая егерме өч яшьлек остазын фронтка йөкле килеш озатып калды...

* * *
Газизне, актив комсомол буларак, җаваплы урынга куйдылар. Ул егерме чакрым ераклыкта урнашкан Балык Бистәсе заготзерносына ашлык илтүдән гыйбарәт иде. Звенога утыз җигүле ат керә. Һәр обозга ун капчык ашлык салына. Бер баруда звено 2350 центнер арышын, бодаен фронтка озата дигән сүз! Моңа колхоз рәисе Габдрахман шатланса да, икенче яктан бөтен ашлыкны җибәрсәк, киләсе елда ни чәчәрбез, халык ни ашар, дип борчыла. Болай да бит күпләрнең яңа уңыштан ипи салырлык оннары да юк. Уракка баручылар бәләкәй генә ярма яргычлары белән басуда учак ягып ботка пешерә, үзләре дә тамак ялгый, балаларына да өлеш чыгара. Ни хәл итәсең, фронтка да кирәк, авыл халкына да.

Колхоз рәисе Газизнең яшенә күрә кылган гамәлләренә шатлана. Бу егеттән менә дигән җитәкче чыгачак. Иң мөһиме — күңеле яхшы, иманлы егет.

Газиз, комсомол буларак, обозга сәяси төсмер дә бирә. Иң беренче арбага, кызыл флаг тоттырып, ун яшьлек Гамирне утырта. Ул, өстәвенә, тальян гармунда берничә көйне дә маталый. Авылларны узганда җиденче арбадагы ике пионер «Бөек Җиңүгә «Якты Юл» колхозы хезмәтчәннәреннән - бүләк» дигән кызыл комачларны ачып сала. Күрүчеләр аз булса да, бу алым халыкта ышаныч хисләрен арттыра. Ашлыкны үлчәп сушилкаларга бушаткач, обозчылар кире кайтырга чыга. Шомыртлыкта аларны Мәннан бабай көтеп тора. Бер чиләк борчактан бик тәмле шти пешерә. Аңа колхоз исәбеннән бирелгән тозлы ит кисәге дә салгач, моннан да тәмле ризык юк кебек тоела. Кичен эш ындыр табагында дәвам итә. Иртәгәсен тагын ашлык илтү...

Фронттагы хәлләр бик мөшкел булуга карамастан, аңлашылып бетми торган киеренкелек бик еш кабатланып тора. Сугышка дип киткән Кыерлы ир-егетләре нигәдер мари урманнарында агач мылтыклар белән немец танкларын «туктатырга» өйрәнә, ачлыктан интегә...

Фашистларны кырачак Салих, Гайнетдин, Гыйләҗи биредәге авыр хезмәттән үпкәләренә салкын тидереп вафат булдылар. Болай да ач авыл хатыннары инде ничә тапкыр ирләренә сохари илтүне оештырды. Караңгы урманнарда сугыштан качкан дезертирлар күзгә чалынгалый. Казанга Мәскәү, Ленинград, Балтыйк буе республикаларыннан эвакуацияләнгән халык агылды. Татар авылларына моңарчы ишетелмәгән телдә сөйләшүчеләр килде. Кыерлы авылы да өлешсез калмады. Бирегә Ленинны күргән өч партия ветераны, Совет партия әһелләренең җиде туганы, Кыерлы халкы ишетмәгән ниндидер артистларның әти-әниләре килде. ВКП(б)ның өлкә комитеты беренче секретаре Алемасов имзалаган карарларда: «үзең ачтан үлсәң дә, колхоз, җирле власть бәхетсезлеккә тарыган кешеләргә азык-төлек, кием-салым белән булышырга» кушылды. Алар арасында совет армиясе тимер юл гаскәрләре майоры Калью Киротарның тормыш иптәше, балалар табибы Хильди һәм аның унҗиде яшьлек кызы Лайне дә бар иде. Алар бирегә юллама белән — Хильди медпункт мөдире, Лайне санитарка итеп җибәрелде. Икесенә дә дәүләт тарафыннан хезмәт хакы, офицер гаиләсе буларак льгота билгеләнде.

Эстон кунакларын да, гадәттәгечә, Газизнең кызыл обозы алып кайтты. Бу юлысы да алар Шомыртлыкта бодай ярмасыннан пешерелгән майлы өйрәдән авыз иттеләр. Ике атналап юлда үткәргән хатын-кызлар беренче мәртәбә бугай яулыкларын чишеп, сары чәчләрен тарадылар, чишмә суында битләрен юдылар. Яше елмаеп ук җибәргәч, йөзе салкын көнгә җылылык, яктылык биргәндәй булды.

— Без әни белән эстоннар иленнән килдек. Медпунктта әни врач булачак, мин аның ярдәмчесе. Исемем — Лайне, — дип таныштырды ул үзе белән. Әнисенең сүз катасы килмәде. Чәй өчен рәхмәт әйтеп, агачлар арасына юл алды. Аның үз кайгысы. Бәләкәче Марта, әти-әниләре ни хәлдә икән? Сугыш озак булырмы?

Авыл советы рәисе Фатих Галәүев эстоннарны фронтовик хатыны Шәмсияләргә кертергә булды, ягъни Газизләр күршесендә генә. Егет аларны өйләренә кадәр илтеп куйды. Бер күрүдә үк ошатырга өлгергән эстон чибәрен кичен очрашырга чакырды. Тегесе эстонча «Палун, палун», дип җавап бирде. Газиз укый торган класста гына түгел, авылда да сылу кызлар бар. Ә Лайне үзенең серле елмаюы, күзләрендәге очкыннар белән үзенә әсир итте. Ул чакта арышлы-бодайлы хәсрәтле август көне ике йөрәкне мәңгелеккә берләштерер дип кем уйлаган?! Эстон кызы белән татар егете Газизнең әле бу хакта хәтта уйларына да килмәде. Очсыз-кырыйсыз мәйданнарда урнашкан дәүләтнең ныклыгы Кыерлы да Приуралье, Корсаков, Хаапсалу, Гури кебек меңәрләгән авыл-шәһәрләрдә формалашты. Илнең иминлеге өчен кан коючы солдатларның сөйгәннәренә карата булган мәхәббәте аларга гына түгел, бөтен илгә ныклык бирде, киләчәккә өмет уятты...

Газизнең ундүрт яшьлек сеңлесе Әлфия бар. Тиздән әнисе тагын бер сугыш баласы алып кайтачак. Әтиләрен дә алып киттеләр, хаты Суслонгердан килә. Зарланмый, тик монда урман кискәнче, фронтка китәсе иде дип уфтана. Бабасы унҗиденче елда патша хезмәтендә сугышта һәлак була, әбисе Гөлфәния район үзәгендә яши. Туганнарыннан — Нәгыймулла абыйсы, күршеләрдән Хәлил, Вилдан, тагын бик күпләре — сугышның беренче көннәреннән фронтта. Сугыш Газизнең дә планнарын үзгәртте. Хәзер инде ул урта мәктәптән соң хәрби училищега керү турында уйлады. Ничек итеп комсомол егет изге бурычын үтәмәсен ди?! Ул сугышын, һичшиксез, Берлинда төгәлләячәк!

Газиз, ярты литрлы банкага сөт салып, Шәмсия апаларына керде. Кунаклар инде юынып өс киемнәрен алыштырган, чәчләре матур итеп таралган. Өстәлдә яңа бәрәңге, арыш ипие. Газиз моңарчы күрмәгән матур кәгазьле кәнфитләр.

- Менә безнең күрше егете дә керде. Хәзер чәй эчәбез, — дип Шәмсия апасы Газизне дә өстәлгә чакырды. Үзара сөйләшү урысчалы-татарчалы барды. Кунаклар аңлашмаса, бер-бере белән үзләренчә гәпләшеп алдылар. Аннары әңгәмә дәвам итте. Эстонча исәнмесез «тэрэ» икән, Газиз андый сүз бездә дә бар тәре — крест, тире — кожа, дип көлдереп тә алды. Сау булыгыз — «хэад айга», гафу итегез — «вабандаге».
- Исәнме, минем кадерлем! — ничек? — Лайне бу сорауга да җавап бирде: «Тәрэ мо каллис!» Рәхмәт — «тянан», сау булыгыз — «хеад айга».
— Ә менә исемегез ни аңлата?
— Хильди — горур, зыялы. Лайне — дулкын...
- Мин — Газиз. Кадерле кеше, изге ватан кебек...
— Бер — «юкс», ике — «какс», өч — «колм».

Шәмсия апа белән Газизгә Ленинградта чыга торган матур кәгазьле кәнфит бик тә ошады. Эстон кунаклары кәҗә сөтен мактады. Туган җирләрендә дә алар сакаллы малның сөтен эчәләр икән. Ул организмга бик тә файдалы, имеш. Хильди белән Лайне моңарчы татар-монгол игасыннан башканы белмәгәнгә, Газиз кыскача гына татарларның да дәүләте булуын, аннан мөстәкыйльлекне югалтулары хакында сөйләп алды.

Чәйдән соң Газиз Лайнены Кыерлы белән таныштырырга дип урамга алып чыкты. Кадермә елгасын үтеп, алар авыл уртасында урнашкан медпунктны, аның каршысындагы манарасы киселгән мәчет-клубны карадылар. Аннары, агач мәктәп... Биредә зур алма бакчасы. Газиз соң өлгерә торган бер алманы Лайнега да бирде. Кыз, аңа рәхмәт әйтте дә:

- Азиз, син Адәм белән Хәваның җәннәттәге маҗараларын беләсеңме? — диде.
— Әйе, беләм.— Әйдә, бу алманы ашамый торыйк. Йә без дә гөнаһ эшләрбез...
- Килештек... — дип Газиз Лайненың кайнар кулларын учына алды.
- Ә бит Адәм аңарчы ук гөнаһлы булган, Иблис тәкъдим иткәч, Лилит исемле чүл кызы белән төннәр үткәргән.— Менә ышан егетләргә... Әле мин моны белми идем. Кайдан укыдың?
- Борынгы яһүдиләр тарихыннан.
Лайне өстенә яшел күлмәк, милли бизәкләрдән бәйләнгән ак свитер кигән иде. Соңрак ул Газизнең ике кулын сыйпый-сыйпый:
— «Айтеп күл», ягъни бүгенгә җитәр. Башка вакытта мин сине Хаапсалу белән таныштырырмын... — диде.

Беренче очрашу шулай тәмамланды. Газиз, Ризванның «Ат чишмәсе» янында Санияне үбүен искә төшереп, үзен битәрләде: «Мин хыялый гына түгел, куркак куян да икән әле...»

Лайненың инде күптәннән җылы йомшак мендәрләрдә, юрганнарда йоклаганы юк иде. Шуңа күрә Кыерлыда ул төшләр күреп маташмады, рәхәтләнеп йоклады гына.

Иртәгәсен Газиз Хильдине авыл советы рәисе Фатих абыйсы, колхоз председателе Габдрахман янына алып төште. Утыз белән кырык арасындагы ике ир-ат эстон хатынының матурлыгына бик сокландылар. Тик аларда бүген матурлык кайгысы түгел иде. Ничек итеп халыкка ашлык бирергә дип баш ваталар. Өстәвенә, чит җирләрдән артык кашыклар да килде...

- Врач булгач, күңелебез тыныч, халыкның сәламәтлеген сезгә ышанып тапшырабыз, ярдәм кирәк булса, тартынмагыз, — диде Фатыйх.

Сугышка алынган медпункт мөдире аларның икесе өчен дә үз кеше. Айга бер мәртәбә Фазыл биргән разнарядка белән дарулар алып кайта. Шул ук көнне хәл белергә дип авыл начальниклары килеп чыга. Фазыл белә — алар спирт эчәргә килгән. Гәпләшә-гәпләшә бер литрлы банка төбенә төшү дәрәҗәсенә җитәләр. Иртәгәсен медфельдшер эчелгәне урынына аракы яки су өсти. Чөнки әле киләсе кешеләр юк түгел. Аларның иң куркынычы -күпме эчсә дә исерми торган Змеев. Ике рәис, салкын карашлы яңа врачтан өлеш чыкмас дигән фикергә килеп, Хильди белән саубуллашалар.

Кыерлы медпункты клуб янындагы бәләкәй генә йортка урнашкан. Ул ике бүлмәдән тора. Берсендә төрле дарулар, инструментлар, алдагысында авыруларны кабул итү урыны. Фазыл яхшы белгеч кенә түгел, оста хуҗа да булган, күрәсең. Бүлмәләр чиста, мич акшарланган, утын ярып өелгән, тәрәзә төпләрендә матур гөлләр үсә. Документлар да төгәл тутырылган, кемнең кайчан туганы һәм үлгәненә кадәр исәпкә алынган. Бәлки аны НКВД органнары шулай таләп иткәндер. Анысын әле яңа медпункт мөдире белми иде.

Тарих һәр милләткә ниндидер бер аерым сыйфат «бүләк» иткән. Кавказ халыкларын кайнар канлы, татарларны яраклашучан, эстоннарны акрын, немецларны төгәл, башкортларны астыртын дип саныйлар. Әлбәттә, бу билгеләнү дөрестәдер, ләкин бөтен кешегә дә бер үк калыплар тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Хильдины, мәсәлән, акрын дип әйтеп булмый. Ул башлаган эшен җиренә җиткермичә туктый алмый. Тыштан салкын, таләпчән булуга карамастан, нечкә күңелле, кешеләрне кызганучан ул.

Сугышның тиз арада бетүенә ышанмаса да, күңеле белән ул туган җиреңдә, вакыты-вакыты белән эстонча җырлап җибәрәсе, балалар кебек үксеп елыйсы да килә аның. Күңел төшенкелегеннән фәкать яраткан эше генә коткарып кала. Моның өчен генә дә түгел, авыр чакта үзләрен сыендырган татарларга рәхмәтен дә җиткерәсе килә.

Хилъди төшке ашка кадәр авыруларны кабул итсә, аннан авыл халкының өйләренә барып, яшәү шартлары белән танышуны да максат итеп куйды. «Исәнмесез», «рәхмәт», «баш авыртамы», «эч авыртамы» кебек сүзләрне ятлады. Татарларның бәйсезлекләрен югалтуга карамастан, гореф-гадәтләрен саклап кала алуына гаҗәпләнде. Бик үк бай тормышта яшәмәсәләр дә, өйләренең чисталыгын күреп таң калды. Медпунктта техничка булып эшләүче Галия тылмач ролен оста башкара. Революциягә кадәр Ревельдә 5 ел солдат хезмәтен үтәгән Зыятдин белән очрашу аеруча кызык булды. Ул эстон телен дә онытмаган булып чыкты. Кирәк булса, мин тәрҗемәче ролен үтәрмен, диде Зыятдин. Аларның өч уллары, ике кызлары үсә. Хәлемгөл исемлесе авыру туган, гәүдәсе дә камил түгел. Кызганыч, ләкин вакыт узган, табибларның ярдәме инде хәзер кирәк тә булмас. Кызның яшисе дә күп калмагандыр инде...

Хильди белән Лайненың Кыерлыга килүенә ике айлап үтте инде. Вакыт кыска булса да, авылга похоронкалар килә башлады. Җирле совет рәисе Фатих Галәүев белән колхоз председателе Габдрахман Баһманов та ватан алдындагы бурычларын үтәргә фронтка китеп бардылар. Бронь алып тыныч кына эшләргә мөмкинлекләре дә бар иде югыйсә. Сугыш яңа көчләр, азык-төлек, кием-салым, техника таләп итте. Мәскәүдән — Казанга, Казаннан - районга кискен таләпләр явып кына торды: «20 октябрьгә ашлыкны суктырып бетереп, еллык планны үтәргә!» «Данлыклы Кызыл армиягә 50 пар оекбаш, 150 пар перчатка, 225 данә эчке кием, 25 данә шарф, 114 пар киез итек җыеп тапшырырга!» Шул ук вакытта мәктәп директоры Әхәт Фазылов авыл советы сессиясендә, киемнәре булмау сәбәпле, 23 бала дәрескә йөри алмый дип зарланды. Монысы бер бәла, әле килеп лотерея, займ, контрафакция, ит, сөт, йомырка тапшыру планнары, төрле фондларга акча җыюлар... Фронтка киткән җитәкчеләрне алыштыручылар бу авырлыкларның гөнаһлы да, каргышлы да икәнлекләрен аңламадылармы икән? Аңлаганнардыр, әлбәттә. Фронттагы солдат та, гади колхозчы да бер үк бурычны үтәде — ничек булса да дошманны туктату. Хильди үзенең тәкъдимнәре белән яңа рәис янына төште. Яшькелт-зәңгәр күзле Фәйзри килгән кунакның кыюлыгына бик нык гаҗәпләнде:

- Тегесенә льгота, монысы корсаклы... Мин кем белән план үтим, утын хәзерлим, окоп казыйм? Бу бит кычытмаган җирне кашу була. Унынчы октябрьгә егерме кешене Киров урманнарына җибәрү заданиесе килде, утыз биш кешене Казан астында окоп казырга, унике баланы ФЗӨгә җибәрергә. Каян алыйм мин аларны?
Хильди түзмәде:
- Үз халкыңны күрә торып юкка чыгару... Сез сакламасагыз, ул мескен хатыннарны, балаларны кем саклар?! Әтиләре кайткач ни дип җавап бирерсез?! — диде.
Фәйзри әллә анлап, әллә чыгырыннан чыгып, тагын акырды:
- Корсаклы хатыннарны жәлләгәч, нигә кызыңны окоп казырга җибәрмәскә? Менә сине, кызыңны, тагын утызга якын чакырылмаган кунакны ашатып яткырабыз. Эшлим дип торучылар аз. Тегесен давай, монысын давай. Бик грамотный булгач, җибәрәбез кызыңны. Үлмәс, корсаклы хатыннар да үлми бит әле...

Менә шулай итеп, Лайне ике йөз километрга сузылган оборона корылмалары төзергә дип Кайбыч якларына Кыерлының утыз биш хатын-кызы белән китеп барды. Җиткерелгән норманы башта үти алмаса да, соңрак ияләште. Урта мәктәпне тәмамлагач медсестра булып эшләү хокукы биргән белешмә дә ярап куйды. Бер ай җир казыгач, хәлсез эстон кызын күчмә медпунктка билгеләделәр. 1942нче елны алар Кайбыч урманнарыңда землянкада каршыладылар. Татарстанның авыл-шәһәрләреннән җыелган халык Дәүләт Оборона комитетының заданиесен үтәде. Немецларны Мәскәү астында тар-мар итү әлеге корылмаларның кирәкмәвен расласа да, бушка киткән хезмәт өчен халык нык борчылмады, иң мөһиме — дошман туктатылды. Димәк, җиңүгә дә күп калмый.

* * *
Авыр чаклар кешеләрне сыный, берләштерә, якынайта. Газиз белән Лайне да бер-береннән яши алмаслык дәрәҗәдә иде. Мәхәббәтнең күзе сукыр дигәндәй, алар өчен дине дә, милләте дә юк, тик бергә генә булсыннар. Лайне җир эшләреннән тагын да ныгып, җитдиләнеп кайтты.

Кыз әнисе янында мәш килде. Хәрәкәтләнә алганнар медпунктта дәваланды, хәле авырларның өйләренә бардылар. Апрель аенда «фронтовик балалар» дөньяга аваз салды. Ни кызганыч, күбесенең әтиләре якты дөньяда да юк иде инде. Районда врачы да берән-сәрән генә булгач, Эстониядән килгән шифалы вә шәфкатьле куллы врач турында яхшы сүз авылдан-авылга, өйдән-өйгә таралды. Аңа яше-карты, бала-чагасы килде.

Әйе, Хильди кебекләрнең файдадан башка зыяны юк. Ә менә карт большевиклардан район җитәкчелегенә дә, җирле хакимияткә дә тынгы булмады. Аеруча, Бронислав Светицкий «елан мөгезе» белән «күгәрчен сөте» таләп итте. Үтәлмәсә, жалоба Мәскәүгә адресланды. Хат районнан ары чыкмаса да, ул беренченең контроленә алынды, нәтиҗә ясау өчен аерым кеше билгеләнде. Әлбәттә, сигнал Змеевка да килеп җитте. Светицкийның дәгъвалары медпункт мөдире, буржуаз Эстониядән килгән балалар врачы Хиддега да юнәлде. Юантык гәүдәле, колак яфракларына кадәр йон баскан, кәкре борынлы Светицкий медпунктка көтелмәгәндә килеп керде. Нечкә тавыш белән исәнләшкәч, үзенең 1917 елдан Большевиклар партиясе әһеле булуы, Ленинны күрүе хакында бик тәфсилләп сөйләде. Аннан танышлар белән мактанды, соңыннан үзенең авырулары турында әйтте:

- Мин Ленинградта махсус поликлиникада дәваландым. Даруларны да чит илләрдән китерә иделәр. Мина «Е» витамины, балык мае кирәк... Аннан соң махсус массаж... Миндә простата аденомасы.
Хилъди үзенең гадилеге белән Светицкийга ярып салды:
— Дарулар безнең Эстониядә дә җитәрлек булды. Сез сораган витаминнар биредә юк. Балык маен да балаларга бирәбез. Массажга килгәндә... сезгә җәяү йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Бер дә булмаса, берәрсенә йортка керегез. Сезнең льготаларга өч-дүрт кешене туйдырып кына буладыр, мөгаен.
Әле эшләргә сәләтле Светицкийның ниндидер татарларга ярдәм итәргә теләге юк иде. Ул Ленинградта партия ветераны буларак, төрле эшләргә тылкышып рәхәт яшәргә өйрәнгән кеше иде. Алтмыш өч яшьлек «ветеран» Хильди янына ук килеп елмайгандай итте:
- Әйе, байлыгым бар анысы. Ниндидер татаркага йортка керү минем дәрәҗәне төшерә. Ә менә сиңа каршы килмәс идем...
- Гафу итегез, мин Совет офицеры хатыны. Гомумән, сезгә берәр шәһәрдә калырга кирәк булгандыр. Анда чирегезне дәвалаучылар табылыр иде.
Әңгәмәнең болай борылыш ясавын көтмәгән Светицкий җавапсыз калмады:
- Менә фронттагы хәлләр яхшырсын әле, китәрбез. Син, асылкош, тәкъдим турында онытма. Үпкән-кочкан, җилгә очкан дигәндәй, Светицкийның күңелен күрергә теләүчеләр пруд пруди, уйла!

Бу яһүд бүлмәдә ниндидер тәмсез ис, шом калдырып китеп барды. Хильди исә үксеп-үксеп елады. Ачлыктан балалар интегә, ә аңа массаж кирәк, витаминнар... Татар гаиләләре гомер-гомергә әхлак законнары нигезендә яшәгән. Егет белән кыз аулак өйләрдә бергә кунсалар да, ике арадагы мөнәсәбәт үбешүдән ары узмаган. Өйләнешеп яши башлагач исә ир гаилә иминлеге өчен тырышкан. Хатын балалар үстергән, йорт җылысын саклаган. Тормышлары авыр булса да, алар төнне сагынышып көткәннәр. Кыска гына вакыт эчендәге мәхәббәт аларга көч-дәрт биргән. Ирләр — ирлек, хатыннар - хатынлык серләре хакында фикер алышмый калмаган анысы. Иренә, яки хатынына салкынлык күрсәтүчеләр дә булган билгеле. Мондыйлар озак яши алмаган. Мулла аларны фикерләре яки мәхәббәтләре туры килмәде дигән сылтау белән аерган. Тегеләр яңа парлар табып матур гына тормыш иткән.

Газиз белән Лайненың танышуларына көз, кыш, яз узды. Беренче көннәрдән үк аларның акыл белән генә аңлашу түгел, ниндидер башка хисләр, мәхәббәт хисләре дә берләштерде. Бу чакларда алар ниндидер сихри дөньяга күчкәндәй була иделәр. Алга таба тормыш нинди генә сынаулар әзерләмәсен, ике яшь йөрәк бер-берсе өчен көрәшергә әзер иделәр. Тик алда ни көтә, Лайне туган җирләренә кайтып китәрме? Ә Газизнең язмышы сугыш белән бәйле. Аны исән-сау чыгып булырмы? Егет имтиханнарын биргәч, алар ике арадагы дуслыкны ант белән ныгыттылар. Лайне аны көтәргә вәгъдә бирде. ...Районнан Газиз белән тагын Егерме җиде егетне Ульяновскидагы хәрби артиллерия училищесына җибәрделәр. Уку программасында каралганча алар ике елдан соң лейтенант званиесе алып фронтка китәргә тиеш иделәр. Кылыч борынлы, соры күзле, җитез хәрәкәтле Газиз тагын да ныгып китте. Хәрби киеме дә матур гәүдәсенә килешеп тора. Эх, Лайне күрсен иде хәзер сөйгәнен! Шатланыр иде үзе, ә?! Кыерлы белән Ульяновск арасында хатлар өзелмәде. Алар ике якка да ышаныч, өмет бирә торган хәбәрләр иде. Яңа 1943 елны каршылаган көннәрдә Газиз сөйгәненнән шомлы хат алды. «Газиз, сөеклем. Мин бик авыр хәлдә калдым. Әтидән күптән хәбәр юк. Әни үлде. Ни эшләргә дә белгән юк. Кая барыйм? Синең ярдәм кирәк. Мөмкин булса, кайта алмассыңмы? Лайне»,— диелгән иде анда.

Ни эшләргә? — Курсант Газиз Әбләзиев шул хакта уйлады. «Сөйгән кызым авыр хәлдә» дип әйтсәң, кем отпуск бирер? Бәлки: «Әни авыр хәлдә, яки әтигә фронтта нидер булган» дип рапорт язсам, ышанырлар? Курслар начальнигы - - сугыш инвалиды капитан Брагин уку алдынгысы Әбләзиевка ярдәм итәргә алынды.

- Фронттагы киеренкелекне истә тотып, Совет гаскәрләре хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнә. Шуңа күрә сезнең укуларны ун айга калдыру хакында приказ килде. Июнь айларында сезне инде шунда җибәрәчәкләр.Алдагын Алла белә. Кайтып саубуллашу бик урынлы булыр, — диде ул.

Газизгә Кыерлыга кайту өчен биш көн вакыт отпуск бирелде. Казан. Аннан соң Арча яки Шәмәрдән станциясе. Кыерлыга тагын сиксән чакрым кала. Бу араны ничек үтәргә? Казаннан Кукмарага кайтучы Гафур бабай: «Сезнең яклар Шәмәрдәнгә йөри кебек. Нырсы. Аннан Яңарышка. Бу якларга үзем дә итек басарга йөргәләдем» — диде дә, Газизнең аягындагы күн итекләрен күреп: «Улым, аягыңны өшетәсең килмәсә, әйдә, итекләрне алмашыйк», — дип бик акыллы фикер әйтте.

Аяк исән булса, күн итеге табылыр дип, ул бабайның киез итеген киде. Тик бирелгән вакытка кайтып өлгерәсе генә иде. Кайда ат чанасына утырып, кайда җәяү атлап, Газиз Кыерлыга таң алдыннан гына кайтып житте. Менә аның туган нигезе. Әле кайчан гына бик зур булып күренгән «нәсел агачы». Шәһәр йортлары белән чагыштырганда өйләре дә бәләкәй икән. Боз белән капланган тәрәзәләрдән берни күренми. Газиз әкренләп кенә өйалды ишеген шакыды. Эчтән әнисенең тавышы ишетелде:

— Кем анда?
— Әни, әни. Бу мин, улың Газиз!— Газиз? Син бит укуда. Ничек кайтасы иттең?
— Яхшы укыган өчен биш көнгә отпуск бирделәр, әни. Юлда менә икесе үтте инде.
Тавышка сеңлесе Әлфия дә уянды, бишектәге Хөсәен дә елап алды. Әнисе тагын да ябыккан, бәләкәйләнеп калган. Газиз юл капчыгыннан шакраеп каткан ипи, шикәр, тушенка чыгарды. Сеңлесенә матур косынка, әнисенә яулык бирде.
— Хильдины үзебезчә, мөселманча җирләдек. Бик әйбәт кеше иде. Халыкка күп ярдәм итте. Чит диндә булуына карамастан, зиратның иң түрендә җир куенына тапшырдык. Змеев дигән кабахәт, халык дошманы дип куркыткан, төрмәгә ябабыз дигән. Чыдый алмый үз-үзенә кул салган, бичара. Лайне хәзер берүзе. Нишләр инде... Бәлки, үз иленә киткәнче бездә торыр.

Газизнең көн яктырганын көтәргә түземлеге җитмәде, Шәмсия апаларына керергә булды. Ниндидер карарга килергә бары бер тәүлек вакыт калган иде. Ә алдагысын капитан Брагин әйткәндәй, бары бер Алла үзе генә белә. Менә ул таныш тавыш, менә ул кадерле мизгелләр. Тэрэ, Тэрэ Ыхтуст мо каллис! Сәлам, сәлам, хәерле иртә, минем кадерлем! Лайне бераз тынычлана төшкәч, әнисенең саубуллашу хатын укыды. Кыскасы, Змеев Хильдига җинаять эше ачкан. Аңа партия карарларын үтәүдә саботажлык итү, буржуаз Эстониядәге тормышны мактау турында Светицкийның шикаятьләре теркәлгән була. Змеев: «Хәлеңне йомшартырга мөмкин, моның өчен минем сөяркәм булуың кирәк», -- дигән. Медпунктта эчеп алгач, Лайнены пистолет белән куркытып, чишенергә мәҗбүр иткән. Ә тегесе, котылу өчен, шешә белән Змеевның башына суккан. «Мине гафу итегез. Халык дошманы булып әтиеңә һәм сиңа кара тамга ясыйсы килми. Газизне ташлама. Ул сине ярата. Мин сезнең бергә булуыгызны телим.» Хильдиның үз-үзенә кул салыр алдыннан язган хаты бу... Алемасов Татарстанның җелегенә төшкәч, халыктан бик күп жалобалар Мәскәүгә яуган. Кремль, ахыр чиктә аннан котылу ягын карап, кырык алты яшендә сәламәтлеге «начарлану» сәбәпле, моны пенсиягә чыгарган. Шуңа күрә, Змеев эшен дә зурга җибәрмәгәннәр, аны тавышсыз-тынсыз гына фронтка озатканнар. Алемасов — татарларны кыру буенча бик күп начарлыклар эшләгән кеше. Никадәр милләттәшебезнең башына җиткән. Аның урынына СССР тимер юлы министрлыгы хезмәткәре Зиннәт Үмәр улы Моратов билгеләнгән. Монысы исә татарның динен, денен, телен бетерү буенча зур этлекләр эшләгән кеше буларак тарихка кереп калды. Змеев урынына халыкны күп кан елаткан, хәтта хатынын да төрмәгә утырткан Нәсих Тәфкилдиев җибәрелде. Лайнены Кыерлыда калдыру, аны коткару юлы бер генә иде, Язылышып, аңа Әбләзиева фамилиясе бирү һәм совет офицеры хатыны буларак, барлык льготалар белән тәэмин итү. Газиз менә шушы карарга килде. Моны тормышка ашырырга бары бер тәүлек вакыты бар иде. Әнисе Газизнең бу адымын хуплап, яшьләргә бәхет кенә теләде. Әле алар Газизнең тагын дүрт айдан Курск дугасында үлем белән күзгә-күз очрашачагын белмиләр иде. Газиз белән Лайнега никахны Мәннан бабай укыды. Авыл советында да язылырга каршы килүче табылмады. Ир белән хатын буларак, Әбләзиевлар фәкать бер тәүлек яшәп калдылар. Язмыш аларны «мәхәббәт алмасын» шулай иртә татырга насыйп итте.

* * *
Тора-бара кайгы-хәсрәтләр урынына бәләкәй генә булса да шатлыклар өстәлә торды. Әтисе Калью да табылды. Алар кырык икенче елда, хәрби техника белән шыгрым тулы эшелонны фронтка илткәндә, немец самолетлары атакасына тарыйлар. Нәтиҗәдә, эшелон начальнигы каты яралана. Күп тапкырлар операцияләр ясап аякка басканнан соң, подполковник Киротарны Котлос-Воркута тимер юл төзелешенә хәрби күзәтче итеп җибәрәләр. Капитан Газиз Әбләзиевның да теләге чынга аша. Ул тугызынчы майны Берлинда каршылый. Кальо Киротар кызы Лайне, оныгы Муса һәм кияве Газиз белән 1945 нең арышлы-бодайлы - алмалы августында Кыерлыда очраштылар. Тик алар арасында сугышның утлы дулкыны йоткан, ачлыктан шешенеп үлгән Бәдрисафа белән Лиүзә, танк эчендә янып һәлак булган Зөлмөхәммәт, бертуган Зыятдин, Фәрзетдин, Фатыйх Фәлаховлар, Кыерлы халкы өчен бик күп яхшылыклар эшләгән эстон хатыны — Хильди һәм тагын бик күп, бик күп изге җаннар гына юк иде... Эстониянең Хаапсалу шәһәрендә башланган Киротарлар тарихы Татарстанның бәләкәй генә Кыерлы авылында Әбләзиевлар белән тагын да тулыланды, яңа үсеш алды. Иң мөһиме — зур сынауда алар кешеләрнең каргышын алмады, намусларына хилафлык итмәделәр.
Казан утлары № 9, 2013.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013