Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Фаил Шәфигуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Фаил Шәфигуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф Х Ч =>Ш<= Э Ю Я Һ
Марс Шабаев Мин Шабай Лена Шагыйрьҗан Кастамунилы Шади Самат Шакир Әлфия Шакирҗанова Луара Шакирҗан Габделхак Шакиров Әзһәр Шакиров Гомәр Шакиров Мәүлит ШАКИРОВ Минсәгыйть Шакиров Мөнир Шакиров Илүзә Шакирова Фәридә Шакирова Фәридә Шакирова-Зарипова Юлай Шамилоглы Афзал Шамов Салих Шамов Габдулла Шамуков Гөлүсә Шаһбан Шамил Шаһгали Галиәхмәт Шаһи Рәис Шаһи Розалина Шаһи Борһан Шаһиди Мансур Шаһимәрдәнов Касыйм Шәех" Ленар Шәех Фазыл Шәех Рәфәт Шәйдуллин Шамил Шәйдуллин Роберт Шәймәрданов Фәһим Шәймәрданов Лилия Шәймиева Әгъләс Шәйхетдинов Дамир Шәйхетдин Камил Шәйхетдинов Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА Айдар ШӘЙХИ Асия Шәйхи Гөлназ Шәйхи Мөхәммәт ШӘЙХИ Сәяф Шәйхи Алмас Шәйхулов Рәшит Шәкүр Сәет Шәкүров Фәрит ШӘКҮРОВ Динә Шәкүрова Искәндәр Шәмгунов Габдeлхак Шәмсетдинов Солтан Шәмси Таһир ШӘМСУАРОВ Яһүдә бине Шәрәф Әхсән Шәрипов Дамир Шәрәфетдинов Тимерхан Шәрәфетдинов Исмәгыйль Шәрәфиев Рәфыйк Шәрәфиев Әнвәр Шәрипов Ирек Шәрипов Рамил Шәрәпов Рәниф Шәрипов Сәлах Шәрипов Xәлил Шәрипов Резеда ШӘРИПОВА Сәлимә Шәрипова Флүсә Шәрипова Кол Шәриф Мөхәммәд Шәриф Мәсгут Шәрифуллин Наил Шәрифуллин Эльмира Шәрифуллина Зәйдулла Шәфигуллин Рахман Шәфигуллин Фаил Шәфигуллин Хөснулла Шәфигуллин Риза Шәфи Исмәгыйль Шәфиев Габдулла Шәрәфи Ягъсуф Шәфыйков Кәүсәрия Шәфыйкова Альфира Шәяхмәтова Халисә Ширмән Ишнияз бине Ширнияз Рәшит Шиһап Илфак Шиһапов Мансур Шиһапов
Фаил Шәфигуллин

(1939-1982)

Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда Татарстан АССРның Норлат (хәзерге Зеленодольск) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, Коми АССРда — урма«н кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморский краеның Находка шәһәрендә— кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр Зеленодольск шәһәрендә производствода слесарь-җыючы, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә КПСС сафларына член итеп алына (1968), аннары кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып укып, 1973 елда В. И. Ульянов-Ленин Йемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
1970 елдан башлап Ф. Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.
Ф. Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшәләр. Шулай да Ф. Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, алтмышынчы елларный ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аный юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Әдипнең шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленей нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьлары җитмешенче еллардагы татар балалар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша совет кешесенең хезмәттәге фидакярлеге, этик-мораль өстенлеге һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.
Ф.Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күп төрле җәмәгать эшләре алып барган язучы иде. Ул заводта эшләгән дәверендә Зеленодольск шәһәр советына депутат итеп сайланды (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Производстводагы һәм әдәби хезмәттәге уңышлары өчен Ф. Шәфигуллин «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында, 1982 елның 7 октябрендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013