|
Юлай Шамилоглы - АКШның Висконсин-Медисон университеты галиме. Ул АКШта, Казакъстанда һәм башка илләрдә үткән фәнни форумнарда татар халкының тарихы, милли мәгариф турында чыгышлар ясый, фәнни хезмәтләр яза.
Казанга килеп төшкән минутларда ук ул Татарстанның һәм Казанның татар милләтен оештыру, мәдәни һәм фәнни яктан үстерүдә тоткан роле һәм вазифасы турында фикерләре белән бүлеште.
"Мин Казандагы дусларым белән фән яңалыкларын уртаклашып, һәрвакыт хәбәрләшеп торам, ләкин монда килмичә яңа чыккан китапларны белү бик авыр.
Мин бу форумда катнашырга беренче тапкыр, татар галиме буларак, тарих, тел, мәдәният белән кызыксынып, шатланып киләм.
Безнең, чит илләрдә яшәүче галимнәрнең, карашыбыз бераз башкача. Һәм бу нисбәттән бәлкем ниндидер бер тәэсиребез дә була ала. Кешеләр Татарстан эчендә яшәгәндә, алар мәсьәләгә бертөрле, эчтән карый, ә без тыштан карый алабыз.
Форумда минем глобализациягә һәм мәгариф системасына бәйле чыгышым булачак. Анда мин глобаль караштан татар теле һәм татар тарихы мәсьәләләре турында чыгыш ясаячакмын. Чөнки дөньяда бик мөһим процесслар бара, Татарстан эчендә моны башкача аңлыйлар һәм дөнья күзлегеннән карамыйлар, минемчә", диде ул.
Татар милләтеннән булган атаклы галимнәр бик күп булса да, милләтнең язмышына тәэсир итүче һәм татар халкына ярдәм итүче галим булу аерым җаваплы вазифа булып тора.
www.Azatliq.org
|