|
МИН ӘЛЕ БУ!
Азнакай районында таулар итәгенә сыенып, шомыртлы әрәмәнең хуш исенә, сандугачлар моңына күмелеп утырган Мәндәй авылы бар. Анда җырлар да үзеннән-үзе туа. Нәкъ менә шул авылда тууым белән мең бәхетлемен. Кыш аенда тугангадыр (1962 елның 5 декабре), кышның бураннары-карларына, ак төскә үлеп гашыйкмын. Куанычларым, өметем - ике кызымны һәм, кәефне кырмаганда, иремне өзелеп яратам. Табигатем белән оптимист булсам да, сагышка-моңга чумган чаклар да еш була. Андый вакытларда дусларым белән дөньясын бер утырып тиргәшәбез дә, рәхәтләнеп үзебездән-үзебез көләбез. Бүгенгесе көндә "Маяк" газетасы редакциясенең рекламалар бүлегендә эшлим. Бизнес һәм иҗат янәшә яши алмый, әлбәттә. Әмма миллионнар белән эш итеп тә, кесәңдә вакыты белән җилләр сызгырып йөргәндә, иҗат уты йөрәктәге уттан да ныграк дөрләп
ала.
Мин әле бу!
Яшен булып яшьнәп,
Күк күкрәтеп,
Яңгыр булып явам.
Әрнешләрдән, сарган сагышлардан
Бер бушанып алам.
Мин әле бу!
Назлы җилдәй
Йомшак кына сыйпап,
Йөрәгеңә багам.
Сөю учагыңнан хисләремә
Сүнмәс ялкын алам.
Мин әле бу!
Шаян чишмә булып,
Йөгерә-йөгерә агам,
Көчле дулкын, кичерешләр эзләп
Чал диңгезгә таба.
Мин әле бу!
"Аргамак" журналы, 1996, № 12.
|