|
Мин, Закирова (Бәширова) Әлмөхәммәт кызы Роза 1936 нчы елда Кукмара районының Түбән Үрәс авылында туганмын. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1955 елда Казан Дәүләт Университетының, тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. 1960 елны, университетны тәмамлап, юллама белән Октябрь районы Кәкре-атау авылы мәктәбенә эшкә урнаштым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм уку-укыту бүлеге мөдире булып өч ел эшләдем. Аннан 1963 елда, тормышка чыгып, Лениногорскийга күчеп килдем. РайОНО да инспектор булып эшләдем. Аннан соң гаилә белән, 1967 нче елда, Чукоткага күчтек. Анда «Туберкулезга каршы балалар санаториясендә» педагог-тәрбияче булып эшләдем.
1985 нче елда Лениногорск районы Яңа Шөгер авылына кайттык. Шунда яшибез. Улыбыз Илдар һәм кызыбыз Лилия Чаллы шәһәрендә яшиләр.
"Күңел күзе". Чаллы, 2008.
|