|
МӘЛЛӘ ЕГЕТЕ РОССИЯ ГАЗЕТАСЫНДА
Язуга, журналистикага хиреслек Илдар Закировка, күрәсең, әтисеннән күчкәндер. Мөхәммәтдин абый Закиров — Мөслим районы Мәлләтамак авылының иң ихтирамлы кешеләренең берсе. Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронттагы батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән М. Закиров Казан педагогия институтын тәмамлый, Пермь өлкәсендә педучилищеда укыта. 1952 нче елда туган авылы Мәлләтамакка кайтып төпләнә. Авыл мәктәбендә рус, немец телләрен, тарих һәм
башка фәннәр укыта, уку-укыту бүлеге мөдире була, 65 яшенә кадәр балаларга аң-белем бирә. Ул җәмәгать эшендә актив катнаша. Авылның лекторлар группасын җитәкли. Еш кына авыл, колхоз, мәктәп хәлләре турында район газетасына мәкаләләр язып тора. Шагыйрь дә була әле ул. Менә бу шигырьдә Мөхәммәтдин абый үзенең язмышы, тормышы турында болай ди:
Мал-мөлкәткә кызыгып яшәмәгән Ата-бабам, туган-тумачам. Көч-хәлемнән, кулдан килгән кадәр Яктылыкка таба юл ачам.
Илдарның да беренче язмалары, мөгаен, әтисенең таләпчән күзлеге аркылы тикшерелгәндер. Мөслимнең «Авылутлары» газетасы битләрендә 1969—71 нче елларда авыл корреспонденты Илдар Закиров исеме күренә башлый. Әлбәттә, мәктәптә укучы Илдар күбрәк Мәлләтамакта, туган колхозы «Кызыл Октябрь»дә булган хәлләр турында яза. Мәсәлән, ул, шатланып, райондашларына хәбәр итә: Мәлләтамак авылында 90 урынлы балалар комбинаты ачылды, мәктәп яше җитмәгән сабыйлар шунда тәрбияләнәчәк! Авылдашлары, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында да яза Илдар Закиров. Менә шулай журналистикага кереп китә егет.
Мәктәптән соң — армия хезмәте, Казан университетының журналистика бүлегендә уку белән бергә, Лениногорскида чыга торган «Заветы Ильича» газетасы редакциясендә эшләү еллары... Үткен каләмле, эрудицияле яшь журналистны тиз күреп алалар: республика газетасы «Комсомолец Татарии»га бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Оештыру сәләтенә ия Илдарны бераздан газетаның җаваплы секретаре, соңрак — баш редактор урынбасары итеп билгелиләр.
1991—95 нче елларда Илдар Закиров башта республиканың нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре буенча Дәүләт комитетында, соңрак — Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгында нәшрият эшчәнлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге начальнигы, 1994—99 нчы елларда — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.
1995—96 нчы елларда «Деловой мир» газетасының Татарстан буенча үз хәбәрчесе, 1996—98 нче елларда — «Бизнес МН» редакциясенең (Мәскәү) корреспондентлар челтәре бүлеге хәбәрчесе. Шул ук вакытта (1995 нче елдан 2002 нче елга кадәр) Илдар Закиров «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы урынбасары. 2002 нче елның январыннан Мәскәүдә чыга торган «Сельская жизнь» газетасының Татарстан буенча үз хәбәрчесе. Берничә тапкыр журналистларның республика конкурслары лауреаты һәм призеры. Россия матбугатындагы уңышлы эшчәнлеге өчен, Россия журналистлар берлегенең Почет грамотасы, Казанның 1000 еллыгы медале белән бүләкләнә. Журналистлар берлеге әгъзасы.
Тормыш иптәшен дә Илдар журналистика дөньясында таба. Эльмира күрше Актаныш районыннан, Байсар кызы, шулай ук журналист, бүгенге көндә «Ялкын» журналының баш редакторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Менә кызык хәл: Илдар белән Эльмира бер үк көндә — 19 нчы декабрьда туганнар икән. Икесе дә — укытучылар гаиләсеннән. Уллары Алмаз педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлаган, КДУ аспиранты.
«Безнең өй — гәзит оясы», — дип көләләр Закировлар. Әйе, шулай, эштә дә гәзит мәсьәләләрен хәл итәсең, өйдә дә темалар-язмалар турында бәхәсләшү, уйлану дәвам итә.
Иҗади уңышлар сезгә, Илдар һәм Эльмира! Гәзит оягыз гөрләп торсын!
Язманы Флүр Баһаутдинов әзерләде.
|