|
ФИО: Закирова Айгөл Рамил кызы;
Уку/эш: КДУ, журфак, “Шәһри Казан”да практика үтә;
Туган як: Актаныш;
Ничә яшьтә яза башладың? 10нчы класста укыганда;
Яраткан китабың/авторың? Cидни Шелдон, Һади Такташ, Нәбирә Гыйматдинова һәм чит ил античный әдәбияты;
Дөньяда нәрсәне үзгәртер идең? Кешеләрне үзгәртер идем;
Соңгы арада еш кабатлый торган фразаң: Әгәр мин нәрсәнедер максат итеп куям икэн, аңа һәрвакыт ирешэм. Әгәр мин нәрсәгәдер ирешмәгәнмен икән, димәк ул минем максатым булмаган.
Сине борчый – ...? Ятим балалар язмышы һәм милләтнең бүген тоткан урыны;
Синең илһам килсен өчен нинди шартлар булырга тиеш? Депрессия булырга тиеш, урамда янгыр яки кар яварга тиеш һәм бүлмәдә тулысынча ялгыз калу.
Күбрәк нинди тематикада язасың? Ниндидер темага язырга тырышмыйм, кайчак бер шигырьдә аерылу да, кавышу да, мәхәббәт тә, яшәеш турында уйлану да була. Шигырь язганда логиканы башымнан алып атам – ни телим, ничек телим, шулай язам, шул вакытта гына шигырь туа.
* * *
Синнән башка яши алмас кебек идем...
Сиздең-биздең,
Йөрәгемне
Ут алды...
Җәйләр-яшел, көзләр –
Сары иде,
Боз-карашың җыйгач,
Төсләр буталды...
Бер тамчы су юл ярамы? Ә мин ярдым!
Синең сазлык – минем эзгә
Бизәлгән.
Агуланган кайнар каным, агуланган
Учын хәнҗәр белән телгән
Исәрдән...
Син көлерсең, иреннәрең
Җилне убәр.
Аңламадың сөю йоткан
Гашыйк хәлен.
Миннән башка үләр дигәнсеңдер, ә мин
Сине күрер өчен бераз
Яшим әле!!!
* * *
Кышкы тайгак юллар аера безне,
Чатлар аера...
Әрҗәләрдә кар җемелди –
Кыш җитүе...
Сыкы сарган тимер тоткан учларымда –
Бу – адымнар аймылып,
Сөю китүе...
Әллә нинди генә булды безнең сөю –
Сүрән булды, серле булды,
Куркак булды...
Гөбеләрдә язылды да ап-ак майдай,
Сүл җыелган яралары
Уртак булды...
Керфекләргә бәс эленгән –
Хисләр бәсе...
Эреми дә, күзләремне
Йомдырмый да...
Кырпак карда синең сүзләр – җил тигезли,
Кышкы тайгак юллар аера безне...
Чатлар аера...
* * *
Дөрес яшә дисең...
Дилеммаңда дөрес юлны сайла...
Кәвешләрне түфлиләргә алыштырган заман, әби!
...Чат саен татарның киләчәк кавеме
урысча сүз сөйли,
орбит чәйни...
Синең итәкләрең тубык каплагандыр.
Ә минеке билдән бераз... түбән...
Син әйтәсең:
"Гакыл җуйдың мәллә?"
Җавап бирәм көлеп:
"Китте түбәм!"
Алабута белән юа – синең ашың булган.
Безнең меню – хәмер, бер миллиграм сумала...
Бераз әфьюн, шуңа өстәп,
Дуңгыз итле казылыклар елмаеша
Витринада....
Ә син миңа дөрес яшә дисен...
Җәен кар бөртеге бул да,
Эреми түз!
Коръәнеңне кочып, зар елама,
Әби!
Ахырзаман калдыклары шул
Без...
* * *
Нидер өмет итәм…
Һәр таң, һәр төн, һәр яр…
соңгысыдыр төсле…
ялгызлыкны авызлыклап үргә менгән саен
буш атналар ишле…
кемдер пәрдәләрен ачып йолдыз саный –
атылмыйча калган бары чулпан йолдыз...
син – УК, энә, ялкын, бармактагы шырпы,
шикәрле тоз…
яфрак бизәкләре төсле
төрле юллар,
төрле хисләр берләштерә безне…
писсимистлык битлеге мина еш килешә –
киям дә,
сулар сибеп юам эзең…
Елаганда беркем юатмады –
ела имеш,
кузең кара булыр дидең….
Караны син яратасың –
кара булмаган шул!
...Минем күзләр – яшел иде.
Сөңгеләрне сындыргалап сөя биреш…
Яр сөймәгән – утсыз лампа,
мамыксыз тал…
Беренче кат… Тулай торак… Салкын урам…
Детектив кулымда –
Салих Баттал…
Толымнарым назламадың – вакыт кирәк,
Еллар кирәк чәчем үргәнче.
Ә мин нидер өмет итә идем әле…
Идем…
Сине күргәнче…
* * *
Язгы иләсләнү, язгы җүләрлекме –
Һәркем көләч бүген...
Метроларда, тузан кунган музейларда
Февраль эзе...
Кулымда соңгы кар – йомарлам,
Ә чәчтән сиреньле яз исе килә...
Һәм шыксыз таш подъезд ишеген җимереп,
Әллә нигә бер
Качасы килә...
Мең хата ясаган, һәм мең сүз ишеткән
Бәгырьгә бал яга җылы җил.
Яз килә – каршыла, тәрәзәм артында,
Имештер "ирекле"
Безнең ил...
Моңсу ак тынлыкта
Бер курай яса да,
Уйнале, сукбай дус,
"Җомга"ны...
Йөрәкләр – тибешле, җилбәзәк карашлар,
Ә бүген Казанда
Яз әле....
* * *
Бүтән сиңа шигырь багышламам инде...
Кышкы юлдан трай тибеп кайтып барыш...
Ап - ак юллар, ап-ак йортлар... Күңел – кара...
Сызган турылар да никтер
Чалыш...
Мин бит 20дән 21гә атлап кергэн...
Миндә ике гасырның да җиле исә!
Һәм шушы җилләрне йөгәнләп,
Сине сөю җиле исә...
Ахры, мин – исәр. Кара күзләр эттә дә бар, бүредә дә,
Синекеләр нигә шулай тилертәдер...
Төннең күзе сары менә! Тик, сокланмыйм...
Югыйсә, төнгә дә, җиргә дә
Бердәнбер...
Кышкы юлдан трай тибеп кайтып барыш...
Бозлы юлга берәү чайпалды да, ауды.
Көлмим. Синең юлда мин дә мең кат боз ялаган...
Иреннәрдә канлы эзе генә калды.
Бүтән сиңа шигырь багышламам дидем.
Һәм беренче түгел – меңенче...
Кыш турында язар шигыремдә
Төп урын кабаттан
СИ-НЕ-КЕ!!!
* * *
Хәлен ничек микән синен? Күрешкән юк…
Бер күрәсе иде шушы яз беткәнче...
Әле бераз исереп йөрисеңдер май җиленнән,
Изүләрең ачыр-ачмас ак якалы күлмәк киясеңдер...
Биш сәдәфле...
Һәм жиңнэрен бөкләп өчкә, бәлки дүрткә,
Урам буйлап атлыйсындыр бары...
Кеше гади була диләр... Ят ымнарсыз, куш кулларсыз, гади кеше..
Тик син кешелекнең кимчелексез катыннан да
Бик югары...
Бәлки шушы монсу төндә җиксетелеп,
Кимсетелгэн картлач айга сөрән салыйк?
Һәм тюльпаннар чәчәк аткан клумбага каранмыйча,
Туңдырмалар саткан павильон төбендә ИКЕ МИНУТ (!)
Вакыт табыйк???
...Бу теләкләр тишек иләк кенә бары...
Күпне өмет итсәң, йөрәгенә тияр үкенече кала...
Иске тактага каккан кадак – минем кадер сина,
бәлки алтыннандыр ул ? Мескен Хыял карлы күзләрендә
югала......
Кояш чыгышыннан серлэреңне эзлим...
Ә йөрәктә сагыш, сөю, кайнар ялкын...
Син еракта, бишле төймә таккан күлмәгең өстендә.
...Тулай торактагы салкын бүлмәм, тәмәке төпчекләре
тулы балкон....
* * *
Толымнарга уралган да, буыннарга сеңгән…
Диварларның ташын ялап, көзге җиргә иңгән –
Күз яшьләре...
Таш тишәрдәй эре яңгыр тамчылады,
Күкләр ярып алтын яшен камчылады,
Җир яшәрде...
Керфекләрдән бүртеп кан ташыды,
Күк капусына ашкындың, ярсу йөрәк!
Мин дәшмәдем...
Тулпар атның бәкәлләрен сыпырдым да,
Ярсу хисләр урманына
Ут өстәдем....
Аһ, өзелмәс җан кылларын тапый-тапый
Нечкәрттеме көз җилләре,
Әллә яңгыр?
Көзләр, елак күзләр аша басма салып,
Йөгерә- атлый бер кил әле
Чаңгыр-чаңгыр...
Төн карасын өмет ялы ак итмәде –
Өзелерлек дәрәҗәдә
Артык нечкә.
Син-мин – бергә...
Бу ал таңдай зур хыялым
Өндә түгел, төштә иде...
Бары төштә...
* * *
Башкаларга әйткән сүзең
Миңа тапмадың...
Уен-уймак дигәнсеңдер,
Уймак-яра...
Таш пулатта бикле торган җайдак төсле
Еллар юлыннан саф хисләр
Аксап бара...
Чүмечләп эчсәм дә туймадым,
Күзләрең нуры – җан сихәте.
Якынайды, курыкты, тайпылды,
Чын сөю бездән бик читләште.
Очырып тузанда аунаткан
Тузганак мамыгы төслерәк:
Йөрәк-көл,
Тик тере өлешен
Тигезлим җир буйлап
Өстерәп...
Йолдызларга туплап бүләк иттем
Йөрәгемнән көл ясаган
Кайнар утны.
Ә син елмай! ...Башкаларга тапкан сүзең
Миңа инде хәзер
Бармы-юкмы.....
* * *
Җәй үтте...
Аның яшел төсе минем күздә хәзер.
Урладым.
Карадың...
Шул мизгел ай булып күк кочты гап-гади
Урагым...
Гөл шиңде...
Яфрагы дым тулы туфракка сый ахры-
Тапмадым...
Сагайдың.
Курыкма, кайнар наз-серләрне сиңа дип күпмеләр
Сакладым...
Көз көлә.
Тавышы-җил шавы, укый ул табигать
Карарын.
Мин эзлим…
Юлыңа юлыкмау-югалту түгелдер...
Табармын!..
Матбугат.ру
|