|
Сиринә Заялова 1958 елның 7 октяберендә Татарстанның Мөслим районында туган. Укытучы.
Әнкәй өе
Әнкәй өе яктылыкка чумган,
Җылылыкка, нурга төренгән.
Ниндидер көй, моң агыла аннан
Гөлләр тезгән тәрәз түреннән.
Монда байлык, алтын-көмеш тә юк,
Гап-гади бер авыл өе ул.
Нинди көй соң анда бер дә тынмый?
Әнкәемнең җыру-көе ул.
Кайчан кайтма - йомшак күмәч әзер,
Җыр шикелле - чәйнек кайнавы.
Әнкәй өе көн дә кунак көтә,
Өстәл тулы катык-каймагы.
Әвереләм шунда мин сабыйга,
Кайтсам әгәр әнкәй өенә...
Мин күбәләк, әллә чикерткәме
Биим шашып кубыз көенә.
|