Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
|
|
Эпиграммалар
Терапия бүлеге баш шәфкать туташы
Р.Садриевага
Зәһәрен бераз зәһәр,
Усалын бераз усал.
Тиз күктән җиргә төшерер,
Әгәр хилафлык кылсаң.
Ә елмайса таң кояшы—
Койган да куйган инде.
Нәкъ Такташның Алсуы —
Суйган да куйган инде.
Район хастаханәсенең
терапия бүлеге мөдире Әскать Гафуровка
(Быел лаеклы ялга китә икән, дигән хәбәр таралу уңаеннан)
Бүлеккә болыт иңде,
Бик яман хәбәр килде:
— 60 ка җитә, диләр,
Китә бит, китә, диләр.
Хасталар үкереп җылый:
— Зинһар китмәгез инде!
Кайларга сыенырбыз,
Ятим итмәгез инде!
— Борчылма, Камил энем,
Дип әйтте миңа табиб, —
үзем шикелле берәрсен
Куйсыннар башта табып.
Хотя... шагыйрь әйтмешли,
Башны салларга салып,
Китәсе килә агып...
Ә.Ә. Гафуровның мыек астыннан гына елмаеп,
авыз эченнән җырлап йөри торган җырыннан өзек:
Кичен ятсам, иртән торам
Күңелем тыныч нигә?
Пар канатларым булганда
Эшләргә була безгә.
Ә парлы канатларымның
Берсе булса, Зөлхәбирә
Икенчесе— Фәридә.
Хирургия бүлеге шеф-консультанты
И.А.Хәбибуллинга.
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел.
Чүплеккә болгап атарга
Күгәргән калай түгел.
Сез яшьләр белән булганга
Мәңге яшь минем күңел.
Мин пока бабай түгел,
И вообще бабай түгел...
Без андый малай түгел.
Югарыда китерелгән эпиграммалар авторы
хасталанып ятучы Камил Шәйxетдиновка
(ягъни үземә)
Биек тауның башларында
үсеп утыра миләш.
Чирләп тагын да килерсең,
Әзрәк уйлап «сүләш».
|
|