Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Камил Шәйхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әсәрләре

Симәк турында да җыр кирәк!
Чурашта янгын
Чучка дисәң дә чучка (булган хәл)
Шигырьләр
Бүре (юмореска)
Эпиграммалар
Камил Шәйхетдинов

Чурашта янгын

(булган хәл)
Шулай «Мәйдан» журналының бер санында Сарман районы Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның язмасын укырга туры килде. Һәм әлеге язма мине инде күптән — утсыз елдан артык элек булган бер вакыйганы искә төшерергә этәргеч ясады. Моңа, әлбәттә, «Чураш авылы» дигән сүзтезмә белән очрашу сәбәпче булы.
Ул вакытларда Чаллыга Мөслимнән автобус йөри иде. Теләнче-Тамак аша Чаллыга иң кыска юл булды бугай ул. Әмма аның маршруты мәзәгрәк. Нишләптер, ул я Карашай — Cаклау, я Чураш, я Сөлек авылы аша үтә.
Миңа Карашай — Саклауга барырга кирәк иде. Анда минем бертуган апам укыта һәм кияүгә чыгып, шунда яши иде. Алга китеп булса да әйтим, ул вакытта әле бөтенләй танылмаган яшь шагыйрә Вәсимә Хәйруллина да шул авылда Роза апам белән бер мәктәптә мөгаллимәлек итә иде.
Шулай итеп, ул көнне автобус Чураш аша үтте. кечкенә генә күперчекне чыгып, урамга күтәрелүгә, мин төшеп калдым. Ике авыл бер колхоз (исеме — Ильич исемендәге колхоз), аралары ике генә километр чамасыдыр. Гадәттә, бу ике авыл арасында машина көтмиләр. Җәяү атлыйлар. Аллага тапшырдым мин дә. Йөз метр да үтмәгәндер, алдагы йортларның берсе өстендә куе төтен күтәрелгәне күренде. Кешеләр йөгерешә. Кычкырыш, шау-шу. Мондый вакытта нишләмәк кирәк инде. Узып кына китәсе калган да бит. Юк шул, әлә генә югары ук йортына укырга кергән, Сәвит мәктәбендә югары идеялар белән тәрбияләнгән комсомол егет сумкасын коймага элә дә теге кешеләр төркеменә кушыла. Ничектер, кулыма үзеннән-үзе, дигәндәй, ике чиләк килеп керде. Күршеләрдәге су гына җитми. Әллә кайдан — дүртәр, бишәр йорт аша — су ташыйбыз. Аны алып килеп сипкән буласың. Бу бит бер мичкә кәрәчингә бер тамчы су кебек кенә инде. Аның файдасы шул кадәре генә. тик, адәм баласы һаман йөгерә, һаман су ташый. Йөгерә-йөгерә ярты чиләк чамасы калган әлеге сыекчаны ялкын эченә атасың да, тагын йөгергән буласың. Тәртибе шулай: янгын вакытында тик торма, кыймылда. Файдасы бармы, юкмы — йөгер, үрмәлә, шуыш, кыскасы, хәрәкәтлән. Калганы синең эш түгел. Калганы янгынның ни дәрәҗәдә булуыннан тора. Бу чиләк тотып йөгерешү ярышы күпмегә сузылган булыр иде, белмим, мәсьәләне бер-бер артлы килеп җиткән янгын сүндерү машиналары уңай якка хәл итте. Әмма шактый соңарылган шул иде инде. Миңа каглышлы нәтиҗәләр: чалбарның (әнкәйнең пенсия акчасына кичә генә сатып алынган) тез башы нәрсәгәдер эләгеп ертылга, күлмәкнең төймәләре кимегән, анда салават күперендәге җиде төс тә бар кебек. Иң мөһиме — коймага эленгән сумкам күзгә күренмәде. Ә анда — җизниләргә дигән күчтәнәчләр. Әнкәй җибәргән иде.
Бераз бит-кулларны юып алыйм дип, күрше йорт янындагы су колонкасы ягына атладым. Шулчак кемдер җилкәмә кагылды.
— Карале, апай (бу якта яшьрәк кешегә эндәшү инде бу), безнең чиләкләрнең чиләкләрнең яртысы да җитми, — диде бу перегар исен (татарчага тәрҗемә итсәң бу сүзнең мәгънәсе кәгазь калынлыгы гына килеп чыгы) аңкытып.
Кая куйдың син аларның? шул арада олактырмагансыңдыр бит?
— Соң, шунда ишегалдында калдырып киттем бит. Хатын-кызлар да күрделәр. — Ну, смотри, апай, — диде бу бервакыт очкылык тотканнан соң. Ату йөриләр монда, җыен әтрәк-әләм. Мужыт, ут төртүче дәһ синдер еле, ә? И вупчы, кем син? Нишләп буталып йөрисең монда? Әйдә барыйк әле, хәзер разбиратсы итәбез?
Һәм ул мине күлмәк изүеннән нык итеп тартты. Тартуы бик көчле булмагандыр анысы. Әмма аның бу хәрәкәте күлмәк җиңенең төбеннән үк умырылып чыгуы өчен җитәрлек булды. вакыйга алга таба ничек куерган иде, белмим, шулчак безнең яннан узып баручы бер апаның тавышы ишетелде:
— Син кем, энем... (ул аңа исеме белән эндәште) ник бәйләнәсең син аңа? аның ни гаебе булсын. Үзем күрдем, Мөслимнән килүче автобустан төшеп калды ул. Пужар сүндереште әле ул. Әйдә, апаем, киттек. Мин аңа иярдем. Теге мужик нәрсәдер мыгырланып калды.
Карашай-Саклауга барып җитеп, апам, җизни (хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде, авыр туфраклары җиңел булсын) өенә барып кергәч, исләре китте.
— Бәрәч, — дип кенә әйтте апа. — Ни нәрсә булды?
Җизни, бер сүз дәшмичә, көрәктәй куллары белән минем аның ике бармагына торырлык кулны кысты да, өстәл астыннан башланган «Московская»ны тартып чыгарды. Яртышар стакан (әлбәттә, кырлы инде) салды да:
— Тотыйк, каениш, — диде.
Аннары шкафтан чиста күлмәк белән трико тартып чыгарды да миңа сузды. Киемнәре алыштыруга, ул «ГАЗ-51» машинасын кабызып куйган иде инде.
— Утыр, каениш, киттек.
— Кая киттек җизни?
— Чурашка. Иманнарын киеп кайтабыз хәзер. Белсеннәр әле Сөят каенише белән ничек сөйләшергә икәнен. Хәзер Вәдүткә генә сызгырам да.
Вәдүт абый — күрше егете. Аның әлә өйләнмәгән чагы иде бугай. Икәүләп авылны кулда тоткан чаклары. Шулчак апам атылып чыкты да җизнинең җиңеннән тотып алды:
— Җүләрләнмә, Сөят, булган инде буласы. Єзләре дә аңлагандыр. Ә син, энем, яңадан кычытмаган җирне кашып йөри торган булма... Сабак булсын.
Җизни дә тынычлана төште. Шуннан соң бу авылга килгән саен җизни, бераз «төшереп» алганнан соң, «тегеләр»нең иманнарын өшкерергә омтылыш ясап ала иде, мәрхүм...
Менә шулай, күңелдәге хатирәләр яңарып искә төшеп алды бүген. Вәсимә ханым үпкәләмәсен...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013