Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Камил Шәйхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әсәрләре

Симәк турында да җыр кирәк!
Чурашта янгын
Чучка дисәң дә чучка (булган хәл)
Шигырьләр
Бүре (юмореска)
Эпиграммалар
Камил Шәйхетдинов

Чучка дисәң дә чучка

(булган хәл)
Моннан шактый еллар элек, минем күршем Фәндәс Солтанов “Маяк” колхозының Тат. Смыловка, Островка бригадаларында агроном булып эшләгән вакытта булды бу хәл! Ул эштән бушагач, соң гына булса да, “Урал” мотоциклы белән Олы Чакмак авылындагы өенә кайтып куна да, таң атуга, тагы “матаена” атланып, үзе әйтмешли, урман ягына чаба. Инде җыелыш-мазар булып, бик соңга калган очракларда, бик сирәк булса да, үзләре генә яшәгән бер рус карты белән карчыгы өендә кунгалый торган иде. Беркөнне ул шулай кайтмый калган. Икенче көнне, ничектер, миңа кагылырга уйлаган.
- Менә, Камил күше, хатын, ник кайтмадың кунарга,- дип урды да атты әле. Беләсеңме, тегендә хуҗаларның бозау кадәр ана дуңгызы, ишек алдыннан чыгып китеп, урман эченә кереп качкан да, бергәләп, караңгы төшкәнче, шуны эзләдек. Табарсың урман эченә кереп югалган чучканы? - ди бу.
Көннәр, айлар үтте. Көз җитте. беркөнне Фәндүс күрше кичке якта, бөтенләй икенче кеше булып, килеп керде. Туктамыйча көлә инде менә. Ару “кәккән” бу, дим эчемнән генә. Юк, юкәдә икән чикләвек.
- Теге югалган чучканы хәтерлисеңдер, күрше. Табылды бит тәки! “бүген әбәт вакытында үзе кайтып керде. Үзе генә түгел. Кырында аю кадәр дигәндәй ата кабан дуңгызы бар. Бер-бер артлы тезелешеп яннарына һәрберсе бүл терек сарык кадәр унике баласы баскан. Каушавыннанмы, куркуыннанмы Настя түти һушыннан язып, ярты сәгать аңына килә алмый шактый вакыт яткан. Ә тегеләр, берни булмагандай, мырык-мырык килеп, хуҗаларның таштан салынган лапасларына кергәннәр дә тулганнар.
Менә шундый хәлләр булды ул җәйдә. Нәрсә елы иде микән, истә калмаган. Теге урман чучкаларының алдагы “язмышы” да миңа билгесез. Аны үзегез дә күз алдына китерсәгез булыр. Аксиома буларак, алар, әлбәттә, хуҗаларның өстәленә, кем әйтмешли, “сары май” булып ятканнардыр индe.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013