Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Камил Шәйхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әсәрләре

Симәк турында да җыр кирәк!
Чурашта янгын
Чучка дисәң дә чучка (булган хәл)
Шигырьләр
Бүре (юмореска)
Эпиграммалар
Камил Шәйхетдинов

Шигырьләр

Кеше язмышы

Төпчекләр җыя юлда
Бу – аның
Дөньяга кереп барышы.
Сигара хәзер кулда .
Бу – аның
Дөньядан китеп барышы.
Шушыдар бәндә язмышы.

И, тәмәке, тәмәке

И, тәмәке, тәмәке,
Көйрисең дә көйрисең.
Телләрең өскә сузып,
Нидер әйтмәк телисең.
Аңлыйм мин сине, аңлыйм.
Янып бетәм, дисеңдер.
Сине коткарып калу
Бәлки минем эшемдер?
Ә мин теләмим әле,
Ян әйдә, көлең калыр.
Төпчеккә калгач ташлыйм,
Бер мескен алып кабыр.
И, тәмәке, тәмәке,
Янып беттең, сүндең лә.
Кемнәрдер яндыралар
Гомер буе безне дә...

Алаша

Ат караучы тагын салган
(балалары булмаган да
Хатыны ташлап китеп барган...)
Синең ялыңны сыйпый ул,
Җылый һаман:
- Улым, улым...
Ат караучы бу ир өчен
Бикләр олы бер кайгы син,
Бер шатлык син бу мизгелдә,
И, алаша...

Байлык китерер илгә

Кыш бабай белән килгән ул – 
Нәни чучка малае.
Сөйкемледер мөлаемдыр,
С күз генә сал әле.
Көннәр үтәр, айлар үтәр,
Њсәр чучка малае.
Сокланырлар, аңа карап,
Малай-шалай, агаең.
 Хуҗасы булыр ул йортның,
Байлык китерер өйгә.
Муллык китерер ул безгә,
Барыбызга да, илгә.
Ә бүген ул нәни генә,
Әнә-ә-ә!
Оялып көлеп тора.
Барсы да алда икәнен
Ул инде белеп тора.
Килер көннәргә бүген үк
Уй-теләк, ният кыла.
“Мырк-мырк” кереп бара,
Ишектән шпырт кына...



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013