Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Камил Шәйхетдинов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Әсәрләре

Симәк турында да җыр кирәк!
Чурашта янгын
Чучка дисәң дә чучка (булган хәл)
Шигырьләр
Бүре (юмореска)
Эпиграммалар
Камил Шәйхетдинов

Бүре

(юмореска)
Авылдашым Кәримнең Шуганкада электрик булып эшләп йөргән чагы. Кәрим кебек яшь җилкенчәк өчен хәзерге административ бина янында кунакханә ролен үтәүче фин йорты бар. Алар көн саен эштән соң, шунда кәрт сугып китап, укып (нинди китап икәнен шәйлидер инде ) вакыт үткәрәләр.
Шулай берчак якшәмбе көнне Кәрим авылына кайтып киләсе итте. Язга таба аның бураннары да котырып кына тора бит. Ул көнне дә кичтән үк каты җиң чыкты. “Иртән юлы да булмас, барып кунарга кирәк булыр”, - дип уйлады Кәрим һәм баргач кирәге чыгар әле дигән ният белән, диван артындагы башланган “китапны” җил эченә тыкты да, юлга чыкты. Җиң каршы. Юеш кар йөзгә бәрепме бәрә. Җил эченнән алып, бер-ике бит “китап” укып алды. Кинәт эсселе-суыклы булып китте: бер илле-алтмыш адым читтәрәк, юл читендә, ярыйсы гына гәүдәле бүре басып тора! Әнекәй генәм! Бетерә бу, чәйни. Кәрим, аны-моны белештермичә, йөгерергә тотынды. Соң, бүредән йөгереп котылып буламы инде, тот капчыгыңгы! Кәрим йөгергән була, бүре – аның артыннан. Менә ул хәле бетеп туктады. Борылып карады. Теге мәлгунь дә туктап карап тора. Якын да килми, читкә дә китми. “уңайлы вакытны чамалый,, паразит, - дип уйлады егет, ничарадан-бичара калып, - минем хәлдән тоеп егылганны көтә. Аннары өзәчәк тек өзәчәк, ботарлаячак. беткән баш беткән. Хет, теге “китап”ны укып береим. Голт-голт! “Китап” укылып бетте. “Тышын” бүре ягына тондырды. Тегесе селкенмәде дә. Ни гаҗәп, кинәт кенә Кәримдә курку галәмәте юкка чыкты. “бәрәч, - дип уйлап куйды ул, - бу үлем дигән нәрсәне каршылавы алай бик үк куркыныч түгел икән иде. Тик шулай да, кесәдә калган теге биш тәңкә жәлке. Үземә язмаган икән...”
Ни булса, шул булыр. Беткән баш беткән. Ботарланган килеш юлда озак ятмас. Олы юл бит, берәрсе узып китәр әле машинада. Күрерләр, алып кайтырлар. Әй, күмгәндә мактарлар инде. Шәп егет иде, диярләр, үлеп кенә әрәм булды. Чибәр-чибәр кызлар “аһ” итәрләр, “ваһ” итәрләр, башларын ташка орырлар. Тү-тү! Соң булыр. Ну теге биш тәңкә жәлке. Шундый уйлар белән әкрен генә янә кузгалды. аңа хәзер ике дөнья- бер морҗа. Бераз бара да, туктый. Артка борылып карый. Бүре дә туктый. Кәрим кузгала, бүре дә кузгала. хет болай интектермәсен иде инде, заразы! Ниһаять, алда авыл утлары күренде. “Әллә исән калам инде”, - дип уйлады Кәрим, үз күзләренә үзе ышанмыйча....
Тулай торакның ишеген ничек ачып кергәнен, ничек үзенең урынына барып ауганын да хәтерләми Кәрим. Барып та ауды, йоклап та китте. Төнлә әллә нинди төшләр күреп, саташып бетте егет. Менә теге бүре кинәт аның өстенә сикерде. Менә ул аның бугазына ябышты...
Кәрим, әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып кычкырды. Уянып китте. “Общага”да бер үзе. Егетләр килеп җитмәгәннәр. Маңгаеннан тир ага. Тәне калтырый. Ул, ишекне ачты да катып калды. тышта, ишек янында гына ... теге бүре!
Кәрим беравык, нишләргә белми торды. Күзләре челт-челт килде. Кинәт исенә килде һәм “бүрегә” ташланды:
- Рекс!
Рекс хуҗасына килеп сыенды. Рекс белән Кәрим бик озак серләштеләр. Эт, хуҗасыннан гафу үтенгәндәй, шактый озак сырпаланды. “Сине сакладым мин, хуҗам”, - дип әйтәсе килде бугай аның. Ә кесәдә теге биш тәңкә, җиңелчә рәхәтлек белән, җанны кытыклады...


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013