|
Тынгысыз җанлы, шигърияткә мөкиббән
Зөлфирә Фәнис кызы Рамазанова Яр Чаллыдагы 18 нче татар урта мәктәбендә биология укыта. Ул мөгаллимлек эше белән беррәттән иҗади эшчәнлеген дә сүрелдерми. Зөлфирә ханым инде берничә ел төрле чыганаклардан милләт, тел, сүзгә багышланган мәкаль-әйтем, шигырь-җырлар туплый һәм күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр язуын дәвам итә. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Әни җылысы
"Мә, суынмасын, салып куй,
Алып китәрсең, балам" —
Иртән сауган, кайнаган сөт
Әни кулыннан алам.
Гүя әнием сөт түгел,
Изге фатиха бирде:
"Бәхетең гел тулы торсын,
Юлың ак булсын", — диде.
Суык җилгә каршы барам,
Һич бирешмичә, алга.
Җанга рәхәт! Кайнар сөттә
Әни җылысы калган.
Соңгы кыңгырау
Һәр ел саен ямьле май аенда
Юлларым мәктәпкә илткәндә,
Нигә күңелләрем дулкынлана
Соңгы кыңгырауны көткәндә?
Кочак-кочак гөлләмәләр тотып,
Егетләр һәм кызлар үткәндә,
Нигә сагыш баса йөрәгемне
Соңгы кыңгырауны көткәндә?
Борчулары, шатлыклары белән
Ул көткән көн килеп җиткәндә,
Табигать тә хәтта теләктәш күк
Соңгы кыңгырауны көткәндә.
"Мәйдан" № 5, 2002.
|