Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
|
|
(ХIX йөзнең икенче яртысы —XX йөз башы)
Татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, нашир-китапчы һәм календарьчы Шиһабетдин Габделгазиз улы Рәхмәтуллин — Казан губернасындагы Ындырчы авылы мулла гаиләсендә туа. Шәрык язма әдәбияты истәлекләре, тарихи риваятьләре, фольклор сюжетларына нигезләнеп язылган яки тәрҗемә иткән дистәдән артык хикәя китаплары авторы. 1890-1901 елларда ул еллык өстәл календаре һәм берара стена календаре чыгарып килә; үзе язган яки тәрҗемә иткән китапларын бастыра.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Татарча-русча перевод. (?). — 1893. — 72 б.
Яңа әлифба. (?)
Гыйльме хисаб.
Гаҗәеп әхвалле кызлар хикәяте. (?)
Таййар задә хикәяте. (?). — 1900.
Дүрт дәрвиш хикәяте. (?). — 1901.
Кәнз-әл-хикәят. (?)
Төш тәгъбире. (?)
Әбүгалисина китабы. (?)
Кылаф илә Турайдык. (?)
Малик хикәяте. (?)
Сәйфелмөлек хикәяте. (?)
Чын әкият. (?)
Чын мәзәк. (?)
Чын сүз. (?)
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Татар энциклопедиясе сүзлеге. — Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2002. — 5186.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
|
|