(1913-1971)
Сөббух Һади улы Рәфыйков 1913 елның 15 июлендә хәзерге Татарстан АССРның Сарман районы Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1925—
1930 елларда башта Чаллыда һәм Алабугада тугыз еллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йортына хәзерләү курсларында укый.
1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика «Колхоз гәзите» редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931 —1932), Сарман районында чыга торган «Комбайн» газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932—1934), республика комсомол газетасы «Кызыл яшьләр» редакциясендә бүлек мөдире (1934—1937) һәм
Татарстан дәүләт нәшриятында редактор (1937) вазифаларын башкара. 1934—1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият бүлегендә укый. 1937 елның октябреннән 1957 елның августына кадәр С. Рәфыйков Татарстаннан читтә — төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда яши һәм эшли. 1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар «Социалистик Татарстан» газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958—1961), аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була. 1958 елның маенда ул КПСС сафларына член итеп алына.
С. Рәфыйков 1930 елда яза башлый. 1931—1937 еллар арасында шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы («Үсү җырлары», «Соңгы талпыну», «Үсмерчак»), сугыштан соң, 1957 елда, «Ак төннәр» исемле шигъри китабы дөнья күрә.
С. Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатьчелеккә «Беренче яз» (1958) романы белән таныла. 1920—1930 еллардагы татар авылында барган социаль үзгәрешләрне, социализм төзү, аерым хуҗалыктан күмәк хуҗалыкка күчү кебек тарихи процессларны шул заманга хас реаль күренешләр һәм образлар аша чагылдырган бу роман алтмышынчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. Әдипнең колхозларны эреләндерү темасын үзәккә алып, авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек, массаларның хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта активлыгы, интернациональ бердәмлеге мәсьәләләрен яктырткан «Авыл иртәсе» исемле икенче романы да укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Автор гомеренең соңгы елларында Зәй гидроэлектростанциясе төзелешенә багышланган «Тын елга буенда» исемле яңа роман өстендә эшләде. Әсәр әүвәл «Казан утлары» журналында (1971 ел, 2—6 саннар) дөнья күреп, соңыннан, автор вафатыннан соң, Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты.
С. Рәфыйков 1971 елның 21 ноябрендә Татарстанның Яңа Зәй эшчеләр поселогында вафат булды. Ул 1965 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Соңгы талпыну: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1932.—30 б. 5000.
Үсмерчак: Хикәяләр.— Казан: Татгосиздат, 1937.— 147 б. 5000.
Ак төннәр: Шигырьләр.— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—34 б. 2 500.
Беренче яз: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1962.—475 б. 15 000.
Шул ук.—2 басма.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—459 б. 9000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—463 б. 15 000.
Рец.: Мусин Ф. Үткәннәр эзеннән.— Соц. Татарстан, 1965, 18 июль.
Авыл иртәсе: Роман.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—359 б. 15 000.
Тын елга буенда: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1972.—408 б., портр. 15 000. Рец.: Хөсни Ф. Шунда, тын елга буенда...— Соц. Татарстан, 1971, 10 ноябрь; Мостафин Р. Тема һәм аның чишелеше.— Кит.: Мостафин Р. Алга барышлый. Казан, 1977, 100—105 б.
Аның турында
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына
Латыйп Г. Гел юлда, гел хәрәкәттә: Язучы Сөббух Рәфыйковка 50 яшь.— Соц. Татарстан, 1963, 11 июль.
Камалов Б. Сагындыра әдип: Тууына 60 ел тулу уңае белән.— Соц. Татарстан, 1973, 15 июль.
Гәрәев Р. Исеме яши, эше яши: С. Рәфыйковның тууына 70 ел тулу уңае белән бер истәлек.— Соц. Татарстан, 1983, 15 июль.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)