|
АТЛАР
Йөгәнсез иде атлар...
Далада очты чаптар.
Атка йөгән бирделәр,
Бергә очыйк диделәр.
Далага тән сыймады,
Ялларда ут уйнады,
Идел буйлап очты чаптар,
Авызлык та тыймады.
Атка камыт бирделәр,
Әйдә, тартсын, диделәр,
Камыт бавы чыдам икән,
Сынатмады, күрделәр.
Йөгәнсез иде чаптар,
Уфтана илдә картлар!
Авызлыкны чәйни-чәйни,
Утарга керә атлар,
Утларга керә чаптар!
|