Башка проектлар
Безнең дуслар
Безнең рейтинг
|
|
|
|
Никифор Тукмачев 1942 елда Зәй
районы Югары Баграж авылында туа. Җидееллык мәктәпне
туган авылында, урта мәктәпне Тубән-Биш авылында тәмамлый. 1963 елда Алабуга медицина училищесын, 1970 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 25 ел Эчке эшләр министрлыгы системасында хәрби врач булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта Тубән Кама кан салу станциясендә врач булып эшли.
"Мәйдан", 2004, декабрь.
Зәй якташлар җәмгыятенә - 10 ел. Халык иҗат йорты залында алма төшәр урын юк. Концертта чыгыш ясаучылар Зәй якларында туып-үсеп Түбән Камада төпләнеп калган шәхесләр. Никифор Тукмачев тумышы белән Зәй районының Баграж авылыннан. Тамашачыга иҗат җимешләрен бүләк итте. Никифор Тукмачев чыгышыннан соң аның сүзләренә язылган җырлар да башкарылды. Түбәнкамалылардан кала якташлар очрашуына Зәй, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә артистлар килгән иде. Шундыйлардан Зәй районы, Сәвәләй авылы егете, Яр Чаллы шәһәренең Зәй якташлар җәмгыяте җитәкчесе – Виталий Агапов та бар иде. Аның үзенчәлекле чыгышы концертны тагы да җанландырып җибәрде. Зәй төбәгеннән чыгып төрле шәһәрләрдә яшәүче шәхесләр бик күп. Бу төр очрашуларны алар зур түземсезлек белән көтә. Аерылышканда да – саубуллашмадылар, ә киләсе очрашуларга кадәр дип таралыштылар.
http://ntrtv.ru/
|
|