|
Резеда Нәсыйх кызы Фәрхетдинова 1976 елның 22 октябрендә Әлмәт шәһәрендә туа. Физкультура техникумын, муниципаль институтны тәмамлап, психолог белеме ала. Балалар өчен шигырьләр, хикәяләр яза. Укытучы кызның бүгенге көндә «Тиззарядка», «Светофор сүзе», «Снежная горка», «Җил сызгыра колакта», «Елак болыт», «Кышкы алмалар» китаплары киң укучыга таралып өлгерде.
2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
|