|
Сүз Әлфирә Фәтхетдинова турында бара, Ул озын булмаган гомерен яшьләргә аң-белем, тәрбия бирүгә багышлый. Кызганыч, 2000 елда аның йөрәге тибүдән туктый. Әмма аның шигърияте үлемсез. Кәсебе дәвамы булып, хәзер иҗат җимешләре яш буынны тәрбияләвен дәвам итә. 25 гимназия Зәбир Гыймаев тормышында җуелмас эз калдыра. Биредә ул тормыш иптәше – Әлфирә Фәтхетдинова белән балаларга белем-тәрбия бирә, иҗат дөньясында кайный. Тик болар хәзер барысы да якты хәтирәләр булып күңел түрендә генә саклана. Укытучы, шагыйрә Әлфирә Фәтхетдинованың җаны күбәләк булып кына кайта.
Әлфирә Фәтхединованың шигырьләре укучылар күңелендә һаман да яши. Мәктәп күләмендә оештырылган һәр чарада шагыйрәнең иҗат җимешләре яңгырамый калмый.Моны укучылар гына түгел, һөнәри каләм әһелләре дә таный. 70 нче елларда әдәбият мәйданына аяк баскан Әлфирә Фәтхетдинованың шигырләре башкалардан аерылып тора.Әлфирә Фәтхетдинова – мәңгелек укытучы. Хәзер яш буынны аның иҗат җимешләре тәрбияли. Быел укытучы, шагыйрәгә 47 яш тулган булыр иде.
(Түбән Кама радиосы сайтыннан.)
КАЯ АШЫГАБЫЗ?
Тукталышта басып торам...
Автобуслар уза-китә.
Шундый тойгы, гүя миннән
Олы тормыш читләп үтә.
Кая ашыга икән халык,
Берсен-берсе этә-төртә?
Белеп булса икән лә ул,
Алда нинди язмыш көтә.
Кемдер тарта кулларымнан:
"Утыр инде, каласың бит.
Юлың ерак, йөгең авыр,
Җәяү барсаң, таласың бит".
Ә мин һаман тукталышта
Исем китеп басып торам.
Яшьлегемнән китмәс өчен
Әйтерсең лә, качып торам.
"Аргамак" журналы, 1992, № 7-8.
|