|
Уфадагы татар журналистының чираттагы җиңүе
Башкортстандагы танылган татар каләм әһеле, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Уфадагы “Өмет” яшьләр газетасы журналисты Рәдиф Фәтхуллин шатлыклы мизгелләр кичерә. Россия күләмендәге иҗат бәйгесендә чираттагы җиңүен яулады ул.
Узга атна азагында Мәскәүдә ел саен оештырылучы Матбугат балы үткән иде. Анда Россия дәрәҗәсендә оештырылган иҗат бәйгеләрендә җиңеп чыккан Башкортстан журналистлары исемнәре дә аталды. Шулар арасында Рәдиф Фәнир улы Фәтхуллин да бар.
Рәдиф Фәтхуллин “Инвалидлар проблемаларын яктыртудагы һөнәри осталык өчен” дигән номинациядә лауреат булды.
Инвалидлар тормышының төрле якларын танылган журналист “Өмет” газетасында тугыз ел, ә гомумән алганда, 17 ел буе яктырта инде. Элегрәк, Башкортстан инвалидлар җәмгыятенең матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләгәндә дә, бу тема аның өчен иң мөһиме булган иде.
Рәдиф Фәтхуллин 1967 елда Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылында туып үскән. Шунда урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Армия хезмәтен үтеп кайткач, “Кызыл таң” татар газетасында, Башкортстан Инвалидлар җәмгыятендә эшли. Соңгы тугыз елда татар дөньясындагы иң күп тиражлы татар матбугат басмаларының берсе булган “Өмет” газетасында хезмәт итә. Рәдиф Фәтхуллинның язмалары төрле иҗат бәйгеләрендә Мактау грамоталары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнгән.
Инвалидларның Уфадагы иң зур “Идел” спорт-реабилитация клубы җитәкчесе, танылган спортчы Фәнил Габдуллин әйтүенчә, Рәдиф Фәтхуллинның Россия дәрәҗәсендәге иҗат бәйгесендә җиңүе табигый. “Рәдиф әфәндене егерме ел беләм инде. Безнең Инвалидлар җәмгыятендә эшләгәндә, ул журналист хезмәтен генә үтәмичә, физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларга һәрчак ярдәмгә килә, аларны хәтта күтәреп йөртә, кирәкле йомышларын үтәүгә йөгереп тора иде. Шуңа күрә дә инвалидлар тормышын, аларның проблемаларын бөтен нечкәлекләренә кадәр белә ул. Әлбәттә инде, шулай булгач, аның иҗат җимешләре дә ышандырырлык һәм тәэсир көченә ия”, - ди Фәнил Низаметдин улы Габдуллин.
Tatat-Inform.ru
|