|
(1956-2002)
Рәисә Әхәт кызы Фәхразиева 1956 елның 22 июлендә Татарстан Республикасының Тукай районы Мусабай-Завод авылында туган. Борды урта мәктәбен тәмамлый, шул ук мәктәптә укытучы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Тукай районы «Якты юл» газетасында эшли. Соңыннан егерме елга якын туган авылы мәктәбендә татар теле ьәм әдәбияты укыта. Аның бер бәйләм шигырьләре «Яшьлегем-Чаллы» (1979), «Кызлар җыры» (1977) исемле күмәк җыентыкларда басыла.
Каты авырудан соң 2002 елның 4 июнендә вафат була.
Ләйсән - моңлы бишегебез. Яр Чаллы, 2009.
|